7


  • Учителю
  • Сыйныфтан тыш чара 'Әлифба бәйрәме'

Сыйныфтан тыш чара 'Әлифба бәйрәме'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Класстан тыш чара "Әлифба бәйрәме."


Максат: Укучыларда уку эшчәнлегенә карата кызыксыну,тырышлык уяту.

Шигырьләрне сәнгатьле сөйләү,җырлар,биюләр өйрәнү күнекмәлә-

рен үстерү,камилләштерү.Туган телгә,татар теленә ихтирам,хөрмәт,

мәхәббәт тәрбияләү.Әдәплелек,әхлаклылык сыйфатларын булдыру,

үстерү ; үзара дуслык, ярдәмчеллек тәрбияләү.


Сыйныф бүлмәсе матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Тактага зур итеп әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән һәм кисмә хәрефләрдән " Рәхмәт сиңа,әлифбам!"

дип язылган.Сыйныф бүлмәсендә күп итеп шарлар эленгән .Класс тактасында

плакат эленгән.

Әлифба,син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

1нче укучы:

Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2нче укучы:

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3нче укучы:

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме

Котлагыз безне бүген.


Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,кунаклар!Бү-

ген безнең мәктәптә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме.

Әле генә,1нче Сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә ат-

лап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр,сүзләр төзү,

укырга өйрәнү, язарга өйрәнү бик җиңел булмады.Әмма сез югалып калмадыгыз,тырыштыгыз,өйрәндегез.Булдырдыгыз!Бүген безнең класстагы

һәрбер бала укый белә.Чын күңелемнән бүгенге шушы бәйрәм белән котлыйм сезне, укучылар!


Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, "5"ле һәм "4"легә генә укуыгызны,тәртипле,тәрбияле,мәрхәмәтле, игелекле булып үсүегезне телим.Олыларны олы итәргә, кечеләрне кече итәргә,кешеләр-гә ярдәмчел булырга, бер-берегезне хөрмәт итәргә, үзара дус яшәргә өйрәнегез.

Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.!

Алга таба укучылар сөйли .


Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек,

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Кулыбызда безнең

Яңа Әлифба.

Менә монысы "а"

Менә монысы "ба".

Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан иҗекләп,

Укый башлыйбыз.

Җыр "Үсәм, үсәм."

Бию "Чебиләр"(Кызлар биюе)


Укытучы: Әлифбада ничә хәреф бар?


Укучылар:

Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар.

-Сузыклар!

Сузыклар (бергә). Без монда!


(Күкрәгенә сузык авазны белдергән хәреф беркеткән укучы сөйли.)

Сузык булгач ул сузыла, җырлый ул.

Тавышы көр, күпме генә җырласа да, туймый ул.


-Тартыклар!

Тартыклар (бергә). Без монда!


Ә тартыклар - тартыналар,

тартыналар җырларга

Кая анда, йомык авыздан

бар, үзең чыгып кара!


- Тавышсыз хәрефләр!

(ъ , ь хәрефләрен күкрәкләренә беркеткән ике укучы тавышсыз гына чыгып басалар.)

Ң хәрефе

Бу хәрефләр баш хәрефсез

Истә тотыйк шул хакта.

Шуңар алардан башланмый

Бер сүз дә язган чакта.


Әлифба турында шигырь сөйләү.


Әлифба,Әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен :

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы,күңелле.

Әлифба,әлифба, китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.


Җыр "Әлифба"

Бию "Вальс" (3 пар малай-кыз бии )


"Ә" хәрефе

"Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

"Л" хәрефе

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип,

Белгән идем мин аны.

"И" хәрефе

Иген үскән, биек үскән .

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый- җырлый.

"Ф" хәрефе

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәмдә тик... төшемдә.

"Б" хәрефе

Бөрлегәнем, җиләгем дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

"А"хәрефе

А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң башта.


Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

Хәзер мин укый беләм!


Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә."

Бию "Солдатлар" (малайлар биюе)


Нәни чагымдагы кебек

Инде әйтмим әнигә,

Берне генә укып бир дип,

Ялвармыйм әбиемә.

Әле күп укымасак та,

"Туган телне беләбез.

Бу Тукай абый бүләге

Кадерле җыр диябез.

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем!

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем!

Без тәртипле, тәрбияле

Булырга тырышырбыз.

Класс белән, мәктәп белән

Ярыш оештырырбыз.

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.


Татар теле - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Туган тел - иң әйбәт шигырь.

Туган тел- иң әйбәт җыр.

Туган тел- иң әйбәт китап.

Туган тел- иң якын тел!


Җыр "Туган тел". Бию "Көнчыгыш биюе"


Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел!

Как хорошо уметь читать!

Не надо к маме приставать,

Не надо бабушку трясти:

"Прочти, пожалуйста! Прочти!"

Не надо умолять сестрицу:

"Ну прочитай ещё страницу!"

Не надо звать,

Не надо ждать,

А можно взять

И почитать!


Тырыш булырга,

Ялкауланмаска,

Артта калмаска!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез.

Әйдәп барырга,

"5"кә укырга!

Без укый- укый буйга җитәрбез,

Сукмаклар,бәлки, китәр еракка.

Таулар үтәрбез, сулар кичәрбез

Сине онытмабыз,Әлифба!


Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез.

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал