7


  • Учителю
  • Рабочая программа по предмету 'Татар теле'

Рабочая программа по предмету 'Татар теле'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Гимназия №1 им. Ризы Фахретдина» г. Альметьевска РТ



Рассмотрено на заседании кафедры начальных классов. Утверждаю.

Протокол от 11 сентября 2015 г. №2 Директор МБОУ «Гимназия

Согласовано. им. Р. Фахретдина»

Заместитель директора _____________/Валиуллина Ф. З./

по УВР_______________/Шайдуллина Г. Я./

« 11» сентября 2015 г.


РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

ПО ПРЕДМЕТУ «ТАТАР ТЕЛЕ (өстәмә)» ДЛЯКЛАССА

на 2015 - 2016 учебный год

Составитель:

Галимова Айгуль Фаридовна

учитель начальных классов

первой квалификационной категории



Өстәмә татар теленнән эш программасы (4 сыйныф)


Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен татар теленнән фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ына;

2.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

3. Приказ 09.07.2012 №4154/12 "Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования

5. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373);

6. 2015-2016 нчы уку елына Татарстан Республикасы Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең укыту планы (2013 нче елның 28 нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган;

7. Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән бастырылган "Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары» һәм психология фәннәре докторы Ә.З.Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясенә, - Казан : Мәгариф,

8. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

9. Дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек "Татар теле", З.И.Җамалетдинова.-Казан, Мәгариф, 2014.


Максат:

*татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

*укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

*сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль, алмашлык), сүз төзелеше (тамыр, сүз ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча) турында белемнәр фомалаштыру.


Бурычлар:

*укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

*телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белемнәрен камилләштерү;

* диалогик сөйләмдә катнашу, гади итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

*укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Татар теленнән эш программасы психология фәннәре докторы Ә.З.Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясенә һәм "Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программаларына», Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалары» на (Казан, 2011ел), 1 нче гимназиянең укыту планына нигезләнеп төзелде.

Сәгать саны: барлыгы - 34 сәг.; атнага - 1;

Татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек З.И.Җамалетдинова.-Казан, Мәгариф, 2014.

Ярдәмлек: " Татар теле дәресләре". З. И. Җамалетдинова. 2014 ел.

Дәреслеккә электрон кушымта.


Өстәмә әдәбият: 1. С.Г. Вәгыйзов. Кызыклы грамматика. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006

2. Я. Х. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан : Мәгариф, 2008

3. Җ. Ахиярова, И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм

изложениеләр язарга өйрәтү.Казан : Мәгариф, 2014


Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре (УУГ).


Шәхси гамәлләр.

-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

-укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

-тел аша әйләнә - тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

-баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз - үзен тәрбияләвенә ирешү.

-бала белгәнен әле үзенә билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып, танып белү максатын мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнү; эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү;

- иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыру.


Метапредмет гамәлләр.

-тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

-укуда чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү-акыл эшчәнлегенең гомуми алымнарын куллана белү;

-эш алымнарын бәяләүгә ирешү.


Предмет буенча гамәлләр.

-сүзнең аваз схемасын куллану;

-җөмлә кисәкләренең астына сызу;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү;

-өйрәнелгән теманы схема, сызым, план формасында күрсәтү;

-аңлап уку, язу, дәреслек белән нәтиҗәле эш, төрле сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән куллану.

Тематик план

Дәрес темасы.

Сәг. саны

Планлаштыру

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки укучыларның эш төрләре.

Үткәрү вакыты

искәрмәәрмә


Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау.


3

Белергә тиеш: аваз һәм хәреф аермасы.

Башкара алырга тиеш: сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү; -сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау тәртибен искә төшерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - белем алу күнекмәсен үстерү;

  • метапредмет - ысул кулланып күнегүләр эшләү күнекмәсе булдыру;

предмет - сүзгә аваз - хәреф анализы ясау күнекмәсен үстерү.

Кагыйдәне куллану, модель буенча эшләү. Сүзгә аваз - хәреф анализы ясау күнекмәсен үстерү.





Сүз төзелеше. Кушымчаларның төрләре. (Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч).

2

Белергә тиеш: - сүз тамырының мәгънәле кисәк булуын

Башкара алырга тиеш: - сүзнең тамырын билгели белү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - уку процессына кызыксыну булдыру;

  • метапредмет - адымлы гамәлләр аша нәтиҗә ясый белү;

  • предмет нәтиҗәләре - кушымчаларның төрләрен белү.

Кушымчаларның төрләрен аеруны камилләштерү, уку процессына кызыксыну булдыру; адымлы гамәлләр аша нәтиҗә ясый белү.




Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

3

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - белем алуның чиге юклыгын аңлау;

  • метапредмет - фикерне гомумиләштереп әйтеп бирә белү;

  • предмет- исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү.

Модель чыгару өстендә эшләү, сүзлек сүзләре.



Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

2

Белергә тиеш: -исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын билгеләргә. Исемнәрнең килешләрен күрсәтергә(берлек санда)

Башкара алырга тиеш: - сораулар ярдәмендә исемнәрнең килешен билгеләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү;

  • метапредмет - кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмәсен үстерү;

предмет - исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлау.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен камилләштерү.

Сөйләм телен баету




Фигыльләрнең заман белән төрләнеше.

4

Белергә тиеш: - Фигыльнең мәгънәсе, сораулары. Фигыльнең сан һәм заман белән төрләнеше.

Башкара алырга тиеш: - Фигыльнең заманын билгеләү ысуллары, фигыльне заман формаларына куя белү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы -татар теленең теоритик мәгълүматын үзләштерүгә терәк булдыру;

  • метапредмет - кирәкле мәгълүматны сайлап алу күнекмәсен үсетрү;

  • предмет - фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалаштыру.

Фигыльләрнең заман белән төрләнешен камил белү; татар теленең теоритик мәгълүматын үзләштерүгә терәк булдыру; кирәкле мәгълүматны сайлап алу күнекмәсен үстерү;




Сыйфат дәрәҗәләре.

3

Белергә тиеш: -. Сыйфатларның төрле дәрәҗәдә килүе.

Башкара алырга тиеш: сыйфатларны нәрсә белдерүләренә карап төркемли белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - ана телендә дөрес матур сөйләмгә омтылыш булдыру;

  • метапредмет - бирелгән мәгълүматны анализлап, гомуми нәтиҗә ясый белү;

предмет - Сыйфатларны төркемли белү.

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес куллануны камилләштерү. Ана теленең серләренә төшенергә теләү; уку процессында чагыштырып, күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру; сыйфат дәрәҗәләрен истә калдыру.




Картина буенча хикәяләр язу

3

Башкара алырга тиеш: - күзәтүләргә нигезләнеп һәм картина буенча хикәя төзү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - әдәби тел, бәйләнешле сөйләм нормаларын үзләштерү мөһимлеген аңлау;

  • метапредмет - картинада бирелгән эчтәлекне аңлатып бирү күнекмәсе булдыру;

  • предмет - картина буенча хикәя яза белү.

Мөстәкыйль эшләү. Иҗади эш яза белү. Картина эчтәлеген язма бирү күнекмәсен формалаштыру, әдәби тел, бәйләнешле сөйләм нормаларын үзләштерү мөһимлеген аңлау; картинада бирелгән эчтәлекне аңлатып бирү күнекмәсе булдыру;

картина буенча хикәя яза белү.





Кисәкчәләр. Да/дә, та/тә, гына/ генә, кына/кенә, ук/үк, ич/бит кисәкчәләре.


2

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - иптәшләрең белән бердәм уңышларга ирешү күнекмәсе булдыу;

  • метапредмет - кече төркемнәрдә уртак фикергә килү күнекмәсен үстерү;

  • предмет - кисәкчәләрне тану.

Кисәкчәләрне аеру һәм дөрес язуны камилләштерү , иптәшләрең белән бердәм уңышларга ирешү күнекмәсе булдыу; кече төркемнәрдә уртак фикергә килү күнекмәсен үстерү;




Җөмлә кисәкләре

2

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

• метапредмет- бирелгән үрнәк нигезендә эшли белү;

• предмет - җөмлә кисәкләрен бирелгән тәртип нигезендә тикшерә, билгели белү;

• шәхескә кагылышлы - үзара эшчәнлек барышында этик нормаларны саклау.

Алган белемнәрне куллана белү,ныгыту.




Парлы, кушма сүзләр

2

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

• метапредмет- үзара киңәшләшеп фикерли белү;

• предмет - сүз ясалышын, ясалма сүзләрнең төрләрен белү;

• шәхескә кагылышлы - татар телендә сүз байлыгын арттыру теләге булдыру.

Татар теленең сүз байлыгын аңлау, куллану күнекмәсен формалаштыру, сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру, үзләштергән белемне модельләштерә белү; сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллана белү.




Төрле төрдәге хикәяләр язу

4

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - ана телендә аңлаешлы сөйләм төзүгә омтылу;

  • метапредмет - фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;

предмет -хикәяләү тексты төзи белү. Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - ана телендә тулы сөйләмгә омтылыш булдыру;

  • метапредмет - дәрестә үзләштергән белемне тирәнәйтү теләге булдыру;

предмет - тасвирлау тексты төзи белү. Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - телнең тирән мәгънәсен ачыклап, куллану;

  • метапредмет - үз эшеңне дөрес бәяли белү;

  • предмет - фикер йөртү текстын төзү белү.


Текст типлары, хикәяләү тексты белән танышу,ана телендә аңлаешлы сөйләм төзүгә омтылу; фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү; хикәяләү тексты төзи белү.

Текст типлары, тасвирлама тексты белән танышу,ана телендә аңлаешлы сөйләм төзүгә омтылу; фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү; тасвирлама тексты төзи белү, тасвирлау текстын тану ысулын чыгару.

Фикер йөртү характерындагы текстларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Текст типлары, фикер йөртү тексты белән танышу,ана телендә аңлаешлы сөйләм төзүгә омтылу; фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү; фикер йөртү тексты төзи белү.




Анаграммалар, метаграммалар төзү

2

Башкара алырга тиеш:- Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру;

  • метапредмет - үзләштергән белемне моделҗләштерә белү;

  • предмет - сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллана белү.

Татар теленең сүз байлыгын аңлау, куллану күнекмәсен формалаштыру, сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру, үзләштергән белемне модельләштерә белү; сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллана белү.




Тестлар эшләү

2

Башкара алырга тиеш: -кагыйдәләргә нигезләнеп, тесттагы вариантлар арасыннан дөресен сайлап алу, кисәкчәләрне аңлата белү

Алган белемнәрне исәпкә алу




Йомгаклау дәресе

1

Башкара алырга тиеш: нәрсәне яхшы беләләр, нинди темада авырсыналар, шуны аеру һәм бәя кую.

Гомумиләштерүләр ясау. Хаталарны төзәтү өстендә эшли белү. Уку елында ирешкән уңышлар. Җәйге ял өчен биремнәр бирү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал