7


  • Учителю
  • Праздник азбуки и алифбы в 1 классе

Праздник азбуки и алифбы в 1 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме


Алып баручы. Кадерле укучылар , хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- "Әлифба бәйрәме"! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.

Хөрмәтле ата- аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Сезнең һәркайсыгызга шатлык -куанычлар, яңадан-яңа уңышлар телим.

Күчкәнме бу залга -дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтеп әлифба бәйрәме.


1 ук. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?


2ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

3ук. Алтын яуган көзге көндә.

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй сөендек шул чакта.


Әлифба.

Исәнмесез, минем нәни дусларым. Мин бүген зур бәйрәмгә килдем.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр-юктыр , ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч ,укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны Яратып укырсыз сез .

Ә хәрефе Әтәч бии әрҗәдә, ди

"Әкәмәт!" -дип көләсезме?

"Әтәч" , "Әрҗә"сүзләрендә

Ничә "Ә " бар беләсезме?


Л хәрефе. Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр

"Л" хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр


И хәрефе. Икмәк илдә иң кадерле,

Икмәкне ипләп кап син

Икмәк сүзендәге "И" не

Теләгән кеше тапсын!


Ф хәрефе. Фил китергәннәр циркка ,

Йөз кешелек ашый , ди.

Һәр көнне борыны белән

Физзарядка ясый , ди.


Б хәрефе . Бакалар җырлый буада,

Отып калырга уйлыйм.

"Б" хәрефен яхшы белеп

"Бишле" алырга уйлыйм.


А хәрефе.Алма бакчасында- алма

Әтием алма ташый.

"А" хәрефен өйрәнәм мин,

Алмалар ашый-ашый.


Җыр "Алфавит"

Алып баручы. Мәктәптә сез нәрсәләр өйрәндегез?


1ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек.

Җырлар итеп җырладык та

Шигырь итеп сөйләдек.


2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.


3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең , син Әлифба.


4 ук. Әлифба , аларны безгә син өйрәттең,

Әлифба , китәсең , килмәссең моннан соң .

Әмма син гомергә күңелдә каласың.

5 ук. Әлифба, әлифба , китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.


Җыр. "Әлифба"


Әлифба. Менә, дуслар минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине

Сөекле туган илне.

Бергә. Рәхмәт сиңа , Әлифба !


1ук. Нигә безгә куанмаска

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап ,

Әдәби укуга да күчтек.


Әдәби уку.

Исәнмесез , дусларым.

Дусларым, якыннарым-

Сүзләр, хәрефләр.

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк- дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барабыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз!


Алып баручы. Хөрмәтле әти -әниләр хәзер укучылар әйткән табышмакларның җавабын табабыз.


1ук. Җем-җем итә

Җемелдәп китә.


2 ук. Йомры- йомшак сары йомгак

Тәгәрәп йөри чирәмдә.


3 ук. Хәбәрләр ташып тора

Араны тоташтыра

4 ук. Тукайга да, Җәлилгә дә

Сәйдәшкә дә куйганнар.

Нәрсә соң ул туганнар?


5ук. Көн йөри, төн йөри

Бер атлам җир китә алмый..


Әдәби уку. Табышмакларны да бик яхшы беләсез икән.Бик рәхмәт. Ә хәрефләрне сезгә тагын нинди китап өйрәтте?


Бергә. Азбука


1ук . "А" Аист с нами прожил лето,

А зимой гостил он где-то.


2ук. "З" Звёзды видели мы днём,

За рекою над Кремлём.


3 ук. "Б" Бегемот разинул рот,

Булки просит бегемот.


4 ук. "У" Ученик учил уроки

У него в чернилах щёки.


5 ук. "К" Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.


Җыр. "Учат в школе"


Математика. Исәнмесез, дуслар . Минем дә сезне сынап карыйсым килде. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез , кем җитез икән?


  1. Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?


  1. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5есен авызына капты.

Ничә калыр чиләктә ?

Уйла , тизрәк исәплә.


3.7 малай урамга,

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да

Исәплә син барын да.


4. Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?


Бергә. Рәхмәт сиңа , математика !


Җыр. "Туган телем"


Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз"Татар теле", "Әдәби уку".

Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез.


(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшыралар)

Әти -әниләрнең котлавы.


1ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5"кә укырга


Җыр "Мәктәп"




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал