- Учителю
- Вне классное мероприятие 'День Победы' (на татарском языке)
Вне классное мероприятие 'День Победы' (на татарском языке)
Җиңү бәйрәме.
Хәерле көн, хөрмәтле кунакар. Быел 1941-1945 елларда халкыбызның Бөек Ватан сугышында фашистик Германияне җиңүгә 69 ел тула.
Сезне, әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар - фронтта турыдан-туры катнашушылар!
Сезне, әниләр, дәү әниләр, апалар - Җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл эшчәннәре!
Сезне, бүгенге көннең бәхетле яшьләре!
Бөек тантана, зур шатлык - Җиңү көне белән котлыйбыз! Илебез күгенең 69 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч шатлыклы көннәр насыйп булсын барыбызга да!
Вилдар: Яз көннәре бик ямьле
Бар дөнья матурлана.
Яз айларының берсендә
Илдә бик зур тантана.
Алсу : Кырык бишнең язы. Май аенда
Җиңү алып кайтты солдатлар.
Бәйрәм көне итеп билгеләнде.
Күтәрелде кызыл байраклар
Вилдар: Бу бәйрәм - 9 Май -
Җиңү бәйрәме!
Бар кешенең кулында
Матур чәчәк бәйләме!
Алсу: Аккан сулар кебек үтә еллар,
Алтмыш сигез ел быел Җиңүгә!
Истән чыкмас сугыш батырлары,
Яшәр алар һәрчак күңелдә!
Бәйрәм белән котлау өчен сүзне….. бирәбез!
Мәңгелек ут янып тора майданда.
Тукта, иптәш, шуннан узып барганда.
Сал башыңнан бүрегеәне, тынып кал.
Ут тугел бу - янып торган изге кан.
Уйла шунда. Кем күмелгән биредә?
Ул солдатның юк исеме кабердә.
Ләкин аның бар Ватаны, халкы бар,
Илем өчен үлдем, - дигән анты бар.
Мәңгелек ут янып тора мәйданда.
Тукта иптәш, шуннан узып барганда!
Жыр: «Батырларның һәйкәле»
Батырларның һәйкәле.
-
Таш багана битлренә
Бик күп исем уелган.
Ә иң өскә кызыл гына
Йолдыз элеп куелган.
Батырларның һәйкәленә
Кәнәферләр салаек.
Бер минутка тып-тып кылып,
Хәтерләргә алаек.
-
Карәтиләр күтәрелгән
Саклап туган җирләрне
Килер матур көн хакына
Биргәннәр гомерләрен.
-
Бөек Ватан сугышында
Дошманнарны җиңгәннәр.
Шушы күкләр, шушы җирләр
Тыныч булсын дигәннәр.
Хөрмәтле кунаклар, балалар! Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр салыйк!
( Һәйкәлгә венок салу)
Һәр төбәктә шундый һәйкәлләр бар.
Таштан, я тимердән куелган.
Яулар кичеп, яуда егылган
Солдатларның исеме уелган.
Һәйкәлләр янында тере һәйкәл.
Аналарның тере сыннары.
Ерак калган яшьлек елларын
Җырлар хәтерләтә нибары.
Җыр.
(кошлар тавышы) 22 нче июнь. Таң атып килә.Гөзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең ил чиген бозып, авыллар, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана.
(Левитан тавышы)
(Священна война) - фонограмма
Ильфир: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген таң атмады.
Алды җирне сугыш ялкыны.
Алды ялкын ил һәм дәүләтне,
Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.
Туган якның данлы сабантуе
Канлы сабантуйга әйләнде
Июнь таңы, тыныч, нурлы иде.
Күкне кара сөрем каплады.
Фашизмга каршы ил кузгалды,
Барча халык утка атлады.
: Ачы сугыш…Канлы көрәш белән
Күпме зыян килде илемә!
Кешеләрнең күңелен тетрәдереп,
Нигә килдең минем җиремә?
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 253 кеше китә.
Чал тарихын саклап картларымның,
Сылулыгын саклап илемнең,
Бөеклеген саклап Уралымның,
Сылулыгын саклап Иделнең,
Туачак таң, туачак яз өчен,
Язын яфракланыр гөл өчен,
Туар бала, җырланыр җыр өчен,
Җыр өчен һәм туган җир өчен
Мин фронтка китәм иптәшләр!
«Прощание славянки» марш
Һәр гаилә үзенең газиз кешесен: атасын, улын, ирен, туганын сугышка озаткан. Сугыш еллары кан, үлем, кайгы, билгесезлек, батырлык, өмет, күз яшьләре белән сугарылган алар. Зур югалтулар безнең авылны да читләтеп үтмәгән. 123 авылдашыбыз яу кырында ятып калган.
Жыр: «Күрәсем килә».