7


  • Учителю
  • Олимпиада по татарскому языку

Олимпиада по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5нче сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада сораулары

1.Татар телендә ничә тартык аваз бар? (1б)

а) 27;

б) 25;

в) 28 .

2.Сингармонизм ничә төргә бүленә? (1б)

а) 3;

б) 4;

в) 2.

3. Фәкыйрьлек сүзенең дөрес транскрипциясен сайлагыз. (3б)

а) фәкъирлэк;

б) фәкирлэк;

в) фәкъирлек;

4. Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? (3б)

а)теркәгеч,кушымча,бәйлек һәм бәйлек сүз;

б)янәшә тору, кушымча,бәйлек һәм бәйлек сүз;

в) янәшә тору, кушымча, теркәгеч.

5. Бөтенесен сүзенә фонетик анализ ясагыз. (8б)

6.Нәрсә ул мәкаль? Мәкальләргә мисаллар

7.​ "Җил арба" әкиятенең геройларын атагыз.

8.​ Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез? Кайсы әсәре ошады? Ни өчен?

9.​ «Зирәк карт» әкиятенең тәрбияви әһәмияте

10.​ Татар халык әкиятләрен атагыз.

7 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(75 б.)

1.Синтаксисның төп берәмлекләре:

а) сүзтезмә,текст,абзац, җөмлә кисәкләре;

б) сүзтезмә,текст, җөмлә, җөмлә кисәкләре;

в) сүзтезмә,текст,сүз , җөмлә кисәкләре. (1 б.)

2.Җөмләнең төрен билгеләгез:

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.

а) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә;

б) гади, җыйнак, тулы, бер составлы, хикәя җөмлә;

в) кушма, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә. (2 б.)

3. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

а) килүен-исем фигыль;

б) берничә-билгесезлек алмашлыгы;

в) ишеткәч- хәл фигыль;

г) бик - кисәкчә. (2 б.)

4. Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез:

1)алъяпкыч, көньяк, берьюлы;

2)аласың, киләсең, килгәнсез, аныңча;

3) юлчы, елмаю, ялганчы, егерме. (4 б.)

5. Җөмлә кисәге һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерегез.

Безнең татар халкында икмәккә хөрмәт аеруча зур.(10б.)

6. Г.Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын сызыгыз. Һәр төбәкнең шагыйрь тормышына йогынтысы турында языгыз.

7. Г. Тукайның «Шүрәле» поэмасында Былтыр белән Шүрәленең очрашуы сездә нинди тәэсир калдырды?

8. Нәрсә ул мәсәл?

9. Мәҗит Гафури турында ниләр беләсез?

10. М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәленең мәгьнәсе нидән гыйбарәт?

X сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияттан олимпиада сораулары

1.​ Фонетика нәрсәне өйрәнә?

2.​ Татар телендә нинди сүз төркемнәре бар? Шуның берсенә тулы аңлатма бирегез, мисаллар китерегез.

3.​ Нәрсә ул кушма җөмлә?

4.​ Җөмләгә грамматик анализ ясагыз.

Тын урманга каяндыр көзге җил бәреп керде.

Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары.

5.​ Тыныш билгеләрен куеп җөмләне күчереп языгыз.

Халык зур ул көчле ул дәртле ул моңлы ул әдип ул шагыйрь ул. (Г.Тукай)

6.​ "Хикәя" төшенчәсенә билгеләмә бирегез. Бер әсәргә нигезләнеп исбатлагыз.

7.​ Нәрсә ул сатира.

8.​ Алтын Урда чорында иҗат иткән әдипләр, аларның әсәрләрен атагыз.

9.​ Әсәрләрнең авторын билгеләгез:

"Галиябану" -

"Җырларым" -

"Сагыну" -

"Өч хатын белән тормыш" -

"Акчарлаклар" -

"Идел суы ага торыр" -

10.​ Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлы турында нәрсәләр беләсез?

Сочинение темалары:

1.​ Г.Исхакый - яраткан язучым.

2.​ "Галиябану" драмасында мәхәббәт темасының бирелеше.

3.​ Гаиләм - минем терәгем.

6 класс өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада

1.​ Китап сүзен килешләрдә төрләндер.

2.​ Түбәндәге исемнәрнең сионимнарын табыгыз:

Ватан, мәхәббәт,кырлар, игенче,якташ, батыр.

3.​ Сүзнең һәр төренә мисаллар уйлап языгыз.

Тамыр сүз: Парлы сүз:

Ясалма сүз: Тезмә сүз:

Кушма сүз: Кыскартылма сүз:

4.​ Исем жөмләнең кайсы кисәкләре булып килә ала. Мисаллар китерегез.

5.​ Боерык фигыльләрне табыгыз.

1)И кояш! Тизрәк жылыт жирне, терелдер дөньяны!

2) Картаймагыз әле, ветераннар!

Җырлар . Жанрларга бүленеше

6. Нәрсә ул портрет?

7. А. Әхмәтнең «Үги кыз» әсәрендәге катнашучыларны санагыз.

8. Шуларның кайсылары сезгә ошады?

9. «Кешегә баз казыма, үзен төшәрсен» дигән мәкальненң мәгьнәсен аңлатыгыз.

10. А. Әхмәтнең «Үги кыз» әсәрендә бу ничек раслана.

11. Муса Җәлил турында ниләр беләсез?

8 сыйныфлар өчен татар теле һә!м әдәбиятыннан олимпиада сораулары

1. Сыйфат дәрәжәләрен санап үтегез. Мисаллар китерегез.

2. Түбәндәге сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар:

- фидакарь, янә, олыгаю, егет, вәгъдә, юл, утынлык, тиен, унбиш.

3. Бүген Наил армиядәге абыйсына хат жибәрде. Жөмләгә грамматик анализ ясагыхз.

4. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатыгыз:

Тел йоту -

Күз ачып йомганчы -

Борчак сибү -

Баш вату -

5. Нинди жөмләләр ике составлы жөмләләр дип аталалар?

6. Нәрсә ул дастан? Дастан жанрына караган нинди әсәрләр беләчез?

7. Драма нәрсә ул? М.Фәйзинен драма сәрләрен атагыз.

8. Хат рәвешендә язылган жанр ничек атала? Сез өйрәнгән кайсы әсәр шул жанрга карый?

9. Газизә, Гариф, Шәрәфи, Сәгыйдә. Кайсы әсәр геройлары(

10. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган 5 язучы яки шағыйрьне атагыз.

Инша темалары:

1.​ Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте - матур ярату тарихи ул. (М.Фәйзи "Галиябану")

2.​ "Киләчәккә хатлар" бүгенге укучыга ниләр бирә? (Һ.Такташ "Киләчәккә хатлар")

3.​ Кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт нәрсәдән башлана? (Ф.Кәрими "Салих бабайның өйләнүе")

4.​ "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык". (М. Әгъләмов)

5.​ Минем яраткан әсәрем (язучым).

9 сыйныфлар өчен татар теле hәм әдәбиятыннан олимпиада сораулары



1. Татар әдәбияты тарихы нинди кисәкләргә бүлеп өйрәнелә?

2. Нәрсә ул кульминация ?

3. Әсәрләрнең авторларын курсәтегез:

"Кыйссаи Йосыф"-

"Сахибҗәмал"-

"Әбугалисина"-

4. Алтын Урда чорыннан безнең көннәргә нинди төр язма истәлекләр сакланган ?

5. Нәрсә ул инверсия?

6. Нәрсә ул орфография?

7. Омоним ,синоним,антоним сүзләргә аңлатма бирегез.

8. Ачык иҗек төрләрен күрсәтегез.

9. Җөмләгә грамматик анализ ясагыз.

Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшу бик авыр булды.

10. Фигыльгә морфологик анализ ясагыз.

Көтучел әр төшке ял вакытын яр буенда уздыралар.

Сочинение темалары :

1. "Кол Гали -яраткан язучым"

2. "Сугыш килеп китте бу җиргә"(Х.Туфан)

3. "Минем яраткан әсәрем"

ХI сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада сораулары

  1. И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле(Г.Тукай) шигъри юлында тел сүзе нинди мәгънәдә кулланылган?

  2. Фигыль сүз төркеменә карый торган морфологик категорияләрне аерып алып языгыз.

Барлык- юклык, килеш, хәбәрлек, заман, тартым, зат-сан, дәрәҗә, юнәлеш.

3.Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

4.Тезмә кушма җөмләләр ничә төрле була? Һәр төренә мисал китерегез.

5.Тыныш билгеләрен куеп җөмләне күчереп языгыз.

Көн аяз матур күк йөзе ачык кичәге болытның эзе дә калмаган.

6.Повесть төшенчәсенә билгеләмә бирегез.

7.Г.Исхакыйның "Көз"повестеның идеясен ачыклагыз.

8.Трагедия төшенчәсенә билгеләмә бирегез.

9.Н.Исәнбәтнең "Идегәй" трагедиясендә конфликтка кергән геройлар.

10 М.Җәлил иҗатының дөньякүләм әһәмияте.

Сочинение темалары

1.Һәркем язмышына үзе хуҗа.(Г.Исхакый ."Көз")

2. Идегәй - рәнҗетелгәннәрне яклаучы.("Идегәй" трагедиясе.)

3.Дуслар кирәк дөнья көтәргә...



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал