- Учителю
 - Технологическая карта урока татарской литературы.
 
Технологическая карта урока татарской литературы.
| 
       3 сыйныф, тат. төркеме Дәрес № Үткәрү вакыты: 
  | |||
| 
       Укытучы  | 
       Гиниятуллина Л.С.  | ||
| 
       Предмет  | 
       Әдәби уку  | ||
| 
       Тема  | 
       "Әтәч белән борчак" (рус халык әкияте).  | ||
| 
       Максат  | 
       1) Әкият белән танышу, эчтәлегенә төшенү. 2) Дөрес, аңлап укый белү; сорауларга тулы, төгәл җавап бирә белү; дөрес әйтү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү. 3) Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, үзара дус булу теләге тәрбияләү.  | ||
| 
       Планлаштырылган  | 
       Шәхси: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. Метапредмет: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Предмет: аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәмендә план төзү күнекмәләрен булдыру. Танып-белү: әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган күренешләргә, хис-кичерешләргә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү. Коммуникатив: үз фикерләрен телдән җиткерә белү. Регулятив: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү.  | ||
| 
       Дәреснең тибы  | 
       Яңа материалны өйрәнү  | ||
| 
       Төп төшенчәләр  | 
       Әтәч, борчак, тавык, тамак, май  | ||
| 
       Предметара бәйләнеш  | 
       рус теле, әйләнә-тирә дөнья  | ||
| 
       Эшне оештыру  | 
       төркемдә, парларда, индивидуаль  | ||
| 
       Чыганаклар  | 
       дәреслек, сүзлекләр  | ||
| 
       Җиһазлау  | 
       ноутбук,  | ||
| 
       Дәрес этаплары  | 
       Укытучы эшчәнлеге  | 
       Укучы эшчәнлеге  | 
       УУГ  | 
| 
       Мотивлаштыру 2 мин. Максат: уңай психологик халәт тудыру.  | 
       Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту. 
  | 
       Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.  | 
       Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.  | 
| 
       Актуальләштерү 6 мин. 
 Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.  | 
       1.Өй эшен тикшерү. 
 2. Сыер май бирсен өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? 3. "Әтәч белән борчак" исемле рус халык әкияте белән танышачаклары турында әйтә.  | 
       
 
 Төркемнәрдә фикер алышалар 
 
  | 
       Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.  | 
| 
       Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап). 4 мин. Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү 
  | 
       Проблема тудыра. Бу әкият нәрсә турында булыр икән?  | 
       
 Парларда фикер алышалар. 
 
 
 
  | 
       Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.  | 
| 
       Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану). 5 мин. Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау  | 
       Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру: - сыердан май алу өчен тавык нинди юллар үтә?  | 
       
 
 Укучылар җавап бирәләр 
 
  | 
       Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең юлларын эзләү.  | 
| 
       Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану. 6 мин. Максат: әсәр белән танышу, аңлау  | 
       Әкиятне уку, 106-108 битләр.  | 
       Укучылар чылбыр буенча укыйлар.  | 
       Коммуникатив: конспект язу, аңлашылмаган җирләрендә туктап бер-берсенә аңлату.  | 
| 
       Беренчел ныгыту 6 мин. Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү  | 
       Әкиятнең кыскача эчтәлеген әйтү.  | 
       Төркемнәрдә фикер алышалар, һәр төркемнән 1 укучы үз сүзләре белән сөйләп карый. 
 
 
  | 
       Танып белү: белемнәрне структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.  | 
| 
       Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. 6 мин. Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау. 
  | 
       Сорауларга җавап бирү, 108 бит.  | 
       Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.  | 
       Танып белү: уй-фикерне сөйләмдә аңлап һәм ирекле оештыру.  | 
| 
       Белемнәрне системага салу. 4 мин. Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.  | 
       - Дәреснең темасы нинди иде? - Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? - Нинди нәтиҗә ясый аласыз? Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? 
  | 
       Укучылар төркемнәрдә, бер-берсенә тема буенча сораулар бирәләр һәм җаваплар тыңлыйлар.  | 
       Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау. 
  | 
| 
       Рефлексия 6 мин. Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү. 
  | 
       Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела. Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый. Өй эше бирү һәм аңлату. 106-108 нче битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.  | 
       Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.  | 
       Танып белү: эш -хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.  |