7


  • Учителю
  • Урок по окружающему миру на тему 'Путешествуя, познаем мир' (3 класс)

Урок по окружающему миру на тему 'Путешествуя, познаем мир' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3 класс Әйләнә-тирә дөнья

А.А.Плешаков « Әйләнә-тирә дөнья»

УМК «Перспектива».

Дәреснең темасы «Сәяхәт итеп, дөньяны өйрәнәбез »

Максатлар:

Туризм кагыйдәләре белән танышу; төрле халыкларның мәдәнитен хөрәт итәргә кирәклекне аңлау; сәяхәт итүгә кызыксыну уяту; төрле китаплар, интернет кулланып мәгълүмат туплау.

Бирелгән план буенча эшләргә өйрәнү; үтәлгән эшне үрнәк белән чагыштыра белү; эшкә нәтиҗә ясарга өйрәнү.

Текстны мөстәкыйль укып аңлау; төркемнәрдә эшләргә өйрәнү.

Үзконтроль, үз-үзеңә билге куярга өйрәнү; яхшы нәтиҗәнең яки уңышсызлыкның сәбәпләрен яңлау; укуга уңай караш булдыру; үз-үзеңне тоту этикасы булдыру.

Табигатькә сакчыл караш, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазландыру: дәреслекләр, нетбуклар, карточкалар, нәтиҗәләр экраны.

Дәрес проекты

Этаплар

Вакыт

Укучы башкарган эш

Укытучы башкарган эш

1

Оештыру.

Максат кую

2мин

Дәрес темасы белән таныша. Үзенә максат куя.

Дәрес темасы белән таныштыра.

2

Үткән материалны кабатлау.

8 мин

Иҗади эш буенча төркемнәр чыгыш ясыйлар.

Тыңлый, кирәкле урында сораулар бирә.Ярдәм итә.

3

Яңа материал

20 мин


Дәреслекнең 32-33, 35 битләрен укыйлар һәм сорауларга җаваплар табалар.

Сорауларны өләшә, кирәкле урында булыша.

4

Үзләштергән материалны ныгыту

Карточкалар белән эшлиләр

Карточка бирә, кирәкле урында ярдәм итә.

5

Нетбукларда эш

Нетбуклар белән эш. (Обуч. программа)

Кабатлау һәм ныгытуга биремнәр.

6

Рефлексия

13 мин

Яңа тема буенча бирелгән сорауларга җавапларны әйтәләр.

Сораулар бирелә, җаваплар тикшерелә.

Дәрескә нәтиҗә ясала.

7

Өй эше

2мин


Өй эшен аңлата.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Хәерле көн

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә!?

2. Хәзергә сезнең иҗади эшләрегезне тыңлап карыйк. Рәхим итегез.

1төркем: Урынның планы.

2 төркем:Нинди планнар була?

3төркем:Картаны ничек укырга?

4 төркем: Материклар һәм дөнья кисәкләре.

3 .Яңа материал. Рәхмәт, чыгышларыгыз өчен. Материклар белән таныштык, картаны өйрәндек. Хәзер минем кулда рюкзак һәм чемодан. Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә кирәк икән алар миңа?

(Сәхәткә бару өчен)

-Сәяхәткә кайларга брырга була?

(Бүтән илләргә, шәһәрләргә, тауларга, үзебезнең шәһәр буенча һ.б.)

- Кемнәрнең сәяхәткә чыкканы бар?

-Сез сәяхәтнең нәрәдән башланганын беләсезме?

(Аңа әзерлектән башлана.)

-Әйе, ләкин әзерләнә беләбезме икән.

Бүгенге дәреснең темасы "Сәяхәт итеп, дөньяны өйрәнәбез" дип атала. Эшебез өч этаптан торыр.

Дәреслекнең 32-33, 35 бит укыйтән 1 абзац укырсыз һәм сорауларга җаваплар табарсыз. Аңламаган урынга - тамгасы, бик кызыклы җирләрдә ! билгесе куерга мөмкин. Бу эш беткәч экранда А өлешенә + тамгасы куярсыз.

Б өлешендә карточкаларда иҗади иҗади эш эшлисез, тикшертергә миңа киләсез.

В өлешендә нетбукларда тест биремнәре үтәлә.

Күбрәк белегә теләүчеләргә нетбукларда кызыклы мәгълүмат та бар.

Кемнәр "5" билгесе алырга тели? Уңышлар сезгә.

4. Ныгыту. Карточка

5. Нетбукларда тестлар.

Сез сәяхәткә җыенасыз. Аның истәлекле булуын телисез.

Үзең яши торган шәһәр буйлап сәяхәткә бару планын төзү.

Максаты ___________________

Урыны______________________

Белешмә китаплар___________

Юл күрсәткечләр_____________

Җиһазлау____________________

Һава торышы ________________

Өс киеме ___________________

Юлдашың ___________________

6. Рефлексия.

Сорауларга җавап алу.

1.Сәяхәткә әзерләнүнең беренче кагыйдәсе нинди?

2.Бару урынын дөрес билгеләргә нәрсә ярдәм итә?

3.Сәяхәт көндәлеген алып бару өчен нәрсәләр кирәк?

4.Сәяхәткә җыенганда һава торышын белү нәрсәгә кирәк?

5. Дәвам итегез: яхшы дус белән юл кыскарак, ......

6. Җаваплы туризм турында нәрсәләр белдегез?

(Нәтиҗә: табигатькә сакчыл караш - ул катгый таләп.

Кемнәр өстәмә материалны карап чыгарга өлгерде? Безгә дә сөйләп китәргә теләмисезме?

(Өстәмә материал. Нәтиҗә: безнең һәркайсыбыз башка халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен ихтирам итәргә тиеш.)



Карточка буенча нәтиҗә. (Сәяхәткә бару планнары белән таныштыру)

-Кем дәрестә үзе теләгән билгене алды?

- Кемнең кимрәк булды?

- Ничек уйлыйсың, ни өчен кимрәк булды икән?

7. Өй эше. Кызыклы бер сәяхәтең турында яз һәм рәсемен яса.

*Соңгы сәяхәтең буенча презентация яса.

Өстәмә материал.

Башка халыкларның гореф-гадәтләре.

Кытайда гасырлар буе бүләк алудан баш тарталар. Тартынып тормыйча бүләк алу -тәрбиясезлек булып санала. Әгәр син нәрсәдер бирергә теләсәң, озак итеп тәкъдим ит. Кытайда парлы әйберләр бик популяр санала. Алар тынычлык, гармония символы булып тора. Чәчәкләр алып килү дә каралмаган, иң яхшысы баллы әйбер бирү.

Гарәп илләрендә фатирның яки башка әйберләрнең матурлыгына сокланырга ярамый. Ялгышлык китсә, аны хуҗа сиңа бүләк итәргә тиеш була. Хуҗаның хатынына бүләк бирү әдәпсезлек билгесе булып санала.

Германиядә кунакка буш кул белән бару дөрес түгел. Үзең белән нәрсәдер алып барырга кирәк.Иң кулае - кыйммәт булмаган сувенир. Үз кулың белән ясалган яки чит илдән алып килгән әйбер бик кадерле санала.

Нәтиҗә: безнең һәркайсыбыз башка халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен ихтирам итәргә тиеш.

Танылган сәяхәтчеләр: Николай Миклухо - Маклай



Афанасий Никитин беренче рус сәяхәтчесе.



Николай Пржевальский

Федор Конюхов

Татар сәяхәтчеләре:

Бәхтияров 17гасырда Себергә юл салучы. Фамилиясе төрки телдән " бәхетле ир - ат" дигән сүзне аңлата.

Бегичевлар 16 гасырда танылган галим, диңгезчеләр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал