7


  • Учителю
  • 1 сыйныфка әдәби укудан эш программасы

1 сыйныфка әдәби укудан эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Каралды

МБ җитәкчесе

_________/________________/

Беркетмә № ____

«____» __________2016 ел

Килешенде

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

_________/_____________/

«____» ________ 2016 ел

Раслыйм

Мәктәп директоры

____________/_____________ /

Боерык № _______________

«____» _________ 2016 ел



















33 нче мәктәпнең

беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ахунова Гөлнур Габдулла кызының

1 нче В, З, И сыйныфлары (рус төркемнәре) өчен

әдәби укудан эш программасы

























































Түбән Кама, 2016 нчы ел







1 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" белем бирү учреждениесенең 2016 нчы елның 3нче августыннан 295нче номерлы приказы нигезендә расланган эш программасы турында нигезләмәсе;

2) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" белем бирү учреждениесенең уку планы һәм 2016-2017 нче уку елының календар уку графигы;

- "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" белем бирү учреждениесенең 2014 нче елның 29нчы августыннан 164/3нче номерлы приказы нигезендә расланган төп белем бирү программасының эчтәлеге һәм үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр;

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2009 нчы елның 6 нчы ноябреннән 373 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования"); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2010 нчы елның 26нчы ноябреннән , 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1576 нчы номерлы приказы нигезендәге үзгәрешләр белән;

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. 1 нче сыйныф. -Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013нче ел УМКын кулланып тормышка ашырыла

  1. Әдәби уку предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.



Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.



Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал