7


  • Учителю
  • Планирование по татарскому языку 1 класс

Планирование по татарскому языку 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

























Пояснительная записка

Аӊлатма язуы

Рабочая программа по татарскому языку и литературному чтению адресована учащимся 1 класса Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения «Средняя общеобразовательная школа с. Анясево муниципального района Миякинский район Республики Башкортостан» и разработана на основе:

  1. Положения о рабочей программе учителя, работающего по ФГОС второго поколения МОБУ СОШ с. Анясево (Приказ № 65 от 02.09.2013г.) ;

  2. Основной образовательной программы начального общего образования Муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения «Средняя общеобразовательная школа с. Анясево муниципального района Миякинский район Республики Башкортостан» (с изменениями и дополнениями ) ( Приказ № 19 от 29.02.2012 и приложения к ООП НОО, утвержденные приказом № 70 от 30.08.2014)

Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасы Башкортстан Республикасы Миякә районы муниципаль районы Әнәч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан , Л.Ш.Гайнетдинова, Ф.А.Гафурова авторлыгындагы "Әлифба" (Уфа, "Китап" нәшрияты. 2013), Л.Ш.Гайнетдинова, Ф.А.Гафурова авторлыгындагы "Татар теле", (Уфа, "Китап" нәшрияты. 2011), С.Г.Вагыйзов. Р.Г.Вәлитова, М.Ш. Галләмова. Туган тел. (Казан."Мәгариф" нәшрияты) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасы икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итүенә нигезләнеп, атнага 3 сәгать исәбеннән 99 сәгатькә эшләнде. Әзерлек чоры - 15 сәгать; әлифба чоры - 51сәгать. Әлифбадан соңгы чор -33 дәрес.

Грамотага өйрәтү, үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик - синтетик аваз - хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.



Укыту предметына тулы характеристика

Башлангыч мәктәп балаларны чын шәхес итеп төрле яктан үстерүгә нигез салу белән беррәттән укучыларда аӊлы йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм үстерү, каллиграфик таләпләргә буйсынып грамоталы язу, үз-үзеӊне әдәпле тотуныӊ ныклы күнекмәләрен формалаштыра.

Татар теле һәм дәресләрендә балаларда уку эшчәнлеге, югары сөйләм культурасы формалаша. Яӊа стандартлар буенча укытуныӊ төп бурычы - балаларда уку эшчәнлеген булдыру. Укучы дәрестә эзләнергә, ачыш ясарга, мөстөкыйль уйларга, иҗади сәләтен үстерергә, күзәтүләр, чагыштырулар нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәтү шул максатка ирешергә булышлык итә.

Башлангыч сыйныфларда татар теле укытуныӊ төп максатларына ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк:

- сөйләм эшчәнлеген формалаштыру: тыӊлау, сөйләү, уку, язу;

- телне аралашу чарасы буларак, максатка ярашлы итеп, куллана белергә өйрәтү;

- диалогик һәм монологик сөйләм төзү осталыгына , аралашу культурасына өйрәтү;

- тел системасын (фонетика, лексика, орфография, орфоэпия, грамматика, пунктуация) өйрәтү;

- укучыларны универсаль уку эш төрләренә өйрәтү;

- татар теленә, аныӊ бай тарихына уӊай караш тәрбияләү.



Укыту эчтәлегенеӊ төп юнәлешләре



Татар теле һәм әдәби укуны укыту эчтәлеге башлангыч сыйныф програмасында түбәндәгечә бирелә:

  • Сүз төшенчәсен кертү;

  • Фонетика, дөрес уку һәм дөрес язу, сүз төзелеше, грамматика (морфология һәм синтаксис);

  • Орфография һәм пунктуация;

  • Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укучыларга белем, осталык һәм күнекмәләр булдыруны үстерүдә максатчан эш алып бару төп рольне уйный:

  • Интеллектуаль (гомумиләштерү, чагыштыру һ.б.)

  • Танып-белү (уку эшчәнлеге, үз фикереӊне әйтә белү, үзаллы эшләү, дәрескә максат куеп аны чишү юлларын эзләү);

  • Оештыру (үз эшеӊне оештыра белү һәм парларда, төркемнәрдә эшли алу).

Белем бирү максаты

Укучыларның татар теле һәм әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре, филологик белемнәре чикләрендә генә калмыйча, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә кулланырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Шул вакытта гына татар телен туган тел буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



  • Сөйләм эшчәнлеген үстерү:

1) картина буенча сөйләү;

2) укыган текстны аңлап сөйләү;

3) шигырь, тизәйткечләрне яттан сөйли белү;

4) тел берәмлекләрен аралашуның максатына ярак­лаштырып һәм бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлау;

5) кара-каршы сөйләшүнең формасын үзләштерү; үзара сөйлә­шүне башлап җибәрү, дәвам итү, тәмамлау, үзеңнең сөйләмеңә әңгәмәдәшеңне җәлеп итү осталыгына өйрәтү;

6) уку мәсьәлә­сенә туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм төзи белү күнекмәсе булдыру (хикәяләү, тасвирлама);

7) аралашу этика­сына бәйле нормаларны үзләштерү һәм аны мәктәптә, өйдә куллану (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рөхсәт сорау, рәхмәт әйтү һ. б.);

8) орфоэпия таләпләрен бозмыйча, дөрес инто­нация белән сөйләшә белү күнекмәләре алу.



  • Ишетеп аңлау (аудирование):

  1. ишетелгән сөйләмне аңлау һәм дөрес кабул итү;

  2. телдән сөйләмнең аралашу чарасы һәм кара-каршы сөйләшүгә нигез булуын аңлау;

  3. ишетелгән тексттан кирәкле информа­цияне төгәл кабул итү, аның төп мәгънәсен ачыклый һәм сораулар буенча эчтәлеген сөйли белү күнекмәсе бирү;

  4. укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  5. әңгәмәдәшенең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәтен белдерү;

  6. тыңлаганда җөмлә, сүтезмәләрне билгеләү, интонацияне аеру;

  7. әдәби әсәрләрнең, текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау;

  8. аудиотасмадагы әкият, хикәяне ишетеп аңлау.



  • Уку эшчәнлеген үстерү:

  1. хәреф өйрәнү, иҗекләр, сүзләр уку;

  2. уку тизлеген үстерү күнекмәләре бирү;

  3. уку текстларын аңларлык тизлек белән уку;

  4. тексттан кирәкле информацияне аеру; аның буен­ча нәтиҗә чыгару, аңлата, гомумиләштерә алу;

  5. текст эчтәле­ген, тел үзенчәлекләрен һәм төзелешен анализлау, бәя бирү;

  6. аңлап, дөрес итеп уку;

  7. тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

  8. текстны үзаллы аңлап уку; аннан кирәкле мәгълүматны табып уку;

  9. кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.



  • Язу эшчәнлеген үстерү



  1. грамотага өйрәтү чорында хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу;

  2. гигиена таләпләрен үтәп, аңлаешлы, пөхтә язу­га ия булу;

  3. өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып, текстларны күчереп һәм укытучы артыннан ишетеп язу;

  4. тыңланган яки укылган текст буенча изложение язу;

  5. сюжетлы рәсемнәр, би­релгән тема, укылган текст һ. б. буенча сочинение, хикәя язу;

  6. аерым җөмләләрне , бәләкәй текстларны үзгәрешсез, дөрес итеп күчереп язу;

  7. матур язу күнекмәләрен булдыру;

  8. бәйрәм открыткалары язу;

  9. сүзлек диктанты язу.



Татар теле һәм әдәби укуның базислы уку планында тоткан урыны.



Русия Федерациясе рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең уку планында башлангыч мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәтүгә 3 әр сәгать бирелә һәм 414 сәгать күләмендә укыту күз алдында тотыла : 1нче класс- 99 сәгать, 2-нче класс-105 сәгать, 3 нче класс-105 сәгать, 4 нче класс-105 сәгать.





Мәдәни компетенцияне формалаштыруны тәэмин итүче эчтәлек.

1) Телдә халык мәдәнияте һәм халык тарихының чагылышы.

2) Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның та­рихын һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать һәм кеше, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә.

3) Татар халык иҗаты әсәрләрендә, матур әдәбиятта һәм тарихи текстларда милли компонент мәгънәсе белән тел берәмлеген ачу. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тап­кырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Уку эшмәкәрлегендә һәм көндәлек тормышта татар сөйләм этикет кагыйдәләрен урынлы куллану.



Башлангыч мәктәпне тәмамлауга планлаштырылган нәтиҗәләр

1) Балада шәхси сыйфатлар үстерергә:

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы рәвештә үзләштерергә, уку эшчәнлегенә өйрәнергә;

  • укучы статусын кабул итәргә;

  • телне милли мәдәният чыганагы буларак кабул итәргә;

  • әхлак сыйфатлар үстерү өстендә эшләргә;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дөрес куллана белү шәхси культура билгесе булуын аңларга.

2) Предмет буенча белем алырга өйрәнергә:

  • тел берәмлекләре булган: аваз, хәреф, иҗек, сүз, сүз төр­кемнәрен, җөмлә кисәкләрен, җөмлә төрләрен аера, чагышты­ра һәм анализлый белергә;

  • тел нормаларының беренче төшенчәләрен (орфоэпик, лексик, грамматик) һәм сөйләм культурасы кагыйдәләрен үзләштерергә;

  • иҗади эшләрне һәм бирелгән текстларны орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен кулланып язарга;

  • уку һәм язу гигиенасы нормаларын үтәргә.

3) Универсаль уку эш төрләрен үзләштерергә:

- телне уку мәсьәләсен кую һәм чишү барышында дөрес кулланырга, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә чыгарып әйтә белергә;

  • максатка ярашлы буларак кара-каршы (диалогик) сөйләшү, монологик сөйләм төзергә;

  • язма сөйләм төзи белергә, үз фикереңне ачык, дөрес итеп аңлата белергә, сөйләмдә сорау, өндәү җөмләләр кулланырга, образлы, логик фикерләү сәләтен үстерергә һәм сөйләмне баетырга;

  • парларда һәм төркемнәрдә эшләргә;

  • модельләрне, схемаларны таный һәм аларны куллана белергә;

Башлангыч мәктәптә татар телен һәм әдәби укуны укытуның тематик эчтәлеге.

I класста телдән һәм язма сөйләмнең предмет эчтәлеге белем бирү һәм тәрбияви максатларга, шулай ук башлангыч класс укучыларының яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килә һәм өч этаптан тора:

1. Телдән әзерлек курсы - Әлифбага тиклем чор. ( 15с): Башкортстан- туган җирем. Габдулла Тукай. Туган тел. Татар халык әкиятләре. Ел фасыллары. Көндәлек режим. Сүз. Җөмлә. Иҗек. Аваз.

2. Әлифба чоры. (51 с): Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар ([б], [п], [д], [т], [ж], [ш], [з], [с], [и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ]) белән танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а], [о], [ш], [гъ], [къ], [х], [ч], [ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге /э/, [ө], [у], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне дөрес уку.



3. Әлифбадан соңгы чор. (33 с): Сүз һәм иҗек. Сузык авазлар. Тартык авазлар. Исем турында төшенчә. Сыйфат турында төшенчә. Фигыль турында төшенчә. Баш хәрефтән языла торган сүзләр.Сине ничек үстергәннәр? Татар халык авыз иҗаты. Туган ил , уку һәм хезмәт, әдәп- әхлак, табигать һәм жәмгыять тормышында кеше; Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Жәлил һәм аларнын әсәрләре.



Планлаштырылган нәтиҗәләр.

I класс.

  1. Шәхси сыйфатлар үстерергә:



  • укучы алдында торган бурычларны аңлап кабул итәргә;

  • уку эшчәнлегенә өйрәнергә;

  • туган телгә, туган җиргә, олыларга хөрмәт белән карарга;

  • сәламәт яшәү рәвеше булдырырга;

  • укытучыга, иптәшләренә яхшы мөнәсәбәттә бу­лырга.



II. Предмет буенча белем алырга:



  • аваз һәм хәрефнең аермасын белергә;

  • сүзләрне авазларга таркатырга, авазларны сүздәге тәртиптә әйтергә;

  • сузык һәм тартык авазларны, аларның хәрефләрен таный белергә;

  • калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аерырга;

  • сүзләрне иҗекләргә бүләргә;

  • җөмләне сүзләргә тарката белергә;

  • басма һәм язма хәрефле текстларны күчереп язарга;

  • әйтелеше һәм язылышы аермасыз булган сүзләрне ишетеп дөрес язарга;

  • уку техникасын үзләштерергә;

  • уку һәм язу гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә өйрә­нергә.



III. Универсаль уку эш төрләрен өйрәнергә:



  • дәрестә эшләү күнекмәләрен белергә;

  • укытучы әйткәнне ишетергә, тыңларга, аңламаган­ны сорарга;

  • авазларны дөрес әйтергә, чагыштырырга, анализ­ларга;

  • дәреснең темасын, максатын билгеләргә;

  • уку мәсьәләсен чишүдә актив катнашырга;

  • өйрәнелгән график модельләрне танырга һәм кул­лана белергә;

  • парларда һәм төркемнәрдә эшли белергә;

  • укый һәм яза белү белем алуның төп чыганагы булуын аңларга.



Башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәби укуга өйрәтүнең үзенчәлекләре

Рус мәктәпләренең башлангыч классларында төп бурыч балаларны татарча сөйләшергә, укырга өйрәтү булганлыктан, лингвистик материал, әдәби текстлар нигезендә, тел чараларын әдәби текстка күзәтү, табу, дөрес әйтү һәм язу, әңгәмә һәм ижади эшләр вакытында дөрес кулланырга өйрәтү юнәлешендәге эшләр аша башкарыла. Бу күренеш әдәбият һәм тел материалының тематик бәйләнешен дә, мәгънәви бәйләнешен дә тәэмин итә, тәрбияви сараларны үткәрүгә киң юл ача.

Рус телле мәктәптәрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары чит телләрне укыту алымнарын, аның казанышларын ижади файдаланырга тиеш. Тел һәм әдәбият дәресләрен бер-берсе белән бәйләп алып бару укучыларның сүз байлыгын арттыруга, аларның язма һәм телдән сөйләмен үстерүгә ярдәм итәчәк.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә укучылардан кечкенә күләмле диктантлар, изложениеләр, иншалар яздыру да бик мөһим. Сөйләм телен үстерүлә мондый эшләрнең файдасы бик күп.

Мондый мәктәпләрдә балаларга татар теле, әдәбияты буенча теоретик мәгълүмат бирү түгел, ә укучыларның туган телдә сөйләшә, укый, аңлый алу, элементлар язу күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү беренче планда кала килә. Программада тәкъдим ителгән теоретик материал кагыйдәләрне ятлау юлы белән түгел, ә укылган текстлардан телнең орфоэпик, орфографик, грамматик нормаларын күзәтү, табу, аларны аралашу процессында куллану төп урында тора.



Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Хәзерге мәктәп шартларында укучыларның белем, оста­лык һәм күнекмәләрен дөрес бәяләү - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Дөрес һәм гадел бәя бирү укытуның билгеле бер чо­рында ирешкән уңышларны чагыштырырга, материалның үзләштерү күләмен билгеләргә, белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә. Шуның белән бергә укучының тел һәм сөйләм өлкәсенә караган белем, осталык һәм күнекмәләрен ачыклый, ягъни тел һәм аралашу компетенциясен билгели.

Башлангыч сыйныф укучыларының материалны үзләш­терү дәрәҗәсен мондый юнәлешләр белән тикшерергә кирәк: тел буенча мәгълүматлылык (татар теленең авазлары һәм иҗек калыплары, сүз, сүз төзелеше һәм ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ. б.); мәдәни мәгълүматлылык (татар сөйләм этикеты, традицион тормыш-көнкүрешкә караган әйбер һәм көнкүреш исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ. б.).



Телдән җавап бирүне бәяләү

1 нче сыйныф укучыларының сөйләм дәрәҗәсе, гадәттә, төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенче берәүләр аерым очракларда гына татарча сөйләшәләр, чөнки алар ана теленә балалар бакчасында гына бераз өйрәнгән булалар, ә өченчеләре татарча бөтенләй белми. Шуңа күрә телдән әзерлек чорында, ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен системалы рәвештә ныгыту һәм үстерү белән бергә, укучыны грамоталылыкка өйрәтүгә әзерлек башлана. Бу чорда шулай ук сөйләм эшчәнлегенең тыңлап аңлау һәм сөйләү төрләрен камилләштерә башлау бурычы да куела, сөйләм аралашу һәм язу өчен ки­рәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кына кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырыла башлый. Бу эшләрнең бары­сы да рәсемнәр буенча әңгәмә корганда, дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрелгән төрле уеннар барышында, экскурсияләр оештырганда, күргән һәм ишеткән вакыйгалар турында сөйләгәндә (диалогик һәм монологик сөйләмдә) башкарыла. Программада телдән әзерлек чорына 32 сәгать каралган. Шушы вакыт эчендә актив кулланылышта йөрүче 300 дән артык сүз кергән һәм катлаулы булмаган грамматик җөмлә­ләрне өйрәнү күздә тотыла.

Укучыларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә һәр сыйныфта тикшерелеп, укытучы тара­фыннан бәяләнеп барылырга тиеш. Сөйләм материалын сай­лаганда, татар мәдәниятенә караган һәм милли рухны чагыл­дыра торган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аерым игътибар итәргә кирәк.

Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына. Телдән сорау формасында үткәрелә торган күнегүләр һәр дәрестә алып барыла.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:

  1. «тулаем аңлады»;

  2. «өлешчә аңлады»;

  3. «аңламады».

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

  1. нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм - 5-б,

  2. нче сыйныфта - 7-8,

  3. нче сыйныфта - 8-9,

  4. нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.



Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы - укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш. Әйтик, 1 нче сыйныфта сүзләрне иҗекләр буенча аңлап, дөрес уку күнекмәләре булдырыла, 2 нче сыйныфта иҗекләр буенча салмак, аңлап, дөрес уку осталыклары формалаша. Укучылар, басымны дөрес куеп, кайбер сүзләрне тулысынча укыйлар. 3 нче сыйныфта алар-ның аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнек­мәләре тәрбияләнә. 4 нче сыйныфта исә уку осталыклары тагын да үсә. Сүзләр уку күнекмәләре ныгый, логик басым һәм паузаларны саклап, сүзтезмә һәм җөмләләр белән уку күнекмәләре формалаша.

Димәк, баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтә­леген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңлар­лык итеп уку аеруча мөһим урын алып тора. Кычкырып укы­ганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым җөмләләрне һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк. Укучыларның сәнгатьле уку һәм тел­дән сөйләм осталыкларын дәрестән тыш оештырылган чара­ларда да камилләштерергә була. Дәрестән тыш укуны нәтиҗә­ле оештыруда төрле уеннар, сюжетлы рәсемнәр, видеомагни­тофон, шулай ук милләтебезнең рухи байлыгын, мәдәниятен чагылдырган (культурологии компетенция) текстлар ярдәм итә. Төрле чаралардан файдалану укыган текстның эчтәлеген сөй­ләгәндә дә (кыскача, җентекләп яки сайланма) урынлы була.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкин­лекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

Укуны гадел бәяләү максатыннан, укучыга 2-3 минутлык тоташ текст тәкъдим ителә. Шуннан соң аның уртача күр­сәткечен (1 минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин.



Уку тизлеген бәяләү күрсәткече



Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

1

85-95

-

20-25

-

2

120-155

140-290

30-40

40-70

3

200-260

300-360

55-65

75-105

4

270-400

390-460

65-75

110-120



Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Башлангыч сыйныфларда, телдән сөйләм белән бергә, уку­чыларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул мак­саттан дәрестә язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:

1) туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  1. сорауларга җавап язу;

  2. сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  3. изложение язу;

  4. сочинение язу.

Язу күнегүләренә шулай ук матур язуга караган кимче­лекләрне төзәтү кебек эшләр дә керә. Бу уңайдан һәр укучы­ның (1 нче сыйныфта) яки кайберләренең (2-4 нче сыйныф­ларда) дәфтәрләренә аерым хәрефләрне, аларны тоташтыру үрнәкләрен язу тәкъдим ителә. Матур язуның күләме 1 нче сыйныфта - 1 юлдан, 2 нче сыйныфта - 2 юлдан, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан да ким булмаска тиеш. Язуга өйрәтүне системалы рәвештә һәр дәрестә (телдән әзерлек чорыннан кала) алып бару мөһим. Язма эшләр даими рәвештә тикше­релә, һәм укучылар белән хаталарны төзәтү эше оештырыла.

Язма эшләр укучыларның яңа материалны өйрәнү һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып уздырыла. Укытучы өйрәтү характерындагы язма эшләрнең күләмен һәм ешлыгын, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, үзе хәл итә



Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

1

-

1

-



2

3

6

2

1

3

4

4

2

1

4

1

4

1

5

Күчереп язу өчен аерым сүзләр, җөмләләр, күләме зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.



Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләмеСыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

1

6-8

2-3

2

14-20

4-5

3

24-30

7-8

4

35-40

9-11



Диктант , изложение һәм сочинениеләрдәге сүзләр күләме

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

1

5-7

20-26

-

-

2

7-8

28-35

45-50

40-45

3

10-12

35-45

50-55

45-50

4

12-16

45-50

60-70

45-50



Диктантлар аерым сүзләр яки тоташ текстлар буенча яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Сүз­лек диктантлары аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен тәкъдим ителә.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына.

1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, ләкин аерым очракларда икенче яртыеллыкта күләме 30- 35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.

Язма сөйләмнең бу төрләрен үзләштерү дәрәҗәсенә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.



Укучыларның казанышларын бәяләү инструментарие.

Мәгълүмат чыганаклары:

- укучылар эшмәкәрлеге;

- статистик мәгълүматләр;

- укучыларның эшләре;

- тест нәтиҗәләре.

Методлар:

- күзәтү;

- җавап сайлау;

- кыска җавап;

- башкару процессын бәяләү;

- башкару процессын һәм нәтиҗәләрен бәяләү;

- портфолио.



Критерийлар:

- бәяләү ысулларының дөреслеге;

- куелган бәяне тикшерә белү;

- укуның дөреслеге;

- укуның темпы;

- әңгәмәдә катнашу;

- җаваапның дөреслеге;

- җавапның һәм бәянең төплелеге.





Тема







Үткәрү вакыты

Җиһазлау

Искәрмә



План

Факт





Телдән әзерлек чоры ( 15 сәгать)



1

Башкортстан- минем туган җирем.. Г.Тукай. Туган тел.

Башкортостан - моя республика. Родной язык

1

1.09



Рәсемнәр, "Туган тел" җыры белән аудиоязма





2

Саумы, мәктәп!

Здравствуй, школа!

1

2.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





3

Мин - укучы. Я-ученик

1

7.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





4

Без спорт яратабыз. Мы любим спорт.

1

8.09



Рәсемнәр





5

Яшелчәләр һәм җимешләр бик уӊган. Овощи и фрукты созрели

1

9.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





6

Минем гаилам. Моя семья

1

14.09



Рәсемнәр





7

Уенчыклар. Игрушки

1

15.09



Рәсемнәр





8

Пөхтәлеккә өйрәнәм. Учусь быть аккуратным

1

16.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





9

На кухне. Аш бүлмәсендә

1

21.09



Рәсемнәр





10

Эшләп үсәбез. Работаем и растем

1

22.09



Рәсемнәр





11

Ашыгыз тәмле булсын. Приятного аппетита!

1

23.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





12

Туган авыл. Мое родное село

1

28.09



Сюжетлы һәм предметлы рәсемнәр





13

Урман дусларыбыз. Наши лесные друзья

1

29.09



Рәсемнәр





14

Әкиятләр. Әби белән онык. Сказки. "Бабушка и внучка"

1

30.09



Мультфильм "Өч кыз"





15

Әкиятләр. Аю белән хатын. Сказка про медведя

1

5.10



Мультфильм "Алтын бөртекләр"







Әлифба чоры (51 сәгать)





16

[а] авазы. Аа хәрефе.

Звук [а]. Буква Аа

1

6.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





17

[ә] авазы. Әә хәрефе.

Звук [ә]. Буква Әә

1

7.10









18

[и]авазы. Ии хәрефе.

Звук [и]. Буква Ии

1

13.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





19

[ы] авазы. Ыы хәрефе.

Звук [ы]. Буква Ыы

1

14.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





20

[у] авазы. Уу хәрефе.

Звук [у]. Буква Уу

1

19.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





21

[ү] авазы. Үү хәрефе.

Звук [ү]. Буква Үү

1

20.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





22

[л] авазы. Лл хәрефе.

Звук [л]. Буква Лл

1

21.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





23

[н] авазы. Нн хәрефе.

Звук [н]. Буква Нн

1

26.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





24

[т] авазы. Тт хәрефе.

Звук [т]. Буква Тт

1

27.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





25

[с] авазы. Сс хәрефе.

Звук [с]. Буква Сс

1

28.10



Татар алфавиты рәсемнәрдә





26

[б]авазы. Бб хәрефе.

Звук [б]. Буква Бб

1

9.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





27

[къ], [к] авазы. Кк хәрефе.

Звуки [к], [къ]. Буква Кк

1

10.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





28

[д] авазы. Дд хәрефе.

Звук [д]. Буква Дд

1

11.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





29

[р] авазы. Рр хәрефе.

Звук [р]. Буква Рр

1

16.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





30

[э] авазы. Ээ - е хәрефләре.

Звук [э]. Буквы Ээ-е

1

17.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





31

[м] авазы. Мм хәрефе.

Звук [м]. Буква Мм

1

18.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





32

[гъ], [г] авазлары. Гг хәрефе.

Звуки [г], [гъ]. Буква Гг

1

23.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





33

[ч] авазы. Чч хәрефе.

Звук [ч]. Буква Чч

1

24.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





34

[ш] авазы. Шш хәрефе.

Звук [ш]. Буква Шш

1

25.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





35

[й] авазы. Йй хәрефе.

Звук [й]. Буква Йй

1

30.11



Татар алфавиты рәсемнәрдә





36

[йы] авазы. Ее хәрефе.

Звук [йы]. Буква Ее

1

1.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





37

[о]авазы. Оо хәрефе.

Звук [о]. Буква Оо

1

2.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





38

[Йо] кушылмасы.

Соединение [Йо]

1

7.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





39

[п] авазы. Пп хәрефе.

Звук [п]. Буква Пп

1

8.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





40

П-б

Звуки [п]- [б]

1

9.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





41

[з] авазы. Зз хәрефе.

Звук [з]. Буква Зз

1

14.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





42

[ө] авазы. Өө хәрефе.

Звук [ө]. Буква Өө

1

15.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





43

[Йө] кушылмасы.

Соединение [Йө]

1

16.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





44

[ң] авазы, ң хәрефе.

Звук [ӊ]. Буква ӊ

1

21.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





45

Яя хәрефе һәм аның аваз мәгънәсе.

Буква Яя, его звуковое значение

1

22.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





46

[в] [w] авазлары. Вв хәрефе.

Звуки [в], [w]. Буква Вв

1

23.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





47

Юю хәрефе һәм аның аваз мәгънәсе.

Буква Яя, его звуковое значение

1

28.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





48

[х]авазы. Хх хәрефе.

Звук [х]. Буква х

1

29.12



Татар алфавиты рәсемнәрдә





49

ь (нечкәлек билгесе) булган сүзләр белән танышу. Знакомство со словами, в которых есть ь

1

18.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





50

[ф] авазы. Фф хәрефе.

Звук [ф]. Буква ф

1

19.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





51

[ф] авазы. Фф хәрефе.

Чтение слов со звуком [ф]

1

20.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





52

[ж] авазы. Жж хәрефе.

Звук [ж]. Буква Жж

1

25.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





53

[җ] авазы. Җҗ хәрефе.

Звук [җ]. Буква Җҗ

1

26.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





54

Ёё хәрефе һәм аның аваз мәгънәсе.

Буква Ёё, его звуковое значение

1

27.01



Татар алфавиты рәсемнәрдә





55

[ц] авазы. Цц хәрефе.

Звук [ц]. Буква ц

1

1.02



Татар алфавиты рәсемнәрдә





56

[һ] авазы. Һһ хәрефе.

Звук [һ]. Буква Һһ

1

2.02



Татар алфавиты рәсемнәрдә





57

[һ] авазы. Һһ хәрефе.Һәр һөнәр хөрмәткә лаек

Звук [һ]. Буква Һһ

1

3.02



Татар алфавиты рәсемнәрдә





58

[щ] авазы. Щщ хәрефе.

Звук [щ]. Буква Щщ

1

8.02



Татар алфавиты рәсемнәрдә





59

ъ - калынлык һәм аеру билгесе

Разделительный твердый знак

1

9.02



Татар алфавиты рәсемнәрдә





60

Алфавит. Сөйләм. Р.Корбан. Әлифба.

1

10.02









61

Җөмлә. Туган ил турында шигырьләр уку.

Предложение.

1

15.02



Башкортостан картасы





62

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Әкиятләр укыйбыз. Связь слов в предложении

1

16.02



Татар халык әкиятларе





63

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Г.Тукай. Җир йокысы. Гали белән кәҗә.

Знаки препинания в конце предложения

1

17.02



Г.Тукай шигырьләренә төшерелган мультфильмнар





64

М.Гафури "Җирләр яшәрә"



29.02









65

Авазлар һәм хәрефләр. М.Җәлил. Беренче дәрес.

Звуки и букв. М.Джалиль

1

1.03









66

Резерв

1

2.03













67

Сөйләм. Текст. Речь. Текст

1

9.03



Сюжетлы рәсемнәр





68

Җөмлә. Предложение

1

14.03













Сюжетлы рәсемнәр



69

Г.Тукай. Туган тел

Г.Тукай. Родной язык

1

15.03









70

Җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Повествовательное предложение

1

16.03



Сюжетлы рәсемнәр





71

Сорау җөмлә. Өндәү җөмлә. Вопросительные и восклицательные предложения

1

21.03









72

Б.Камалов. Родные земли. Н.Исанбет. Родина. Три красивых слова.

Б.Камалов.Туган җирләр.

Н. Исәнбәт. Туган ил. Өч матур сүз.

1

22.03



Уку турында мәкальләр





73

Аваз һәм сүз. Звуки и слова

1

23.03









74

Предметны белдерүче сузләр. Слова, обозначающие предмет

1

4.04









75

Г. Ибраһимов. Кар ява. Г. Бакир. Кышкы уен. Г. Ибрагим ов. Снег идет. Г.Бакир. Зимние игры.

1

5.04



Татар халык әкиятларе





76

Эшне, хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Слова, обозначающие действие предмета

1

6.04



Сюжетлы рәсемнәр





77

Билге белдерүче сүзләр. Слова, обозначающие признак предмета

1

11.04



Предметлы рәсемнәр





78

Г. Бакир. Сания. М.Гафури. Ата-ана.

Г.Бакир.Сания. М.Гафури. Родители

1

12.04









79

Авазларныӊ язуда хәреф белән белдерелүе. Звуки и буквы

1

13.04









80

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр. Слова, которые пишутся с заглавной буквой

1

18.04



Предметлы рәсемнәр





81

М.Гафури. Тырыш балалар. В. Маяковский. Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?

М.Гафури. Старательные дети. В.Маяковский. Что такое хорошо и что такое плохо?



1

19.04



Сюжетлы рәсемнәр





82

Сузык авазлар. Гласные звуки

1

20.04









83

Яӊгырау һәм саӊгырау тартыклар. Звонкие и глухие согласные.

1

25.04









84

Х.Халиков. Оч кыз. М.Җәлил. Бакчада - өмәдә.

Х.Халиков. Три девочки. М.Джалиль. Субботник в огороде.

1

26.04



Сюжетлы рәсемнәр





85

Иҗекләр. Слоги

1

27.04









86

Э-е хәрефләре. Буквы э-е

1

2.05









87

Ф. Агиев. Гөлнурнын яшерен сере.

Ф. Агиев. Тайна Гульнур.

1

3.05



Сюжетлы рәсемнәр





88

Ө-е хәрефләре. Буквы ө-е

1

4.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





89

О-ы хәрефләре. Буквы о-ы

1

10.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





90

Г.Тукай .Карлыгач. Г.Нәбиуллин. Җинү иртәсендә.

Г. Тукай. Ласточка. Г.Набиуллин. Победным утром.

1

11.05









91

Я,ю,е хәрефләре. Буквы я,ю,е

1

16.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





92

Й хәрефе. Буква й

1

17.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





93

Г.Тукай. "Бала белән Күбәләк ". Р. Миннуллин. "Т ө сле мизгелләр"

Г.Тукай. Ребенок и Бабочка. Р. Миннуллин. Цветные времена года.

1

18.05









94

В хәрефе. Буква в

1

23.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





95

К,г хәрефләре. Буквы,к,г

1

24.05



Татар алфавиты рәсемнәрдә





96

Халык авыз иҗаты. Татар халык җырлары. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар.

Устное народное творчество.Татарские народные песни. Пословицы и поговорки. Загадки

1

25.05



Сюжетлы рәсемнәр





97

М, н, ӊ хәрефләре. Буквы м,н,ӊ

11





Татар алфавиты рәсемнәрдә





98

Кабатлау. Повторение

1











99

Халык авыз иҗаты. Әйтешү, тиз -әйткечләр һәм такмазалар . Әкиятләр.

Устное народное творчество. Скороговорки. Сказки.

1





























Уку процессын тәэмин итү буенча методик кулланмалар.



Дәреслекләр:

Гафурова Ф.А., Гайнетдинова Л.Ш. «Әлифба» -Уфа : Китап-2013.

Гафурова Ф.А., Гайнетдинова Л.Ш. Татар теле: 1 сыйныф. Башкортостан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.-Уфа: Китап, 2011

Уку китабы: Вәгыйзов С.Г.,Вәлитова Р.Г., Галләмова М.Ш. Туган тел.Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. - - Казан: Мәгариф.



Җиһазлар:

Алфавит.

Хәрефләр рәсемнәрдә.

Хәреф кассасы.

Аваз анализы очен фишкалар.

Зур сыйныф тактасы.

Магнитлы такта.

Компьютер.

Мультимедиапроектор.

Экран.

Сюжетлы рәсемнәр.

















21





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал