7


  • Учителю
  • Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





"Беренче адымнар"

муниципаль фәнни-гамәли конференциясе

"Татар халкының тарихы" юнәлеше













"Авылдашыбыз Зиннәт Хәсәнов- М. Җәлил көрәштәше"

Мортазин Әмир Рафис улы

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

МБББУ "Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең

2 нче сыйныф укучысы





Җитәкче: Набиуллина Фәридә Әнвәр кызы













</ Сарман

2016

Эчтәлек

I. Кереш .......................................................................... ...................... 3

II. Төп өлеш..........................................................................................5

2.1. Батырлык төшенчәсе.....................................................................5

2.2. Иске Кәшер авылы һәм Ябалактау тарихы....................................5

2.3. Иске Кәшер авылы кешеләре арасында сораштыру үткәрү...............6

2.4. Зиннәт Хәсәновның тормыш юлы.................................................6

2.5. Зиннәт Хәсәнов турында истэлеклэр..............................................7

III. Нәтиҗә...........................................................................................10

IV. Кулланылган әдәбият.........................................................................11

V. Өстәлмә (анкета,фотографияләр).....................................................12







































Кереш

Сарман ягы бик күп батырлар белән дан тота. Ә без, Иске Кәшер авылы кешеләре, шушы төбәктә туып-үскән Зиннәт Хәсәнов белән горурланабыз. Исеме 1950 нче елларда гына дөньяга яңгыраган З. Хәсәнов мирас итеп туган авылына үзенең үлемсез исемен калдырды. Ләкин З. Хәсәновның тормыш юлы җирле матбугат битләрендә генә яктыртылган. Бу инде аның тормышын алга таба да өйрәнергә кирәклекне күрсәтә.

Беренчедән, бу татар батырының үзен тирәнрәк һәм объектив күзалларга мөмкинлек тудыра.

Икенчедән, аның тормыш юлына анализ ясау аның җәлилчеләр арасында тоткан урынын төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.

Өченчедән, истэлеклэрдэ урын алган сүзләр аның чыннан да М. Җәлилгә якын торуын дәлилли.

Шулай итеп, Зиннәт Хәсәновның тормыш юлын өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.

Эзләнү максаты - З. Хәсәновның җәлилчеләр арасында тоткан урынын өйрәнү . Бу максаттан чыгып, берничә мәсьәлә куелды:

- батырлык төшенчәсен аңлату ;

- Иске Кәшер авылы тарихын өйрәнү;

- Иске Кәшер авылы кешеләре арасында сораштыру үткәрү;

- З. Хәсәновның тормышын , плендагы чорын өйрәнү;

- З. Хәсәновны белгән кешеләрдән өстәмә мәгълүматлар өйрәнү.

Эзләнү объекты -З. Хәсәновның батырлык үрнәге

Эзләнү предметы - З. Хәсәновның тормышы. Иске Кәшер авылы җирлеге.

Эзләнү методлары- экскурсия, күзәтү ясау, сораштыру, чагыштыру.

Эзләнү материалы - М. Җәлил турындагы китаплар, фотографияләр, музей экспонатлары, газета материаллары.





Төп өлеш

2.1. Безнең бүгенге көнебез, кояшлы иртәләребез меңнәрчә каһарманнар каны белән яулап алынган. Без аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез, яшәүнең кадерен белергә өйрәнәбез. Авылдашыбыз, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше, Зиннәт Хәсәнов исемен батырлык символы итеп кабатлыйбыз. Зиннәт- Җәлил, Гайнан, Алиш һәм башка көрәштәшләре белән палач балтасы каршысына елмаеп атлаган. Чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган фашист төрмәсеннән очып чыккан кош кебек аның исеме илебезгә әйләнеп кайтты. Әйе, үзенең Ватанга бирелгәнлеге,батырлыгы белән Зиннәт Хәсәнов җәлилчеләр гвардиясенең Бер солдаты буларак үлемсезлек хокукы яулады.

2.2. Ябалак тау

Исеме җыр сорамый,

Сандугач та түгел, лачын да

Тора ул тау ачып таш күкрәген

Бәйгедәге җилләр каршында.

Иске Кәшер, ә тау бик борынгы

Маңгаенда тирән сырлар бар,

Тыңлап баксаң шушы тау турында

Җырланмаган күпме җырлар бар. (Әдип Маликов)

Әйе, Сарман районында бар андый авыл. Кешеләре мактап туялмый үзен. Данлыклы Ябалактавы, уйсу җирләре, сазлыклары белән горурланалар. Иске Кәшер тарихы белән кызыксынып, без тарих укытучысына мөрәҗәгать иттек һәм мәктәп музеендагы язулар белән таныштык. Безнең авылга иң беренче булып Кәшер исемле кеше гаиләсе белән килеп утырган. Авылыбызның исеме менә шушы кешегә бәйләнгән дә инде.

Хикмәт исемдәмени, диләр. Авыл халкы әйтсә , хак әйтә. Авыл тарихы аның кешеләре һәм шул кешеләрнең эшләре белән языла.Бу яктан караганда, Кәшер авылы бик бәхетле. Ахмадуллиннар, Маликовлар кебек эшмәкәрләр авыл халкына матди яктан ярдәм итсәләр, Гыйззатуллин Рафис Әхәт улы кебек асыл затлар якташларын рухи яктан баеталар.

Сарман районы Иске Кәшер авылында, чылтырап аккан инеш буенда, тау тезмәсе башлана. Халык аны Ябалак тау дип йөртә. Шушы Ябалак тауның авылга таба карап торган мангаенда, көрән-сары төстәге кыя ташлар, кояшта балкып әллә кайлардан ук күренеп тора...

Ул кыялы, ташлы тау. Анда ташлар арасында бик күп ябалаклар яшәгән. Шунлыктан ул Ябалак тавы дип йөртелә башлаган. Үзенең күренеше белән дә канатлы җәелгән ябалакка ошый. Борын-борыннан килгән йоланы үтәп, авылның ир-егетләре яуга яки чит-ят җирләргә эш эзләп китәр алдыннан, тау башына менеп (монда менәр өчен дә егетлек кирәк!) шул кыя-ташка исемнәрен уеп калдырганнар. Исемен ташка язган кеше, туган авылына исән-имин әйләнеп кайта икән, дигән, риваять бүген дә яшәп килә авылда...

Ә инде илебез азатлыгы өчен сугышта һәлак булган, батырлыклары белән якташларының ихтирамын казанган кешеләрнең исемнәрен авыл халкы үзе ташка уеп куя. Иске Кәшердән чыккан күп егетләрнең исемнәре бар ул кыяда. Монда безнең авылдашыбыз, туганыбыз Зиннәт Хәсәнов исемен дә укыйбыз...

2.3.Шул уңайдан, без Кәшер авыл халкы арасында сораштыру үткәрдек. Бу сораштыруда 20 кеше катнашты. Без аларга түбәндәге сорауларны бирдек.

1. Безнең авылдан чыккан кешеләр арасында батырлар бар дип уйлыйсызмы?

2. З.Хәсәнов турында беләсезме?

3. Аның батырлыгы нәрсәдә?

4. Илең өчен үзеңне корбан итү кирәк дип саныйсызмы?

Сораштырудан чыгып нәтиҗә ясадык. Өлкән буын кешеләре З. Хәсәновны бик әйбәт белә булып чыктылар, ләкин тормыш юлы белән күпләр таныш түгел. Яшьрәкләр батыр турында хәбәрдар түгел икән.

2.4.Шушы сораштырулардан нәтиҗә ясап,үземнең фәнни эш җитәкчем белән авылдашыбыз турында материаллар, мәкаләләр эзли башладык. Без З. Хәсәновның туган нигезендә кунакта булдык, туганы, хәзерге вакытта Кәшер авылында ветеринар булып эшләүче Зиннәт абый белән очраштык (Зиннәт абый Хәсәновка исемен батыр Зиннәт абыйсы хөрмәтенә кушалар) истәлекләрен тыңладык. Китапханәләрдә, мәктәп музеенда булган китапларны алып, тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек.

Ул 1916 нчы елның 16 нчы ноябрендә Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Иске Кәшер авылында туган. Иске Кәшер бик матур авыл. Тирә ягында калын- калын урманнар, биек- биек таулар булмаса да, авылыбыз бик матур җиргә урнашкан. Авылыбыздан ерак түгел Ябалак тавы бар. Зиннәт абый бу тауда уйнап үскән. Аның бөтен яшьлеге шушы тау белән бәйләнгән.

1941 нче елда сугыш башлана. Авылларда, шәһәрләрдә күз яше. Ябалактау бөркете Зиннәт абый да Бөек Ватан сугышына китә.

1942 нче елда Брянск юнәлешендә дошман кулына әсирлеккә төшә. Әсирлектә ул Муса Җәлил белән таныша. Солдатлар арасында җәлилчеләрнең листовкаларын тарата һәм кораллы восстание әзерләгәндә актив катнаша. Бу оешма "сатлыкҗан" күрсәтүе буенча кулга алына.

1944 нче елның 25 нче августында көндезге сәгать 12 дә Муса Җәлилне һәм аның курку белмәс 11 иптәшен, шул исәптән, Зиннәт абыйның 9 нчы кеше булып, башын гильотинада кискәннәр. Үлем сәгате суккач та, фаҗиганең чишелүен искиткеч түземлек белән карап торганда, палач балтасы астына башны тоткан чакта, Муса һәм аның үзенә тиң батыр көрәштәшләре елмайганнар икән (бу фактны Шпандау төрмәсе рухание Георги Юрытко раслый)- алар дошманнан үзләрен өстен тотканнар, чөнки көлү- җиңү билгесе. Шул елмаюлары белән алар дошманнарны тетрәткәннәр.

2.5. Иске Кәшер авылы мәдәният йортында урнашкан музейда батыр Зиннәт һәм җәлилчеләр турында төрле елларда язылган истәлекләр һәм аның үз куллары белән ясаган тормыш- көнкүреш предметлары саклана. Музейлар бит алар үткәнне киләчәк белән тоташтыручы күпер сыман. Монда төрле елларда музейга килгән кунакларның язмалары да саклана.

Авылдашы Кәримов Гәрәй истәлегеннән:

-1942 елның җәй айлары иде булса кирәк. Польша тирәсендәге әсирләр лагерында ачтан шешенеп, аякларны көчкә сөйрәп йөри идем. Лагерьга яңа китерелгән әсирләр арасындагы бер кеше таныш сыман тоелды. Өстендә ертык шинель, башында төсе уңган пилотка, аягында агач ботинкалар. Текәлебрәк карасам - үз күзләремә үзем ышанмадым. Зиннәт ич бу! Бераздан безне атаклы Демблин лагерына күчерделәр. Бу юлы төрле блокларга эләктек, очрашу кыенлашты. Эшкә йөргәндә генә күрешә идек...

Бервакыт Зиннәт таш казырга йөрми башлады. Соңыннан гына белдем, яшерен оешма аны кухняга эшкә урнаштырган икән. Ә минем хәл көннән-көн начарланды. Аяктан калдым. Эшкә чыкмадыңмы - баланда эләкми, аяк сузып үләсе кала. Шулчак Зиннәт килде. Берничә пешкән бәрәңге алып килгән. Ризыкның тәмен дә белмичә диярлек, йотып җибәрдем. Шулай итеп һәр көнне килгән саен берәр шалкан, я берәр чөгендер, я башка берәр төрле ризык алып килә иде. Шулай итеп мине Зиннәт үлемнән коткарып калды. Ул мин аякка басып йөри башлагач, мине үзенең яңа дуслары Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал белән таныштырды. Күреп торам, алар гади дуслар гына түгел. Мәгънәле карашларыннан, бер-берсенә ярдәмләшеп, ниндидер планнар корып йөрүләреннән нәрсәдер сизенә идем. Тик мин сорамадым. Зиннәт үзе әйтмәде. Ә инде аннан юлларыбыз бөтенләй аерылды. Зиннәтне бүтән күрмәдем"

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы язмалардагы Зиннәт Хәсәновның фашистлар тоткынлыгындагы эшләре турында шактый җылы итеп телгә алына. Шунысы характерлы, җәлилчеләрдән исән-сау илгә әйләнеп кайткан РУШАТ ХИСАМЕТДИНОВ һәм ФӘРИТ СОЛТАНБЕКОВларның истәлекләрендә Зиннәт яшерен оешмада иң хәтәр порученияләрне үтәүче булып гәүдәләнә.

Мәсәлән, аңа Гайнан Кормашев белән тоткыннарны үлемнән саклап калу максатыннан ашамлыклар тапшыру йөкләтелә. Берлиннан газеталар алып кайту да аларга йөкләтелә. Зиннәт иң ышанычлы кешеләр рәтендә Берлин-Едлино яшерен оешмасына тартыла. 1943 елның май ахырында оешма членнары Муса Җәлил алдында илгә тугрылыклы булырга, фашистларга каршы бергәләп көрәшергә ант бирәләр. Шушында ук Кормашевның тәкъдиме буенча, Зиннәт Хәсәнов белән Фәрит Солтанбековка Абдулла Алиштан листовкалар алып кайту һәм аларны тарату заданиясе тапшырыла.

Мусаның дәфтәре, пьесалары баракта З.Хәсәновның мендәрендә була. Листовкалар да аңарда була. Немецлар аларны шуннан алганнар" - дип яза Фәрит Солтанбеков, легион членнарының 1943 елның 11 августында кулга алынуларын искә төшереп.

Рушат Хисаметдинов истәлегеннән:

-Күп сөйләргә яратмый, холкы сабыр, бик мөлаем кеше иде. Фашистлар "Идел-Урал" легионын төзи башлагач, яшерен оешма үзәге дә Едлинодагы хор- бию капелласына күчте. Зиннәт капеллага теләмичә генә керде, чөнки аның өчен немец формасын кияргә кирәк иде. Ләкин башкача легионерлар арасында яшерен эшне җәелдереп булмый иде. Заданиелләрне аңа Гайнан Кормаш бирә иде. Барлык нечкәлекләрен белмәсәм дә Зиннәтнең аеруча куркыныч һәм җаваплы эшләр башкаруын белә идем.

Әйе, үзенең Ватанга бирелгәнлеге, батырлыгы белән Зиннәт Хәсәнов җәлилчеләр гвардиясенең бер солдаты буларак үлемсезлек хокукы яулады.

Мин аны, бер дә шикләнмичә, туган ягын өзелеп яратучы батыр дип әйтә алам.

Нәтиҗә

Муса Җәлилнең көрәштәшләре хәзер үзләре дә легендага әверелделәр. Бу көрәш турында дистәләрчә китаплар, җырлар язылды. Чөнки Муса, Алиш, Зиннәт һәм аларның көрәштәшләрендә чорыбызга тиң бөек граҗданлык хисе көчле булды, аларның рухын гестапо палачлары, бозлы төрмә подваллары да сындыра алмады. Әкиятләрне артта калдыра торган батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән бу корыч нервлы ир- егетләр, совет халыкларнының һәм Европа илләренең азатлыгы һәм тыныч яшәүләре өчен, бәхетле тормыш өчен җаннарын да аямадылар һәм яшь гомерләрен корбан иттеләр.

Зиннәт Хәсәновны, Муса Җәлилне, Абдулла Алишны һәм аларның көрәштәшләрен халкыбыз һәм планетабызның барлык яхшы күңелле кешеләре хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар. Юк, Җәлилчеләр бездән аерылмадылар. Алар халык күңелендә, халык йөрәгендә яшиләр.

Без, Сарман районы кешеләре, Зиннәт абый Хәсәнов белән чиксез горурланабыз. Ул безгә батырлык рухы бирә. Бу сүзләрдә күпме хаклык бар!

Без 21 нче гасыр балалары, туган ил өчен, халык бәхете өчен һәлак булган көрәшчеләребезне мәңге онытмабыз!





Кулланылган әдәбият

Д. Гарифуллин "Татар егетләре- франөуз макизалары".Яр Чаллы.2004

Гокәшә Хәйруллин "Шагыйранә йөрәк сүзе". Казан. "Яз" нәшрияте. 2015

И.Зәбиров "Җәлил һәм җәлилчеләр". Документаль очерк. 2- чыгарылыш. Казан, 1990 ел.

Ә. Маликов "Бергә яккан учаклар". Казан, Татарстан китап нәшрияте 1991 ел.

Р.А.Мостафин "Өзелгән җыр эзеннән" китабы. Казан. 1981 ел

Р.А. Мостафин "Герой-шагыйрь эзеннән". М-1971.

Өстәлмә

Иске Кәшер авылы кешеләре арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре:

1нче сорау. Безнең авылдан батырлар чыккан дип уйлыйсызмы?Җаваплары

Кешеләр саны

Сораштыруларла катнашкан кешеләр,%

Әйе

18

94%

Юк

1

3%

Әйтергә авырсынам

1

3%



2нче сорау. Зиннәт Хәсәнов турында беләсезме?Җаваплары

Кешеләр саны

Сораштыруларла катнашкан кешеләр,%

Әйе

10

50%

Юк

10

50%

3нче сорау. Аның нинди батырлык күрсәткәнен беләсезме ?Җаваплары

Кешеләр саны

Сораштыруларла катнашкан кешеләр,%

Әйе

8

40%

Юк

12

60%



4нче сорау. Илең өчен үзеңне корбан итү кирәк дип саныйсызмы?Җаваплары

Кешеләр саны

Сораштыруларда катнашкан кешеләр,%

Әйе

15

75%

Юк

5

25%



Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего краяНаучно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Авылдагы З. Хәсәнов обелискы. Фронтка киткәндә әти- әнисе белән.

Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего краяНаучно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Үзе ясаган көнкүреш предметлары. Туганнары обелиск янында.















Сәүдә техникумында Сеңлесе Оркыя, энесе Шафигулла



Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего краяНаучно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Зиннәт Хәсәнов һәйкәле һәм музеенда

Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего краяНаучно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

Научно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего краяНаучно- исследовательская работа на тему Мужественные люди моего края

12



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал