7


  • Учителю
  • Конспект внеурочного мероприятия на тему 'Экологик сукмак буйлап'

Конспект внеурочного мероприятия на тему 'Экологик сукмак буйлап'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Эшлекле уен



Тема. Экологик сукмак буйлап.

Максат.

1. Укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.

2. Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.

3. Экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: һәр тукталыш буенча рәсемнәр, карточкалар, "Ромашка" таҗы, плакат, җиләк, гөмбә рәсемнәре.

Уен барышы.

I. Эшлекле уенның темасы, максатлары белән таныштыру.

II. Шигырь уку.

Әйдәгез, урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай

Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

III. Әкият тыңлау.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус - Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән. Шулай итеп, Кеше

баһадир булып җитлеккән.

Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. Табигатьнең дә кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган: эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән; ул бик борчылган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу итәрме? (Балаларның җаваплары тыңлана).

IV. Эшлекле уен.

Бүген без дә сезнең белән экологик сукмак буйлап сәяхәт итәрбез. Бу уенда 2 команда көч сынашыр: "Куяннар", "Тиеннәр". Сәяхәт вакытында берничә җиргә тукталырбыз. Сәяхәтебез күңелле булсын өчен һәр тукталыштан җырлап кузгалырбыз.

1 т у к т а л ы ш - "Каенлык".

1. Әңгәмә.

- Әйтегез әле, балалар, без монда ни өчен килдк? Каенлыкның безгә нинди файдасы бар? (Җаваплар).

Каенлык - төп ял итү урыныбыз, ул урынны саклау үзебездән тора. Аның өчен, без нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

"Каенның күз яше"хикәясен уку.


2. Уен. "Гөмбә җыю".

Гөмбә артларына сораулар язылган:

1. Бу хайваннарның кайсысы урманда яшәми?

а) көнгерә

б) поши

в) бүре

г) төлке

2. Бу кошларның кайсысы артык?

а) кызылтүш

б) тавык

в) песнәк

г) ябалак

3. Кайсы бөҗәк түгел?

а) күбәләк

б) кырмыска

в) үрмәкүч

г) бака

4. А хәрефеннән башланган хайван исемнәрен әйтегез.

5. К хәрефеннән башланган кош исемнәрен әйтегез.

6. 5 бөҗәк исеме әйтегез.

7. Бу хайваннарның кайсысы артык?

а) сыер

б) сарык

в) поши

г) бозау

8. Бу сүзләрнең кайсысы артык?

а) ромашка

б) усак

в) каен

г) имән


3. "Җиләк җыю" уены.

(Җиләк рәсемнәренең артына җәнлекләр турында табышмаклар язылган).

1) Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

Йомшагым диеп сөя. (Керпе)

2) Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.(Төлке)

3) Кыш көне ак,

Җәй көне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.(Куян)

4) Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

5) Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.(Бүре)

6) Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

7) Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

8) Аягын, башын яшерә,

Таш күлмәге эченә. (Ташбака)

9) Канаты бар - оча алмый,

Коры җирдә яши алмый. (Балык)


4.Әниләр арасында "Агачлар телен иң яхшы белүче" конкурсы.

  1. Язын шаулый, җәен җиләсләндерә, көзен сыйлый, кышын җылыта. Нәрсә ул? (Урман)

  2. Кышын да, җәен дә бартөсле кием кия. (Чыршы, нарат)

  3. Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

- Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез, дигән. (Каен)

  1. Нинди агач җилсез дә шаулый? (Усак)

  2. Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә;

Кара күзе күренә. (Шомырт)

  1. Шырпыны нинди агач үзагачыннын ясыйлар һәм ни өчен?

  2. Ни өчен каенның кайрысы ак төстә һәм аның нинди әһәмияте бар?

  3. Балалар бакчага агачларны ботагын кисмичә утыркан. Нәтиҗәдә аларның күбесе корыган. Сәбәбен аңлатыгыз. (Төпләгәндә агач тамырларының бер өлеше өзелеп кала. Шуңа да яңа урында тизрәк тернәкләнеп китсен өчен агачларның ябалдашын бераз кыскарталар).

  4. Урманда үскән наратларның аскы ботаклары булмый, ә чыршыда алар гомер буе саклана. Ни өчен? (Нарат яктылыкны нык ярата. Шуңа күрә аның күләгәдә калган аскы ботаклары корый).

  5. Кеше ни өчен җиләк-җимеш агачларын ялгый?

Тукталышка нәтиҗә ясау, рәсемгә эмблема кую.

2 т у к т а л ы ш - "Чиста күл"

1. Балыкчы малай турында хикәя төзеп сөйләү. Балык тоту турында хикәя төзү.

2. "Балык тоту" уены.

"Күл"дән балык рәсемнәре алу, аларның исемнәрен әйтү һәм чиләккә салу.

2 бала ярыша.

Күлләргә куркыныч ясый. Нинди куркыныч булырга мөмкин? (Җаваплар)

Нәтиҗә ясау. "Күл пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?" диелә татар халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше сулыкларның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.

3. "Үзләренең өйләрен табыгыз" уены.

Хайваннар адашкан, өйләренә кайтарыйк.

Рәсемнәрне төркемнәргә аеру.

балык җәнлек кош бөҗәк


4.Әниләр белән "Төенне чиш" уены.

Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне).

Ни чәчсәң, (шуны урырсың).

Күршең (үзеңнән яхшы булсын).

Изгелек (җирдә ятмас).

Кешегә яхшылык итсәң, (үзеңә файда булыр).

Агач җимеше белән, (кеше эше белән).


Тукталышка нәтиҗә ясау, рәсемгә эмблема кую.


3 т у к т а л ы ш - Болын.

1.Сорауларга җаваплар бирү:

1) Болында нәрсәләр үсә? (Дару үләннәре, чәчәкләр, үләннәр)

2) Нинди дару үләннәре беләсез?

2.Уен. "Кем күбрәк?"

1.Хәтерне үстерүгә уен. Укытучы сүзләр әйтә, балалар истә калганнарын әйтәләр.

Күбәләк, бал корты, төклетура, шөпшә, йомран.

2.Нинди сүзләр кеше исеме дә, чәчәк исеме дә булып килә?

Физкультминутка.

Исемнәр әйтелә. Кош - очабыз, балык - йөзәбез, бөҗәк - биибез, җәнлек - сикерәбез.

3. Әниләр белән "Ромашка" уены.

(Таҗларга сораулар язылган)

1. Кайсы үсемлекнең чәчәге яфрагыннан алда чыга? (Үги ана яфрагы)

2. Агачның яшен ничек белеп була? (Үзәгендәге сырларны санап)

3. Манный ярмасы нәрсәдән ясыйлар? (Бодайдан)

4. Филләр йөзә аламы? (Әйе)

5. Ни өчен көчле җил нарат белән имәнне беркайчан да тамыры белән умырып чыгара алмый, ә чыршыны җиңел аудара ала? (Нарат белән имәннең тамыры тирәндәрәк, ә чыршы тамыры җирнең өске катламында ята?)

6. Шикәрне нәрсәдән ясыйлар? (Шикәр камышы, шикәр чөгендере)

7. Ни өчен бүлмә гөлләренең яфракларыннан тузанны сөртәләр? (Үсемлек суласын өчен)

8. Ни өчен юлларда яңгырдан соң җыелган сулар тиз юкка чыга? (Парга әйләнә)

9. Нинди хайван үзенең табышын тулаем йота? (Елан)


4. Болынны саклау кагыйдәләре.

Тукталышка нәтиҗә ясау, рәсемгә эмблема кую.


4 т у к т а л ы ш - "Әреш чишмәсе".

1. Укытучының чишмә турында сөйләве.

Качкын авылының тарихы Әреш чишмәсеннән башлана, дигән риваять яши. Кыйблага каршы тибеп чыккан өчен аны Шифалы чишмә дип тә атаганнар. Әреш исемле мари карты шушы чишмә янында, тау башында казык кага, үз нәселен алып килеп урнаштыра. Чишмәнең исеме дә шул бабай исеменнән калган. Хәзерге авылдан шактый ерак урнашса да, халык гомер-гомергә суга шунда йөрүне хуп күрде. Көянтә-чиләк белән ерактан алып кайткан суны күз карасы кебек саклады. 2000-2001 елларда, район хакимияте башлыгы Э.Н.Фәттахов ярдәме белән, Баҗана елгасы аша торба үткәреп, чишмәне авылга күчерделәр. "Әреш чишмәсе" дигән язу хәзер авылга аяк баскан һәр кешене балкып каршы ала.

2. Чишмә янында үзеңне тоту кагыйдәләре.

(Укучыларның җаваплары).

3. Уенлы җыр. "Кәрия-Зәкәрия".

Тукталышка нәтиҗә ясау, рәсемгә эмблема кую.

Йомгаклау.

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!


Саклагыз җирнең язларын -

Чәчәкле бәйрәмнәрен,

Балан, шомырт, сиреньнәрен

Җирнең гөл бәйләмнәрен.


Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын.


Саклагыз яфрак очында

Бәллүр чык тамчыларын.

Зәңгәр күкне бизәп үткән

Карлыгач камчыларын.


Саклагыз кырмыска күчен,

Төклетураның йортын,

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын.


Саклагыз елганың моңын.

Тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.


Саклагыз имәннәр җырын,

Урманнарның шаулавын,

Океаннарның, диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.


Саклагыз Җирне, саклагыз,

Сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетермәгез,

Утлы корал атмагыз.

Без бүгенге эшлекле уеныбызда табигать, аның байлыклары һәм аларны саклау турында сөйләштек. Димәк, Табигатьне саклау - Ватанны саклау ул. (Плакат эленә).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал