7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 'Әтиләр кичәсе'

Вне классное мероприятие 'Әтиләр кичәсе'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әтиләр кичәсе.



Әтием-горурлыгым



Февраль, 2014

Төзеде Сафина В.Г.

Укытучы: ИСӘНМЕСЕЗ КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАР, УКЫТУЧЫЛАР, КИЛГӘН КУНАКЛАР, ӘТИ - ӘНИЛӘР! Барыгызда белгәнчә, тиздән әтиләр бәйрәме. Без өченче сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре белән берлектә бәйрәм кичәсе уздырырга булдык. Кичәне башларга рөхсәт итегез.

Раилә. Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә нык исәнлек, эшләрегездә уңышлар, сабырлык, балаларыгызның игелеген күреп, алар белән горурланып яшәвегезне телибез. Һәрвакыт шулай көчле, нык, хезмәт сөючән, гаиләнең терәге, балаларыгызга үрнәк әтиләр булып калыгыз.

Алып баручы.

1у. Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел , һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.

2 у. Алмадык сатып бүләкләр -

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

3 у.Әти безнең терәгебез

Әти безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

4у.Ул зирәк тә, шаян да

Акыллы да, гаҗәп тә.

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти әлбәттә.

5у.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше , гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше.

6у.Хәлне сорый , баштан сыйпый

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

7у. Әти эштән кайтып керсә

Өйләр яктырып китә.

Көне буе сагындыра,

Ул да кайта сагынып.

8у.Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә . миңа, энемә

Әти -иң кирәк кеше.

9у.Әти-әти

Синнән башка тагын

Кем бар шундый

Бала бәгырьле ?

Кояш сыман ,

Әни берәү булса

Син дә безгә шулай кадерле.

10у.Бәхетле мин бу дөньяда

Әти булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

11у.Сезгә булган

Олы хөрмәтебез.

Урын алсын

Йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар,

Зур бәхетләр

Юлдаш булсын

Сезгә гомергә!

12у.Мәктәп бүген гөрләп тора

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?

13у.Яшәсен әтиләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Алып баручы.

Менә балаларыгызның тәбрикләүләрен тыңлап үттек. Без дә аларның теләкләренә кушылабыз. Сәламәтлек, бәхет, тигезлек телибез.

Ә хәзер кызыклы бәйгеләргә күчәбез. Әтиләрне ике командага бүләбез.

1 . бәйге " Танышу" Һәр командага исем уйларга кирәк. Исемне кисмә хәрефләрдән җыйныйбыз.

1 нче команда " Зирәкләр "

2 нче команда "Җитезләр "

Командалар бу биремне тиз үтәделәр.

2 бәйге " Җыр ярышы ".

Ә хәзер әтиләрнең җырга осталыкларын тикшереп алабыз.

" Зирәкләр " командасы " Күбәләгем " җырын " Туган тел " көенә җырлый." "Җитезләр" командасы " Туган тел " җырын " Күбәләгем " көенә җырлый.

3 бәйге. " Аш -су осталары "

Күп очракта әтиләргә дә аш-су янында йөрергә туры килә. Аларның осталыкларын тикшерик әле. Бирелгән яшелчәләрдән салат ясарга.

Кызлар әтиләренә алъяпкыч кигертәләр, яулык бәйләтәләр.

4 бәйге "Кызык хәлләр".

Кечкенә вакытта бала еламый гына үсми. Баланы киендерү , төрү, йоклату минутлары сагындыра торгандыр. Кечкенә чакта кызык хәлләр дә күп була. Шул чакларны искә төшереп үтик әле. Бәлки безгә дә берәрсен сөйләп күрсәтерсез.

5 бәйге "Бала киендерү".

Бала үскәндәге мәшәкатьләрне санап бетерерлек түгел . Каядыр ашыкканда бала "Үзем" дип киемгә тотына. Менә хәзер әтиләрнең сабырлыгын сынап алыйк әле. Һәр командадан бер әти һәм бала алга чыга. Әти баласын киендерә. Кайсыгыз өлгеррәк булыр?

Музыкаль тәнәфес

Заманча бию. 3 класс кызлары.

6 бәйге " Автомат сүтеп җыю ". Булгач - булгач, әтиләрне төрле яклап сыныйк инде. Аларның Армия хезмәтендә булган вакытларны искә төшереп үтик әле. Хәзер командалар автомат сүтеп җыялар. Беренче кеше җыя, чөнки автомат сүтелгән, икенче кеше сүтә, ә өченчесе җыя.

( Иттарткычны сүтеп җыю)

7 бәйге " Урын алып кал "

3 урындыкка трамвай , троллейбус , автобус дигән язу беркетелә.Командадан1әр кеше чыга һәм бергәләшеп түгәрәктә биеп әйләнәләр., алып баручы кайсы транспорт төрен әйтсә шул исемдәге урындыкка утырырга тырышырга, кайсы команда членнары күбрәк урын ала, шул җиңүче (Һәр командадан 1әр кеше)

8 бәйге " Адымнар "

Уенга берәр кеше чыга.Мин әйткән кешеләрнең адымнарын сурәтләп күрсәтәсез.

-бәби йоклаганда атлаучы ;

-аяк киеме кыса;

-ялгыш кирпечне тибеп җибәрә ;

-төнлә урманда калган кеше;

-биле сызлаган кеше;

-башы авырткан кеше

10 бәйге " Прическа ясау "

Кызларга әтиләре прическа ясый.

Музыкаль тәнәфес.

Җыр " Бәхеттә шатлыкта " 3 класс укучылары башкара

11 бәйге " Каршылыклар " уены

Әтиләрнең күзләрен бәйләп , каршылыклар полосасын үтәргә кирәк. Җепкә бәрелмичә чыгу сорала.. ( уенның кызыгы шунда: күзләрен бәйләгәнче , аркылы сузылган 3-4 бауны күрсәтәбез , каян ничек чыгу турында киңәшләр бирәбез. Күзләрен бәйләгәч , баулар алына. Әтиләр баусыз җирдән генә бара .)

12 бәйге " Иң сизгере кем ?" Әтиләрнең сизгерлеген дә сынап карыйк әле.

( Урындыкка 3 -4 әйбер куела һәм аның өстенә одеал каплана. Шуңа утырып әйбернең санын белергә )

Музыкаль тәнәфес.

Татар халык биюе. 3 класс кызлары

13 бәйге " Самолет ясау "

Бер минутка кем күпме самолет ясый һәм шуны кыршау аша очырту. Ничәсе кыршауга керә.

14 бәйге " Әтиләр киңәше "

Әтиләрнең балаларына әйтәсе киңәшләре бардыр. Ә хәзер шуларны тыңлап китәрбез.

Ә әтиләр киңәшләрен биргән вакытта жюри нәтиҗә ясый торыр.

Кичәбез ахырына якынлашты. Сүз жюриларга бирелә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал