7


  • Учителю
  • Кичә 'Тукай безнең йөрәкләрдә'

Кичә 'Тукай безнең йөрәкләрдә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Магнитафон тасмасында" Туган тел "көе яңгырый.

Укытучы . Габдулла Тукай - өлкәннәрнең дә,балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде . Без бүгенге иртәдә аның шигырьләрен яттан сөйләрбез , аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз,әкиятләрен,мәсәлләрен укырбыз.

Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.Ул сәләтле , тырыш була:мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми , рус башлангыч мәктәбендә дә укый , рус , иран , төрек , гарәп телләрен өйрәнә.

Г.Тукай- И.Крылов , А.Пушкин , М.Лермонтов , Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.Бөек шагыйрьнең бай иҗаты ватан - ананы , аның табигатен чын күңелдән ярату , халыклар дуслыгы , көчле патриотизм рухы белән сугарылган . Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган , аның гүзәллегенә дан җырлаган .

Укучы. Тукай! Нинди бөек исем . Ул - безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.

"Туган тел" җыры башкарыла.

Укытучы. Г.Тукай балалар өчен шигырьләр,җырлар, әкиятләр , табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрендә яшь буынны тырышып эшләргә , акыллы , белемле булырга өнди.

Укучы. Тынма , эшлә , и сабый!

Иртә торгач та язарга , дәрсең укырга тотын.

Күр , ничек эшли кояш; иртә тора , таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

Укытучы. Белем алу - хезмәт ул . Белем алу - зур тырышлык , күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь: " Эш беткәч , уйнарга ярый " , - ди.

Укучы. Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршында

Иртәнге дәрсен карый.

Укучы. Аны тышка уйнарга кояш , сандугач , алмагач чакыра , ә ул аларга:

" Тукта , сабыр ит , уйнамыйм , ди

Уйнасам , дәрсем кала ,

Көн озын ич , ул уенның

Мин һаман вакытын табам ,

Чыкмамын тышка , уенга ,

Булмыйча дәрсем тәмам " , - ди.

Укытучы. Тырыш , көчле ихтыярлы , эшчән бала , дәресен әзерләп бетергәч кенә , бакчага чыга.

Укучы. Я , кем чакырды? Әйдә , кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсем .

Укучы. Шунда аңар бик матурлап ,

Елмаеп көлде кояш ,

Шунда аңар кып - кызыл ,

Зур алма бирде алмагач ;

Шунда аңар , шатланып ,

Сайрап җибәрде сандугач ,

Шунда аңар баш иделәр

Бакчада һәрбер агач .

Укытучы. Г.Тукай үзенең " Кызыклы шәкерт " шигырендә хезмәткә бәхет чишмәсе , яшәү шатлыгы , ди . Армый - талмый эшләргә , кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра .

Укучы . Ах , юләр маэмай ! Тырыш яшьләй ,

Зурайгач җайсыз ул ,

Картаеп каткач буыннар ,

Эш белү уңайсыз ул !

Укытучы . Сөекле шагыйребез Г.Тукай табигатьне ярата , туган якның басу- урманнары , елгалары , авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле. Ул күп кенә шигырьләрендә хайваннарны , кошларны яратырга өнди , аларны читлекләрдә тотмаска , азат итәргә куша.

Укучы . Курыкмагыз , кошлар , күреп сез

Яныгызда мин барын ,

Мин тимәм сезгә , фәкать ,

Сайравыгызны тыңлармын .

Бик тынычлап сайрагыз сез ,

Мин тимим , сезгә тимим

Әллә иркендә торуның кадерен

Белмимме мин?!

Курыкмагыз , яхшы беләм ,

Мин һич тә сезне ауламам ,

Сайрагыз , тыңлап торырмын ,

Тын да алмам , шауламам

Укытучы. Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза .

Кырга ак кардан

Юрган ябылган ,

Җир язга чаклы .

Йокыга талган .

Җир йоклый тыныч ,

Күреп тәмле төш ,

Уяныр әле ,

Тукта , үтсен кыш .

(залдагылар табышмакларның җавапларын әйтәләр )

Укучы. Ашлыклар үсте ,

Башаклар пеште ,

Кояш пешерә ,

Тиргә төшерә

Халык ашыга .

Китә басуга .

Урагын ура,-

Бу кайчак була?

Укучы . Һәр җир карланган ,

Сулар бозланган ,

Уйный җил , буран

Бу кайчак , туган ?

Укытучы. Без Г.Тукай шигырьләрен сәхнә әсәрләре итеп тә уйныйбыз.(2 укучы " Бала белән күбәләк " шигырен сәхнәләштерәләр)

Укытучы. Г.Тукай балаларга багышлап бик кызыклы , мавыктыргыч хикәяләр , мәсәлләр дә язган .( "Әтәч илә күке " , "Аккош , чуртан , кысла " әсәрләре)

Укытучы. Г.Тукай әсәрләре җир йөзендә яшәүче бик күп милләт халыклары теленә тәрҗемә ителгән . Тугандаш республикаларда яшәүчеләр Тукай шигырьләрен үз телләрендә укыйлар .

Укучы . Г. Тукай турында татар , рус , тугандаш халыклар һәм чит ил әдипләре шигъри әсәрләр иҗат иткәннәр , күренекле каләм осталары тирән мәгънәле фикерләр әйткәннәр .

Укучы . Иң матур моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай .

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай .

(Ә.Ерикәй)

Укучы . Тукай яшәр , яшәр халык белән

Бергә хезмәт итеп , җырлашып .

Россиянең бөек семьясында

Көч , гадәт һәм бәхет алмашып!

(М.Садри)

Укучы . Юк , үлмәдең , гакыллы ир , мәшһүр Тукай !

Тавышың яши кабатланып һәр буында ,

Халкың кебек бөек , матур җырларыңдай ,

Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга .

(Д.Жерманетто италия язучысы )

Әдәби иртә З.Яруллинның " Тукай маршы " музыкасы белән тәмамлана.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал