- Учителю
- Уроки татарского языка в 5 классе (русскоязычные дети)
Уроки татарского языка в 5 классе (русскоязычные дети)
Р а з р о б о т к и у р о к о в
татарского языка в 5 классе
( с русскоязычными детьми) учителя
татарского языка и татарской литературы
Ибрагимовой Альмиры Хамзаевны,
работающей в школе № 2 п г т Васильево,
Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан.
1.
1 нче дәрес.
Тема: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Максат: 1.Исемнең килеш кушымчаларын һәм фигыльнең зат - сан кушымчаларын искә төшерү.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Укучыларны игътибарлыкка ирештерү.
ҖиҺазлар: Татар теле : рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт .
5нче с-фы өчен д- лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен )/Р.Х.Ягъ-
фәрова , К.С. Фәтхуллова .-Тулыл . 4 нче басма .-Казан : Татар . китап.
нәшр ., 2011 . -199 б. : рәс . б-н .
Таблицалар : Исемнәрдә килеш кушымчалары .
Фигыльләрдә зат- сан кушымчалары.
Дәрес барышы.
I.1.а)Укытучы: Исәнмесез , укучылар !
Укучылар : Исәнмесез !
б) Укытучы укучылар белән таныша.
в) Укучылар дәфтәргә ....сентябрь , сыйныф эше ,дип , язалар.
2 . Дежур җавабы .
Укытучы : Хәзер нинди ел фасылы?(Сейчас какое время года ? )
Дежур укучы : Сейчас время года- осень.( Хәзер-көз.)
Укытучы : Көз сүзе нинди сорауга җавап бирә?(Слово осень на какой вопрос отвечает ? )
Дежур укучы : Көз сүзе Нәрсә ? соравына җавап бирә. (Слово- Осень отвечает на вопрос :Что?)
Дежур укучыга бирем : Көз сүзен килешләр белән төрләндер. (Слово - осень-проспрягай по падежам.)
2.
II.1.Дежур укучы тактага яза , калган укучылар - дәфтәргә.
Б.к. көз
И.к. көз нең
Ю.к. көз гә
Т.к. көз не
Ч.к. көз дән
Ур.в.к көз дә
Укытучы: Падежные окончания в татарском языке выделяются ,как окончания в русском языке , и называют их -бәйләгеч кушымчалар .
2.1)Укытучы : 1сентябрьдә укучылар кайда җыелышалар ?(1-го сентября где собираются дети ? )
Укучылар : 1нче сентябрьдә укучылар мәктәптә җыелышалар .
Укытучы : Шушы җөмләне дәфтәргә язабыз.(Укучылар укытучы ярдәмендә җөмләне дәфтәләренә язалар .)
3. Дәреслек белән эш.
а) 4 биттә 3 күнегү.( Сорауларга җавапларны дәфтәргә язу )
б)5 биттә 9 күнегү.
-Җөмләләрне төзү.
-Ял иттеләр ,су коендылар ,уйнадылар , җыйдылар, үтте -сүзләрен татарча әйтү.
Укытучы : Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр ?(Эти слова на какой вопрос отвечают ?)
Укучылар: ( Эти слова отвечают на вопрос : что делали ? )
Бу сүзләр нишләделәр ? соравына җавап бирәләр .
Укытучы: ( Какой частью речи являются данные слова ?)
Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр ?
Укучылар: Бу- фигыльләр.
Укытучы :(Глаголы какого времени ?)
Фигыльләр кайсы заманда ? 3.
Укучылар : Фигыльләр үткән заман формасында .( Глаголы в прошедшем времени .)
Укытучы : Фигыльләрдә заман кушымчаларын - модальлек кушымчасы дип атала , ә зат-сан кушымчалары - бәйләгеч кушымчалары.
в) Җөмләләрне язу.
IY.Дәресне йомгаклау .
1.Укытучы : Без кайсы сүз төркемнәрен кабатладык ?
2. 4күнегү 4 биттә .
Укытучы : Мәктәпкә ,мәктәпне , мәктәпне , мәктәптән -исемнәренең килешләрен әйтеп чыгыгыз .
Фигыльләрнең зат - сан кушымчаларын әйтегез.
Өй эше : алфавитны кабатларга .
4.
2 нче дәрес .
Тема : Калын һәм нечкә сузыклар .
Максат: 1. Авазларның аермасы белән танышу.
2. Укучыларны игътибарлыкка ирештерү
.
3.Укучыларның авазлар турында белемнәрен үстерү һәм ныгыту .
Җиһазлар:1.Алфавит .
2.Дәреслек һәм сүзлекләр.
3.Таблицалар: Сүз төркемнәре.
Килеш кушымчалары .
Җөмләнең баш кисәкләре.
Дәрес барышы.
-
Актуальләштерү.
II. 1. Исәнләшү.
2.Дежур җавабы.
Бирем : (җөмләне язу ) Сүз авазлардан тора.
б) Җөмләне тәрҗемә итү.
в) Бирем : Җөмләнең баш кисәкләрен табу , исем белән фигыльне искә төшерү.
Авазлардан сүзенең килешен әйтегез.
г)Авазлардан сүзенең тамыры -аваз , лар-күплек сан кушымчасы ,
дан-Ч.к. кушымчасы
5.
II.Дәреснең төп өлеше. 1.а)Диктант язу.
Авазларны фонетика өйрәнә. Сузык һәм тартык авазлар була .
Татар телендә калын һәм нечкә әйтелешле сузык авазлар бар.
б) Җөмләләрне тәрҗемә итү.
2. Сузык авазларны әйтү һәм язу .
А , Ә , Е , Ё , И , О , Ө , У , Ү , Э , Ю , Я .
б) 6 биттә 3 күнегү .
Бирем : 1) Сүзләрне уку.
2)Каты әйтелешле сүзләрне уку.
3)Нечкә әйтелешле сүзләрне уку.
4) Аермасына игътибар итү .
III. Белемне ныгыту.
1. 6 биттә 4 күнегү.
Бирем : Хәрефләрне язу.
2. 7 биттә 5 күнегү .
Бирем : Сузык авазларны әйтегез , һәм аларга характеристика бирегез
IY. Дәресне йомгаклау .
1. Өй эшен аңлатып бирү . Алфавитны , сузык авазларны кабатларга.
2. Укытучы : Бүген без дәрестә нишләдек ?
Сузык авазлар нинди була ?
6.
3 нче дәрес .
Тема : А һәм Ә сузыклары.
Максат : 1.Калын һәм нечкә сузыклар белән танышу.
Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.
2.Дәфтәрдә матур итеп язу турында әйтү.
3.Укучының хәреф һәм авазлар турында белемен арттыру.
Җиһазлар: Дәреслек , таблицалар : ,,Алфавит ." , ,,Нечкә һәм калын сузыклар "
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1.Исәнләшү.
2.Дежур җавабы.
Бирем : 9 биттә 6 күнегү . а) артык сүзләрне язу .
б) Тартык -сүзенә фонетик анализ ясау . ( Аңлату 9 б. 5 к. кагыйдә ярдәмендә бара . )
I I. 1. Эшнең тәртибе белән танышу .
а) 8 биттә 1 күнегү .
б)8 биттә 3 күнегү.
в) 8 биттә 5 күнегү.
Өстәмә бирем: а хәрефе астына -1 сызык сызу , ә хәрефе астына -
2 сызык сызу.
III . Дәресне йомгаклау.
Сузык авзларны кабатлау.
Калын сузыкларны әйтеп чыгыгыз .
Нечкә сузыкларны әйтеп чыгыгыз.
IY. Өй эше : Алфавитны кабатларга.