7


  • Учителю
  • КВН 'Адымнар нык, юллар имин булсын!'

КВН 'Адымнар нык, юллар имин булсын!'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Светофор Урамнарны күзәтәм

Узганнарны кисәтәм

Янып тора өч күзем

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

- Кузгалма! - ди кызыл ут

- Сабыр! - ди сары ут.

- Ярый! - ди яшел ут.


Бераздан юл аркылы бик акрын гына бер әби чыгарга тырыша


Яшел ут. Әйдә әбекәй ипләп кенә, менә шулай, молодец ...

Сары ут. Әби сабыр ит инде, җитешмисең.

Кызыл ут. Әби, тукта.


Әби тагын чыгарга тырыша, шул ук хәл кабатлана


Я. Карале, Кызыл, чыгар инде шул әбине, тәмам тилмерттең.

К. Ярамый, дигәч, ярамый. Кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

С. Нигә әле ул кагыйдәләрне шулкадәр саклыйсың син, ә? Йөрсеннәр кешеләр, чапсыннар машиналар. Каныкма аларга.

К. Әйткәннәргә каршы килмәгез. Яр-р-р-а-мый. Понятно.

Я. Син нигә әле тавыш күтәрәсең, ә. Иң өстә тора, иң беренче яна, аңа каршы да килмә тагын. Болайрак барса әле син безне бөтенләй сүндереп тә куярсың.

К. Ах, сез шулаймыни әле менә мин янмыйча карыйм әле, ниләр булыр икән.


Әби тагын урам аша чыга башлый, аны машина бәрдереп китә.


Я. Үләм, әби харап була язды. Кызыл гафу ит инде безне.

К. Гафу итәсем бик үк килмәсә дә, эшләргә туры килер. Әнә балалар юлда йөри башлады.

Әни. Менә улым, бүген син Актанышка керәсең, юлда ипләп йөр, балам. Анда машиналар да, җәяүлеләр дә күп, юл йөрү кагыйдәләрен бозма.

Малай. Беләм инде мамаша.

Күр, өйрәтеп маташа.

Мин бит инде зур малай,

Өйрәтмә мине алай.

Ә. Урамда йөргән чагында

Алдың-артыңны кара.

Игътибарлырак йөргәндә

Булмас бер бәла-каза.

М. Минем кебек шәп малайга

Нидән куркып торырга.

Мин барам урамнан

Як ягыма каранам.

Урам тулы машина.

Ә мин Актанышка барам.

Урамның икенче ягында иптәшләрен күрә.

Әй, дусларым, дусларым,

Ярышка барасызмы?

Хәзер чыгам яныгызга

Мине дә аласызмы?

Машина бәрдереп китә.

1. Ах, дустыбыз, ни булды?

Машина гына узды.

Чыкмадың юлдан карап

Була яздың бит харап.

ГАИ хезмәткәре.

Нинди хәл бу дусларым?

Бу нинди тәртипсезлек?


2. Бу... ул бит үзе гаепле

Ул йөрми юлда карап.

Безне күргәч ашыкты.

Була язды бит харап.

ГАИ Я, сөйләп җибәр, шофер,

Бу нинди тәртипсезлек.

Шофер Иптәш юл хезмәткәре,

Минем гаеп юк монда.

Бала кагыйдәне белми

Килде дә чыкты юлга.

Кинәт бастым тормозга,

Ә машина туктамый.

Бала да һаман килә

Бернәрсә дә уйламый.

1. Хәзер- хәзер авырттырмый,

Әзрәк сабыр итегез.

Менә булды, я, әйдәгез

Юлны дәвам итәбез.

ГАИ Ә мин әле һаман юлда -

Сакта торам, балалар,

Юлда йөргән балалар, күп очракта,

Кыен хәлгә калалар.

"Ни өчен?" - дип сез сорарсыз,

Җавабымны әйтәм мин:

Юл өйрү кагыйдәләрен

күпләр белми, үтәми.

Юл аркылы чыккан чакта

Кагыйдә - иң төп терәк.

Башта- сулга, аннан - уңга

Карап йөрергә кирәк.


Барысы бергә : Җир йөзендә бар кешедә дә

Кагыйдәләрне белсен!

Барсы игътибарлы булып,

Юлда исән-сау йөрсен!


Җыр:


Алып баручы. Хәерле көн балалар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә уен ярыш - зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе. Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар: бездә юлчыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"-дип озатып калу һәм: "Исән-сау кайттыңмы", -дип каршы алу гадәткә кергән. Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик куп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөру кагыйдәләрен белергә тиешбез.


Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын сынаячаклар.Ягез аларны бирегә чакырыйк! Рәхим итегез, командалар!


Күргәнегезчә ярышта ике команда көч сынашачак. Ярышның нәтиҗәләрен чыгарып бару өчен безгә жюрины сайларга кирәк. Рәхим итегез!


Жюри уңышлар тели.


1бәйге. Командалар белән танышу дип атала. Командаларга сүз бирелә. Һәрберсе үзенең командиры, девизы белән таныштыра.


Сүз беренче командага бирелә.


Безнең исем: "Зирәкләр".

Безнең девиз: "Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тик фикер йөртәбез

Дусларга без кирәкләр"


Рәхмәт "Зирәкләр", сүзне икенче командага бирәбез.


Безнең исем "Тапкырлар".

Безнең девиз: "Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәләрен нык бел!

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел!"


Командалар бер-берсен сәламләделәр. Хәзер бәйгенең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгеле - ярышларга күчәбез.


2нче бәйге. Өй эше.


- Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем ясарга кушылды һәм светофор, юл билгеләре буенча тарихка күзәтү ясап, мәгълүмат туплап килергә диелде.


Рәсемнәр карала. Укучыларның чыгышлары тыңлана.

1укучы.

Беренче юл билгеләре турында. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: "Сикәлтәле юл", "Борылыш" , " Юллар чаты", " Тимер юл белән кисешү".

2нче укучы.Светофор сүзенең мәгънәсе. "Светофор" сүзе ике өлештән тора: "свет" һәм "фор". Свет- яктылык дигән сүз. Ә "фор" сүзе греклардан "форос" сүзеннән алынган, ул "алып килүче" дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.

Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда

2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:

кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән.


3нче бәйге. Светофордан хат.

Һәрбер командага түбәндәге текст таратыла.


Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.


4нче бәйге. Кадерле уенчылар, 4нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)


- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы -телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме белән телефон номерларын уйлар тиешле номер-санны күтәрәләр.


1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.


2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.


3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл-күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.


4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.


Физкультминутка. "Светофор" уены. Кызыл төстә балалар чүгәлиләр, сары төстә басып торалар, яшел төстә атлыйлар. Иң игътибарлы укучыларга очко бирелә.


  • 5нче бәйге табышмаклар.Жюри әфәнделәренең бик гадел hәм игътибарлы булуы сорала.hэр дөрес җавап өченбер балл куела.

1.Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез(велосипед).

2. Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыжгырык.

3. Барам- барам очы юк(юл).

4. Колгага асылына, тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая (трамвай)

5. Озын-озын йомгакның очына чыккан кеше юк (юл).

6. Урам уртасында тора

Өч кузле бер командир

Yзе -усал, үзе- кырыс,

Yзе безгә- якын дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, сары, яшел ут.

Безгә чиратлап чәчә ул-

Төрле күздән,төрле ут(светофор).


6нчы бәйге "Сорау миннән җавап сездән".

1 минут эчендә командаларга сораулар бирелә.Шушы вакыт эчендә аларга тизрәк җавап бирергә кирәк, һәр дөрес җавап өчен 1 балл.

1 командага сораулар

1.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

3.Светофорның ничә төсе бар? (3)

4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( зебра аша, .....)

5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

7.Җәяүле юлы.( тротуар)

8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан)

9.Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)

10.ЮХИДИ ничек була? (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе)

2 командага сораулар

1. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)

2.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

3.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

4.Зебра ничә төсле? (2)

5. Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (алдан)

6.Трамвай кайдан йөри? ( рельстан)

7.Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

8.Транспорт белән идарә итүче. (шофер, транспорт йөртүче)

9.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый (кеше утыртып йөрергә ярамый)

10. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (иң өстә)


ЮХИДИ (юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе) хезмәткәре чыгышы.

Киләчәктә дә Юл йөрү кагыйдәләре белән дус яшәгез, өйрәнегез. Безнең иминлегебез - юлда үзебезне ничек тотуыбызга бәйле.Нәни дусларым, юлларда сак булыгыз! (нәтиҗә, бүләкләү)

Юл йөрү кагыйдәләре

Бик күп төрле бит алар.

Һәрберсен яттан белергә

Тырышыгыз, балалалар!

Юлда йөргәндә безне светофорлар, постовойлар гына бәхетсезлектән саклап кала алмый. Иң беренче үзе­безгә уяу, алны-артны карап, сак йөрергә, бер­беребезгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булырга кирәк. Шул вакытта без барыбыз да сау-сәламәт һәм шат күңелле булырбыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал