7


  • Учителю
  • Класстан тыш чара Әлифба бәйрәме 1 класс

Класстан тыш чара Әлифба бәйрәме 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме



Укытучы. Кадерле укучылар , хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- "Әлифба бәйрәме"! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.

Хөрмәтле ата- аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Сезнең һәркайсыгызга шатлык -куанычлар, яңадан-яңа уңышлар телим.

Күчкәнме бу залга -дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтеп әлифба бәйрәме.

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .

Кыңгырау : Кадерле дуслар! 1 сентябрь иртәсендә мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды.



1 укучы:. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?



2 укучы: Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

3 укучы : Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.



4 укучы: Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!









ҖЫР: "Хәерле иртә" .

1.Йокыдан уянуга мин 2.Хәерле көн күршеләргә

Беләм нишләргә кирәк Дуслар туганнарга да

Елмаям әти-әнигә Теләктән читтә калмасын

Хәерле көнне теләп Таныш булмаганнар да

Кушымта:

Яратам мин

Яратам шул

Матур теләк теләргә

Онытты дип уйламагыз

Хәерле көн сезгә дә



укытучы: Балалар әйдәгез үзебез белән таныштырып китик әле:

1.Исемем минем Фарис 2. Мин Аделина-тырыш кыз мин

Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.



3.Мин Лилия гаиләдә иң кечесе 4. Мин Артём .Русча дөрес,матур сөйлим

Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.



5. Мин Камил.Гаиләдә без дүрт кеше, 6.Мин Анастасия.Абыйдан

калышмыйм дип

Иң зуррысы мин булам Тырышам бар көчемә.

Карлар көрим,утын ярам Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Укуда да булдырам. Максат куйдым үземә.

7. Мин Айнур.Гаиләдә мин бер генә

БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?

Яратам күп укырга Без класста сигез .

Башваткычлар чишәргә Аерылмас дус булып

Чиста,пөхтә язарга. Тату булып үсәбез .



8.Мин Диана.Мәктәпне бик яратам

Мин анда белем алам

Нык тырышам укырга

Матур итеп язарга





Убырлы белән әлифба керәләр(кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм әлифбаны да бәйрәмдә калдырмыйм үзем белән алып китәм.

Укытучы: Гафу итегез инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама инде.Безнең бәйрәмгә Әлифба бик кирәк ,зинхар бәйрәмебезне өзмә ,рәхим итегез бәйрәмгә!







Әлифба.

Исәнмесез, минем нәни дусларым. Мин бүген зур бәйрәмгә килдем.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр-юктыр , ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч ,укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар булдыгыз сез.





Убырлы: Ярар,алай булгач мин калам . Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

Әлифба:Балалар ягез әле убырлыга минем исемемне төзеп күрсәтик әле.



(укучылар Әлифба сүзенә тезеләләр)

Убырлы: Сез укучылар бик тырыш. Белемле икәнсез. Мин бик шат. Әлифба турында шигырьләр дә сөйләп китегез инде.

Ә хәрефе Әтәч бии әрҗәдә, ди

"Әкәмәт!" -дип көләсезме?

"Әтәч" , "Әрҗә"сүзләрендә

Ничә "Ә " бар беләсезме?



Л хәрефе. Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр

"Л" хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр



И хәрефе. Икмәк илдә иң кадерле,

Икмәкне ипләп кап син

Икмәк сүзендәге "И" не

Теләгән кеше тапсын!



Ф хәрефе. Фил китергәннәр циркка ,

Йөз кешелек ашый , ди.

Һәр көнне борыны белән

Физзарядка ясый , ди.



Б хәрефе . Бакалар җырлый буада,

Отып калырга уйлыйм.

"Б" хәрефен яхшы белеп

"Бишле" алырга уйлыйм.



А хәрефе.Алма бакчасында- алма

Әтием алма ташый.

"А" хәрефен өйрәнәм мин,

Алмалар ашый-ашый.



БЕРГӘ: ӘЛИФБА .



ҖЫР: Әлифба.

1.Әлифба тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясы

Ачучы ачкычым

Кушымта:

Әлифба,әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

2.Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә

Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә әни дә.

(ишек шакыйлар)

Шүрәле белән Туган тел керәләр:Исәнмесез, балалар,килгән кунаклар! Сез Убырлыны күрмәдегезме? Убырлы миңа «мин Саклау- Баш мәктәбенә «Әлифба» бәйрәменә барам дигәч, ышанмаган идем. И, монда утыра икән.Әлифбаны да иярткән. Кая, мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем ,юлымда Туган телне очраттым без икебез дә сезнең бәйрәмгә килдек.Шушы мәктәптәме бәйрәм!

Укытучы:Әйе сез ялгышмыйсыз, дөрес килгәнсез, безнең мәктәптә бүген зур бәйрәм "Әлифба бәйрәме"рәхим итегез кунак булырсыз.

Шүрәле:Балалар, ә сез мине таныдыңызмы соң? Мин нинди әкияттән соң?

Укучылар:Әйе. Шүрәле.

Шүрәле: Дөрес балалар беләсез.Минем сезне сынап карыйсым килә.Мин сезгә шигырь -табышмаклар алып килдем. Шуларның җавапларын әйтеп күрсәтегез әле?



1.Армый -талмый,

Ат артыннан калмый.(арба)



2.Биш олан, биш чолан

Чолан саен бер олан(перчатка)



3.Йомры йомшак йон йомгак

Йортта чирәм йолкадыр(чеби)



4.Йөзә,йөри,йөгерә

Чума,оча да белә.(үрдәк)



5.Канаты бар,йоны юк

Үзе бара юлы юк.(самолет)



Шүрәле: Молодцы балалар. Минем тагын бер сынавым калды.

Мин сезгә бер сүз бирәм. Сез шул сүзгә кергән хәрефләрдән кечкенә сүзләр төзегез.

КӨНБАГЫШЛАР ( Сүзләрне тактага язу)

(көн,баш,шар,ара,кара,аш,кыш,өн,)

Шүрәле:Балалар сезнең тагын нинди хөнәрләрегез бар ?

Укытучы:Безнең балалар бик матур итеп бии дә беләләр,әйдәгез әле татар биюен биеп күрсәтик .( концерт номерлары -татар биюе)

Убырлы:Ай -ай бик оста , уңганнар үзләре артистлар да.

Шүрәле:Әйе убырлы бик дөрес әйтәсең бу Саклау-Баш мәктәбендә 1 нче класста

тәртипле тырыш укучылар укый икән.Балалар без сезнең өчен бик шат,алга таба да тырышып укыгыз,укытучы апагызны тыңлагыз ,сәламәт булыгыз.

Убырлы:Безнең сезгә кечкенә генә урман күчтәнәче бар, мәгез әле рәхим итеп алыгыз.

Балалар бәйрәмегез бик матур ,ләкин безнең әле тагын мәктәпләргә бәйрәмгә барасы бар.Сез бәйрәмегезне дәвам итегез.Ә без шүрәле әйдә юлны дәвам итик башка мәктәпкә .Анда бәйрәмнәр ничек бара икән ?Сау булыгыз.

(чыгып китәләр)

1 укучы : 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә.

Олы ярдәмчең булдың син

Рәхмәт инде Әлифба!

2. Сәнгатьле итеп сөйләргә 3. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.



4. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга

Батыр ,кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.



ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам , син 2.И Әлифбам , син

тәүге фәннәрнең кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.



Әлифба. Менә, дуслар минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине

Сөекле туган илне.



Бергә. Рәхмәт сиңа , Әлифба !



Әлифба. Балалар барсында беләсез мин бик шат ,бик тырыш укучылар икәнсез.Өйрәнгән хәрефләрне онытмагыз. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Рәхим ит, Туган тел!



Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.



Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!



Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.





ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.

1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп

Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .

Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .



3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил

Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .

Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел

Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .



1 укучы:

Т Сезнең өйнең түбәсенә 6 укучы:

Карап тордым мин кичә . Т Т - охшаган тырмага

Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .

Т хәрефенә охшап .

2 укучы:

У У уйлап укыгыз ди 7укучы:

Урындыкка утырыгыз ди . Е Е- хәрефе еланда

3 укучы:

Г Г - күәтле күтәрү краны Е - хәрефе елгада .

Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә

Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .

Бик биеккә тиз генә .

4 укучы:

А А - охшаган ул ракетага 8 укуы:

Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда

Аны белә һәрбер бала Л - хәрефе , уйлап тап

Алфавитны башлый ич - А Л - бит урман шалашы

5 укучы:

Н Н - волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .

Спорт залында да бар ул

Бик тә килә укыйсы

Башта өйрәнәсе бар әле .



БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.



Туган тел :Әйе , сез хәзер "Туган тел" дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә "Туган тел"дәреслекләре тапшырам аларны саклагыз ертмагыз,тырышып укыгыз .Сау булыгыз балалар.



Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка "Туган тел" китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты белән танышырбыз.Әкиятләр,шигырьләр өйрәнербез. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам.



Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

1 укучы 2 укучы

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .



(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)



3 укучы: 4 укучы:

Сезнең алда сүз бирәбез Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

"5" кә укырга.

Укытучы: Кадерле, укучылар, хәзер сүзне котлау өчен мәктәпнең укыту эшләре буенча урын басары Зарипова Зөлфия Флер кызына бирәбез.Тәрбия эшләре урынбасары Миннуллина Алсу Алиевнага сүз бирәбез.( котлау)

Укытучы: Укучылар, безне шулай ук әти - әниләр дә котлый.( котлау)







Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар, шушының белән безнең төп бәйрәм кичәбез тәмам. Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру) Ә хәзер үзебезнең матур җыр белән кичәбезне тәмамлыйбыз һәм рәхим итегез чәй өстәленә!



ҖЫР: "Балачак бәхет иле ул"







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал