7


  • Учителю
  • Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. (3 нче сыйныф татар теле дәресе)

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. (3 нче сыйныф татар теле дәресе)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Лениногорск муниципаль районы №13 нче урта мәктәбе





























Тема:Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

(3 нче сыйныф татар төркеме)









1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Гөлүсә Тәлгат кызы

кызының эш тәҗрибәсеннән.

































</<br>


Максат:сыйфат турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау,ныгыту;сөйләмдә сыйфатларны урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү;мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү:

Дәрес тибы: кабатлау,гомумиләштерү.

Җиһазлау:дәреслек,сыйфат сүз төркеме плакаты, компьютер.

Кулланылган әдәбият:Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова,Ч.М.Харисова .Татар теле 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. Ф.М.Зиннурова" Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү", "Мәгариф"нәшрияты,С.Г.Вагыйзов "Кызыклы грамматика" ,"Мәгариф нәшрияты".

Дәрес барышы

1.Оештыру.

Исәнмесез укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

Кәефләрегез ничек,укучылар?

Бүген сыйныфта кем дежур?(дежур укучы белә эңгәмә кору.)

Укучылар,бүген безнең дәресебез гади генә булмас,чөнки бүген дәрестә кунаклар да бар.Шунлыктан ,без бүген үзебезнең белемнәребезне төрле яклап күрсәтергә тиеш булабыз.Укучылар,дәресне башлаганчы минем сезгә шигырь укып китәсем килә.

Татлы булса һавлары,

Ләззәтле булса җиле,

Шифалы булса сулары,

Ул-минем туган илем.

Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(туган як)

Димәк,безнең туган ягыбызның табигате нинди?(татлы һавалары,ләззәтле җиле,шифалы суы).Димәк ,укучылар безнең бүгенге дәреснең максаты нинди?

Дәреснең максаты:сыйфат темасы буенча алган белемнәрне,төрле эш төрләре кулланып кабатлау,сөйләмебезне тагын да матуррак,җанлырак итүдә сыйфатларны куллану,ныгыту.

-Молодцы.

2.Укучылар һәрвакыттагыча дәресне телне шомартудан башлыйбыз.[Җ]авазы өстендә эшлибез..Игътибарыбызны экранга юнәлтәбез.Сүзләрне хор белән дөрес итеп укыйбыз.

1.слайд. җа аҗ җа җу

җу уҗ җу җа

җы ыҗ җы җу

җо оҗ җы җу

2слайд. Ә хәзер экранда язылган шигырьдәге җ хәрефләрен дөрес әйтеп, сәнгатьле укырга һәм сораулар куеп сыйфатларны табарга тиеш булабыз.

Исәнме, җәй,саумы җәй,

Чәчәкле җәй,шаулы җәй!

Безне сагынып килдеңме?

Һәр яфракның читенә

Җем-җем-җем итеп кенә,

Энҗе чыклар элдеңме?

( Укучылар,сыйфатларга сораулар куеп табалар.)

Димәк,укучылар сыйфат нәрсәне белдерә?(кагыйдәне китереп чыгаралар.)

-Молодцы.

3 слайд.Ә хәзер экранга карыйк.

Бирем: күп нокталар урынына, ясалган рәсемнәрнең алдына предметның төрле билгеләрен кую.мәсәлән:...күлмәк(кызыл),...алма(баллы),...туп(түгәрәк),

....кеше(елак),....көн(кояшлы),....кар(йомшак).

Димәк,укучылар нәтиҗә ясап кагыйдәне искә төшерик әле.Сыйфатлар предметның ничә төрле һәм нинди билгеләрен белдерәләр?Укучылар әйтә бара экранда чыга бара.

4слайд

1.Төсне белдерүче сыйфатлар.

2.Тәмне белдерүче сыйфатлар.

3.Күләмне,форманы белдерүче сыйфатлар.

4.Характерны белдерүче сыйфатлар.

5.Табигать күренешләрен белдерүче сыйфатлар.

6.Физик хәлне белдерүче сыйфатлар.

Молодцы,укучылар.Ә хәзерге бирем шундый булыр.Экранга игътибарыбызны юнәлтик әле.Биремдә куп нокталар урынына исем сүз төркемен ачыклаган сыйфатларны табарга һәм кагыйдәне искә төшерергә.

5 .слайд

....төн(айлы), ....көн(болытлы),...су(тирән),...күл(зәңгәр),....чәч(озын),...төлке(хәйләкәр),...куян(куркак),....бүре(усал),...бакча(зур).

Укучылар,сыйфат ачыклап килгән исем нәрсә була?(сыйфатланмыш.)

Молодцы.Укучылар,хәзер әйдәгез ял итеп алыйк әле.Физкультминутка .

Бигрәк шаян курчак син

Тик тормыйсың,борчак син

Чүгәлисең,торасың,

Башың уңга борасың,

Аннан сулга карыйсың,

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең.

Шул арада син иелеп,

Басарга өлгерәсең.

Ярар,ял итеп алдык.Хәзер эшебезне дәвам итик.

Укучылар,хәзер без үзебезнең җитезлегебезне дә,тапкырлыгыбызны да табышмаклар уенында күрсәтеп алырбыз.Сыйныфны ике төркемгә бүләбез.Кайсы рәт җавапны,сыйфатларны тизрәк һәм дөресрәк әйтә һәм шулай ук дәфтәрләрдә дөрес яза , шулар җиңүче булып исәпләнә.(җавапларын сүзлек диктанты итеп язып баралар).

6 слайд.

3.1.Җәен соры,кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2.Энәле бүрек бара...

Булдырсаң,тотып кара.(керпе)

3.Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын,

Кетәкләргә кереп,мин

Тавык-чеби аламын.(төлке)

4.Йомры,йомшак,сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.(чеби)

5.Өе ак,баганалары кызыл,

Суга керә,коры чыга.(үрдәк)

6.Озын,яшел-түтәлдә,

Сары,тозлы-кисмәктә.(кыяр)

Молодцы укучылар. Сез бу уенда сынатмадыгыз. Ике төркемдә дә укучылар бик җитез булдылар.Ә хәзер экранда чыккан җавапларның дөрес язылышын тикшерегез.

4.Укучылар, экранда сыйфатлар язылган.Шушы сыйфатларны кертеп әниләрегез турында хикәя төзергә тиешсез.

7 слайд

Матур,ягымлы,озын,кыска,яшел,күк,кара,зур,кечкенә,оялчан,ябык,көләч йөзле,сылу гәүдәле,йомшак тавышлы,шат,кунакчыл,шаян,урта яшьтә,бөдрә чәчле.

(Һәрбер укучы үз хикәясен кычкырып укый.Сыйфатларны әйтә.)

5. Укучылар,бүгенге дәрескә нәтиҗә ясап ,белемнәребезне ныгытып тест сорауларына җавап бирәсез.Хәзер мин сезгә тест сораулары таратам.Сорауларны укып игътибар белән җавап бирегез.

8 слайд

1.Нинди сүзләр сыйфат дип атала?

1.предметның исемен белдергән;

2.предметның билгесен белдергән;

3.предметның санын белдергән;

2.Сыйфат сораулары:

1.ничә?ничәнче?ничәләп?

2.кем?нәрсә?нәрсәне?

3.нинди?кайсы?кайдагы?

3.Сыйфат предметның ничә төрле билгесен белдерә?

1.8;

2.5;

3.6;

4. Сыйфат ачыклап килгән сүз нәрсә дип атала?

1.саналмыш;

2.аерылмыш;

3.сыйфатланмыш;

5.Сыйфатларны табыгыз;

1.ун;биш;җиде;

2.яза;укый;йөгерә;

3.матур;чибәр;гүзәл;

6.Сыйфатлар булган мәкальләрне тап

1.Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар.

2.Белемдә көч.

3.Китап -кешенең дусты

Ә хәзер укучылар экранда чыккан җаваплар буенча эшләрегезне тикшерегез.

-Молодцы укучылар, сыйфатларны сез бик әйбәт үзләштергәнсез.Дәрестә актив катнашкан укучыларга мин билгеләр куям.

6.Өй эшен мин 2 вариантта бирәм.

1.вариант. Уку китабыннан ,укылган әсәрләрдән сыйфатларның төрле билгеләрен белдергән 6 җөмлә язарга тиешләр.

2.вариант. Сыйфатлар кергән икешәр табышмак , мәкаль,сынамышлар табып килергә тиешләр.

7.Йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал