7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 'Счастлив тот, у кого есть бабушка!' (На татарском языке)

Вне классное мероприятие 'Счастлив тот, у кого есть бабушка!' (На татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала




3а сыйныфында

Әбиләр кичәсе







ӘБИЛЕ КЕШЕ-

БӘХЕТЛЕ КЕШЕ






Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнуллина Л.А.


"Әбиле кеше - бәхетле кеше"

( Өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: 1.Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү.

2.Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану.

3.Гаиләдә әбилар тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.


Зал бизәлеше: Стенада әбиләр һәм бабайлар рәсеме һәм "Ак әбиләр йөзенә иман нуры сибелгән", "Исәннәрнең кадерен белик!", "Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!" сүзләре язылган плакатлар. Бер як стенада "Аятөлкөрси", өстәл өстенә чигелгән мендәр тышлыгы белән, савыт - саба, балалар ясаган рәсемнәр.

Кичәнең барышы.

Укытучы:

- Кадерле балалар! Бүген без , бәйрәмебезгә әбиләрне - дәү әниләрне чакырдык. Кичәбезне "Әбиле кеше- бәхетле кеше" дип атадык.

Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз, "Әни" дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Әбиләр сине сөеп уятып, тәмле ризыклар белән сыйлап мәктәпкә озаталар,кайтуыңа кайнар ашлар пешереп көтеп торалар. Укытучы куйган бишлеңне дә иң беренче әбиеңә әйтәсең.Ул синең үзеңнән дә ныграк сөенә белә.Кыш буе аяк кулларыңны әбиләр бәйләгән оекбашлар җылыта.Аларны киеп куйсаң бик көчле суыклар да куркыныч түгел, чәнки,әбиләр аларны бәйләгәндә аңа күңел җылыларын да кушалар,ә аларның күңелләре бик җылы,гаиләдәге һәр кешегә җитә. Үзегезнең дә сынап караганыгыз бардыр, әбиләр янында йоклаганда иң матур, иң сихерле төшләр керә.Әбиләр белән эчкән чәй дә иң тәмлесе була.

Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән, шуңа күрә дә әбиләрне-өйнең нуры дип атыйлр. "Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Бәхет,бәрәкәт хөкем сөрә.Оныклары тәүфикълы, итагатьле булган әби ,үзе дә бәхетле.Димәк әбиеңне бәхетле итү,синең кулдан килми торган эш түгел.

Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде

Кадерлеләрдән - кадерлерәк, сөйкемлеләрдән - сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф - гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга ( оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Кадерле әбиләребез, без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы- шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Әбиләребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сүзне сезнең оныкларыгызга бирәм.

1.Магнитофон язмасы.(Яшь бала тавышы)

2.Музыка уйный (Бишек җыры)

3.Бәйрәм башлана.Сәхнәгә ике бала әби булып килеп керәләр.

Галия әби: И,ни хәлләрең бар күршекәй, Саниякәй?Бер дә күренмисең?

Сания әби: Кем дип эйтим, и-и-и Галиякәй синмени бу, яхшылап күрешик әле, кайларга юл тотасың?

Галия әби: Менә 1нче гимназиягә барам әле, бәйрәмгә;

Сания әби: Нинди бәйрәм инде бу вакытта, ни сабантуй, ни Яңа ел түгел.

Галия әби: Кичә көндез, менә мин сиңа әйтим, тәмләп-тәмләп, картым белән чәй эчеп утыра идек, бер кечкенә генә кыз кереп чакыру кәгазе тапшырып чыгып китте. " Өлкәннәр көне" ди.

Сания әби:И-и-и! Нинди бәйрәм ди ул,хәзерге заман балалары думбра чиртеп,барабан каккан көйләргә сикерәләр дә,сотовый телефонда,интернет дигән нәрсәдә утыралар бит.

Галия әби:Нишләп алай дисең ахирәткәем, әнә тыңла әле, бишек җыры ишетелә түгелме соң? Әйдә тизрәк, башланмасын тагын кичәләре.

Сания әби:Бирсе ходай,бирсен ходай! Бишек җырлары, борынгы җырлар күбрәк яңграса, сабыйларыбызның йөзләренә нур кунар иде.

Галия әби:Әйдә, Саниякәй чынлап та бишек җыры ишетелә.


4.Җыр башкарыла . "Бишек җыры"(Г.Тукай шигыре.Татар халык көе)

Әлли-бәлли итәр бу, Әлли-бәлли көйләрмен,

Мәдрәсәгә китәр бу, Хикәятләр сөйләрмен;

Тырышып сабак укыгач Сиңа теләк теләрмен,

Галим булып җитәр бу. Бәхетле бул диярмен.


5.Укытучы.

-Хөрмәтле әбиләр, без дә сезне тикшереп карарга булдык әле. Без сезнең белән "Бала баласы балдан татлы"дигән конкурс үткәреп алырга булдык.

Хөрмәтле әбиләр, ә сез оныгыкларыгызны нинди җырлар көйләп йоклатканыгыгзны искә төшереп җырлап китә алмассызмы икән.

(Әбиләрнең җаваплары тыңлана)

6.Укытучы. Бик зур рәхмәт.

-Әлбәттә ,йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан уятучы,яшәүгә көч-дәрт бирүче Ак әбиләребез,бу җыр сезгә багышланыр.( "Туган тел" җыры башкарыла)


7.Балалар шигырь сөйлиләр

Раил.Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде мәктәпкә

Көзге кояшлы юлдан.


Алмаз .Ак әбиләр, сез килдегез

Бүгенге кичәбезгә.

Шатлык белән үтсен иде

Алдагы көнебез дә!


Булат .Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Әбиләр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.


Дания:Ходайның һәр бирмеш көнен,

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы, ил аклыгы -

Ак яулыклы ак әбиләр.


Укытучы. Ял кичәбез файдалы үтсен өчен, әбиләребезнең хәер-догасы кирәк булыр, дога кылыйк. (Бер әби укып дога кыла.)


-Безнең Идрисебез дә әбисеннән догалар өйрәнгән.Тыңлап үтик әле.


Алсу: Һәр иртәне иркәләп

Дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне,

Курчагым да ярата.

Курчагым белән без аңа,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Уйнап аргач, дәү әнинең

Әкиятләрен тыңлыйбыз.


Илгиз башкаруында "Әссәләмәгаләйкүм"җыры

Идрис "Иң ягымлы кешем шул син,

Әбием, бердәнберем!

Өйрәт әле, мин дә белим

Әби булуның серен".

Әби көлә:"Әби булу

Тора бары оныктан.

Мин бит әби булдым, улым,

Нәкъ син туган минуттан".

Алмаз Коймагы да коймагы!

Агып тора каймагы,

Табада пешеп тора,

Табынга төшеп тора,

Кайнар!- яланкул тотма,

Тәмле телеңне йотма,

Син телеңне йотсаң, Алмаз,

Кем рәхмәт әйтер әбигә?

Булат: Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине Минем әби яшь әле Сез дә белә торгансыз? Минем әби чип -чибәр Әбиемне "әби" диеп Әбине күргән кешеләр Әйтүе дә уңайсыз. "Кызлар кебек син"-диләр

Кояштай балкып тора Әбиемнең карашы. Ничек менә әбием күк Җылы, якты буласы?!


Илгиз Күмәкләшеп без дә,дуслар

Җырлап алыйк әйдәле,

Котлап торсын,гөрләп торсын

Әбиләрнең бәйрәме.


"Әбием күзлек кия" җыры сыйныф белән бергә җырлыйлар


Укытучы: Кадерле әбиләребез,җәй айлары ,озын каникуллар сизелми үтеп тә китте.Балаларның күбесе дәү әниләре янына кайтканнар,ә кайбер балаларның киресенчә әбиләре кунака килгән,кайбер әбиләр үзләре дә кунакка киткәннәр.

Безнең Салаватыбыз дәү әнисенә кайтканын, Булатның әбисе кунакка килгәнен,ә Раилн, әбисе кунакка китәч нәрсәләр булганнарын сөйләрләр.

Салават : "Дәү әнидә кунакта" (Җ.Тәрҗеманов)

Җәй көне булдым авылда, Өйрәнмичә булмый анда, Дәү әнидә кунакта. Русча берни белмиләр . Татарча сөйли белергә Әллә уйна,әллә чынлап Өйрәндем мин шул чакта. "По - русски не знай",-диләр

Тавыклар да, үрдәкләр дә Сөтләре дә, каймагы да "Куш-шай" - дисәң, качалар. Бәтенләй башка анда "Аша", - дисәң, авызларын Авылда дәү әниләрдә Бик зур итеп ачалар. Торсаң иде һаман да.

Киләсе җәйдә әни дә, Әти дә барыр әле, Һәм татарча сөйләшергә Өйрәнеп кайтыр әле. Раил Менә беркөнне әбием Күңелем төште җитмәсә Кунакка китте минем Бер икеле дә булгач Шуны гына көткәндәй Өйгә дә кайтасы килми Чалбарны җыртты сеңлем Әби көтеп тормагач

Иртәгәсен мәктәпкә барсам Төймә төшкән,чалбар ертык Өч китап өйдә калган. Китабым өйдә калган Өйгә кире кайткан идем, Тизрәк әби кайтсын иде Барсам дәрес башланган Кунакта аңа ни калга.

Булат : «Әбием килгән» (Ф. Зыятдинова) Өйгә кайтсам, өй балкыган Өйгә нур иңгән! Ерак юлны якын итеп, Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганын

Белгән ул, белгән!

"Күрим әле улымны!"- дип,

Әбием килгән.


Диана башкаруында җыр


Нурия Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим

Миннән күбрәк белә.

Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш, ди теләгеңә.


(-Яраткан әбиләребез,сезгә багышлап бию бүләк итәбез. Татар халык биюе.)


Салават:Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез!

Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә, диеп кенә.

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә.

( Балалар бүләкләрен әбиләргә тапшыралар.)

Кичә чәй табыны артында дәвам итә.

Кичәнең икенче бүлегендә әбиләр катнаша (оныклары белән дә, ялгыз да.)

(Балалардан җаваплар алдан алынып куя,әбиләре дөре җавап бирә алырлармы икән)

Биремнәр:

  1. Әбиләргә. - Оныгыгызның иң яраткан ризыгы нәрсә?

-Оныкларыгызның җавапларын тыңлагыз.


  1. Әбиләргә.-Ә сез үзегез нинди ризыклар аеруча яратасыз?

-Оныклардан -язып алынган җаваплар укыла

3) "Тәмле тел"конкурсы.Кем күбрәк тәмле сүз белә?

Әби белән оныгы кара-каршы утырп бер-берсенә тәмле сүзләр әйтешәләр.


Йомгаклау.

Укытучы - Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!



.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал