7


Яңа ел бәйрәме. Сценарий.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яңа ел бәйрәме.1 класс

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Без бүген Яңа елга багышланган бәйрәмгә җыелыштык. Бу керәчәк Яңа ел китерсен иде зур уңышлар, бәхет, саулык, тынычлык. Алга куелган барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын иде! Ә хәзер рәхим итеп безнең концерт программабызны карагыз.

Керү. Җыр "Әссәләмегаләйкүм"

Нинди кунак килгән безгә

Шундый матур hәм зифа.

Түбәсендә йолдызы бар,

Ботакларында кар бөртекләре.Ә үзе уенчыклар белән бизәлгән. Нәрсә ул балалар? (Чыршы)

Бүлмәдә чыршы агачы Матур чыршыны күреп туймыйбыз

Ул яшелдән киенгән. Чыршы янында җырлап уйныйбыз.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Җыр "Чыршы".

Төрле-төрле утлар яна Яңа елны каршылыйбыз

Без уйныйбыз әйләнеп. Шатлыклы җырлар белән.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле Матур булып балкып торган

Безнең чыршы бәйрәме. Кызыл йолдызлар белән.



Җырлый, җырлый әйләнәбез Чыршыдагы җем-җем утлар

Чыршы тора уртада. Сүнәләр дә яналар.

Кунак булып ак сакаллы Без җырлыйбыз,шатланабыз.

Бабай килген елкага. Без бәхетле балалар.

Ни өчендер күңелсез бит? Нәрсәдер җитми? Безнең бәйрәмебездә кемнәр юк соң? (Кыш бабай, кар кызы). Әйдәгез аларны бәйрәмгә чакырыйк.(АУ,АУ)

(Кыш бабай белән кар кызы керә)

Әйдә Кыш бабай,хуш килдең әйдә, сине күптән без сагынып көтәбез.

Бергәләшеп бию.

К.Б. Никтер чыршының утлары күренми.

Чыршы, чыршы, кабын син, нурларыңны балкыт син.

Бездә кунак кадерле,сал, бабай, өсләреңне.

К.Б. Юк, балалар, мин өстемне салып тормыйм инде, сезнең белән бераз күңел ачыйк та, аннан башка балалар янына китәрмен.

Җыр"Үсте чыршыбыз урманда"

Балалар, җыр, биюләребезне Кыш бабай белән Кар кызына күрсәтик.

Яшел чыршы тирәсендә, җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек, килеп керде кыш бабай.



Әй, кыш бабай, кыш бабай, хуш киләсең,уз бире.

Шатланышып, җыр белән каршылыйбыз без сине.



Бәйрәмебез син килгәч, матурланды тагын да,

Бик күңелле уйныйбыз, яшел чыршы янында.



Матур бәйрәм җырыбыз, яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп, килгән безгә кунакка.

К.Б. Сез бик батыр икәнсез,hич тә салкыннан курыкмыйсыз икән. Миңа бик ошадыгыз.Кар кызымның да сезгә әйтер сүзләре бар.

Кар буранда тудым мин, кар биләүдә үстем мин

Кар биләүләрдә үстем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы, бозлы күлмәгем, капрон челтәр итәгем.

Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр сезгә бүләк итәрмен.

Мин җырлыймын, биимен, буран уйнап торганда.

Биеп аргач, ял итәмен, чыршы үскән урманда.

Кыш көне мин кар чәчәк, язга чыккач, ал чәчәк.

Сезне чын-чын күңелдән, котлыйм Яңа ел белән!

Рәхмәт сөекле кар кызы! Яңа ел котлы булсын!

Җырлыйбыз да,биибез дә, көлешәбез дә.

Җырласак та, биесәк тә килешә безгә!

Чегән кызлары биюе.

Яшел чыршы, төзелешеп әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга син кунакка килгәнгә.

Җырлыйбыз да, биибез,зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар яктыртсын яңа юлны.

Җыр "Кар кызы"

Бәйрәм киче саф hава, тәңкә-тәңкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята,кыш бабай кар ярата.

Яшелдән күлмәк кигән, урманнан безгә килгән.

Таккан ул ак сәдәфләр, кадаган кар чәчәкләр.

Уйныйбыз да, көләбез, кыш бабайны көтәбез.

Кил, кыш бабай, әйдә кил,яңа елны алып кил.

Бер күренә, бер күмелә, күктә ай, күктә ай.

Шул саран ай яктысында җем-җем итә чыршыкай.

Җәен җырчан, кышын уйчан, чыршыкай, чыршыкай,

Чыршы янына чакыра кар кызы- ак сылукай.

Сакалы ак, үзе бик шат, кыш бабай, кыш бабай.

Кыш бабайны каршы ала кар кызы -ак сылукай.

Лезгинка биюе(малайлар)

Җыр "Дусларга"

Восток биюе(кызлар)

Җыр "Новогодний хоровод"

К.Б. Бик матур җырлыйсыз,биисез, ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны сыныйм. Табышмаклар минем капчыгымда бик күп. Тыңлагыз беренчесен:

Үзе су, үзе каты.(БОЗ)

Ишектән керер, түреңә менеп утырыр(СУЫК)...

Бергәләп бию.

Кыш бабай, кыш бабай, безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз бер елдан соң, тагын да кил кыш бабай.

Хуш бабай, хуш бабай!!!

Саубулыгыз, балалар! Киләсе елга тагын очрашырбыз, хәзер безне башка балалар көтә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал