- Учителю
- Конспект урока по литературному чтению (татарский язык) 4класс на тема Тарихи җыр.Тоткын Сөембикә җыры
Конспект урока по литературному чтению (татарский язык) 4класс на тема Тарихи җыр.Тоткын Сөембикә җыры
Муниципаль гомуми белем учреждениесе
Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе
башлангыч сыйныф укытучысы
Галиева Миләүшә Абдулла кызының әдәби укудан 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
Тема. Тоткын Сөембикә җыры. Тарихи җыр
Максат: укучыларны Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы тарихы белән таныштыру.
Бурычлар: 1) элеккеге чорның үзенчәлекле яклары белән таныштыруны дәвам итү.
2) Сөембикәнең эш-гамәлләренә бәя биру аша ярдәмчеллек, тугрылык сыйфатлары тәрбияләү.
3) татар халкының үткәне белән горурлану.
Ресурс: шигырь (дәрескә кереп китү өчен), Казан күренешләре белән рәсемнәр, презентация, сүзлек (тактада), тарихи җыр, туган якка багышланган җырлар, карточкалар.
I. Дәресне оештыру, мотивация
II. Уку күнекмәсен үстерү күнегүе (2нче слайд).
-
шигырьне эчтән укырга
-
бергәләп уку
-
теманы билгеләү (Казанның даны турында)
-
шатланып укырга
-
сәнгатьле итеп укырга
III. Өй эшен тикшерү
-
"Кыйссаи Йосыф" дастанының эчтәлеге буенча тест биремен үтәү.
-
"Кыйссаи Йосыф" әсәре ничек дип атала?
а) риваять
ә) әкият
б) дастан
2) Төш күргән вакытта Йосыфка ничә ящь була?
а) 9
ә) 11
б) 13
3) Йосыфның әтисенең исеме.
а) Гали
ә) Якуб
б)
4) Йосыфның үги снңлесенең исеме.
а) Яһүдә
ә) Зөләйха
б) Галия
5) Туганнары Йосыфны нишләтә?
а) гафу итә
ә) далага чыгарып җибәрә
б) таш коега төшерә
6) Кардәшләре Якуб картка нинди хәбәр әйтә?
а) бүре һәлак кылды
ә) адашып калды
б) юкка чыкты
7) Йосыф кайсы илгә килеп эләгә?
а) Төркия
ә) Мисыр
б) Гарәбстан
- Парларда бер-берсенекен үрнәк буенча тикшерү.
- Үзбәя: 0 хата - 5; 1,2 хата - 4; 3,4 хата - 3; күбрәк - 2. (3нче слайд)
IV. Уку мәсьәләсен кую.
-
Тактадагы Казанның күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр белән эшләү.
-
Игътибар белән карагыз эле. Бу урыннарны сезнең кургәнегез бармы? (Сингапур структурасы Си-финк-уандэ)
-
Укучыларның җаваплары.
V. Уку мәсьәләсен чишү.
- Әлбәттә болар барысы да безнең Казан шәһәребездә. Болардан тыш сез тагын нинди танылган җирләрне әйтә аласыз? (Г.Камал театры, 1000 еллык паркы, М.Җәлил исеменләге опера һәм балет театры, милли музей, язучыларның музейлары һ.б.) (4-5нче слайд)
- Шулар арасында зур әһәмияткә ия булган - Казан Кремле (6-7нче слайд).
- Шушы Казан Кремле бинасы уртасында тарихи һәм бөтен дөньяга билгеле булган бер манара бар. Исеме ничек аның, балалар?
- Әлбәттә, Сөембикә манарасы (8нче слайд).
- Ә кем соң ул Сөембикә? (укучы җавабы тыңлана)
- Ә манара ни өчен Сөембикә манарасы дип аталган соң? (укучы җавабы)
- Балалар, сез инде элеккеге заманнарда патшалар, ханнар, ханбикәләрнең ничегрәк киенеп йөргәннәрен күз алдына китерә сездер. Менә бу слайдта без Сөембикә-ханбикәне улы Үтәмеш-Гәрәй белән бергә күрәбез (9нчы слайд)
Сөембикә - улы Үтәмеш-Гәрәй бәлигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы патшабикәсе (1549-1551 еллар)
Әтисе - Йосыф бәк.
Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнарының хатыны. Сөембикә - Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларының берсе. Аның үлү һәм туу даталары билгесез.
-
Без Ниязның җавабында манара ни өчен Сөембикә манарасы дип аталуын белдек. Бу турында риваятьләр төрле. Ә иң элек сүзлектән "риваять" сүзен табып мәгънәсен ачыклыйк. Тыңлап китик әле.
VI. Физкультминутка (күнегүләр).
VII. Беренчел ныгыту күнегүләре
-
Дәреслек белән эш. 55-56нчы бит "Тоткын Сөембикә җыры"
-
Балалар, тарихи җыр диелгән. Ә җырлар тагын нинди була соң? (парларда фикерләшү)
-
Шигырьне укучыдан укыту.
-
Шигырь ни өчен "Тоткын Сөембикә җыры" дип атала?
-
Чөнки Казанны Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре камап ала.
VIII. Рефлексия -карточкалар белән эш
Җөмләләрне дәвам итегез:
Безнең туган илебез - ... .
Аның башкаласы ....
Казанда музейлар, театрлар … .
Без Татарстан белән ...
Татарстан - бай һәм ... .... .
Туристлар Казанда .... урыннарда булалар.
Татарстанныйң Дәүләт гербында .... сурәтләнгән.
Сөембикә манарасы ... катлы.
Ул бик ..... корылма.
IX. Йомгак. Өй эше - шигырьне ятларга
Өстәмә материал:
Башка бер риваятьтә манараны яраткан ире Сафагәрәй хөрмәтенә Сөембикә салдырган дип сөйләнә. Аның мәете манара янындагы таш төрбәгә салынган булган. Сөембикә иренең үле гәүдәсе янында еш булып, күз яшьләрен күп агызган. Рус елъязмачысы Сөембикәнең ире кабере белән хушлашуын менә ничек сурәтли: "Кайгы баскан ханбикә ире төрбәсенә керде, каберне кочаклап, канлы яшьләр түгеп, елый башлады: Бөек ханым! Сөекле хатының һәм улың белән ниләр булганын белмисең! Явыз рус патшасы кулларына калдык. Аңа каршы торырга үземнең генә көч-гайрәтем җитмәде. Ярдәм итә алырлык беркем юк, сөекле ханым! Караңгы гүрләрдән чыгып, мине үзеңә ала, икебезгә бер кабер булсын!" ханбикә ире кабере янында шулай үксеп озак елаган, хәтта аны алырга килгән гаскәр башлыгы түзмәгән, төрбәгә җыелган бар халык күз яшьләрен агызган. Соңыннан Казан халкы гүзәл, акыллы, игелекле ханбикәсен канлы яшьләр түгеп Мәскәүгә зурлап озаткан.
</<font color="#000000">Сөембикә манарасы, легендар җиде яруслы авыш манара - Казанның архитектура символы. Аның ярусларының баскычлы сызымталарыннан һәм һавага омтылган очыннан Казанны барлык сурәтләрдә таныйлар.
Манараның барлыкка килүе тирәсендә риваятьләр йөри. Иң билгелесе - Иван Грозный, Гәрәй ханның тол хатыны - татар гүзәле Сөембикәне хатынлыкка алырга теләп, аның үтәргә мөмкин булмаган шартын да үтәргә вәгъдә бирә. Җиде көн эчендә ул Сөембикә өчен җиде яруслы манара төзи. Патшабикә манараның агач баскычларыннан күтәрелә, иң югары күзәтү мәйданчыгына чыга, яраткан шәһәренә күз сала, халкы белән хушлаша - һәм кош булып аска ташлана. Горур татарларның сынмас рухы турындагы бу риваять казанлыларның йөрәгенә хуш килә һәм алар риваятьне шәһәр кунакларына бик еш сөйлиләр.