- Учителю
- План разработки по математике 2 класс
План разработки по математике 2 класс
План разработки
по математике
МБОУ "Нижнебишевская средняя общеобразовательная школа"
Заинского муниципального района РТ Гараевой Фильсины Мирсаифовны,учителя первой квалификационной категории
Класс: 2
Тема: 54+16 тибындагы кушу.
Максат: 1) укучыларга берәмлеккә берәмлекне, дистәләргә дистәләрне кушуны аңлату;
2)алган белемнәрен ныгыту, билгеле бер системага салу;
3) логик фикерләүне үстерү,төгәллек сыйфаты тәрбияләү;
Җиһазлау: 2 нче сыйныфның математика дәреслеге, Дорофеев Г.В. , Миракова Т.Н. карточка, компьютер.
План.
-
Оештыру моменты.
А) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;
Б)дәрес максаты белән таныштыру;
2. Актуальләштерү.
-телдән исәпләү:
21+9= 30-1= 26+4= 42+8= 54+6= 60-2= 76-70=
25+6= 29+3= 37-7= 50-1= 68-8= 37+3= 85+6=
-Слайд №1 күрсәтелә.
-бирелгән саннарны 4 кә арттыр:
17, 26, 31, 43, 54, 60, 76, 80, 86, 91, 96.
-Зирәклеккә мәсьәлә.»Артык мисалны тап." Слайд №2 күрсәтелә.
40 + 20 =
70 -10 =
30 +30 =
55 + 5 =
50 +10 =
80 - 20=
51 + 9 =
90 -30 =
75 -5 =
3.Физкультминутка.
4.Яңа материал өстендә эш.
54 + 16
54
+
16
70
Аңлату:Арттан берәмлекләрне кушам:
4+6=10
10 берәмлек - ул 1дис. Һәм 0 берәм.
Берәмлекләр астына 0 не язам, ә 1 дистәне истә калдырам һәм дистәләргә кушам.
Дистәләрне кушам:
5+1=6, тагын 1 бар:
6+1=7
Дистәләр астына 7 не язам.
Җавапны укыйм: сумма 70 кә тигез.
№1.
48+32= 56+24= 38+42= 58+12= 67+13= 35+25=
(һәр укучы тактада аңлатып эшли.)
-№2.
Дөреслеген тикшереп чиш:
36+9= 92-8= 27+4= 43-5=
Слайд №3 күрсәтелә.
26+7 =33 14=1дис. 4берәм.
38+4=43 40=4 дис. 0 берәм.
42+9=50 19= 1 дис. 8 берәм.
Хаталарны тап һәм төзәт!
-№3
Зур яхта- 16
Кечкенә яхта-?7 гә кимрәк
Барлыгы- ?
Чишү:
16-7=9(кечкенә яхта.)
16+9=25(барлык яхта.)
-№4.
Тигезләмәләрне чиш:
30-х=20 х+1=40
Х=30-20 х=40-1
Х=10 х=39
-Зирәклеккә бирем.
Саннар рәтен дәвам ит:
1
3
7
13
21
...
...
Кыйммәтләрен исәплә!
1. 30 һәм 50 саннарының суммасы ( А )
2. 66 санын 6 га кимет ( Л )
3. 46 санын 4 кә арттырырга ( А )
4. 45 һәм 5 саннарының аермасы ( Б )
5. 27 минус 7 ( Я )
6. 100 санын 10 га кимет ( К )
- Экранда чыккан аңлатмаларның кыйммәтләрен исәпләргә, чыккан җавапларны үсә бару тәртибендә язарга һәм аңа туры килгән хәрефләрне аларның турына аска язарга кирәк булачак.
- Әйдәгез, укучылар, кем тизрәк белер икән? (Эшлиләр)
- Тикшереп карыйк (тикшерәләр).
- Бик дөрес, балалар, ябалак.
-
20
40
50
60
80
90
Я
Б
А
Л
А
К
- Балалар, карагыз әле, урман хуҗасы -Зирәк ябалак.
(6 слайд - ябалак рәсеме).
«Күңелле санау» уены. (Таблицага буташтырып 20-100 эчендә саннар язылган, төртеп санату).
- Укучылар, ә хәзер үзебезнең белемнәребезне шушы тестны эшләп күрсәтик. (Һәр балага тест таратыла.)
1. Саннарны цифрлар белән яз.
Илле бер, туксан җиде, утыз, җитмеш биш, кырык, егерме өч.
2. Саннарны яз:
а) 3 дистә -
б) 7 дистә 6 берәмлек -
в) 3 дистә 7 берәмлек -
г) 10 дистә -
3.72 дән 81 гә кадәр саннарны яз.
-
45 саны артыннан килүче саны түгәрәккә ал.
28, 46, 36, 59, 60, 34.
-
70 саны алдыннан килүче саны түгәрәккә ал.
49, 59, 61, 69, 80.
-
Саннарны арта бару тәртибендә яз.
23, 57, 14, 5, 39, 98, 50.
-
Үрнәккә карап сумма рәвешендә күрсәт. 25 = 20 + 5
48 = 40 + *
53 = * + 3
64 = * + *
96 = 90 + *
35 = * + *
27 = * + 7
72 = * + *
5. Белемнәрен үзләштерүне тикшерү.
(карточкалар белән эш.)
54+38= 46+27= 29+45= 64-23= 34+16=
6. Йомгаклау.
- өй эше. №6( мисалларны чишәргә.)
- белемнәрен бәяләү.