7


  • Учителю
  • Конспект урока по окружающему миру (3 класс)

Конспект урока по окружающему миру (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Предмет: әйләнә-тирә дөнья.

Класс: 3

Тема: Хайваннар дөньясы.

Максат:

1.Белем арттыру: хайваннар патшалыгының күптөрлелеге һәм аерым төркемнәре; аларның үзенчәлекләре белән таныштыру.

2.Психологик һәм иҗади үсеш: үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү;

3.Тәрбияви: укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтияҗы уяту.

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ: уку максаты кую; проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; нәтиҗә ясау.

Танып белү УУГ: логик гамәлләр башкару(анализ, синтез); проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ: үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; иптәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү.

Методик алымнар: Логик - гомуми белемнәрне ачыклау, аермаларны табу, нәтиҗә ясау.

Җиһазланыш:ноутбок, презентация, карточкалар.

Материал: А.А.Плешаков, М.Ю. Новицкая: "Әйләнә- тирә дөнья",

М.Ю.Новицкая "Окружающий мир» книга для учи-

теля.

Дәрес барышы.

1. Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаешыйк та, бу дәрестә һәркайсыбызга уңышлар телик.

  • Ә хәзер матур итеп утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

- Узган дәрестә без сезнең белән үсемлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләшкән идек. Әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк.

Тест биремнәрен үтәү.

3.Уку мәсьәләсен кую.

Тактада сүзләр: эт, юлбарыс, чәчәк, саескан, тычкан.

- Кайсы сүз артык?

-Ни өчен? Ул кайсы патшалыкка керә?

-Ә эт, юлбарыс, саескан, тычкан нәрсәне белдерә?

Без бүген гаҗәп бай үсемлек патшалыгы белән саубуллашып икенче патшалыкка сәяхәткә китәрбез. Ә нинди патшалыкка икәнен, менә шушы музыканы тыңлагач бергәләп табарбыз. "Хайваннар дөньясында" гы тапшыруның музыкасы яңгырый.

Булдырдыгыз ,балалар. Димәк, бүген без нәрсә турында белем туплаячакбыз?

-Хайваннар турында!

- Хайваннар патшалыгы үзенең гаҗәеп күптөрлелеге белән кызыксындыра. Ә без сезнең белән инде анда булганыбыз бар, искә төшерик әле:2 нче сыйныфта нинди төркемнәр белән таныштык без?

-Кошлар, җәнлекләр, балыклар, бөҗәкләр.

Һәр төркемнең үзенә генә хас сыйфаты бар.Искә төшерик әле, кошлар башка төркемнән нәрсә белән аерыла?

  • Аларның тәне каурый белән капланган.

Җәнлекләр нәрсә белән аерыла?

-Аларның тәне йон белән капланган. Балаларын имезеп үстерәләр.

Балыклар нәрсә белән аерыла?

  • Аларның тәне лайлалы тәңкә белән капланган .Алар бары тик суда гына яши алалар.

  • Бөҗәкләрне башка төркемнән аерып тора торган сыйфат нинди?

  • Алар 6 аяклылар.



4. Яңа белемнәр ачу.

Хайваннар... Бу сүзне ишетүгә, син нинди тереклек иясен күз алдына китерәсең? Дүрт аяклы дустың этнеме? Тиенне яки нәфис боланнымы? Бәлки, кемдер болын өстеннән очучы чуар күбәләкне һәм йөнтәс төклетураны күз алдына китерер? Ихтимал, арагыздан: "Күбәләкләр һәм төклетуралар да хайванмыни?"- дип сораучыгыз да табылыр.

Әлбәттә инде! Күбәләкләр, төклетуралар һәм барлык башка бөҗәкләр - барысы да чын хайваннар. Кошлар да, балык, елан,кәлтә, бака,суалчаннар да - болар җыенысы искитәрлек хайваннар патшалыгының аерым вәкилләре. Хайваннар патшалыгы да, үсемлекләр патшалыгы кебек бик күптөрле. Хайваннар җир өстендә дә, туфракта да, һавада да, суда да яшиләр. Нәрсә соң ул-хайваннар?(Слайд). Хәрәкәт итү органнары булган һәм хәрәкәт итә алган дөньядагы һәрбер тереклек "хайван" дип атала.Йөзәме ул, йөгерәме, шуышамы яки очамы, йөриме яки сикерәме?

Хайваннар турындагы фән зоология дип атала. Бу биологиянең тагын бер бүлеге.

Галим - зоологлар хайваннар патшалыгын бик күп төркемнәргә аералар. Бүген шушы патшалыкта яшәүче тагын бик күп төркемнәр белән танышырбыз. Әгәр схемага карасак,бүген безне күп эш көтә. Сәяхәт ахырында сезнең белән менә шушы схеманы тулыландырып бетеребез. (слайд)

Шулай итеп, сәяхәтебезне башлыйбыз! Сәяхәтебезне хайваннар патшалыгының суалчаннар төркемендә яшәүче хайваннар белән танышудан башларбыз. Слайд.Рәсемнәр.

-Суалчаннарның йөз егерме мең төре билгеле.

-Алар туфракта, сулыкларда яшиләр.

-Барлык суалчаннарга да хас сыйфат ул - озынча сыгылмалы йомшак тән.

-Хәрәкәтләнергә тәннәрендәге кыска төкләр булыша.

-Яңгыр суалчаннары җирдә 8 метрга кадәр тирәнлеккә үтә ала, туфрак ясалуга ярдәм итә.

- Сөлекләр - төче сулыкларда яшиләр.

Хайваннар патшалыгы буенча сәяхәт итүебезне дәвам итәбез.Патшалыкның моллюсклар яки йомшактәнлеләр төркеме белән танышабыз.

Слайд.Шушы төркемгә кергән берничә төре белән танышу.

  • Моллюскларның 100 мең төре билгеле.

  • Диңгез - океаннарда, төче сулыкларда, коры җирдә дә яши.

  • Бу төркемгә кергән хайваннарның тәннәре -йомшак, кабырчык эченә яшеренгән.

  • Кабырчыклары төрле формада.

  • Башында кармавычлар,күзләр, авыз ачыклыгы бар.

  • Табигатьнең яшәешендә зур роль уйныйлар.

Патшалыкта үрмәкүчсыманнар да яши. Әгәр рәсемдәге үрмәкүчләргә карасак, алар бер -берсенә охшаганнар. Слайд

  • Үрмәкүчсыманнарның 40 мең төре билгеле.

  • Коры җирдә яшиләр.

  • Башка хайваннардан 4 пар яки 8 аяк булуы белән аерылып торалар.

  • Тәннәре 2 өлештән: башкүкрәк һәм корсак өлешеннән тора.

  • Мыекчалары юк.

  • Барлык үрмәкүчләр - ерткычлар.

Хайваннар патшалыгының кайсы төркеме янына килеп җиткәнегезне табышмакның җавабын тапкач белерсез.

Слайд. Ике мөгезе, алты аягы,

Берсенең дә юктыр тоягы. (Кысла)

-Дөрес.Безне кысласыманнар каршы ала.

Слайд. Аларның нинди генә төрләре юк.



-Кысласыманнарның 30 меңгә якын төре бар.

-Күпчелек кысласыманнар сулы тирәлектә яши.

- Аякларның саны төрлечә, ләкин 5 пардан да ким түгел.

- Башында 2 пар мыек - антенна бар. Болар - сизү органнары, кайвакытта хәрәкәтләнергә ярдәм итә.

- Сәяхәтебезне дәвам итеп, хайваннар патшалыгының сөйрәлүчеләр төркеменә дә күз салыйк.

Слайд.

  • Алар 200 млн. ел элек барлыкка килгәннәр.

  • Төрләр саны -8000 .

  • Коры җирдә һәм суда яши.

  • Аларның тәне коры тәңкә белән капланган. Ә кайберләренең каты панцирь белән.

  • Күкәй салып үрчиләр.Күкәйләрдән кечкенә кәлтә, елан, ташбака, крокодил балалары чыга.

Ә хәзер хайваннар патшалыгының безгә таныш булмаган төркеме белән танышырбыз. Болар - энәтирелеләр. Слайд.

  • Энәтирелеләрнең 7 мең төре бар.

  • Диңгез, океан төпләрендә яшиләр.

  • Тән төзелеше төрле формада.

  • Аз хәрәкәтләнәләр.

  • Күбесе - ерткыч.

  • Дошманы һөҗүм иткәндә, тәннең бер өлешен өзеп тә калдыра ала.

Сәяхәтебезне җир-су хайваннары янында тәмамларбыз.

Слайд.

- Җирдә алар 320 млн. ел элек барлыкка килгәннәр.

- Төрләр саны - 4500.

- Суда һәм коры җирдә яшиләр.

- Алар күбесенчә җылы климатлы һәм җитәрлек дымлы урыннарда таралган.

- Салкын, карлы кыш була торган җирләрдә аларның төре аз санда.

- Ялангач тәнле,салкын дымлы тире.

Җир-су хайваннарының яшәве уылдыктан башлана. Суга уылдык чәчәләр. Бака уылдыгыннан чукмарбаш дөньяга килә. Алар тукланалар, үсәләр,һәм акрынлап олы хайванга әвереләләр.

Физкультминутка:

</<font color="#000000"> Бигрәк шаян үрдәк мин, бер тик тормыйм бер чак мин.

Бер утырам, бер торам:бак,бак,бак

Башымны уңга борам, аннары сулга борам,

Һәм кагынып тә алам:бак,бак,бак.

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйм,

Чәбәк-чәбәк чәбәклим.

Бер утырам,бер торам:бак,бак,бак.

Канатым алга сузам, аннары янга сузам.

Елмаям һәм утырам.

5. Белемнәрне ныгыту.

Укучылар, бүген без сезнең белән хайваннар дөньясының нинди төркемнәре белән таныштык? (Укучыларның җаваплары).

-Сезнең "серле сандык"та тагын бер сер калды.Анда -хайваннар патшалыгында яшәүче затлар.Сез аларның кайсы төркемнән кунакка килүен әйтергә тиешсез.

6. Модельләштерү. Дәрес башында мин сезгә менә шушы схеманы тутырырга кирәк булачак дип әйткән идем. Ә хәзер аны дәфтәрләрегездә схема рәвешендә күрсәтегез.

кошлар балыклар җәнлекләр бөҗәкләр

суалчаннар ХАЙВАННАР сөйрәлүчеләр

моллюсклар кысласыманнар җир-су хайваннары

энәтирелеләр үрмәкүчсыманнар

Слайд ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

7. Парларда эш. Уен. "Хайваннарның төркемнәрен билгелә".

  1. Тәннәре ялангач,салкын тире .......(җир-су хайваннары).

  2. Алгы очлыклары - канатлар ......(кошлар).

  3. Тәннәре йон белән капланган .... (җәнлекләр).

  4. 6 аяклары бар .....(бөҗәкләр).

  5. Балаларын сөт имезеп үстерәләр .....(җәнлекләр).

  6. Су хайваны, тәне тәңкә белән капланган ....( балык).

  7. Шуышып хәрәкәтләнәләр .....(сөйрәлүчеләр).

  8. Хәрәкәт органы - йөзгечләр ....(балыклар).

  9. Тәннәре каурый белән капланган .....(кошлар).

  10. Диңгез төбендә яшиләр, тәннәре энә белән капланган ....(энәтирелеләр)

  11. 8 аягы бар .... (үрмәкүчсыманнар).

  12. Тәннәре йомшак, кабырчык эченә яшеренгән ..... (моллюсклар).

Слайд ярдәмендә дөреслеген тикшерү.

8.Проблемага әйләнеп кайту.

  • Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  • .Хайваннарның нинди төркемнәре белән таныштык?

  • Нәрсә ул - зоология?

9.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

  • Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Хайваннар ул - табигать байлыгы. Алар безгә ризык, кием бирәләр;саклыйлар,эштә булышалар.Болары файдалы, болары зыянлы дип хайваннар турында әйтеп булмый.Алар табигатьтә бер-берсе белән бәйле, бер- берсенә кирәк.

Слайд.

Табигатьне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау турында без һәрвакыт кайгыртып торырга тиешбез.

Бүгенге дәрестә эшләгән эшләрегезгә нәтиҗә ясагыз.Урман аланын чәчәкләр белән бизәгез.

11. Өй эше.

1.86-88 нче биттәге материалны укырга. Сорауларга җавап әзерләргә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал