7


  • Учителю
  • Сәламәтлек утравына сәяхәт темасына тәрбия чарасы

Сәламәтлек утравына сәяхәт темасына тәрбия чарасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сәламәтлек утравына сәяхәт

(Казан шәһәрендә булып узган Универсиадага багышланган сәламәтлек театры)

Уен-сәяхәт ике команда арасындагы ярыш формасында оештырыла.

Катнашалар : кече яшьтәге мәктәп укучылары, алып баручы, Убырлы карчык, көтүче малай, Үлемсез Кощей, Спорт .,Сәламәтлек.



Алып баручы. А-У!А-У!Кызлар! Малайлар!

(Балалар чабышып керәләр)

-Нәрсә бар?

-Ни булган?

Алып баручы.-Тыңлагыз!Тыңлагыз!

Тиздән Казан шәһәрендә зур бәйрәм-Универсиада була.Беләсезме?

-Әһә, димәк, зур бәйрәм!

-Күп кунаклар килә.

-Зур тамаша була!

-Әйдәгез ,әйлән-бәйлән уйныйк.

(Әйлән- бәйлән уйнаганда җырланасы җырның сүзләре)

1.Дүрт елга бер җир шарында

Була бәйрәм-тамаша

Спорт дигән зур мәйданда

Халыклар көч сынаша

(бер укучы гимнастик күнегү ясый)

2.Булачак спорт бәйрәме

Шундый матур , күңелле

Ник чыкмаска көрәшергә

Мин соң егет түгелме?

(ике малай бил алыша)

3.Һәркем көчле дә булсын

Һәркем батыр да булсын

Яулаган җиңүләр белән

Илнең данын арттырсын.

(скакалкада сикерү)

4.Сәламәтлек- зур байлык бит

Хәрәкәттә -бәрәкәт.

Спорт белән шөгыльләнү

Җанга ял, тәнгә сихәт.

( обруч әйләндерелә)

5.Шуңа күрә барыбызда

Сәламәт , йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә

Син дә спортны ярат.

Алып баручы-.Чү!Ашыкмагыз шатланырга!

Бәйрәмгә бит барып булмый болай гына!

-Ә нишләргә?

Алып баручы.Чакыру билетларына ирешергә кирәк.

--Аны кем бирә, каян алалар?

Алып баручы.Җир шарының әллә кайсы бер почмагында тылсымлы "Сәламәтлек " утравы бар икән.Ә шул утрауның нәкъ уртасында "Спортландия " дигән гаҗәеп бер ил урнашкан.Шул илдә яшәүче Спортта икән ул чакыру билетлары.Универсиада бәйрәмендә катнашасыбыз килсә, безгә бүген үк шул илгә сәяхәткә чыгарга кирәк.Ә моның өчен тиз генә юлга әзерләнергә кирәк.(спорт киемнәре киелә)

Алып баручы.-Я, дусларым сез әзерме?

Дусларым, ерак сәфәргә

Юл алабыз без бүген.

Тик шулай да серле илгә

Барулар җиңел булмас

Юлларда очрамый калмас

Каршылыклар , киртәләр.

Көч, җитезлек һәм зирәклек

Безне алга илтәләр.

Әйдәгез, хәерле сәгатьтә

Кузгалыйк әле, дуслар!

Авырлыкларны кичкәндә

Юлдаш булсын уңышлар.

"Юлга чыктык без бергә " җыры башкарыла.

Алып баручы.Сәяхәтебезне командаларга бүленеп үтәрбез.Шулай ярыша-ярыша барганда кирәкле урыныбызга барып җиткәнебезне сизми дә калырбыз.



Алып баручы.-Беренче киртә сазлык

Бик тә, бик тә сак булып

Шул сазлык аша үтик.(Командаларга алдан әзерләнгән такталар бирелә.Шул тактага,ике аяк белән басып , берсеннән икенчесенә күчеп алга таба хәрәкәт итәргә кирәк.Беренче килеп җитүче- җиңүче.)

Алып баручы.-Ай! Нинди кара урман

Ә уртасында алан.

Алан уртасындагы йорт

Борыла безгә табан.

Убырлы карчык.-Адәм исе килеп китте

Кемнәр йөриләр икән?

Бу урманнарга кешеләр

Аяк басмады күптән.

Ха-ха ,балалар,

Монда сез йөрисезме?

Минем йортым яныннан

Үтә алырбыз дисезме?(Убырлының башы авырта башлый).

Ай-ай башым тагын авырта.

Нигә икән авыр чакта

Ярдәмчем юк янымда.!?

Бала.Әби, сиңа нәрсәләрнең файдасы тия соң?

Нинди дарулар кулланасың? Әйт кенә без сиңа ярдәм итәрбез.

Убырлы.Сәкъти чишмәсе буенда

Бия башы итәгендә

Үсеп утыра бер юкә.

Шул юкәнең чәчәкләре миңа бик ярдәм итә.

Икенче ярыш.Командадагы укучылар йөгереп барып , гимнастик стенкага менәләр, "чәчәк" өзәләр, кире йөгереп килеп урыннарына басалар.

Алып баручы.-Чү! Кемдер елый бугай,

Кем бәлагә юлыккан?

Бу көтүче малай икән

Сыеры сазлыкка кереп баткан.

Бала.Елама көтүче малай

Х әзер ярдәм итәрбез.

Сазлыктагы сыерыңны

"Ә" дигәнче тартып чыгарырбыз.

Өченче ярыш.Бау тартышу(.Бауның уртасына сыер рәсеме ясап беркетелә.)

Көтүче малай.-Рәхмәт, сезгә, балалар-

Сыерымны үлемнән коткардыгыз.Болай кая барасыз соң сез? Белергә ярыймы?

Балалар.Без Сәламәтлек утравындагы Спортландия иленә барабыз.



Көтүче малай.Сез бик ерак барырга җыенгансыз икән.Ярдәмегез өчен мин сезгә атларымны биреп торыйм. Хәерле юл сезгә.

Дүртенче ярыш.Агач атларга атланып билгеләнгән араны узу.

Үлемсез Кощей.-Кая барасыз болай?

Әй, адәм балалары?

Ут төртәм юлыгызга

Кичерп карагыз аны?

Бишенче ярыш.Авыз-борынга бәйләвеч каплап, сикергеч белән сикереп билгеләнгән араны узалар.

Алып баручы.Дуслар, без инде сәламәтлек утравына килеп тә җиткәнбез.

( Спорт белән Сәламәтлек булып киенгән укучылар чыга)

Спорт.Исәнмесез, кунаклар

Ничек килеп җиттегез?

Сәламәтлек.Күрәсең, дускай, болар

Бар да уңган, бик җитез.

Спорт.-Бик уңганнар икәнсез-

Уздыгыз сынауларны.

Әйдә,Сәламәтлек дус,

Бүләклик балаларны.

(Укучыларга Универсиадага дигән чакыру билетлары тапшырыла.)

Алып баручы.-У-ра! Билетлар безнең кулда.Ниһаять, без дә Казан шәһәрендә узачак Универсиадада катнаша алачакбыз.

Ахырда "Өйрәтәләр мәктәпләрдә "көенә физик күнегүләр ясала.

Сайфуллина Рузалия Суфияновна, 55 лет

Высокогорский район, пос..Юртыш ул.Комсомольская д.5

МБОУ " Мемдельская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ"

Высокогорский район,дер.Мемдель ул.Кооперативная 1.



Номинация "Ведущие за собой"





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал