7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку 1 кл. (Для русских школ, татарская группа)

Рабочая программа по татарскому языку 1 кл. (Для русских школ, татарская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

М Б җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

______/_Н.Р.Гыймадиева_/ ______/_И.Г.Галимова_/ _____/_Л.Ф.Габелева_/

Беркетмә №_1_ Приказ №________

«_25_» _август_2015 ел «_27_» _август_2015 ел «_28_» _август_2015ел





Эш программасы

Казан шәһәре Мәскәү районының "34нче мәктәп"

гомуми белем муниципаль учреждениесе

белем йортының исеме

Зиннурова Гөлнара Рәшит кызы, татар теле укытучысы

ФИО, категория

Татар теле 1Б сыйныф (татар төркеме)

предмет, класс



Педагогик совет

утырышында каралды

беркетмә №_1_

"_26_" _август_ 2015 ел





2015-2016 уку елы

Аңлатма язуы.



Эш программасы статусы.

1. Россия, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы"(татар балалары өчен)1-4нче сыйныфлар өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гариповалар авторлыгында,К а з а н , 2011нче елда чыгарылган программа


Укыту фәненең планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 102 сәгатькә төзелде.


Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.


Эш программасының һәм белем бирүнең максатлары:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

  • татар телендә аралашу күнекмәләре формалаштыру;

  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

  • укучыларда татар теленә карата хөрмәт хисе һәм ихтирам тәрбияләү,телнең чисталыгын,дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүмат булдыру.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә ,аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә,аралашканда , тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

  2. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру.

  3. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.



Төп бурычлар:

  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту.

  • Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча компетенцияне булдыру.

  • Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру.

  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

1 нче сыйныфта укучылар аваз һәм хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән хикәяләр төзи белү күнекмәләре дә бирү әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә. Сөйләм телен үстерү уку дәресләрендә дә дәвам иттерелә. Татар теле дәресләрендә укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән дә файдалана. Табышмаклар, әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә матур язу да балаларны әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Аерым темалар буенча өйрәнгөн сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу күнекмәләрен булдыру өстендә даими эшләү. Матур язу күнегүләрен үтәү. Бирелгән тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп язу.

Укучының монологик сөйләме

Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белергә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алырга, тупас булмаган пауза хаталары җибәрмәскә тиеш. 1нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6 җөмлә тәшкил итә,


Укучының диалогик сөйләме

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куярга, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтара белергә тиеш.



Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

4.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

5. Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

6.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

7. Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре


Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символлик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; , танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

1.Дәреслек белән дөрес эшләргә , укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү."Әйтмә" һәм "язма" сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү.

2.Сүз һәм җөмлә, аваз һәм хәреф аермасын аңларга өйрәнү.Авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү. Орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

3.Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

4.Предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.


Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар"1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан, 2011.

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгариф" нәшрияты, Казан, 2008.


3. Дәреслек:

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.


1.Ягъфәров Р. Г. Татар балалар фольклоры. - Казан: Раннур, 1999.

2.Гөлбакча, балалар өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990;

3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

4. http://www.tatmedia.com

5.

6.

7. http://www.tatar.com.ru

8.Ч.М.Харисова. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.

9.Татар теленнән диктантлар. - 1-4 сыйныфлар өчен. - Казан: Мәгариф, 2006.


1. Дәреслек

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

3."Көмеш кыңгырау","Сабантуй" газеталары

4. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр..

5.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.




ПРОГРАММА материалының ТЕМАТИК ЭЧТӘЛЕГЕ

Әзерлек чоры - 20 сәгать

Дәфтәр битләрендә ориентлашу. Туры сызык язу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.Кыска һәм озын туры сызык язу.Бер яктан ыргаклы туры сызык язу.Ике яктан ыргаклы туры сызык язу.Өстән һәм астан элмәкле сызык язу. Элмәкле ярым озынча түгәрәк язу.Сулдан өстән һәм уңнан астан ыргаклы йөзмә сызык язу.Озынча һәм ярым озынча түгәрәк язу.Ярты озынча түгәрәкле сызык язу. Чирек озынча түгәрәкле кыска туры сызык язу.










Әлифба чоры - 43 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре. Баш һәм юл А,а хәрефләрен язу. Баш һәм юл Ә ,ә хәрефләрен язу. Баш һәм юл ы, Ы хәрефләрен язу.Юл э(е) хәрефен язу.Баш Э хәрефен язу.Баш һәм юл И,и хәрефләрен язу. Баш һәм юл У,у хәрефләрен язу.Баш һәм юл Ү,ү хәрефләрен язу.Баш һәм юл о, О хәрефләрен язу.Баш һәм юл ө, Ө хәрефләрен язу.Барлык өйрәнгән сузык авазларны кабатлау.Баш һәм юл н, Н хәрефләрен язу.Баш һәм юл л, Л хәрефләрен язу.Юл һәм баш м, М хәрефләрен язу.Юл һәм баш р, Р хәрефләрен язу.Юл һәм баш й, Й хәрефләрен язу.Юл ң хәрефен язу.Й, й, ң хәрефләре кергән сүзләр язу. Юл һәм баш я, Я хәрефләрен язу.Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш ю, Ю хәрефләрен язу.Юл һәм баш е, Е хәрефләрен язу.Е, е хәрефләре кергән сүзләр язу.

Юл һәм баш д, Д хәрефләрен язу.Юл һәм баш т, Т хәрефләрен язу.Д, т хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш з, З хәрефләрен язу.Юл һәм баш с, С хәрефләрен язу.З, с хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш г, Г хәрефләрен язу.Юл һәм баш к, К хәрефләрен язу.Г, к хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш в, В хәрефләрен язу.Юл һәм баш ф, Ф хәрефләрен язу.

В, ф хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш б, Б хәрефләрен язу.

Юл һәм баш п, П хәрефләрен язу.Б, п хәрефләре кергән сүзләр язуны ныгыту.Юл һәм баш ж, Ж хәрефләрен язу.Юл һәм баш ш, Ш хәрефләрен язу.Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш җ, Җ хәрефләрен язу.Юл һәм баш ч, Ч хәрефләрен язу.Җ, ч хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш х, Х хәрефләрен язу.Юл һәм баш һ, Һ хәрефләрен язу.Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш ё, Ё хәрефләрен язу.Юл һәм баш щ, Щ хәрефләрен язу.

Юл һәм баш ц, Ц хәрефләрен язу. Юл ь, ъ хәрефләрен язу.




Әлифбадан соңгы чор - 36 сәгать

Басмачадан текстны күчерү.


Алфавит - 2сәгать.

"Татар теле " дәреслеге белән таныштыру. Алфавит.Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын белү. Алфавит Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.




Авзлар һәм хәрефләр - 20 сәгать

Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э - е хәрефләре.Ө - е хәрефләре.О - ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре.


Сүз төркемнәре- 7 сәгать

Предмет атамасын белдергән сүзләр - исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр - бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр - фигыльләр белән таныш­тыру.


Телдән һәм язма сөйләм - 7 сәг.

Телдән һәм язма сөйләм. Басым. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Анда сүзнең кем? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.

Программа материалының бүленеше.



1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

Барысы

Дәресләр саны

27

21

27

27

102



Белем һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары һәм нормалары.

1 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләгәндә, түбәндәгеләрне исәптә тотырга кирәк:

  • язу күнекмәләре;

  • орфография буенча белем һәм күнекмәләр;

  • сөйләм теленең формалашуы.

1. Язуның югары дәрәҗәсенә 1-2 генә хатасы булган, каллиграфик яктан дөрес язу туры килә.

2. Язуның урта дәрәҗәсенә 2-3 тупас хатасы булганда (хрефне авыштыруны, хреф, сүзләр арасындагы ераклыкны, хрефләрнең киңлеген һәм озынлыгын сакламау), 1-2 игътибарсызлык хатасы булган язу туры килә.

3. Язуның түбән дәрәҗәсенә алда әйтелгән таләпләргә тулысынча туры килми торган, пөхтә һәм аңлаешлы булмаган язу туры килә.

Орфографик белем һәм күнекмәләрне бәяләү:

1. Орфография буенча белем һәм күнекмәләрнең югары дәрәҗәсенә үтелгән һәм үтелә торган материаллар буенча хатасыз язу туры килә.

2. Орфография буенча белем һәм күнекмәләрнең урта дәрәҗәсенә 5-тән дә артык хатасы һәм 5-7 дән артык мөһим кимчелеге булмаган язу туры килә.

3. Орфография буенча белем һәм күнекмәләрнең түбән дәрәҗәсенә хаталары таләп ителгән нормалардан күбрәк булган эш туры килә.

Бәйләнешле сөйләм теле үсешен бәяләү критерийлары:

  • тулы һәм дөрес җавап;

  • үзләштерергә тиешле гыйлемнәрне аңлау дәрәҗәсе;

  • эзлекле рәвештә сөйли белү;

  • сөйләм культурасы.

1. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең югары дәрәҗәсенә укучы җавабының дөрес, тулы, фикерләренең бер-берсе белән бәйләнешле булуы туры килә. Сөйләмендә хатасы бердән дә артык булмаска тиеш.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең урта дәрәҗәсенә таләпләргә якынча туры килгән, югары дәрәҗә билгесен канәгатьләндерерлек, ләкин җөмлә төзелешендә төгәлсезлек булган җаваплар туры килә.

3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең түбән дәрәҗәсенә укучының материалны аңлавы, ләкин җавабының тулы булмавы; үз фикерен мисаллар белән дәлилли, текстны укытучы ярдәменнән башка анализлый алмавы; сүз, сүзтезмә, җөмлә төзелешендә хаталар җибәрүе туры килә.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме


Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

1

6-8

2-3

Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.


Контроль диктант өчен нормалар.

Сыйныф

I - яртыеллык

II - яртыеллык

I

-

10- 15 сүз


Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр


Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

- "Гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", "башкаларга карата түземлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.


Мәгълүмат бирү чыганаклары

http:// РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http:// Белем бирү буенча федераль агентлык

http:// Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http:// Рособрнадзор

http:// РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http:// Федеральный центр образовательного законодательства

http://Федераль тест үткәрүүзәге

http:// ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http:// ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://

Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http:// Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

http://

http://

http://

http://ТР рәсми серверы

http://ТР мәгълүмати - аналитик порталы

http:// ТР мәгълүмат агентлыгы


Календарь-тематик план



п/п



Бүлек



Дәреснең темасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку эшчәнлегенә бәяләмә.

Үткәрү вакыты

Предметка караган

Метапредмет

Шәхес үстерүгә юнәлтелгән

План буенча

Факт




ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ 20сәгать



1чирек 27сәгать



1.


ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ 20сәгать



Танышу дәресе.БСҮ


Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү,


Ишетеп җөмлә чикләрен билгеләү,җөмлә моделен төзи белү


Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап, Син кем? Исемең ничек? Аның исеме ничек? Кебек сорауларга җавап бирү

Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.

2


Язу дәфтәре белән танышу. Әйе, юк, түгел сүзләре.

Дөрес утыруның,дәфтәрне дөрес кую һәм ручканы дөрес тотуның мөһимлеген анализлау,аңлату.

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Әңгәмәдәш

ләреңне тыңлый һәм ишетә белү

Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкяр җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.

3


Безнең мәктәп темасына караган сүзләр.

Хәреф элементлары: ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

Элементларны язганда укытучы әйткәннәрне үти белү.

Бирелгән нокталардан тиешле юнәлештә авыш һәм туры сызыклар язу.

Үз фикереңне әйтә белү

Мәктәп, сыйныф укучылары һәм укытучылары турында сөйләшү.Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.

4


Кем?Нәрсә?сорауларына җавап бирүче сүзләр.

Хәреф элементлары: астан, өстән ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

Элементларны язганда укытучы әйткәннәрне үти белү.

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә -юньдәге

ләргә хөрмәт булдыру

Озын һәм туры сызык, астан элмәкле туры сызык язарга ,аларны тоташтырырга өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

5


Нинди?Ничә?сорауларына җавап бирүче сүзләр. Язу элемент-

лары: ярым-

түгәрәкләр язу.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

Овал һәм ярым-

оваллардан торган хәреф элементлары язуны өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү,предметның билгесен ,санын белдерү


6


Дулкынлы сызыклар, хәреф элементлары язу.


Нишли?соравына җавап бирә торган сүзләр


Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

Кул чукларын хәрефләр язарга

әзерләү.


Утыра,басып тора,яза,ясый,җырлый,сорый,тыңлый,карый,җавап бирә,бара,эшли сүзләре белән җөмләләр төзү


7


Хәреф элементлары: астан, өстән элмәкле сызыклар .Кая?Кайда?сораулары

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.

Кайда? Соравына җавап биреп,эшнең үтәлү урыны турында хәбәр итү

8.


Озынча һәм ярым озынча түгәрәк язу.

"Безнең гаилә"темасына караган сүзләр

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.


Кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү


Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү

Әти,әни,әби,бабай,абый,апа,энем,сеңелем сүзләре белән җөмләләр төзү

9.


Ярты озынча түгәрәкле сызык язу.

"Безнең гаилә"темасына сөйләшү

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру

Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.

Гаилә кешеләренең һөнәре турында хәбәр итү.


10.


Чирек озынча түгәрәкле кыска туры сызык язу."Ашамлыклар" темасына сөйләшү

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

Тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык, игътибарлы

лык булдыру.Бер-береңә хөрмәт булдыру


Кул чукларын хәрефләр язарга әзерләү.Милли ризыклар турында әңгәмә

11


"Кеше"темасына сөйләшү.

Авазларның хәрефләр белән белдерелүен аңлату.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрен яза белү.

Схема белән эшли белү.

Кеше,авыз,теш,борын,күз,колак,чәч,баш,аяк сүзләре белән җөмлә төзү


12


"Кеше"темасына сөйләшү.Астан һәм өстән ыргаклы элементлар язу

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү.

Кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү


Ручканы дөрес тота белү.

Сөйләм телен үстерү, астан һәм өстән ыргаклы элементлар язу күнекмәләре булдыру

13


"Өс-баш һәм аяк киемнәре"темасына сөйләшү.


Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү

Атамаларны дөрес әйтү. Хәрефләрне дөрес яза белү.

Уку, язу таләпләрен аңлау.

"Өс-баш һәм аяк киемнәре"темасына караган атамаларны әйтә белү,предметның кемнеке икәнен әйтә белү

14


"Уеннар"темасына сөйләшү.Иҗек,сүз,җөмлә схемаларын сызу

Темага караган предметларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.

Предметның барлыгын юклыгын белү.

Язганда дөрес утыру.

Уеннар һәм уенчыклар турында хәбәр итү

15


"Кошлар" темасына сөйләшү. Сузык авазлар.

Сузык авазлар белән танышу

Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

Кошларга карата ихтирамлык тәрбияләү

Кош исемнәрен әйтә белү.

16


"Авылда"темасына сөйләшү.Аваз һәм хәреф.


Темага караган предметларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.

Аваз һәм хәрефне аера белү.


Белемнәрне практикада куллану.

Темага караган сүзләр белән таныштыру,бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

17



"Авылда"темасына сөйләшү.Аваз һәм хәреф.


Яшелчә,җиләк-җимеш нең үсү урыны,саны тур хәбәр итү

Сөйләмнән сузык авазларны аера белергә.

Кисмә хәрефләр белән эшли белү. Яшелчә,җиләк-җимешне танырга

аваз,һәм хәреф б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; Яшелчә,җиләк-җимеш атамалары

18


"Шәһәрдә"темасына сөйләшү.Тартык авазлар


Предметларның билгеләре,исемнәре турында хәбәр итү

Дөрес әйтү һәм язуда дөрес куллану.

Рәсемнәр белән эшли белү,тартык авазларны әйтә белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; "Шәһәрдә"темасына караган сүзләр.

19


Кайчан?соравына җавап бирә торган сүзләр."Бәйрәмнәр"темасына сөйләшү


Сузык [о] авазының әйтелеш үзенчәлекләре,о хәрефенең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылуы.

Тар һәм киң әйтелешле авазларны дөрес әйтү.

Язганда дөрес утыру.Бәйрәм исемнәрен әйтә белү.

әдәби китаплар белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытын белдерү

20


"Бәйрәмнәр"темасына сөйләшү.Иҗек белән таныштыру.

Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү


Бәйрәм исемнәрен дөрес әйтү.

Бәйрәм белән котлый белү

"Бәйрәмнәр"темасына караган сүзләр


ӘЛИФБА ЧОРЫ(43)



21

Әлифба чоры (43)

Сузык [а] авазы һәм а,А хәрефләре.


Сузык [а]

авазының әйтелеш үзен

чәлекләре.

Сузык [а] авазы кергән сүләрне дөрес әйтү.

Классификацияләү.

А,а аваз,хәрефе белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; А,а хәрефен язарга өйрәтү

22


Сузык [Ә] авазы һәм Ә,ә хәрефләре

Сузык [ә] авазы һәм аның хәрефләре.

Хәрефләрне яза белү.

Язганда дөрес утыру.

Баш Ә, юл ә хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

23


Сузык [Ы] авазы һәм Ы,ы хәрефләре


Сузык [ы] авазы һәм аның хәрефләре.


Сузык һәм тартык

авазларны аера белү. Сүзләрне дөрес уку.

Дәреслек белән эшли белү.

Ы.ы хәрефен язарга өйрәтү,кушылма-

лар язу

24


Сузык [э] авазы. Э, э -е хәрефләре


[э] авазының дөрес әйтелеше. Рус телендә киң әйтелүе.

Сүзләргә фонетик анализ ясый белү. Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү

Анализлый белү.

Күчереп язу Э-е хәрефләре белән таныштыру

25


Сузык [и] авазы. И,и хәрефләре

Авазның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

Сүзләрне дөрес уку.

Сәнгатьле уку.

Баш И, юл и хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен

26


Сузык [у] авазы һәм хәрефе.

У,у хәрефләрен язу.


Сузык [у] авазы һәм аның хәрефләре.

[у] авазы кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку, язу.


Уку, язу таләпләрен аңлау.

Сүзләр өйрәнү. Уу авазы,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; У,у хәрефен язарга өйрәтү

күнекмәләрен ныгыту

27


Сузык[ү] авазы һәм Ү, ү хәрефе.


Сузык [Ү] авазы һәм аның хәрефләре.

Сузык һәм тартык авазларны аера белү. Сүзләрне дөрес уку.


Дәреслек белән эшли белү.

Хәреф диктанты Ү,ү хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.





2 чирек 21 сәгать

1(28)


Сузык, [о] авазы һәм О, о хәрефе.

О хәрефенең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылышы

О авазы кергән сүзләрне дөрес уку,язу.

Дөрес һәм матур яза белү.

Сүзләр өйрәнү. О,о хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту


2(29)


Сузык [ө] авазы, Өө хәрефләре.

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытына караган сүзләр.



Сузык [ө] авазының әйтелеш үзенчәлекләре,

ө хәрефенең сүз башында яки беренче иҗектә генә язылуы

Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү.

Ө хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты һәм урыны тур.хәбәр итү.


3(30)


Сузык авазларны кабатлау.

Кушылмалар,сүзләр язу

сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Дөрес һәм матур яза белү.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләрен ныгыту

4(31)


Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге. Тартык,яңгырау [н] авазы . н,Н хәрефләре.

.

Тартык [н] авазы һәм аның хәрефләре.

Н хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Сөйләм телен үстерү.

Гаилә кеше-

ләре турында хәбәр итү. Гаилә кеше-

ләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Баш Н юл н хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту кушылмалар язу

На,нә,ни, ну, нү,но,нө.


5(32)


Тартык,яңгырау [л] авазы , л,Л хәрефләре


Сүзләрне дөрес уку.

Классифика-цияләү.


Л,л хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту


6(33)


Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре


Cүзләрне дөрес язу

Группаларда эш.

Юл м һәм баш М хәрефен язарга өйрәтү

7(34)


Тартык, яңгырау [р] авазы ,

Р ,р хәрефләре


Сүзләрне дөрес уку.

Классифика-цияләү.

Сү злек цстендщ эш.Юл р һәм баш Р хәрефен язарга өйрәтү.

8(35)


Яңгырау тартык [й]авазы

һәм Й , й хәрефләре.


[й] авазының әйтелеше.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрне дөрес язу.

Группаларда эшли белү.

Й,й хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту


9(36)


Яңгырау тартык [ң] авазы

һәм ң хәрефе.


Тартык [ң] авазы һәм аның хәрефе, яңгырау тартыклар.

Авазны дөрес әйтү. Хәрефләрне тану һәм дөрес язу.

Таблица белән эшли белү.

ң хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.


10(37)


Сузык Я,я хәрефләре.

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытына караган сүзләр

Я хәрефенең ике аваз белдерүе (йа) (йә)

Басма хәрефләр белән бирелгән текстны күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

Я хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

11(38)


Сузык Ю,ю хәрефләрен язу.


.

[ю] авазының әйтелеше.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрне дөрес язу.Сүзләр һәм җөмләләр төзү, уку. Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Дәреслек белән эшли белү.

Ю хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту (йу) (йү) .Җөмләләр төзү

12(39)


Сузык Е е хәрефенең [йы] [йэ] авазын белдерүе.


Е хәрефенең 2 аваз белдерүе

[йы], [йэ] авазларын дөрес әйтү, сүзләрне дөрес уку.

Чагыштыра белү.

Е,е хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту

(йы) (йэ)

13(40)


Яңгырау тартык [д]авазы

һәм Д , д хәрефләре.


[д] авазының әйтелеше.

Авазны дөрес әйтү, хәрефләрне дөрес язу.

Группаларда эшли белү.

Д,д хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту


14(41)


Саңгырау тартык [т] авазы

һәм Т,т хәрефләре.


Тартык [т] авазы һәм аның хәрефләре. Саңгырау тартыклар.

Авазны дөрес әйтү. Хәрефләрне тану һәм дөрес язу.

Таблица белән эшли белү.

Т,т хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.


15(42)


Яңгырау тартык[з] авазы,З,з хәрефләре.

Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытына караган сүзләр

Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырау тартыкларга аеру.

Басма хәрефләр белән бирелгән текстны күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

З,з хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

16(43)


Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с хәрефләре


Тартык [с] авазының дөрес әйтелеше.

Авазларны бер-берсеннән әйтелеш буенча аеру.


Кроссвордлар белән эшли белү.

С,с хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

17(44)


Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г,г хәрефе


Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше . [г] авазының әйтелешеннән аермасы.

[гъ], [г] авазларын дөрес әйтү, сүзләрне дөрес уку.

Чагыштыра белү.

Г.г хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.

18(45)


Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К,к хәрефләрен язу.


Тартык [къ], [к] авазларының дөрес әйтелеше.

Авазларны бер-берсеннән әйтелеш буенча аеру.


Кроссвордлар белән эшли белү.

К,к хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

19(46)


Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре

Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Чагыштыра белү.

Сүзләр өйрәнү.В ,в хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту


20(47)


Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф хәрефләре.

Шәхси гигиена

[ф] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү

Сүзләр өйрәнү.Ф,ф хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту.Шәхси гигиенага караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итү

21(48)


Яңгырау тартык [б] авазы һәм Б,б

Хәрефләрен язу.

[б] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Б хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү.

Б,б хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту


3 чирек 27 сәгать

1(49)


Саңгырау тартык [п] авазы,

П ,п хәрефләре

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның әйтелеш үзенчәлекләре

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны ишетеп тану

Классификацияләү һәм гомуми нәтиҗә чыгару.

Сүзләр өйрәнү. П,п хәрефләре, аларның аваз мәгънәләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү,


2(50)


Кабатлау.Сүзлек диктанты

Кушылмалар,сүзләр язу

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны ишетеп тану

Дөрес һәм матур яза белү.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләрен ныгыту

3(51)


Яңгырау тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж хәрефләре.


[ж] авазының кулланылыш үзенчәлеге.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Парлап эшли белү.

Җ хәрефләрен язу


4(52)


Саңгырау тартык [ш] авазы ,

Ш , ш хәрефләре.

[ш] авазының әйтелеше һәм язылышы.

Ш хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Текст белән эшли белү

Әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыру

5(53)


Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.


Кайсы? соравы


Татар теленә генә хас булган тартык [җ] авазы. Аның әйтелеше.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Классификацияләү.

Сүзләр өйрәнү. Җ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау


6(54)


Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч ,ч

хәрефләре.

[ч] авазының кулланылыш үзенчәлеге.

[ч] авазын язуда дөрес күрсәтү,авазны ишетеп тану.

Чагыштыра белү.

Ч,ч хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау.


7(55)


Саңгырау тартык [х] авазы

Х,х хәрефләре.


[х] авазының әйтелеш үзенчәлеге.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү.

Рәсем белән эшли белү.

Сүзләр өйрәнү Х хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнек-

мәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау

8(56)


Саңгырау тартык [һ] авазы

һ,Һ хәрефләре.


Татар теленә генә хас булган тартык [һ] авазы. Аның әйтелеше.

[х] һәм [һ] авазларын аера белү.

Дәреслек белән эшли белү.

Һ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнек-

мәләре булдыра башлау

9(57)


Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре.

.

[ё] авазының рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Шул аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Чагыштыра белү.

Сүзлек өстендә эш. Сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

10(58)


Саңгырау тартык (щ) авазы һәм Щ,щ хәрефләре

[щ] авазының рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу.

Белемнәрне практикада куллану.

Щ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

11(59)


Ц, ц хәрефләрен язу.

Ц хәрефенең рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы.

Янәшә тартык булган сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Рәсем белән эшли белү.

Җөмләләр төзү Ц авазы һәм Цц хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү. Ц,ц хәрефләрен язарга өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыруны дәвам итү

12(60)


Ь билгесе булган сүзләр язу.

Нечкәлек һәм аеру билгесенең функцияләре белән танышу.

Ъ билгесе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Чагыштыра белү.

йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; ьн7 элементлары язуны ныгыту

13(61)


ъ хәрефләрен язу.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү


.

Ъ билгесе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

Күчереп язу йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; ъ элементлары язуны ныгыту




Әлифбадан соңгы чор 36 сәгать

14(62)


"Әлифба" циклын кабатлау.

Татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышы.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

Татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышы

15(63)


"Әлифба" циклын кабатлау.

Хәрефләр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

Татар алфавитын белү.

Хәтерен үстерү.

Алфавит


ТАТАР ТЕЛЕ



п/п

Бүлек


Дәреснең темасы

Көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлегенә бәяләмә

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

План буенча

Факт




16(64)


Татар теле

Авазлар һәм хәрефләр.

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.

Язма һәм телдән сөйләм төзү,аларны аера белү.

Сөйләм телен үстерү.

Тирә-юньдәге

ләргә игътибарлы булу

Авазлар һәм хәрефләр турында булган белемнәрен ныгыту.


17(65)



Сузык авазлар.

Калын һәм нечкә сузыклар.

Сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Классификацияли белү


кагыйдә .Сузык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту


18(66)



Сүз һәм иҗек.

Иҗек. Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше.

Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү һәм язу.

Белемнәрне практикада куллану.

Сүзлек эше Сүз һәм иҗек турында булган белемнәрен ныгыту.


19(67)



Басым.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Басымны дөрес кую.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Басымны дөрес кую.

Кагыйдәләрне аңлап, дөрес кабул итү күнекмәсен үстерү.

Татар телендә басымны дөрес билгеләргә өйрәнү.


20(68)




Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Юлдан-юлга күчерү кыгыйдәләре.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.


Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәнү.


21(69)



Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту дәресе.

Юлдан-юлга күчерү кыгыйдәләре.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.

Күчереп язу Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәнү.


22(70)


Тартык авазлар.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы

Чагыштыру һәм нәтиҗә чыгару.

Тартык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту.

23(71)


Тартык авазлар.


Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы

Чагыштыру һәм нәтиҗә чыгару.

Тартык авазлар турында булган белемнәрен ныгыту.


24(72)


Алфавит

Аваз һәм хәреф аермасы. Алфавитны белү.

Хәрефнең исемен, аның авазын дөрес атау.

Дәреслек белән эшли белү.

Җөмләләр төзү.Авазлар һәм хәрефләр турында булган белемнәрне ныгыту.


25(73)



Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу.

Э-э хәрефләренең дөрес язылышы.

Э-э(е), хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

Кайбер сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләрен белү.


26

(74)

Ө,е хәрефләре

Э-э,ө-е, о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

Э-э(е),ө-е, о-ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

Ө,е хәрефләре язы-лышына кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне прак

тик кул. Өйрәтү

27 (75)


Ө,е хәрефләре

Э-э,ө-е, о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.


Э-э(е),ө-е, о-ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

Ө,е хәрефләре язы-лышына кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне прак

тик кул. Өйрәтү

4 чирек 24 сәгать


1

(76)


О,ы хәрефләре

о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

О, ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

О,ы хәрефләре язылышына кагыйдә белән таныштыру.

2(77)


О,ы хәрефләре

о-ы хәрефләренең дөрес язылышы.

О, ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

О,ы хәрефләре язылышына кагыйдә белән таныштыру.

3(78)


Я хәрефе

Я хәрефенең дөрес язылышы

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштыру.

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

4(79)


ю хәрефе

Ю хәрефенең дөрес язылышы

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Калын һәм нечкә укылышлы Ю хәрефен язу күнекмәләре

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

5(80)




Е хәрефе

Е хәрефенең дөрес язылышы

Я ,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Калын һәм нечкә укылышлы Е хәрефен язу күнекмәләре

Хәрефләрнең дөрес язылу кагыйдәләре.

6

(81)



Й хәрефе

Й хәрефенең дөрес язылышы.

И хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Кагыйдәләрне аңлап, дөрес кабул итү күнекмәсен үстерү.

[йө], [йо]кушылмаларының сүз башында гына язылышы

7

(82)

В хәрефе

В хәрефенең дөрес язылышы.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.


Чагыштыра белү.


Сүзлек өстендә эш. Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре


8(83)


В хәрефе

В хәрефенең дөрес язылышы.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Группаларда эшләү

Сүзлек өстендә эш.

Ирен- ирен [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. [в] авазы һәм аның хәрефләре

9(84)


К-Г хәрефләре

К,г хәрефләренең дөрес язылышы.

К, г хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Бирелгән хәрефләр белән сүзләр төзи белү,парлап эшләү.

Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше. [г] авазының әйтелешеннән аермасы

10(85)


К-Г хәрефләре.

К,г хәрефләренең дөрес язылышы.

К, г хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.

Бирелгән хәрефләр белән сүзләр төзи белү,парлап эшләү.

Кече тел тартыгы [гъ] авазының әйтелеше. [г] авазының әйтелешеннән аермасы

11(86)



Исем.

Исем сүз төркеме белән танышу

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышы.


кагыйдә Исем сүз төркеме белән танышу.

12(87)


Исем темасын ныгыту дәресе.

Исем сүз төркеме белән танышу

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышы.

Әңгәмәдәшеңне тыңлый белү

Исем сүз төркеме белән танышу.

13

(88)



Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

.

Баш хәрефтән язылучы сүзләр.

Кеше исемнәрен, хайван куша-

матларын, елга, авыл,шәһәр исем

нәрен дөрес язу.

Матур һәм дөрес яза белү.

Кагыйдә . Исем сүз төркеме белән танышу. Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр


14(89)


Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән язылучы сүзләр.

Кеше исемнәрен, хайван куша-

матларын, елга, авыл, шәһәр

исемнәрен

дөрес язу.

Матур һәм дөрес яза белү.

Кагыйдә . Исем сүз төркеме белән танышу. Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр


15

(90)



Сыйфат.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары.

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә белү.

Матур һәм дөрес яза белү.

Кагыйдә. Сыйфат сүз төркеме белән танышу.


16(91)


Сыйфат.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары.

Нинди ? Кайсы? Соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү.

Матур һәм дөрес яза белү.

Кагыйдә

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары.


17(92)



Фигыль.

Фигыльнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү. Сораулары.

Нишли?нишлиләр? нишләми? нишләмиләр? сорауларына җавап бирә белү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.Группаларда эшләү.


Кагыйдә. Фигыль сүз төркеме белән танышу.


18(93)


Фигыль темасын ныгыту.

Фигыльнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү. Сораулары.

Нишли?нишлиләр? нишләми? нишләмиләр? сорауларына җавап бирә белү.

Кагыйдәләрне аңлап, гамәлдә куллану.


кагыйдә . Фигыль сүз төркеме белән танышу.

19(94)


Исем,сыйфат,

фигыль темаларын кабатлау.

Татар алфа

витындагы хәрефләрнең дөрес язылышы.

Текстны аңлап,дөрес итеп күчереп яза белү.

Дөрес һәм чиста язуны камилләштерү.

Җөмләләр төзү, сөйләм оештыру

20(95)-21(96)

Сөйләм, җөмлә, текст. Җөмләләр төзү.


Җөмлә, вазифасы, функциясе турында белем

нәрне үзләштерү. Җөмләдә сүзләр арасындагы бәйләнеш.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

Сөйләм телен үстерү.Әңгәмәдәшеңне ишетә һәм тыңлый белү.

Җөмләләр төзү, сөйләм оештыру

22(97)



Җөмлә һәм сүз.

Кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

Сүзләрдән җөмләләр төзи белү.

Кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү.

23(98)-25(99)


Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.


Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр.

Тыныш билгеләренә карап, җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү.


Белемнәрне практикада куллану.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышу

25(100)-27(!02)




Ел буена үткәннәрне кабатлап йомгаклау.


Белемнәрне искә төшерү һәм практикада куллана белү.

Гомуми нәтиҗә чыгара белү.

Белемнәрне практикада куллану.

Белемнәрне гомумиләштерү, системага салу.

11




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал