7


  • Учителю
  • Табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр. (1-4 сыйныф)

Табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр. (1-4 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аваз

Шигырьләрдән бирелгән авазны аерып ал

Тел көрмәкләндергечләр,

әйтенүләрне кабатла

1

Ә

Әтәч.

Ин матур төш күргәндә,

Төшкә әни кергәндә,

Тотына кычкырырга -

Туры килә торырга.

" Тор-тор! - диеп әйткәч тә,

Үпкәләмим әтәчкә!

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала?

Әхмәт, син әйтеп кара.

2

Ү

Өйдәме түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Үчти-үчти үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

3

О

Орчык әйләнә зырлап,

Әби җеп эрли җырлап.

Абыем белән безгә

Оекбаш булыр көзгә.

Олыласаң олыны , олыларлар үзеңне.

4

Ө

Акыллы кыз Гөлфия,

чебиләрне бик сөя

Өем- өем өелә, өемә кеше сөялә.

5

И

Безнең песи әни песи,

Бар аның биш баласы.

Бишесе дә төрле-төрле:

Бар аклысы, карасы.

Буйлысы да, чуары да

Бик тәмләп, йоклап ята,

Барсына да әниләре

Базда тычкан тота.

Биш- биш- бишләгән,

Бишесен бергә тешләгән.

6

Ы

Ыргак.

Бер караганда- ыргак,

Бер караганда- кармак.

Зур акула кебегрәк.

Зур булыр иде бигрәк

Ыргакка капкан балык!

Карыйммы суга салып?

Кояш чык,

Болыт кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

7

Э

Элгеч биек, шуңадырмы

Өзелгән бит элмәгем.

Тегәргә дип тотындым,

Энә саплый белмәдем.

Без -без -без идек,

Без унике кыз идек,

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек, май каптык.

Якуп, авызыңны

Ач та, яп.

8

W,в


Сорамадым соравын:

Алдым бабам боравын.

9

Г,гъ

Гөмбә

Таптым мин бер зур гөмбә,

Ләкин юкка тигәнмен.

Әтиемнең эшләпәсе

Икән гөмбә дигәнем.

Абага бага-бага, башым бәрдем баганага.


Тилгән,тилгән,

Бәбкә алырга килгән!

10

К,къ

Кызылканат тарта дисәм,

Кысла капкан кармакны,

Ычкындырыйм дигән идем,

Кысты куйды бармакны!

Кояш, чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз җылыткач.


Карга әйтә: «Кар, кар!

Җирдә чеби бар, бар!

Берсен генә алыр идем,

Сакчылары бар, бар».


Бу бакчага ни булган?

Бакча «к» белән тулган:

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз,һәм кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак…

11

Р

Бура

Бу бүрәнә бурага,

Өр яңа йорт бурарга

Китәк булыр бурарга,

Калмас өчен буранга,

Буран мөмкин бурарга.

Тик әтинең бу ара

Вакыты юк бурарга

Гөр-гөр гөлдергү,

Гөрләр күгәрчендер бу…

12

С

Сөлге

Сөлге- сөртенер өчен,

Сөлге- көрәшер өчен,

Сөлге ул батыр өчен,

Күрсатә алса көчен!

Бас , кызым Әпипә,

Син басмасаң , мин басам.

13

Т


Тамма- тама күл булла.


Тукый- тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

14

Ф


Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән…

15

Ч


Чыпчык- чыпчык,

Чык чыпчык,

Чыкчы,чыпчык,

Чык кошчык.

16

Я


Яңгыр,яу,яу,яу!

Илдә уңыш мул булсын,

Үләннәр күп булсын.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал