7


  • Учителю
  • 1Нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе. 'Мәктәптә'

1Нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе. 'Мәктәптә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Фатыйхова Ф.Ә.

Дата: 09.11.2015

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 1б, 1в

Тема

Мәктәптә.

Дәрес төре

Яңа тема өйрәнү дәресе.

Максат

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән танышу, аларны берлек һәм күплек санда, өйрәнелгән төзелмәләрдә кулланып, сөйләшү күнекмәләрен үстерү.

Дәреснең бурычлары:

1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология методы аша укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап ала белү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен белү.

  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: уку әсбапларына карата карата сакчыл караш тәрбияләү.

  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

- үз фикереңне әйтә белү;

- фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую

- барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

- үз фикереңне төгәл җиткерү

Танып -белү УУГ

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

- рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эш формалары

парларда эш, индивидуаль эш

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, музыка

Ресурслар

Төп ресурслар: Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге /Р.З. Хәйдәрова. Казан: Татармультфильм, 2012.

Өстәмә ресурслар: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. (Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина Укытучылар өчен методик ярдәмлек. Казан: Татармультфильм, 2012.

Җиһазлау

мультимедия проекторы, презентация.


Дәрес

этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)

1.

Оештыру моменты.

Уңай психологик халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

Дәрескә игътибарлы булу.

- Хәерле көн!

- Яхшы..

Укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.

2. Актуальләштерү.

Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

1) Саннарны кабатлау: ничә?, ничәнче? сорауларына җавап бирү. (сл. №1)

2) "Тылсымлы тартма" уены. (Экрандагы рәсемнәргә карап, хайванның исемен, ничәнче урын алганын әйтәләр). (сл. №2)

1) Экрандагы саннарны әйтү. (сл. №1)



2) Бу - куян. Куян - беренче. (сл. №2)

Әңгәмәдәшең белән контакт таба һәм даими бәйләнешне саклый белү.

3. Яңа теманы аңлату.

Уку-язу әсбаплары белән таныштыру, берлек-күплек санда әйтү, .... бар, ... юк сөйләм төзелмәләрен өйрәнү.



1) Рәсем белән эш. Яңа сүзләр өйрәнү. (экранда рәсем, Шүрәле уку әсбаплары алып килгән, алар белән танышу) (сл.№3)

Дәфтәр - тетрадь

Китап - книга

Карандаш - карандаш

Каләм - ручка

Бетергеч - ластик

2) Күплек сан кушымчасын кабатлау.

(Мы узнали как будет книга, ... . А как будет книги, ... ?)

Сүзләрне дөрес әйтү, берлек һәм күплек сан формаларына кую, Минем сумкада ... бар, минем сумкада ... юк төзелмәсен сөйләмдә куллану.

1) Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау.



2) -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчаларын искә төшерә, сүзләрне күплек санда әйтү.

-танып-белү максатын аерып

мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм

формалаштыру; кирәкле

информацияне табу.

- укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

Физминут. (экранда мультзарядка)

Күнегүләр ясау.


4. Ныгыту.

Яңа теманы үзләштерүдә

активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә

юнәлтү.

1) Сорауларга җавап бирү. (укытучы сорау бирә) (сл.№4)

- Бу китапмы? - Әйе, бу китап.

- Бу китапмы? (икенче предмет күрсәтелә) - Юк, бу китап түгел, бу дәфтәр.

2) Ситуатив күнегүләр:

- как скажешь, что в сумке книг нет, есть тетради?

- как скажешь другу, что в сумке есть три тетради и две книги?

Яңа үзләштергән белемнәрне

мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә

куллана белү.

1) Укытучы биргән сорауларга җавап бирү.

2) Җөмләләр төзү.

- Сумкада китаплар юк, дәфтәрләр бар.



- Сумкада 3 дәфтәр, ике китап бар.

-фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;

дәлилләү; белемнәрне

структуралаштыру.

-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм

нормаларына китереп формалаштыру;

әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.

5. Йомгаклау.

Өйрәнелгән материалны кабатлау.

- Сүзләрне берлек һәм күплек санда кабатлау.

Өйрәнгән материалны мөстәкыйль куллана белү.

-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм

нормаларына китереп формалаштыру.

7. Рефлексия.

Укучыларның дәрестән алган

тәэсирләрен ачыклау, нәтиҗә ясау.

- Ребята, вам урок понравился?

- Перед вами конверт. Откройте

его.

- Если вы сможете сказать учебные принадлежности в ед. и во множ. числе, и что у вас есть или нет этих предметов, то возьмите в руки розовый кружок.

- Если вы сможете сказать учебные принадлежности в ед. и во множ. числе, возьмите зеленый кружок.

- Если вам трудно, возьмите желтый кружок.

- Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Дәрестәге эшчәнлекне ассызыклау

һәм бәяләү.

- Һәр укучы үзенең белемен бәяли.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал