7


  • Учителю
  • Конспект урока математики по теме' Число 0' (1 класс)

Конспект урока математики по теме' Число 0' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү.

Тема: 0 саны

Автор: Хәмәтгалиева Р.З.

Төп максатлар:

  1. балаларны 0 саны һәм цифрасы белән таныштыру.

  2. Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Проектлау этабында кирәкле булган уйлау операцияләре: анализ, синтез, чагыштыру,үрнәк буенча эшләү.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

Максат:

  1. укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, кызыксындыру.

  2. Уку эшчәнлеге тарафыннан укучыларга куелган таләпләрне актуальләштерү.

  3. Уку эшчәнлегенең чикләрен билгеләү: саннар, цифрлар.

Уку эшчәнлеген 1 этапта оештыру.

Кыңгырау тавышы ишетелә

Чакырып безне дәрескә.

Бар тырышлыгыбызны куеп ,

Тотыныйк без дә эшкә.

Слайдта (1) татар халык мәкале язылган: "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар".

- Укучылар, экрандагы сүзләрне укыгыз әле.Бу нәрсә? (татар халык мәкале)

  • Сез аны ничек аңлыйсыз?

  • Димәк, авырлыкларны җиңү өчен белемле булырга кирәк. Ә белемлелек каян килә соң? (укыганнан)

  • Сез белемле булыр өчен тырышып укырга әзерме? (әзер)

  • Бу мәкальне үзебезгә девиз итеп алыйк һәм бөтен тырышлыгыбызны биреп, бүгенге математика дәресенә керешик.

  • Искә төшереп үтик әле, дәрестә без нинди адымнарны үтәргә тиеш? (үзебезнең нәрсәне белмәвебезне аңларга һәм үзебезгә үк яңа ысулны ачарга)

  • Дәресне нәрсәдән башлыйбыз? ( кирәкле белемнәрне кабатлаудан)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:

  1. Сан һәм цифр төшенчәләрен аңлауны актуальләштерү

  2. "Арттыру" , "киметү"төшенчәләрен актуальләштерү

  3. Уйлау операцияләрен анализ, синтез,чагыштыруны актуальләштерү

  4. Белем бирү максатын һәм бурычларын билгеләү

  5. Үрнәк эшне оештыру һәм авырлыкларны билгеләү

  6. Бирелгән җавапларның анализын оештыру һәм шәхси авырлыкларны билгеләү

2 этапта уку эшчәнлеген оештыру.

1) "Арттыру" һәм "киметү" төшенчәләрен актуальләштерү

А) Тактада мисаллар язылган

2 укучы тактада эшли, ә калганнары урыннарда.

1+3 2+3=

4-2= 2+2=

3+2= 1+2=

5-2= 5-3=

- Бу мисалларда нәрсә охшаш? (ике баганадагы мисаллр, "арттыруга" һәм "киметүгә" нигезләнгән)


  • Ә хәзер уен уйнап алабыз. Бу уен нинди максаттан чыгып кулланылды икән, шул сорауга җавап табарга тырышыгыз әле.

(Слайд 5,6,7)


Балалар кисмә цифрлар күтәрәләр. Беренче уенда 3 санының составы, икенче уенда 4 санының составы һәм өченче уенда 6 санының составы искә төшерелә.

- Бу уеннар безгә нәрсәне искә төшерергә ярдәм итте? ( саннарның составын)


2) "Саннар һәм "цифрлар" төшенчәләрен актуальләштерү


Фронталь эш. Арифметик диктант. Диктант җаваплары слайдта күрсәтелә (с.8)

  • Санаганда 9 дан соң ничә килә?8 нең алдыннан ничә килә?

  • 6 һәм 8 саннарының арасында ничә?

  • Нинди сан 7 дән 1гә зуррак?

  • 5 не 1гә арттыр

  • 8не 1гә арттыр

  • 5не 2 гә кимет

  • 10ны 1гә кимет

Балалар җавапларын интерактив тактадан карап тикшерәләр..

-Бу мисалларны дөрес эшләү өчен нәрсәне белергә кирәк? (саннар рәтен, кушу һәм алуны)

-Саннар рәтен искә төшерик әле.

"Сана- йоклама уены"

Слайд 9.

4

  1. 1

9

  1. 7

10 2

3) Сынау эшчәнлеге өчен биремнәр.

- Сез нәрсәләрне кабатладыгыз һәм белдегез? (саннар рәтен, саннар составын)

- Ни өчен без боларны кабатладык? ( болар безгә яңа белемнәрне ачу өчен кирәк)

- Безнең юлыбызда алга таба нәрсә булыр? ( ниндидер яңалыкны үз эченә алган бирем)

Математик набор белән эш.

1 укучы тактада эшли,ә калган укучылар урыннарда

- 4 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды? (3)

- Тагын берне алыгыз. Ничә калды? Т(2)

- Тагын бер квадратны алсак, ничә квадрат кала? (берәү дә калмый)

- Соңгы мисалны язабыз.

1-1=...

- Бу биремдә нәрсә эшләргә кирәк (аңлатманың кыйммәтен табарга)

- Биремдә нинди яңалык бар? ( бер дә булмаганны, юк әйберне цифр белән язу)

- Димәк безнең бүгенге дәресебез нәрсәгә багышлана? ( бернәрсә дә булмауны яңа сан белән атау һәм цифр белән язу)

- Кем белә, ничә чыга? ( Белмибез яки 0 дип әйтүчеләр дә булыр)

III. Авырлыкның урынын һәм сәбәбен билгеләү.

- Без нинди бирем үтәргә тиеш? ( 1дән 1не алырга)

- Авырлык нәрсәдә? ("Бер дә юкның" ничек белдерелүен белмибез)

IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү.

1) дәреснең темасын һәм максатын килештерү

2) максатка ирешү планын төзү.

4 этапта уку эшчәнлеген оештыру.

- Бүген дәрестә үзегезгә нинди максат куясыз? (бер дә юк әйберне белдерүче санны белү һәм шул цифрны язарга өйрәнү)

- Безгә нәрсә булышыр? ( саннар рәте,зуррак ,кечерәк төшенчәләре)

- Беренче - саннарны чагыштырабыз.

- Җавапны табабыз, исбатлыйбыз.

V. Төзелгән проектны тормышка аштыру.

Максат:

  1. төзелгән проектны планга тигезләнеп трпмышка аштыру.

  2. Авырлыкны билгеләү

  3. Яңа белемнең уртак характерын ачыклау

5 этапта уку эшчәнлеген оештыру.

- Группаларда эшлибез. Группадагы һәр кеше ничек эшләргә тиеш? ( һәр кеше үз фикерен әйтергә, башкаларның фикерен тыңларга һәм хөрмәт итәргә тиеш)

- Беренче адым ( саннарны чагыштырабыз)

1 һәм 1

1- бер генә предметны белдерә.

1 - тагын 1 генә предметны белдерә.

1=1

Димәк, 1 квадрат бар иде, без аны алдык. Бер квадрат та калмады,юк

Бу -0 дигәнне аңлата

1-1=0

- Бу кагыйдәне ничек яза алабыз? (латин хәрефләре белән)

Төркемнәрдә эш чагыштырыла һәм тактага эталон эленә

а-а=0

- Балалар, бер үк саннан шул ук санны алсак ничә кала?

- Үзегез шуңа охшаш мисаллар төзеп карагыз әле.

Укучылар төркемнәрдә төзиләр. Нәтиҗә ясала.

  • Бер үк саннан шул ук санны алсаң, ничә кала? (0)

  • Бу кагыйдәне ничек язып була? (латин хәрефләре белән)

  • 0+1 ничә була?

  • 0- юк дигәнне аңлата, димәк 1 әйбер куябыз икән, шул 1 әйбер генә була


0+1=1

  1. ничә була?

- 1 әйбер бар, шуннан 0 не алу,бер дә алмау дигән сүз ул. Димәк, 1 кала.

1- 0=1

Кагыйдәләр тактага эленеп бара.

  • Үзегезнең ачышларның дөреслеген ничек тикшереп була? ( дәреслектән карарга кирәк)

  • Дәреслекнең 82 битен ачыгыз. Кагыйдәне карыйбыз

1 укучы кагыйдәне аңлата

- Нәтиҗә ясагыз (Без барысын да дөрес ачканбыз)

- Сез авырлыкларны үтә алыр идегезме? (әйе)

- Хәзер нәрсәне билгели аласыз? ( бернәрсә дә юк дигәнне)

- Дәрестәге алдагы адым нинди? ( белемнәрне ныгыту)

VI. Беренче тапкыр ныгыту.

Максат: 0 га кушу һәм 0 ны алу кагыйдәләрен ныгыту.


6 этапта уку эшчәнлеген оештыру

1) фронталь эш.

№ 1, 82 бит

  • 82 нче биттәге № 1 не табыгыз.

Рәсемнәр буенча хикәя төзелә. Ни өчен 0 килеп чыгуы аңлатыла.

" Тәлинкәдә 5 алма булган. 5 алманы да тәлинкәдән алганнар һәм ашаганнар. Тәлинкәдә ничә алма калган?

5-5=0

Икенче бирем дә шулай үтәлә.

№6, 83 бит

0 цифрасын язарга өйрәнү ( слайд 10)

Саннар рәтендә 0 ның урыны

Укучылар дәфтәрләргә язалар.

0 0 0

0 1 2 3 4 5 6 7

0 кечерәк 1дән 0+1=1 1зуррак 0дан

Язуларын комментировать итәләр

  1. Парларда эш

№3,83 бит

Кисемтәләрнең озынлыкларын үлчиләр. Бер- берсе белән чагыштыралар (ВГ= 3, АБ=4, ДЕ= 5)

№4, 83 бит

VII. Эталон буенча үзбәя белән үзконтроль

Максат:

  1. Үзконтроль һәм үзбәягә сәләтлелекне ныгыту.

  2. 0 ны алу,0 га кушу, бер үк саннан шул ук санны алу күнекмәләрен тикшерү.

    1. этапта уку эшчәнлеген оештыру

№2, 82 бит

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр. Тикшерү үрнәккә карап оештырыла.

  • Кемнең хаталары булды?

  • Нәрсәдә хата җибәрдегез?

  • Хаталарны төзәтегез.

  • Нәтиҗә ясагыз. (күбрәк мисаллар эшләп, тренировка ясарга кирәк)

  • Кем ялгышмады?

  • Нәтиҗә ясагыз. Без барысын да яхшы үзләштергәнбез)

VII. Белемнәр системасына кушылу һәм кабатлау.

Максат:

  1. яңа белемне белемнәр системасына кушу

  2. уңга, сулга таба арттыру, киметү күнекмәләрен ныгыту.

    1. этапта уку эшчәнлеген оештыру

5, 83 бит

IX.Уку эшчәнлеген рефлексияләү

Максат:

  1. дәрестә өйрәнелгән яңа материалны билгеләү

  2. үз эшеңне һәм сыйныф эшен бәяләү

  3. киләчәктә булачак уку эшчәнлеген чамалау.

    1. этапта уку эшчәнлеген оештыру.

  • Бүгенге дәрестә үзегезгә нинди максат куйган идегез? ( бер дә юк әйберне 0 белән билгеләү)

  • Максатка ирештегезме? (әйе)

  • Дәрес башындагы мәкальне искә төшерегез әле. Без тагын да күбрәк белем тупладыкмы? Мең көчне дә җиңәргә әзерме сез? ( әзер)

  • Кем күп әйбер белде?

  • Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

  • Сорауларыгыз калмадымы?

  • Шуның белән дәресебез тәмам. Молодцы, бик яхшы эшләдегез.

Яңадан кыңгырау шалтырый.

Инде дәрес тә тәмам.

Шул 0 саны белән мавыгып,

Вакыт сизелми дә калган.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал