7


Ягез әле, кызлар ! бәйгесе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

" Ягез әле , кызлар ! " бәйгесе





Алып баручы . Кем елмайса, жәйге таң аткандай

Балкып китә бөтен тирә-як.

Нәфислектә- гөлләр сокланырлык

Көчлелектә- тиңе юк сыман.

Кем куллары өйне, жирне ямьли

Изгелеге- үлчәү тапкырсыз.

Ул - бердәнбер яшәү чыганагы

Тормыш коты, ана, хатын- кыз.

Хәерле кич, кадерле әниләр ,кызлар! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

1 у.Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын.

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да

Язлар чыгар җәеп канатын.

Аксакал кыш инде озак тормас

Гомере узган , китәр дөньядан

Шаулап -гөрләп , кышны алыштырып

Язлар килә җиргә яңадан.

Көннәр аяз,күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.





2 у. Кадерле әниләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.





Алмадык сатып

бүләкләр-

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.





3 у.Сөекле әниләребезне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.





Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы кулларда.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.





Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап алыйк , әйдәле

Котлы булсын , гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.





Җыр. " Кадерле әнием"





4 у.Әни бит ул өйнең яме

Ә тормышта олы терәк.

Сәламәт бул , озак яшә

Син бит әни безгә бик кирәк.

Кояш кебек якты нурлар синнән

Карашлары белән җылыткан.

Юктыр беркем, әни синнән башка

Иркә сүзләр белән юаткан.

Безнең күңел һәрчак сиңа

Тели иң изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка

Беркем юк кадерлерәк.





5 у. Иң кадерле , иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил -көннәр.





Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.





Кадерле кешебез син

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.





6 у. Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.





Нинди генә зарым булсын,

Нинди генә моңым булсын,

Нинди генә серем булсын

Сөйләми дә , сорамый да

Әни белә.





Әнием, кадерлем

Син -энҗе бөртегем.

Син -хөрмә җимешем.

Син- йөрәк тибешем

Әнием, әнием

Иң кадерлем , син минем

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.





7 у.Айдай , кояштай кадерле

Син ул әнием.

Иң ягымлы сөйкемле

Син ул әнием.





Синнән дә яктырак.

Синнән дә яхшырак

Матуррак кеше юк

Бөтен җир шарында.





Мин сине әнием

Үскәч тә сөярмен .

Әнием-бәгырем

Күз нурым диярмен.





8 у.Әни бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп.

Минем " бишле" алганымны

Әйткәннәрдер мөгаен.

Юк шул " бишле " алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә

Күзләремнән үк күргән.





9у..Әнием минем матур

Күзләре якты , көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә

Әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар

Ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел

Кирәк түгел курчак та.

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.





10 у.Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре , сылуы.

Нинди бәхет

Һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Минем әни һич бәхәссез

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине

Елмаеп , көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен.









11 у..Әниләр уйлый һәрвакыт

Балам яхшы булсын ,дип

Ничек яхшы булырга соң

Йөрим әле уйланып.

Акыллы бул, яхшы укы

Олыла икән дәүне

Үз халкыңа дан китерсәң

Канәгать булыр әни.

Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән сезне.

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

Бу җырны без багышлыйбыз

Кадерле әниләргә.

Әниләрне тиңлибез

Иң яраткан гөлләргә.





Җыр " Иң якын кешем син "





12 у.Йөзең синең һәр вакытта

Балкып тора әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Нинди назлы.нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап әнием.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта . яманлыкта

Әниемә тиң илем!





13 у..Әниемнең киемнәрен

Бер киям дә бер салам.

Көзге каршысына басып

Үз-үземә сокланам.

Менә монысын яшь вакытта

Әни кигән бәйрәмдә.

Ә монысын хәзер кия

Концертларга йөргәндә.

Туфлиләрнең ниндие юк

Үкчәлесе , очлысы

Берсен менә кигән идем.

Ничек кенә атлыйсы.

Кершән- мершән ягынырга

Син бик бәләкәй диләр.

Кесәмдә иннек йөртәмен

Берсе дә күрмиләр.

Мондый кыз дип белмиләр.





14у .Тик син генә әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың.





Тик син генә балам. җаным диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Елмайганмын әнкәй сиңа карап

Сиңа карап телем ачылган.





15у..Бүген җил дә йомшак исә

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.





Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.





-Миңа гомер биргән өчен.

-Кадерләп үстергән өчен.

-Назлы карашлары өчен.

-Йөрәк җылылары өчен.

-Шәфкатьле куллары өчен.

-барысы, барысы , барысы өчен





Барысы.

Рәхмәт сиңа сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең

Рәхмәт сиңа, бөек кешем!





Алып баручы.

Без бүгенге бәйрәмебезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Бәйрәмебезнең исеме дә " Ягез әле, кызлар ! " дип атала.

Иң элек без бүгенге бәйрәмебезне бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Һәр уен танышудан башлана.Шулай итеп бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.





  1. " Таныш булыйк " бәйгесе.

Кызлар кисмә хәрефләрдән чәчәк исемнәрен төзиләр.

Сүзне 1 нче командага бирәбез .Сезнең исемегез. ( кыңгырау )

2 нче команда ( кашкарый)

Командаларны сәламләү.

-Хәзер һәр команда үз исемнәрен шушы картинкалардан таба.





  1. " Әниләрне бәйрәм белән котлау" бәйгесе.





3. " Өй җыештыру " бәйгесе.

Кабартылган шарларны һәр командадан берәр кеше чыгып соскыч һәм себерке белән чүп савытына тутыра .





Музыкаль тәнәфес.

4 класс кызлары җырлый " Туган көнгә бүләк "





4. " Чәчтараш " бәйгесе.

Кем күпме толым үрә кызлар арасында ? Чәч толымнарын саныйбыз.

Музыкаль тәнәфес. 3 класс малайлары " Бәхеттә шатлыкта " җырын җырлыйлар.





5 . " Яулык яптыру " бәйгесе.

Һәр кыз бер -берсенә косынка яптыра .

6 . " Кем җитезрәк " бәйгесе.

Карандашка җеп чорнау .





7. " Ракетка белән туп алып бару" бәйгесе.

Музыкальтәнәфес.

Заманча бию. 2 класс кызлары





8 . " Кием тегү " бәйгесе.

Командалар төсле кәгазь белән аппликация ясый.





9. " Хоккей " бәйгесе.

Хоккей таягы белән билгеләнгән урынга кечкенә туп алып бару .





10 . " Кыршау аша йөгерү " бәйгесе.





11. " Шәһәрдә " бәйгесе.

Ике команда бергә музыка астында әйләнә. Трамвай, троллейбус , автобуска кайсы команда утырып бетә.





12. " Кер кыстыргычы чүпләү " бәйгесе.

Һәр командадан бер балага 15 әр кер кыстыргычы беркетелә. Әниләре күз бәйләп шуны алалар.





13 . " Оста биюче " бәйгесе.

Кызлар төрле көйгә бии. ( танго, маленьких утят , ламбада , татарча )





Алып баручы.

Кичәбез ахырына якынлашты. Сүзне жюриларга бирү. Җиңүче командаларны билгеләү.

Кичәбезнең соңгы өлеше өстәл артында чәй эчү.





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал