7


  • Учителю
  • Интегрированный урок по математике и ОБЖ для 2 класса «Сложение и вычитание в пределах 100»

Интегрированный урок по математике и ОБЖ для 2 класса «Сложение и вычитание в пределах 100»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Законы на проезжей части суровы, онизачастую наказывают тех, кто их нарушает. В связи с возросшим количествомнесчастных случаев на дорогах, проблема соблюдения ПДД является актуальной всовременной школе. При этом важнейшими условиями обучения должны являтьсярегулярно
предварительный просмотр материала











Интеграль дәрес

Математика + ОБЖ





Тема:

"100 эчендә кушу һәм алу"


2 сыйныф




Загретдинова Ләйлә Мөнир кызы

башлангыч сыйныф укытучысы

Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе





















Кереш.

Безнең һәр адымыбыз яңалык белән бәйле.Һәр мизгел саен транспорт белән очрашабыз. Юлларда транспорт бик күп.Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк. Соңгы елларда республикабызда транспортның, бигрәк тә җиңел автомобильләрнең күзгә кәренеп артуы юл- транспорт һәләкәтенең артуына китерде. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Мондый хәлне кисәтү өчен, мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә нык игътибар ителә. Ата-аналар җыелышында әңгәмәләр, әлеге темага укучылар һәм ата-аналар белән бергәлектә төрле чаралар уздырыла. Төрле кызыксындыру һәм өйрәтү почмаклары ясала.Тәнәфесләрдә дә күп игътибар шушы темага бирелә. Экскурсия алдыннан укучылар белән махсус инструктажлар үткәрелә.

Башлангыч сыйныфларда бигрәк тә күп эш алып барыла һәм бу шулай булырга тиеш тә.Юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү, үзең белгәннәрне иптәшләрең белән уртаклашырга, бәла-каза килгәндә ярдәм күрсәтергә өйрәтү-укытучының төп бурычы.
















Дәрес планы:


Дәрес темасы: "100 эчендә кушу һәм алу".

Дәреснең максатлары:

1.Үткән тема буенча белемнәрне ныгыту.

2.Фәнгә кызыксыну уяту,игътибарлылык,логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

4.Бер-берсенә карата кешелекле булу сыйфатлары тәрбияләү.

5.Укучыларны 100 эчендә кушу һәм алуны үзләштерүләрен тикшерү, юл йөрү кагыйдәләрен күпме дәрәҗәдә истә калдыруларын тикшереп ныгыту.


Үстерешле - игътибарлылык, мөстәкыйль логик фикерләү сәләтен үстерү;

Тәрбияви - юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү .ныгыту.Бер-берсе белән эшләгәндә аңлашып эшләү күнекмәләрен арттыру,бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәнү.

Дәреснең тибы: - кабатлау.

Өйрәтү методы: иҗади биремле җавап бирү, әзләнүле биремнәр.

Укыту методы: аңлатулы - информацион иллюстрацияләр.

Өйрәнү методы: өлешчә эзләнүле.

Тәрбия методы: уйлый торган биремнәр.

Материал һәм дидактик җиһаз: слайдлар,Светофор,Белмәмеш, Стёпа абый киемнәре .

Максатлар:

1.Үткән тема буенча белемнәрне ныгыту.

2.Фәнгә кызыксыну уяту,игътибарлылык,логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

4.Бер-берсенә карата кешелекле булу сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация,Белмәмеш,Светофор,Стёпа абый костюмнары,такта.




Дәрес барышы.

1.Оештыру.

Укытучы:

-Математика дәресендә безне бүген кызыклы маҗара көтә.Чөнки без шәһәр урамы буйлап сәяхәткә чыгабыз.Безнең сәяхәтебез гади генә түгел ,ә математика белән бәйле булыр.Сәяхәт барышында 100 эчендә кушу һәм алуны ничек үзләштерүегезне ,мисал һәм мәсьәләләрне дөрес чишүегезне ,кисемтәләр төзи һәм логик фикерләвегезне тикшерербез.Юлдан чыкканда кыен хәлләрдә калмас өчен ,"Шәһәр әлифбасы"н искә төшерергә кирәк булыр.

Балалар белән эшләү.

Укытучы:

-Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм,ә сез уйлап карагыз әле,җавабы нәрсә булыр икән? (1 слайд)

Урам утасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал,үзе кырыс,

Үзе безгә якын дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл,сары,яшел ут.

Безгә чиратлап чәчә ул-

Төрле күздән төрле ут.

Укучылар:

-Светофор.

Укытучы:

-Светофор белән бергә безгә дәрескә кунакка милиционер -Стёпа абый килгән.Ә хәзер тактага карагыз ,ул безгә төрле кызыклы биремнәр алып килгән. (2 слайд)

Стёпа абый:

-Балалар,минем кулга бер хат килеп эләкте.Бу кызыклы хатны әкият герое язган.Кем соң ул әкият герое?Аның исеме ничек икән?Хәзер без аның исемен белергә тырышып карарбыз.Аның өчен безгә бераз тырышырга туры килер.Мин сезгә санлы аңлатмалар әйтермен,ә сез аларның җавапларын әйтерсез.Әгәр сез дөрес җавап бирсәгез,без әкият героеның исемен белә алырбыз.Ә без аны схема һәм хәрефләр ярдәмендә эшләрбез.


(Стёпа абый укучыларга сораулар бирә,ә алар телдән җавап бирәләр.Шул вакытта хәрефләр ачыла бара) (3 слайд)

Стёпа абый:

-20 белән 40 ның суммасы ничәгә тигез була?

Укучылар:

-60.

Стёпа абый:

-Димәк безнең ул хәреф "Ш" була.

-54 белән 4 нең аермасы ничә була?

Укучылар:

-50.

Стёпа абый:

-Хәзер безнең "Е" хәрефе ачыла.

-Уйлап карагыз әле,нинди сан 40 тан 2 гә кечерәк.

Укучылар:

-Безнең хәзер "М" хәрефе ачылды.

-Нинди сан 12 дән 3 кә күбрәк?

Укучылар:

-15.

Стёпа абый:

-Безнең "Ә" хәрефе ачылды.

-Хәзер 7 санын 9 га арттырыгыз.

Укучылар:

-16.

Стёпа абый:

-"М" хәрефе ачылды.

-51 санын 30 га киметегез.

Укучылар:

-21.

Стёпа абый:

-"Л" хәрефе ачылды.

12+12

Укучылар:

-24.

Стёпа абый:

-Безнең алдагы хәреф "Е" икән.

60-30

Укучылар:

-30.

Стёпа абый:

-Соңгы хәреф-"Б".

Б

Е

Л

М

Ә

М

Е

Ш

30

24

21

16

15

38

50

60

Стёпа абый:

-Молодцы, укучылар. Мин сезнең белән бик канәгать.Әйе, бу чыннан да, юл кагыйдәләрен белмәүче, дөрес үтәмәүче Белмәмеш.

Белмәмеш:

-Исәнмесез,мин -Белмәмеш.Укучылар ,мин сездән ярдәм көтәм.Юлны дөрес чыгу өчен ,миңа нинди билгеләрне өйрәнергә кирәк икән?

Укытучы:

-Укучылар,әйдәгез әле Белмәмешкә урамны дөрес чыгу өчен нинди билгеләрне өйрәнергә тиешлеген аңлатыйк.Ә моның өчен мисаллар чылбырын чишәргә кирәк булыр. (4 слайд)


(Экранда һәр рәткә биремнәр җыелмасы күренә)

Укытучы:

-Сәяхәтебезне башлыйк.Беренче рәт юлны дөрес үтсә,үзенә бүләккә юл йөрү кагыйдәләренең бер тиешле билгесен табар.



+


-


-


+




10

-

20

-

6

-

20

-

0

=


1 рәт-"Керү тыела".



-


+


-


-




15

-

5

-

60

-

3

-

62

=



2 рәт-"Сак бул,балалар!".



-


+


+


-




20

-

20

-

8

-

31

-

34

=



3 рәт-"Җәяүле чыгу урыны".


( 1-3 минуттан соң укытучы карточкалар ярдәмендә телдән тикшерү үткәрә).


Укытучы:

-Молодцы,балалар.Сез бүген биремнәрне дөрес үтәдегез.Ә хәзер светофор сезнең белән үзенең уенын уйнарга тели. (5 слайд)

Светофор:

-Минем сигналларны ничек белүегезне тикшерәсем килә.Сез минем җөмләләрне дөрес итеп фикерләп дәвам итәргә тиеш буласыз.

Гади законны өйрән

Кызыл ут янса...(тукта).

Сары төс сиңа әйтә:

Юлны чыгарга...(әзерлән).

Ә яшел күзен кысса

Курыкмыйча ...(уз әйдә)

Светофор:

-Булдырдыгыз,балалар,сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсез икән.

Ә хәзер ял итеп алабыз.Тәртибе болай.Әгәр кызыл төс янса-утырабыз,сары төс янса-басабыз,яшел янса-биибез. (6 слайд)

(Экранда геометрик фигуралар пәйдә була: ӨЧПОЧМАК,НУР,КВАДРАТ) (7 слайд)

Укытучы:

-Нәрсә ул кисемтә?

Укучылар:

-Ике ягы да нокта белән чикләнгән туры сызык.

Укытучы:

-Нәрсә ул нур?

Укучылар:

-Бер ягы гына нокта белән чикләнгән турысызык.

Укытучы:

-Әгәр бер ноктадан ике сызык җибәрсәк,безнең нәрсә килеп чыгачак?

Укучылар:

-Почмак.

Укытучы:

-Нинди почмак төрләрен беләсез?

Укучылар:

-Җәенке,туры,кысынкы.

Укытучы:

-Өч почмагы булган фигура ничек дип атала?

Укучылар:

-Өчпочмак.

Укытучы:

-Дүрт почмагы булган фигура нәрсә дип атала?

Укучылыр:

-Квадрат.

Укытучы:

-Ә хәзер квадрат сызыгыз.Ә квадрат формасындагы нинди билгеләр белән очрашабыз.

Укучылар:

-"Җир асты чыгу урыны", "Җәяүле чыгу урыны".

Укытучы:

-Хәзер өчпочмак сызыгыз.Юлда йөргәндә өчпочмаклы нинди билгеләрне очратырга мөмкин?

Укучылар:

  • "Ремонт эшләре", "Сак булыгыз,балалар", "Светофор".

Укытучы:

-Ә хәзер түгәрәк сызыгыз. Түгәрәк формасындагы нинди билгеләрне беләсез?

Укучылар:

-"Тукта", "Керү тыела", "Велосипедта йөрү тыела".

Укытучы:

-Бу билгеләр нинди төстә булалар?

Укучылар:

-Зәңгәр,кызыл.

Укытучы:

-Укучылар,без хәзер бер мәсьәлә эшләп алабыз. (8 слайд)

Бәхетле 15 кыз һәм 13 малай , олылыр белән бергәләп, экскурсиягә киттеләр.Ләкин автобус 30 кеше генә сыйдыра. Сорау:Автобуста ничә олы кеше бара?

(Укучылар мәсьәләне дәфтәрләрдә эшлиләр.Кабат телдән тикшерәләр).

Белмәмеш:

-Мин дә бит сезгә буш кул белән генә килмәдем. Мин сезгә үземнең кызыклы , ләкин уйландырырлык сораулар алып килдем. (9 слайд)

Сораулар:

1.Нинди тизлек белән барганда машина кинәт туктый ала? (Машина нинди генә тизлек белән барса да кинәт кенә туктый алмый).

2.Барган вакытта машинаның нинди тәгәрмәче әйләнми?(Барган вакытта өстәмә тәгәрмәч әйләнми).

Укытучы:

-Менә бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.Сез бүген үзегезнең дус,тиз эшли алуыгызны,бер-берегезгә ярдәмчел булуыгызны,дөрес һәм тиз саный белүегезне исбатладыгыз.Бу сезгә киләчәктә бик кирәк булачак.Ә юлларыгыз уңсын өчен,сезнең белән бернинди дә юл йөрү кагыйдәләрен бозып күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен нәрсәләрне белергә кирәк?

Укучылар:

-Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.

Укытучы:

-Булдырдыгыз!Димәк мин сезнең белән курыкмыйча юлга чыга алам.Сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсез. (10 слайд)

Кулланылган әдәбият.

  1. Азбука дорожной науки. 1 класс. Под ред. Р.Н. Минниханова,

И. А.Халиуллина. Казань, «Элодея». 1998 г. Стр.64.


  1. Виноградова Н. Ф., Ивченко Г. Г., Потапов И. В. Безопасность на улицах и дорогах. 2 класс. М.., 1997


  1. "Детский светофор" газета от 31.08. 2000 год.


  1. Н. Е. Цейтлин, А. П. Демидова. Справочник по трудовому обучению. Москва, «Просвещение» 1983 г. Стр.191.


  1. Учебное пособие. Обучение детей сельских школ правилам безопасного поведения на дорогах. Под редакцией Р. Н. Минниханова, И. А. Халиуллина. Казань, 1995 г.Стр.316.


  1. Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах в сельских общеобраз. школах. Под редакцией Р. Н. Минниханова, И. А. Халиуллина. Казань, 1995 г. Стр.32.


  1. Правила дорожного движения РФ. Москва, 2001г. Стр. 59.


11



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал