7


  • Учителю
  • Разработка вне классного мерроприятия '8 март - әниләр бәйрәме'.

Разработка вне классного мерроприятия '8 март - әниләр бәйрәме'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: 8 Март - Әниләр бәйрәме!

Максат: 1. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

2. Укучыларның сәләтен ачу, үстерү;

3. Әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү;

4. Әниләрне мәктәпкә җәлеп итү;

5. Балаларны ата - аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Җиһазлау:

I. Плакатлар.

II. Әниләргә әзерләнгән бүләкләр.

III. Рәсем һәм дәфтәрләр күргәзмәсе.

  1. Ноутбук, укучыларга киемнәр һ.б.




Укытучы: Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң - иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.



3 укучы. Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.


Җыр башкарыла.


4 укучы. Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.


5 укучы. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреннән

Бар өйгә нур бөркелә.


6 укучы. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

7 укучы. Сезне энилэр яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.


Жыр «Мин әнине яратам».


Укытучы. Балалар бүгенге бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Кадерле әниләр, әбиләр аларның иң матур шигырьләре сезнең өчен яңгырый.


8 укучы. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.


9 укучы. Зәкия Туфайлова «Әни сүзе»

«Әни» диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.


10 укучы. Резеда Вәлиева «Бүген әниләр бәйрәме»

Бүген әниләр бәйрәме Әниләрнең бәйрәменэ

Бүген җирдә тантана. Куана шулай алар.

Кояш шуңа көлә бүген, Әниләрне котлый бүген

Гөлләр шуңа шатлана. Җирдә барлык балалар.


11 укучы. Йолдыз «Дәү әни»

Дөньяда иң җылы әби-

Безнең әби - беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле, үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Балалар «Чебиләр» биюен бииләр.


12 укучы. Җылы наз ул, әнием - синдә генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!


13 укучы. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Тавышың да иң сөйкемле,

Иң ягымлы, әнием.


1 укучы . Бәйрәмебез бетеп килә

Без сезгә әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик.

Белмәгез тик борчуны.


Укытучы. Хөрмәтле әниләр дәү әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, "Җан җимешем, балам", - дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде .

Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчеп, укучыларга әниләреннән тәмле баллы күчтәнәчләр белән сыйланып алыйк.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал