7


  • Учителю
  • классный час на тему'Юлларыгыз имин булсын!'

классный час на тему'Юлларыгыз имин булсын!'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының ачык класс сәгате. Тема: Юлларыгыз һәрчак имин булсын!

Кичәгә әзерлек эше берничә атна алдан башлана.Пассажирлар, җәяүлеләр,

велосипедчылар өчен кагыйдәләр өйрәнелә; башлангыч сыйныф укучылары 2 командага бүленә һәм алдан бирелгән план-хат буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылачак кичәгә әзерләнәләр.

Өчкүздән килгән план-хат белдерүләр тактасына эленә:


Хөрмәтле укучылар! Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрер өчен юл кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә һәм төгәл үтәргә кирәк.Түбәндәге биремнәрне үтәсәгез, сезнең команда һичшиксез җиңәчәк.

1.Командага исем һәм командир билгеләгез.

2.Авыл эченә һәм тирәсенә куелган юл билгеләрен карап чыгыгыз һәм аңлатырга әзерләнегез.

3"Юл фәне әлифбасы" китабындагы сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

4. Пассажирлар, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен кагыйдәләрне исегезгә төшерегез, әти- әниләрегезгә, эне-сеңелләрегезгә сөйләп күрсәтегез.

5.Юл билгеләренең килеп чыгу тарихын өйрәнегез һәм кыскача сөйләргә әзерләнегез.

6."Юлларыгыз һәрчак имин булсын!" дигән темага рәсемнәр ясагыз.

7. Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы табышмаклар табыгыз.


Сезгә уңышлар теләп: дустыгыз Өчкүз.


Кичәгә ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла. Дәрес - кичәне Өчкүз булып киенгән укытучы алып бара.


Максат: 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру

һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, дуслык,

бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: : юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, презентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.


Дәрес - кичәнең барышы:


Өчкүз: Исәнмесез, дусларым

Бүген бик күңелле көн.

Юл кагыйдәсен белүчеләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз-ЮХИДИ хезмәткәрләре булыр.

Бәйгебезне командалар белән танышудан башлап җибәрик. Һәр дөрес җавап өчен командаларга 1әр юл билгесе макеты бирелә. Команда ялгыш-

кан очракта каршы яклар җавап бирә.

1 нче бәйге.Әзерләп килгән (юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы ) табыш-макларны әйтешү.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал