7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе (4 класс)

Урок по татарскому языку на тему Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сыйфатларның аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Максат: сыйфат сүз төркемеменең җөмләдәге роле белән таныштыру; аергыч һәм хәбәр булып килгән очракларын карау; фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү; төркемнәрдә эшләгәндә ярдәмчеллек,күмәк эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.





Бурычлар:

-укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;

-укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;

-укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;

-гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

► Сыйфат сүз төркемен җөмләдәге ролен белеп куллану.

► Сыйфатка хас билгеләмәләрне истә калдыру.

► Сыйфатларны сөйләмдә дөрес файдаланырга өйрәтү.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: дәреслек (И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова), презентация, тренажер, тест, карточкалар.



Дәрес этаплары



Дәресне алып бару



Укытучы эшчәнлеге



Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ - шәхескә кагылышлы УУГ

РУУГ - регулятив УУГ

ТБУУГ - танып белү УУГ

КУУГ - коммуникатив УУГ

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укучыларны активлаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

1. Уңай халәт тудыру

- -Исәнмесез укучылар, хәерле көн!

Дәрес һәрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бүген бишле генә -

Күңелем минем моңа ышана!

-Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Дәрестә үзеңе тоту кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә

Ел фасылының матулыгын күрә белергә өйрәтү.

Күмәк шигырь юллары белән башлыйлар, бер-берсенә теләкләр телиләр:

Барысы да яхшы булыр дип,

Уңышлар теләп калыйк.

Белем дөньясына чумып,

Бишлеләр генә алыйк!

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую

-Тәрәзәгә күз салыгыз.Бүген көн нинди? (җавап)( 1 слайд)

-Сез яңа гына нинди сүз төркеменә мисаллар китердегез? (сыйфат)

Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү.

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү

2. Актуальләштерү

- -Тренажер "Үзеңне сынап кара!"(1слайд)

- Әкият геройлары сезнең сыйфат темасына белемнәрне ничек үзләштерүегезне тикшереп карарга тели. Дөрес җавапны сайлап алырга. Ул яшел төс белән билгеләнәчәк

( Тренажер: 2 слайд)

1.Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)(3 слайд)

2.Сыйфат нәрсәне белдерә?(билгене) (4 слайд)

3.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?) (5 слайд)

4.Сыйфат күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә? (исемне) (6 слайд)

Сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрен кабатлау, ныгыту максатыннан фронталь эшне оештыру





Тренажерда бирелгән тест сорауларына җавап бирү, аңлау дәрәҗәсен күрсәтү







ТБУУГ: сүзләрне аерып күрсәтеп, кагыйдә формалаштыру.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

- Сезнең алдыгызда сыйфатлар язылган карточкалар ята.

- Алар нинди дәрәҗәгә карый? (почмакларда сыйфат дәрәҗәләре язылган табличкалар)(2 слайд)

-"Конэрс" структурасын кулланып тикшереп алыйк (укучылар почмакларга басалар)

-Дөрес почмакларны сайлаганыгызны белү өчен һәр төркемнән берничә укучының мисаллары белән танышып китәрбез (җаваплар тыңлана)

Сингапур методикасын куллану аша сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Тиз һәм дөрес фикер йөртү, җавабыңны дәлилләп күрсәтү

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую

Яңа материалны үзләштерүгә юнәлеш бирү





3.Уку мәсьәләсен кую

- Экранга игътибар итегез. Сезнең алдыгызда таблица. Ике баганага бүленеп җөмләләр бирелгән. Бу җөмләләр нәрсәсе белән охшаш? Һәр җөмләгә дә нинди сүз төркеме кергән? (һәр җөмләдә дә сыйфат бар) (3 слайд)

-Беренче рәттә утыручы укучылар беренче баганадагы җөмләләр эченнән , ә икенче рәтләр икенче баганадан сыйфатларны атый.

-Димәк, охшаш ягын таптыгыз, ә әлеге җөмләләр нәрсәсе белән аерыла? ( сыйфатның җөмләдә нинди җөмлә кисәге булуына карап, беренче баганада- аергыч, ә икенчесендә- хәбәр)

-Бу сорауга җавапны эзләп табу өчен без бер бирем эшләп алырбыз. Сезнең алдыгызда шушы ук җөмләләр. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә һәм аерманы табарга. Аңа кадәр тиз генә җөмлә кисәкләрен кабатлап китәбез. Мин күрсәткән шартлы билгегә карап, нинди җөмлә кисәге икәнен әйтергә.

-Бик яхшы! Ә хәзер парларда биремне үтибез.

- Җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан дөрес тикшердегезме икән?

Укучыларны яңа материалга алып керү өчен җирлек булдыру, уйланырга этәрү, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне күзалларга һәм яңа материалга бәйләп китүдә эзлеклелек булдыру

Игътибар белән тыңлау, фикер алышуда катнашу, үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга нигезләнеп гамәлләр кылу.

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.

Яңа материалны кабул итү

































Физминутка

-Минем сезнең фикерләрегезне тыңлыйсым килә (укучылар ярдәме белән җөмләләр җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерелә) (4 слайд)

-Димәк, без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез? Максатыбыз нинди булыр? (сыйфатның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүен ачыклау)(5 слайд)

- Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен дәреслектәге билгеләмә белән танышырбыз ( бер укучы укый)

-Димәк, сыйфатның җөмләдәге функциясе нинди? Нинди җөмлә кисәкләре белән белдерелә ала?











- Бергәләп ял итеп алыйк "Фолоу зе лидер"

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүен ачыклый алуларына ирешү.Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру

Проблемалы сорау аша дәрес материалын үзләштерүгә юнәлеш бирү, уйланырга этәрү, нәтиҗә ясау















Укучыларны ял иттерү

Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)

Эшләнгән биремнәр-нең дөреслеген бәяләү.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү

Фикер алышуда катнашу, билгеләмә белән



Кәеф күтәренкелеге тудыру

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Белемнәрне ныгыту

Сыйфат сүз төркемен җөмлә кисәге ягыннан дөрес билгеләргә өйрәнү

1. Матур язу күнегүе

-Иң элек дәрестә дөрес утыра белүне тикшереп алыйк.

- Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез бер сүз белән җавап бирегез. Аяклар? (Идәндә). Арка? (Туры). Куллар? (Партада). Терсәкләр?( Парта читендә). Дәфтәрләр?(Авыш).

- Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны, класс эшен язабыз. Матур язу биремен башкарабыз.Тактада сүзлек сүзләре бирелгән. Төшеп калган хәрефләрне куеп күчереп язарга. Кәг...зь,мәк...ль сүзләре

2. Дәреслек белән эш

- Дәреслекләрне ачтык. 14 нче күнегү, 13 нче бит. Бирем белән танышыйк

(күнегүне алдан эшләп бетергән укучылар экрандагы хәрәкәтле сурәтләргә карап күзләрен ял иттерәләр) (слайд)

Дөрес утыруны тәэмин итү





















Тактада бирелгән сүзлек сүзләрен дөрес һәм матур язуларына ирешү











Күнегүнең таләбенә җавап бирү, сыйфатларны табып күрсәтә һәм җөмлә кисәге ягыннан дөрес тикшерә белүләренә ирешү























Матур һәм дөрес язуны башкару













Сыйфатларны табу, җөмлә кисәге буларак аергыч итеп сызу.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Фронталь эш

3. Иҗади эш

- Мин сезгә карточкалар таратам. Бирелгән сыйфатны кертеп җөмләләр төзергә. Беренче таблицага язасы җөмләгездә сыйфатыгыз аергыч булып килсен, икенчесендә хәбәр булып килсен (6 слайд)

-Сезнең бүгенге теманы ни дәрәҗәдә аңлавыгызны тикшерү максатыннан мин тестлар әзерләдем. Тиз генә эшләп тапшырабыз (таратыла)

Мөстәкыйль рәвештә сыйфатның җөмләдәге ролен белеп, дөрес итеп җөмлә төзи белүләренә ирешү. Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү



Балаларның җаваплары анализлана









Биремнәрне мөстәкыйль башкару, җавапларны дәлилләп бирү.

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә, йомгак ясау.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату (7 слайд)

-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

-Нинди авырлыклар очрады? Нәрсәләр аңлашылып бетмәде? Нәрсәләр белергә теләр идегез?

-Өй эше. 13 нче күнегү, 13 нче бит. Көндәлекләргә язып куегыз. Карточкалар белән эш:газета- журналлардан сыйфатларның хәбәр һәм аергыч булып килгән очракларына 2 шәр мисал язарга.

-Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез. Һәр билгенең мәгънәсен сез экраннарда күрәсез. (8 слайд)

-Тест биремнәрен ни дәрәҗәдә башкаруыгызга карап мин сезгә билгеләр куярмын. Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучылар (исемнәре әйтелә) билгеләрегезне көндәлекләрегезгә куегыз.(актив катнашкан укучыларга билгеләр куела)

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү









Үзбәя. Үзбәя карточкаларын күрсәтәләр (конверттан алып)

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал