7


  • Учителю
  • Разработка урока по родному языку на тему: 'Личные местоимения' (3 класс)

Разработка урока по родному языку на тему: 'Личные местоимения' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Предмет: татар теле

Тема: зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда килүе.

Класс: 3

Дәрес тибы: яңа белем ачу

Максатлар:

Белем бирү: зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда килүе белән таныштыру.

зат алмашлыкларының берлек һәм күплек санда җөмләдә кулланырга өйрәтү;

матур язу күнекмәләрен ныгыту.

Шәхесне үстерү: чагыштыру, классификацияләү, иҗади күзаллау, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бирү: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү .

Сәламәтлекне саклау буенча: психологик комфортлылык тудыру һәм талчыгуны бетерү өчен шартлар тудыру.

Кулланылган технологияләр:

Сәламәтлекне саклау (физкультминутлар, эмоциональ халәт, мотивлаучы алымнар, уен формасы).

Эшчәнлекле якын килү технологиясе (технология деятельностного подхода)

Шәхесне үстерү метод һәм алымнары:

  • проблемалы укыту;

  • индивидуаль якын килү;

  • иҗади фикер йөртүне үстерү.

Уку-танып белү эшчәнлеген оештыру методлары:

  • сүз методы;

  • практик;

  • өлешчә эзләнү;

  • мөстәкыйль эшләү.

Җиһазлау: проектлы экран, презентация, төркемләп эшләү өчен карточкалар, яшел һәм кызыл төстәге түгәрәкләр, компьютер, дәреслек , алгоритм язылган плакат

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! Мин Бәрәзә мәктәбе укытучысы Фәния Таһировна булам. Миңа Фәния апа дип дәшсәгез дә була. Мин сезнең белән очрашуыма бик шат. Сезнең белән бүген татар теле дәресе үткәрербез, туган телебез серләренә төшенүне дәвам итәрбез.

- Укучылар, сез кояшлы көнне яратасызмы, болытлы көннеме? (Кояшлы) Әйдәгез, алай булгач кояшны үзебезнең бүлмәбез түренә элеп куябыз, ул безгә карап көлеп торсын. Ой, ул шундый җылы! Әйдәгез, минем янга җыелыгыз әле, ул җылылык сезгә дә күчсен, түгәрәккә басыйк, кулга-кул тотыныйк та, тиз генә исемнәребезне әйтеп кояны үзебез белән таныштырып чыгыйк.

Кәефләрегез ничек, сезне бер нәрсә дә борчымыймы? Укучылар, яхшымы? (Кәеф сайлау)

(Өч кәеф күрсәтәм) Дәрес ахырына кадәр шушы яхшы кәеф белән тырышып эшләгән укучыларга кошның бүләге дә бар.

-Укучылар, әйдәгез татар теле дәресебезне башлап җибәрик. Татар теле - безнең туган телебез. Һәр дәрестә туган телебезнең сафлыгына, аның серләренә төшенә барабыз. Бүген бик зур бәйрәм. Берәрегез белмиме, укучылар? Әйе, Халыкара туган тел көне. Бүген һәр милләт, һәр халык туган тел көнен бәйрәм итә. Сез тагын нинди телләр беләсез?(рус, инглиз) Шулай да кая барсак та үзебезнең туган телебезне оныта күрмәгез.

II. Актуальләштерү.

Укучылар, бүгенге дәресебездә без нәрсә турында сөйләшербез икән , бик игътибар белән слайдтагы җөмләләне эчтән генә укыгыз әле. Карагыз әле, кар явып китеп кайбер сүзләне катлаган, табарга тырышыйк әле шул сүзләрне, кул гына күтәреп җавап бирәбез.

Мин кояшның җылысын тоям.

Кояш, син безнең дәресләребезгә көн саен кил!

Ул безнең чакыруны кабул итте.

(Мин, син, ул). Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (алмашлык) Төгәлрәк итеп әйтсәк, зат алмашлыклары. Димәк, без бүген зат алмашлыклары турында сөйләшербез. Дәресебезнең планын төзик:

МИН БЕЛӘМ. МИН БЕЛЕРГӘ ТЕЛИМ. МИН БЕЛДЕМ.

Зат алмашлыклары турында нәрсәләр беләбез, кечкенә генә тест эшләп алыйк. Сезнең өстәлләрдә хәрефләр, кайсысы дөрес җавапка туры килә, шул хәрефне күтәрәбез. Дөрес җавапны бергәләп хор белән укыйбыз.

1. Алмашлыкның билгеләмәсен тап:

а) предметның хәрәкәтен белдерә

б) үзләрен атамыйча гына, предметларга күрсәтә

в) җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйли

2.Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алмаштырып килә?

а) исем

б) сыйфат

в) фигыль

3.Сезгә таныш булган зат алмашлыкларын табыгыз?

а) ул, кояш, син.

б) мин, су, ул.

в)мин, син, ул.

Фронталь рәвештә дөреслеген тикшерәбез, кемдә ничә хата. Тикшерү барышында төзәтә барыгыз, үзегезнең эшегезгә бәя куя барыгыз, дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз.

III. Яңа материалны аңлату. Белгәннәребезне таблицага тутырыйк.


Берлек

сан


1 зат

мин


2 зат

син


3 зат

ул



Укучылар, зат алмашлыклары тагын бармы икән. Шул сорауга җавап эзлик әле. Хәзер мин сезгә предметлар өләшәм. (өләшеп чыгам)

- Кемнең предметы артына мин дип язылган минем янга килегез әле. Мин алмашлыгын кертеп бер матур җөмлә төзеп әйтегез әле. (Балалар җавабы) Кар бөртекләрен берләштерәбез һәм без алмашлыгы килеп чыга. (фикер алышу тиз генә) Рәхмәт әйтеп утырту. (тәрбияви момент)

- Кемнең предметы артына син дип язылган, минем янга чыгыйк әле. Сез син алмашлыгын кертеп җөмлә төзегез, фикерләшегез, берегез җавап бирә. Тамчыларны берләштердек, сез килеп чыкты. (фикер алышу тиз генә). Рәхмәт өйтеп утырту. тәрбияви момент)

- Кемнең предметына ул дип язылган, минем янга килегез. Сез ул алмашлыгын кертеп җөмлә төзегез. Фикерләшегез, берегез җавап бирә. Агачларны бергә утыртабыз, алар алмашлыгы килеп чыкты.(фикер алышабыз) Рәхмәт әйтеп утырту. (тәрбияви момент)

Таблицага тутырабыз. Димәк, бу баганадагы алмашлыклар нинди санда киләләр? (күплек)


Берлек

сан

Күплек

сан

1 зат

мин

без

2 зат

син

сез

3 зат

ул

алар



IV. Ныгыту өстендә эш.

  1. Плакатта язылган текстны уку.

энем белән безнең якта кышлаучы кошларга җимлек ясап элдек.

Мин энем белән көн саен җимлеккә килгән кошларны күзәтәбез.


Ә син сеңлең белән кошларга ярдәм итәсезме?

Ә син сеңлең белән сыерчык оясы ясарга уйлыйсызмы?


Алмаз белән Булат агач башыннан егылып төшкән кош оясын урнаштырып куйганнар.

Алмаз белән Булат табигатькә зур файда китергәннәр.

- Укучылар, сезгә текстның яңгырашы ошыймы? Ни өчен? Кабатлаулардан ничек котылып була?

"Алмашлыктан исем яса"уены. ( төркемнәргә бүленеп, 1 минут эчендә алмашлык сүзендәге хәрефләрдән исемнәр ясыйлар)

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау. Димәк, зат алмашлыклары безнең сөйләмебез өчен бик мөһим. Исемне алмаштырып килеп алар безнең сөйләмебезне кабатланулардан коткаралар. Ә тормышта нәрсәнедер алмаштыру ярдәмендә уңышларга ирешергә мөмкинме? Мәсәлән, хоккей уйнаганда запас уенчы кирәк вакытта алмаштыра, (укучыларның мисаллары)

2. Өй эше бирү.

Карточкалар буенча дифферециаль эш.

1 нче төркем -барлык зат алмашлыкларын кулланып, "Табигатьне саклыйк!" дигән темага хикәя язарга;

2 нче төркем - тиешле алмашлыкларны куеп һәм төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп языгыз.

3 нче төркем - тиешле алмашлыкларны куеп күчереп языгыз.

3. Үзбәя.

Укуылар, дәрес башында кәефебез яхшы иде, ә хәзер ничек? Бик яхшы. Кояш аны сезгә бүләк итә.

Хәзер уңышлар баскычы янына килик әле . Кем мин дәрестә барсын да аңладым ди, югары баскычка куйсын, кем минем кыенсынган урыннарым бар ди ул икенче баскычка куйсын, ә кем инде мин бер нәрсә дә аңламадым ди, ул түбән баскычка куйсын.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал