7


  • Учителю
  • Праздник Букваря (на татарском языке)

Праздник Букваря (на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме



Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . 1 нче сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

Җыр

Уйныйлар биттә нурлар.

Мәктәпкә килде юллар.

Әлифба алды куллар.

Без инде хәзер зурлар.



Сүз ясарга өйрәндек.

Хәреф кушып хәрефкә.

Әкиятләр, шигырьләр

Без укыйбыз дәрестә.



Бәйрәм бездә, бәйрәм бүген!

Көттек ярты ел буе.

Котлы булсын, котлы булсын

Әлифба сабан туе.



Әнине укыткан әлифба.

Әтине дә укыткан

Әбине дә укыткан ул.

Бабайны да укыткан

Менә кем ул әлифба!



А дан башлап Һ гә чаклы

Аһ дисәк тә өйрәндек.

Әлифбадан туган телнең

Моңнарыма көйләндек.





Әти-әнием әле дә

Әлифбаны caгына.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.



Кадерләп йөрттек без сине.

Буямадык, ертмадык.

Өф итеп кенә сакладык.

Төштә куреп йокладык.



Һәр хәрефең белән синең

Таныштык берәм-берәм.

Инде барлык китапларның

Сер ачкычларын беләм.



Киңәшең истә, әлифба!

Берсен дә онытмыйбыз.

Укырга өйрәткән өчен

Сиңа рәхмәт укыйбыз.



Әлифба - баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :

Әни дип телем ачылган.

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәрендә

Ә хәрефен язмаган.



Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә тәмле диләр.

Л хәрефен яхшы белсәң,

Лимон да тәмле диләр.



И хәрефе ипидә бар ,

Бар ул ил һәм иректә . .

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә .









Фил китергәннәр циркка

Йөз кешелек ашый ли.

Аннары борыны белән

Физзарядка ясый ди.



Бакалар җырлый буада

Отып калырга уйлыйм.

Б хәрефен яхшы белеп

Бишле алырга уйлыйм.



А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң башта.

ҖЫР:

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы .

Син кадерле , син туган телемнең

Алтын ачкычы .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.



2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып .

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып .





Безгә хәрефләрне тагын нинди китап өйрәтте? Әйдәгез, искә төшерик.



Аист с нами прожил лето.

А зимой гостил он где-то.



Звезды видели мы днем,

За рекою нал Кремлем.



Бегемот разинул рот,

Булки простит бегемот.



Ученик учил уроки,

У него в чернилах щеки



Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.



Мы по Африке прошли,

А теперь она вдали.

Нам запомнится она,

Эта жаркая страна.

</ Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Безне карап үстергәнгә

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .



Сезнең алда сүз бирәбез:

  • Ялкауланмаска,

  • Икеле алмаска,

  • Артта калмаска,

  • Тырыш булырга,

  • Бишкә укырга.



Мәктәп юлы, якты юл,

Зур уңышларга илтә.

Бик тырышып укырбыз

Сынатмабыз без һичтә.



Якын булса да бик тә,

Әлифба бездән китә.

Кайчан сентябрь җитә дип,

Яңа дусларын көтә.



Рәхмәт сиңа әлифбабыз,

Син бер еллык үстердең.

Яңа баскычка күтәрдең,

Туган телгә күчердең.



Белем сараен ачып керергә

Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын

Китап иң якын дустыбыз булсын.



Җыр Китап







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал