7


  • Учителю
  • “Г. Тукайның «Эшкә өндәү» шигырендә хезмәткә тәрбия”

“Г. Тукайның «Эшкә өндәү» шигырендә хезмәткә тәрбия”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәби уку дәресенә технологик карта


Класс : 1

Предмет: әдәби уку

Тема: "Г. Тукайның «Эшкә өндәү» шигырендә хезмәткә тәрбия"

Максат: 1. Әдәби әсәрне анализлауның иң гади ысулларына төшенү һәм авторның яшерелгән фикерен табарга өйрәтү.

2. Иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр эчтәлеге буенча үз фикереңне җиткерү.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, төркемнәрдә , парларда эш.

Предметара бәйләнеш: рус теле, рәсем сәнгате.

Чыганаклар:Туган тел, С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова , Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек ,38 бит. Аудиокитап

А.Г.Яхин, Әдәбият теориясе.

Дәрес этаблары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру.

Балалар, әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, бер-беребезгә елмайыйк. Йөзебездәге елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Ә хәзер җиңнәребезне сызганып эшкә керешик.

Балалар матур итеп басып, бер-берсенә карап елмаялар.


РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре;

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре;

ТУУГ-танып белү

универсаль уку гамәлләре.

II.

Актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.


Укытучы балаларга "Туган тел" шигырен тыңларга һәм авторын билгеләргә тәкъдим итә.

(1 нче кушымта )

-Укучылар бу шигырьнең авторы кем?

1 слайд (экранда Г.Тукайның фотографиясе чыга)

1 нче бирем

Укытучы балаларга киселгән рәсемнәрне җыярга тәкъдим итә.

( 2 нче кушымта)

-Сез аның нинди әсәрләрен беләсез икән, шуны беләсем килде. Шуның өчен Г.Тукайның әсәрләренә иҗат ителгән иллюстрацияләр алып килгән идем. Әмма алар буталып беткән, әйдәгез бергәләп җыеп карыйк әле.

2 слайд (өстәлдә рәсемнәр әзер булгач, экранга чыгарыла)

2 нче бирем

Укытучы төркемнәргә урыннарын алышынырга һәм әсәрнең исемен белергә тәкъдим итә (3 нче кушымта).

2 слайд (экранда әсәр астында исеме күрсәтелә)

3 нче бирем (3 слайд)

Укытучы балаларга серле сумка күрсәтә, андагы рәсемнәрне тактага куя һәм әсәргә туры килгәнен сайлап алырга тәкъдим итә. ( 4 нче кушымта)

-Бу предметларны кайсы геройлар югалткан икән? Сайлап алыгыз әле.

4 слайд



Укытучы игътибар белән артык калган рәсемгә карап , әсәрнең исемен һәм төп героен билгеләргә тәкъдим итә (5 слайд)

-Балалар, ә балта рәсемен, сезнеңчә, кайсы герой югалткан икән? Ул кайсы әсәрдән?

4 нче бирем

Укытучы төркемнәр белән алышынырга һәм сорауларга җавап бирергә куша.

(5 нче кушымта)

- Күбәләк сезгә нәрсә дип әйтте?

- "Кызыклы шәкерт" шигырендә сөяк яратучы эт баласының кушаматы ничек?

- Кәҗә белән Сарыкка капчык ни өчен кирәк булды?

-Кәҗә ничек итеп Галигә рәхмәт әйтә?

-Булдырдыгыз, балалар. Сез, чыннан да, күп беләсез икән. Әйдәгез үзебезне алкышлыйк әле.

5 нче бирем

Укытучы балаларга Г.Тукайның тагын бер шигырен игътибар белән тыңларга һәм бүгенге теманы ачыкларга тәгъдим итә.

-Әйдәгез, балалар,шигырьнең исемен һәм сәнгатьле уку алымын истә калдыру өчен игътибар белән тыңлыйк әле.

( аудиокитаптан тыңлау)

(6 нчы кушымта)

-дәрестә нинди шигырь өстендә эш алып барырбыз икән?

Балалар төркемнәрдә утыралар һәм игътибар белән тыңлыйлар.

-Татар халкының бөек шагыйре

Г. Тукай

4 төркемдә балалар киселгән рәсемнәрне җыялар. Һәр төркемдәге балалар әзер булгач, экран аша тикшерелә .

Балалар төркемнәрдә эшли.

Алар өстәлгә куелган 4 карточканың берсен сайлап алырга тиеш. Карточкаларда әсәрләрнең исеме язылган. Соңыннан тикшерелә.

Балалар билгеле вакыт эчендә төркемнәрдә эшли. Вакыт беткәч, һәр төркемнән бер бала чыгып тиешле рәсемне сайлап ала һәм дәлилли .

- Капчыкны "Кәҗә белән Сарык"әкиятендәге геройларга бирәбез, чөнки алар капчык асып өйдән чыгып китәләр.

-Чирәмне "Гали белән Кәҗә"гә бирәбез, чөнки Гали Кәҗәне чирәм белән сыйлый.

- Сөякне -"Кызыклы шәкерт" әсәрендәге эт баласына бирәбез, чөнки ул сөяк кимерергә ярата.

-Ромашканы "Бала белән Күбәләк"кә бирәбез, чөнки күбәләкләр чәчәкләрдән нектар җыялар.

Балалар төркемнәрдә эшли. Җаваплар тыңлана.

Балта рәсемен Былтыр исемле егет югалтканын һәм аның "Шүрәле" әкиятеннән икәне ачыклана.



Балалар төркемнәрдә фикер алышалар. Җаваплар тыңлана.

-"Безнең гомеребез бик кыска, шуңа күрә безне рәнҗетмәгез, яхшы булыгыз " - диде.

-Акбай.

-Бүре башы салыр өчен.



-Кәҗә рәхмәт әйткәндә сакалын селкетә.

Укучылар бер-берсен алкышлыйлар.



Балалар игътибар белән аудиокитаптан шигырьне тыңлыйлар, исемен әйтәләр һәм теманы ачыклыйлар (тактага карточка куела- Эшкә өндәү).




РУУГ: укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү; эш сыйфатына бәя бирә белү.

КУУГ: үз фикерен телдән җиткерә белү; диалогта катнашу.

ТУУГ: укытучының сорауларына җавап бирү; предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларны билгели белү.




III.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.


6 бирем

Укытучы шигырьнең эчтәлегенә төшенер өчен тагын бер кат укып чыгарга һәм алдан ук әзерләнгән сүзлекчәләрдән файдаланырга тәгъдим итә.

( 7 нче кушымта)

- Укучылар, хәзер эчтәлегенә төшенер өчен тагын бер кат укып чыгыйк әле. Шигырьдә аңлашылмаган сүзләр бар. Аларның мәгънәләрен аңлар өчен мин сезгә сүзлекчәләр әзерләдем (6 слайд)

Сорау:

-Тагын кайсы сүзләрнең мәгънәләрен аңламадыгыз?

7 бирем

Укытучы төркемнәрдә фикерләшеп, катнашучыларны билгеләргә куша.

-Әйдәгез, бергәләп катнашучыларны табыйк әле. Безне кем эшкә өнди?

-Автор кем соң монда?

Укытучы авторның лирик герой булуы турында әйтеп китә һәм

сораулар бирә ( 7 слайд)

-Автор сөйләгәннәрне кем соң аерып күрсәтә белә?

-Ә автор безгә нәрсә сөйли?

-Кайсы юлларны укып без аны белә алдык? (9 слайд)

-Ә кайчан эшләргә куша?

-Ни өчен яшь вакытта ук эшләргә кирәк?

- Нәрсә соң ул картлык? Ул сүзне сез ничек аңлыйсыз?

-Картлыкны тыныч һәм җиңел каршылар өчен нишләргә кирәк?

-Мондый балаларны ничек атыйлар?

- Яшьлек кайчан була ул? Кайчан эшли башларга кирәк?

-Ә яшьтән эшлисе килмәсә?Андый балалар нинди була?

Физминутка

-ә сез өйдә ниләр эшлисез икән? Әйдәгез тикшереп карыйк әле:

-ничек итеп тузан сөртәләр?

-ничек итеп тәлинкә юалар?

-Ә кем өйдә эшләми? Ни өчен?

8 бирем

Укытучы бәхет, оят, хурлык сүзләрен кайсы катнашучы яныны куярга кирәклеген сорый.

-Хәзер шигырьдәге бәхет һәм оят, хурлык сүзләренә әйләнеп кайтыйк әле. Аларны кайсы катнашучы герой янына куярбыз? Ни өчен?

Сорау:

-Димәк, без кайчан бәхетле була алабыз?

-Ә кайчан оятка калырга мөмкин?

-Бик әйбәт,әйдәгез бер-беребезне алкышлыйк инде.



Балалар сүзлекчәдән файдаланып шигырьне гөжләп укып чыгалар. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

Укучылар төркемнәрдә фикерләшеп, катнашучыларны билгелиләр, сорауларга җавап бирәләр.

-автор (шагыйрь)



-Г.Тукай

Эшкә өндәү

/ \

автор без

лирик герой

-без

-Ул безгә эндәшә, эшләргә куша

И сабыйлар! Эшләгез сез,

иң мөкаддәс нәрсә - эш

-яшь вакытта

-картайгач кына эшкә өйрәнеп булмый

-һәр кеше олыгая, әби-бабай була; пенсиягә чыга;

-тырышырга, кечкенәдән эш яратырга, әниләргә булышырга.

-тырыш балалар.

-кечкенә вакыт; хәзерге вакытыбыз;

-эшкә хәзер өйрәнергә тиешбез, чөнки зур үскәч безне өйрәтүче булмый.

-Ялкау.

(тактада таблица тутырылып бара)

Эшкә өндәү

/ \

автор

лирик герой без

/ \

тырыш ялкау

Балалар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр. Җаваплар тыңлана.

Балалар төркемнәрдә фикер алышыналар. Җаваплар тыңлана һәм дәлилләнә, эшкә бәя бирелә.



-Бәхет сүзен тырыш бала янына куярбыз, чөнки тырышып эшләгән бала бәхетле була. Ә оят, хурлык сүзләрен ялкау сүзе янына куябыз, чөнки эшләмәгәч аларның акчалары булмый. Акчалары булмагач кием дә, ризык та ала алмыйлар.

-тырышып эшләгәндә без бәхетле булабыз.

- ә ялкау булсак, оятка калабыз.


ТУУГ: шигырьне сүзлекләр кулланып, аңлап уку; уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү.

КУУГ: дәрестә диалогта катнаша белү; текстны укыганнан соң "автор белән диалог" алып бару.

РУУГ: уку проблемасын таба белү.


IV.Яңа белемнәрне куллану.

9 бирем

Укытучы балаларга мәкальләр җыярга һәм бүгенге темага туры килгәнен билгеләргә тәкъдим итә.

- ә хәзер эш турында берничә мәкаль җыеп карыйк. Кайсысы безнең темага якын? (8 нче кушымта)

Укытучы балаларга шигырьдәге төп мәгънәне билгеләргә куша.

-Укучылар, ә автор безгә шушы шигыре аша нәрсә әйтергә теләде икән соң?

Укытучы балаларга аңлатма бирә.

-Укучылар без сезнең белән автор әйтәсе килгән төп мәгънәне ачыкладык. Әдәбият дәресләрендә аны фокус дип йөртәләр. Бу турыда сез тулырак өлкән сыйныфта өйрәнерсез.

Балалар мәкальләр җыялар. Җаваплар тыңлана.



Балалар төп мәгънәне билгелиләр һәм дәреслектән сайлап укып бирәләр.

ТУУГ: тиешле мәгълүматны таба белү; дәреслек белән эшли белү.

РУУГ: эшнең дөреслеген тикшерү һәм эш сыйфатына бәя бирә белү.

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; үз фикерен җиткерә белү.

V. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.


Укытучы балаларга сораулар бирә һәм дәресне әйбәт кәеф белән тәмамлау өчен җыр тыңларга тәгъдим итә.

(9 нчы кушымта- 2.30 минутында башлана, 3.26 минутында бетә)

9 слайд

-Сез бүген нинди хисләр белән китәсез?

-Габдулла Тукайга шигырь турында нинди сорау бирер идегез?

- укучылар, бик тырышып эшләдек, әйдәгез тагын бер кат үзебезне алкышлап алыйк әле. Хәзер игътибар белән экранга карыйк һәм бергәләп кушылып җырлыйк.

Балаларның җаваплары тыңлана. Соңыннан балалар мультфильмны карыйлар һәм кушылып җырлыйлар.


КУУГ: үз фикерен әйтә белү.

РУУГ: үз эшенә бәя бирү.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал