7


  • Учителю
  • План-конспект урока на тему:[йа], [йә] авазлары, Я, я хәрефләре. 1 сыйныф

План-конспект урока на тему:[йа], [йә] авазлары, Я, я хәрефләре. 1 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Уку дәресе. 1 сыйныф .



</ 1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хөснуллина Рәмзия Миргазиян кызы

Тема: [йа], [йә] авазлары, Я, я хәрефләре.

Максат: 1) [Йа], [йә] кушылмаларын телдән әйтеп, башта а, ә авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү, я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм, күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату, я хәрефе булган сүзләрне укырга өйрәтү ,

2) сөйләмне, хәтерне , фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү,

3) китап-дәфтәрләргә сакчыл караш, туган телебезгә мәхәббәт

тәрбияләү.

Жиһазлау: язу үрнәге, таблица, хәрефле сигнал карточкалары, рәсемнәр, перфокарталар, презентация, интерактив такта.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1.Укучыларны дәрескә әзерләү.

II.Актуальләштерү.

2.Тактага басмача язылган кушылмаларны укытуйо

йө



на

нә

ни

ла

лу

лы

ма

мы

му

рә

ре

ри

ңә

ңү

ңе









[Йа], [йә] кушылмаларын телдән әйтеп, башта а, ә авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү

III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1. Яр, оя, лилия рәсемнәре буенча предмет исемнәрендәге беренче иҗекләрне билгеләтү, кушылмаларны авазларга таркату (йа,йә). Аваз-хәреф анализы ясау. Сүзләрдә аваз һәм хәреф формаларының бәйләнешен күзәтү. Иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Бу сүзләрдә авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәвен укучылар үзләре күреп, үзләре үк нәтиҗә ясарга тиешләр.

2. Я, я хәрефләренең исеме -йа; укыганда "йа,йә" дип, ике төрле укыла: калын сүзләрдә "йа" дип, нечкә сүзләрдә "йә" дип укыла.

Я хәрефен а хәрефе белән чагыштырып укыту, сузыклар таблицасында а, ә хәрефләре астына кую. Я - сузык хәрефе. Басма сүздә үзе генә дә иҗек була ала.

3. Я хәрефе булган сүзләрне укырга өйрәтү.

Кисмә хәрефләрдән төзелгән оя, өя сүзләрен укыту һәм сүздә калын сузык аваз хәрефе булса, я хәрефе ничек укылганын, нечкә сузык аваз хәрефе булса, я хәрефенең ничек укылганын күзәтү.

Күрше иҗектәге сүзләргә карап, я хәрефенең калын да, нечкә дә укылганын аңлату.

Яралы сүзеннән соң килгән турыпочмаклык урынына предмет исемен куеп уку. Мәсәлән, яралы кош.

4. 40 нчы биттәге рәсем өстендә эш. Рәсемгә карата бирелгән җөмләләрне уку. Алия, Рания, Нурия сүзләренә аваз- хәреф анализы ясату.

IV. Ял минуты.

Уен "Күрсәт әле, дускаем..."

- Күрсәт әле, дускаем, күлдә ничек йөзәләр?

(балалар җавап бирә һәм күрсәтә: менә шулай, менә шулай күлдә йөзәләр)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек балык тоталар?

(менә шулай, менә шулай балык тоталар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек кошлар очалар?

(менә шулай, менә шулай кошлар очалар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек сәгать текелди?

(менә шулай, менә шулай сәгать текелди)

- Күрсәт әле, дускаем, тәртипле укучы дәрестә ничек утыра?

(менә шулай, менә шулай тәртипле укучы утыра)

V. Дәреслек белән эш.

41 нче биттәге сүзләрне һәм җөмләләрне уку күнегүләре.

-Сузык аваз хәрефләре булмаганда, я хәрефе ничек укыла: ял, ян, яр, яң?

"Тылсымлы таяк" шартлы билгесе белән бирелгән сүзләрне уку.

Ал төстәге рамкадагы сүзләр бер-берсеннән 1 хәреф белән аерыла. Укылышка һәм сүзләрнең мәгънәсенә игьтибар иттерү.

Зәңгәр рамкадагы сүзләр 1 яки 2 хәрефкә арта бара, мәгънәсе үзгәрә бара.

VI. Рефлексив бәяләү .

1.Йомгак ясау

- Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек?(я)

- Ул нинди аваз белдерә?(нечкә [йә], калын [йа])

- Ни өчен аны сузык дип әйтәбез?

- Зур Я хәрефе ни өчен кирәк? (чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

2.Үзбәя, бәя.

-Укучылар, дәрестә эшләү нәтиҗәсе буенча үзегезне ничәнче баскычта дип саныйсыз?

- Укучылар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, тулы матур җаваплар бирдегез, молодцы.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал