7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 3 класса «Кушма сүзләр»

Урок по татарскому языку для 3 класса «Кушма сүзләр»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Кушма сүзләрМаксат: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәмдөрес яза белүләренә ирешү;Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.Материал: дәреслек 51-53 нче битләр; татар теленнән эш дәфтәреҖиһазлау: таблица,
предварительный просмотр материала


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ


АРЧА РАЙОНЫ Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ АШЫТБАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ












Кушма сүзләр











Арча районы Г.Тукай исемендәге

Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе

башлангыч класслар укытучысы

Л.Ф.Ибраһимованың 3 нче класста

татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.



Тема: Кушма сүзләр

Максат: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм

дөрес яза белүләренә ирешү;

Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;

Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал: дәреслек 51-53 нче битләр; татар теленнән эш дәфтәре

Җиһазлау: таблица, перфокарта, дифференциаль карточкалар, компьютерда тест, индивидуаль карточка, татар теленең орфогра- фик сүзлеге, предмет рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату



Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

-Бер-береңә елмаю бүләк итү.

- Хәерле көн , балалар !

Әйбәт үтсен көнегез ,

Фән серен күп белегез ,

Җиңел булыр укулар ,

Матур булсын язулар ,

Дәфтәр саен 5 ле булсын

Ерактан көлеп торсын .


3. Матур язу күнегүләре.

4. Дәреснең темасын әйтү.



I I. Яңа материал өстендә эш.

  1. Нинди кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала? Сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз ничек атала?



  1. Сүзләр төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла. (таблица буенча эш)



  1. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.



  1. 112 нче күнегүне телдән эшләү. Җөмләләрне укырга һәм кушма сүзләрне табарга.



  1. Сүзлек диктанты. Предмет рәсемнәре күрсәтелә. Укучылар сүзләрне язалар.

Аккош, алъяпкыч, карабодай, кызылтүш, көнбагыш, төнбоек

  • Сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карау.



  1. Икенче тамыр я, ю, е хәрефләренә башланганда ике тамыр арасында ъ яки ь нечкәлек билгесе куела. Мәсәлән,

кулъюгыч, ашъяулык, унъеллык

берьюлы, шәльяулык, дүртьеллык



  1. Перфокарта буенча эш.

Нокталар урынына ь яки ъ билгеләрен куй:

Төн як

Кул югыч

Бер юлы

Ар як

Кул яулык

Дүрт еллык

Аш яулык

Көн як

  1. Физкультминутка



Хәзер бераз ял итик ,

Тәнебезгә көч кертик .

Бер урында таптаныйк ,

Сикергәләп тә алыйк ,

Уңга , сулга күз салыйк ,

Муеннарны боргалыйк ,

Ишкәкләрне нык тотыйк ,

Беләкләрне ныгытыйк .

Кулларны алга сузыйк ,

Үткен кайчылар булыйк ,

Бер чүгәлик , бер басыйк ,

Кул тегермәне ясыйк ,

Тиз армаска тырышыйк ,

Арганнарга булышыйк



  1. Дифференциаль карточка буенча эш.

1 нче төркемгә:

Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзе:

бил


баш

кара


чыгыш

оек


ваткыч

көн


бүрек

боз


бау

яр


борын

баш


боек

озын


кош

төн


кала

ак


канат

2 нче төркемгә:

Тиешле кушма сүзләрне куй.

  1. _______________________ әкрен йөри.

  2. _______________________ - ерткыч хайван.

  3. Су буенда ______________________күп була.

  4. Күл өстендә ___________________ йөзә.

  5. Кышын безнең урманнарга ___________________ килә.

Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.

10. 114 нче күнегүне тактада эшләү. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.

11. Сүз ясалышы темасы буенча тест.

1.Тамыр сүзне тап:

А) баш Ә) башлар Б) башлык В) башны

2.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

А) кар Ә) эшче Б) бакчага В) аккош

3.Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүз:

А) дәреслек Ә) көчле Б) кешене В) китап

4.Кушма сүзне тап:

А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур

5. Кушма сүзләр ничек языла?

А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып


12. Күзләр өчен физминутка (компьютерда)


13. Бирелгән хәрефләр арасыннан кушма сүзләрне билгеләргә.


А

К

Ө

О

Ч

Б

К

Ч

П

М

А

О

Ш

К

А

Ш

В

А

Ы

Ч

Ы

К

Т

К

П

Ч

А

Л

Ъ

Я


14. Һич, һәр тамырыннан ромашка чәчәге төзү


15. 115 нче күнегү. Сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.

- Нинди исемнәр килеп чыкты?

- Алар ничек языла?

- Безнең класста кемнең исеме кушма сүздән тора?


15. Парларда эш. Бирелгән рәсемнәр арасыннан кушма сүзне билгеләргә.


16. Бер сүз - кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер -

Илнең төп, үзәк шәһәре -

Ап-ак кош -

Ашаган азыкны эшкәртә торган әгъза -

Ашарга йөри торган йортлар -

Чәй эчәргә йөри торган йортлар -

Кояш чыгу ягы -

Кояш бату ягы -

Өстәлгә җәя торган җәймә -

Матур чәчәкле, чәнечкеле куак -

Җылы як -

Салкын як -


I I I. Йомгаклау.

  1. Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?

  2. Өй эше. "Сабантуй" текстыннан кушма сүзләрне сайлап язарга.

Сабантуй.

Сабантуй - халкыбызның милли бәйрәме. Бәйрәм алдыннан һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешә. Һәркем бу бәйрәмне көтеп ала. Өлкәннәр балачагына әйләнеп кайткандай була.

Без ел саен Сабантуй бәйрәменә Аккош күле буена җыелабыз. Быел Алмачуар чабышта беренче булып килде. Миңлегөл әби аның муенына чигүле сөлге бәйләде.



  1. Нәтиҗә ясау, билге кую.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал