7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Сыйфат' (3 класс)

Конспект урока по татарскому языку 'Сыйфат' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Сыйфат турындаүткәннәрне кабатлау

Максат:

  • Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау, тирәнәйтү.

  • Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,

  • сүзлек байлыкларын арттыру.

  • Туган телгә карата ихтирам, хөрмәт итү, горурлык хисе тәрбияләү,Ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү

Дәрес формасы: Дәрес-эстафета

Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Төп дидактик бурычлар: Теоретик белемнәрне укыту мәсьәләләрен чишүдә куллана белү.

Методлар:Сингапур структуралары кулланып, өйрәнелгәнне кабатлау

Кулланыла торган ресурслар: Дәреслек Ф.Ф. Харисова, Ч.М. Харисова "Татар теле" презентация, проектор, экран, компьютер, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Дәрескә уңай мотивация тудыру:


Кыңгырау чыңлады,

Һәр минут кадерле,

Дәресне башларга

Сез инде әзерме?

  • Хәерле иртә, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз.

Дәрескә үзебез белән нәрсә алабыз? (тырышлык, уңыш, ярдәмчеллек)-девиз

-Бер-берегезгә карап елмаегыз да, уңышлар теләгез

-Мин дә сезгә актив булып, уңышларга ирешүегезне телим.

2. Һава торышы белән танышу, максатны җиткерү

Рәсемгә карагыз һәм бугенгекышкы көннең торышын чагылдыра торган сүзләр әйтегез.

- Бүген көн нинди?

-Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

-Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләр ничек дип атала?

Укучылар, бүген без сезнең белән сыйфат турында 1-2 сыйныфта үткәннәрегезне искә төшерербез, кабатларбыз.

Ә дәресне эстафета итеп үткәрербез. Дәрес буена берничә турны үтеп, финишка килеп җитәргә тиешбез. Ләкин бер турдагы биремнәрне үтәмичә торып, сез алдагы турга күчә алмыйсыз. Шуңа күрә сезнең бик тә игтибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, матур итеп әйтеп бирүегез сорала. Эйдәгез "Сыйфатлар эстафетасын " башлап җибәргәнче бераз бармакларыгызны язып , разминка ясап алыйк.

3 . Матур язу күнекмәсе булдыру.

Бармакларга гимнастика ясыйбыз

-кулларны юабыз

-исәнләштерәбез

-бармакларны исәнләштерәбез

-шар кабартабыз, шартлаттык

-бармак башларына массаж ясыйбыз

- карандаш тәгәрәтәбез

-кошлар ашатабыз


-Бу кем портреты? Таныйсызмы? Бу бөек фронтовик язучыбыз Муса Җәлил. 15 февраль аның туган көне . Әгәр ул исән булса аңа 109 яшь тулган булыр иде. Ләкин 38 яшендә явыз дошман кулында һәлак була. Шушы кыска гына гомерендә балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик күп шигырләр язып калдыра. Аның турында әдәби уку дәресендә тирәнрәк өйрәнерсез. Ә бүген матур язу өчен мин аның сезгә таныш шигыреннән бер өзек алдым..

-Куян син кайда?

-Калын урманда.

-Куян син кайда?

-Карлы буранда.

Беренче турны башлыйбыз

Сүзлек диктанты

ТИК-ТЭК-ТОУ (Төркемнәрдә эш. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аралашу культурасы тәрбияләү(коммуникативлылыкны үстерү)


Кояш, бөре, сыерчык, җир, яңгыр, ямьле, сайрый, кошчык, дөнья.


-сүзләрне тактадан карандаш белән тикшерегез һәм билге куегыз

Бу сүзләр карточкада язылган. Өчәр өчәр тезегез.Диагональ буенча, өстән аска, уңнан сулга 3 сүзне кертеп җөмлә төзергә.


Икенче тур

ТАЙМД РАУНД РОБИН Төркемнәрдә эш. Сыйфат билгеләрен санарга. (Төс, тәм, форма, күләм, характер, табигать күренешләре)


Сезнең алда ал төстәге битләр , 3 минут эчендә эйләнә буенча һәр төркемгә сыйфат билгеләре язарга. Төркемнәр күрсәтелгән.


Китап буенча эш. Күнегү 228

Ак, батыр, озын, соры, саран, куркак, кызыл, туры, усал, юаш, коңгырт, кыска, сары, тар, юмарт, алсу, йомры, көләч, кара, киң, хәйләкәр, түгәрәк, кызгылт, шаян.


Рәсемгә карата сыйфатлар сайлап язарга. (Алдан бетерүчегә табышмак уйларга)

Чеби- Аю -

Алма- Песи -


Өченче тур


ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН(бас-утыр)Укытучы әйткән белән килешсәң басасың, килешмәсәң утырган килеш каласың.

  • Сыйфат предметның билгесен белдерә

  • Синоним сыйфатлар капма-каршы мәгънәне белдерә

  • Сыйфатлар төс, тәм, күләм һәм форманы белдерә

  • Сыйфат кем? нәрсә? Сорауларына җавап бирә

  • Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә

  • Антоним һәм синоним сыйфатлар була


Дүртенче тур

Капма-каршы мәгънәдәге сыйфатларны уклар белән тоташтырырга (Парларда эш)

1 төркем

Салкын куркак

Кара шома

Батыр саран

Юмарт ак

Кытыршы җылы

Туры кыек

2 төркем


Җиңел калын

Юеш тәбәнәк

Тар авыр

Яшь киң

Биек коры

Нечкә карт


ФИЗМИНУТКА

МИКС ФРИЗ ГРУП

Музыкага биибез , музыка туктауга туктап каласыз һәм сорауны тыңлыйсыз. Җавап ничә була шул кадәр укучы төркемгә җыела.

-Елга сүзендә ничә хәреф? (4)

-китап сүзендә ничә аваз? (5)

-татар телендә ничә килеш бар?(6)


Бишенче тур

"Әниләрне олылыйк" (укытучы укый)


Әни! Нинди кадерле сүз бу! Сабый баланың теле шушы изге сүз белән ачыла, һәм ул гомере буе шушы олы йөрәкле,мәрхәмәтле затка бурычлы булып яши. Кеше ничә яшьтә генә булмасын,аңа һәрвакыт әни кирәк, ул аның ягымлы карашына иркәләвенә , киңәшенә мохтаҗ.

Ана мәхәббәте бернинди киртәләрне белми. Әни куллары -дөнядагы иң мәрхәмәтле , йомшак куллар. Ана йөрәге -иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда үз баласына, кешеләргә, табигаткә , тормышка булган мәхәббәт беркайчан да сүрелми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз була алмый. Ана йөрәге барысын да аңлый һәм кичерә ала.


  • Укучылар мин сезгә матбугат көндәлегеннән бер өзек укыдым. Бу өзек кем турында?

  • Әйе, укучылар,дөньяда әти белән әнидән кадерле кешеләр юк. Алар безне авырлыклардан саклыйлар, яклыйлар. Гомерләре буе безнең өчен кайгыртып яшиләр. Әти-әниләребезне үпкәләтмик, рәнҗетмик, авыр сүзләр әйтмик. Алар һәрвакыт балаларының уңышлары белән горурланып яшәсеннәр. Озын сәламәт гомер телик аларга.

  • Ә хәзер, әниләрегезгә туры килгән сыйфатларны дәфтәрләрегезгә өтер аша язабыз.

Алтынчы тур

Тест


1.Сыйфатлар нәрсә белдерә ?

а) предметны;

б) предметның эшен;

в) предметның билгесен;


2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ?

а) кем? нәрсә?;

б) нинди? кайсы?;

в) нишли? нишләде?;


3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ?

а) исемгә;

б) фигыльгә;

в) кисәкчәләргә;


4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз

а) ялкау;

б) шаян;

в) өлгер;


5. Салкынсүзенә антоним сыйфат табыгыз

а) кызыл;

б) җылы;

в) җәйге;

Өй эше. Сыйфатлар кертеп

1 - Әтиегез, бабагыз яки абыегыз турында хикәя язарга

2 - кыш турында шигырь язарга

3- табышмаклар уйларга


Рефлексия ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

-Дэрестэ миңа күнегүләрне эшләргә җиңел булды,белгәннәремне башкаларга да аңлата алам

-Мин барлык күнегүләрне дә үзем эшләдем

-Мин күнегүләрне иптәшләрем ярдәмендә эшләдем

Өстәлдәге смайликларны сайлап эшегезне бәяләгез

ТИМ ЧИР Укучы кеше нинди булырга тиеш? әйдәгез үзебез турында уңай сүзләр әйтик

(игелекле , ярдәмчел , әдәпле , тәрбияле, акыллы, тәртипле, игтибарлы ,мәрхәмәтле, сүз тыңлаучан, пөхтә, чиста, сәламәт )



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал