7


  • Учителю
  • Ачык дәрес Туган якта үсемлекчелек.

Ачык дәрес Туган якта үсемлекчелек.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Ачык дәрес

Туган якта үсемлекчелек.

4нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе.



Укытучы :

Фәттахова Әкълимә Госмановна.



Туган якта үсемлекчелек.

4нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе.

УМК:»Перспектива».

Максат:1.Үсемлекчелек тармаклары белән

2.Үсемлекләрне кайсы тармакка керүенә карап аера һәм таный белергә өйрәтү.

3.Алган белемнәрне практик юнәлештә үстерү.

4.Игенче хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһазлау:дәреслек (Әйләнә-тирә дөнья.А.А.Плешаков,Новицская, эш дәфтәрләре,гербарий,иген культураларының бөртекләре коллекциясе,рәсемнәр,слайдлар,проектор,презентация,магнитафон.

Дәреснең барышы.

I.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн ,балалар.Сез дәрескә әзерме?Дәресне башлыйбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Сулыкларның үсемлекләрен сайлап яз.

Тукранбаш

Җикәнбаш

Камыш

Укъяфрак

Меңъяфрак

Төнбоек

Арышбаш

Бака тәңкәсе(слайдтан тикшерү)

2.Экранда күрсәтелгән хайваннар кайда яши?

Су Су катламында Су төбендә Су үсемлекләрендә

Суүлчәр кандала

Йөзгәләк -коңгыз

Яшел бака

Чукмарбаш

Табан балык

Чуртан

Елга кысласы

Ике капкачлы моллюскалар

буа әкәм-төкәме

кәтүк әкәм-төкәм(слайдтан тикшерү)

3.Су буендагы имезүче хайваннарны әйтергә.

Слайдтан рәсемнәрне карау,хайваннарны атау.

Кондыз,ондатра,су күсесе,кама.



III.Уку мәсьәләсен кую.

-Бүгенге дәрес темасын белү өчен табышмак чишеп карыйк әле.

Җаны булмаса да гомер итә(үсемлек).

Җавап дөрес балалар.Без үсемлекләр турында сөйләшербез.Үсемлекчелек тармакларын өйрәнербез.Нинди тармаклар бар дип уйлыйсыз?



IV.Яңа тема аңлату.

-Кырчылык тармагына тукталыйк.Кырда нинди үсемлекләр үсә,табышмакларны чишик.Беренче табышмакны тыңлыйк.

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

Минем оннан күмәч пешә

,Күбек кебек күпереп.

Бу нинди үсемлек?(Слайдтан рәсемен карау.Бодай)

-Бу бодай булыр.Бодайдан нәрсә ясыйлар?(он һәм манный ярмасы ясыйлар).Ә оннан нәрсәләр пешерәләр?(Балаларның җавабын тыңлау).

-Әйе,балалар,сез атаган азыклар бик тәмле.Ләкин бодай ипи булып өстәлгә килгәнче бик озын юл үтә.Ипи -иң зур байлык.Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.

-Сез балалар ипине хөрмәтлисезме,әрәм итмисезме?

-Икмәк турында шигырьләр беләсезме?

-Сез авылыбызның игенчеләрен беләсезме?

Быел кем урып-җыюда беренче урынны алды?

-«Икмәк булса,җыры да була»,диләр .Галимҗан Латыйп сүзләренә язылган «Чайкала иген кырлары»җырын тыңлыйк.Кушылып җырларга мөмкин.

Кем зирәк икән?Икенче табышмакны тыңлыйк.

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп

Көздән чәчеп калдырганга,

Өлгерәм мин иң элек.

-Бу нинди үсемлек?(Слайдтан рәсемне карау.Арыш).

_Дөрес,җавапны бик тиз таптыгыз.Бу арыш була.Арышның тарихы бик кызыклы.Элек ул чүп үләне булган.Кышка чәчеп калдырылган бодайлар арасында үскән.Кышны яхшы кичерүче үсемлеккә кешеләр игътибар иткәннәр.Аны чәчеп үстерә башлаганнар.

-Ә арыш нигә кирәк?Аны кайда кулланалар?(Арыштан он ясыйлар.Арыш оныннан кара ипи пешерәләр.Крахмал,спирт ясыйлар).

Дәвам итәбез.Өченче табышмакны тыңлыйбыз.

Бодай белән ярыша алмыйм

«Оным ак»,-дип,

Аңа карап мине һичкем

Кире какмый .

Бөртегемнән ботка өчен

Ярма ясый.

Кош-корт,терлек мине бик-бик

Сөеп ашый.

Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.



Меңәрләгән бөртегем бар

Чукларымда.

Суда икегә,сөттә җидегә

Ярылам да,

Алтын сары бөртекләрем

Ботка була.

-Бу нинди үсемлек?(Слайдтан рәсемне карау.Тары).

-Тары кайда кулланыла?

Практик эш.

Тары орлыгын һәм ярмасын чагыштырыйк.(Тары орлыгын һәм ярмасын карау)

-Төсләре нинди?

-Бер-берсеннән ничек аерып була?

_Алдагы табышмакны тыңлыйк әле.Нинди үсемлек үзе турында менә болай сөйли?

Бал кортлары үбә

Чәчәк керфекләрем

Тары кебек бик вак түгел

Бөртекләрем.

Соң чәчеләм,иртә кайтам

Басу кырлардан.

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.

-Бу нинди үсемлек?(Слайдтан рәсемне карау.Карабодай.)

-Дөрес,балалар.Ә карабодай кайда кулланыла?(Балаларның җавапларын тыңлау.)

Бу үсемлекләр иген культуралары дип атала.Төп иген культуралары-бөртеклеләр.

-Тагын нинди иген культуралары беләсез?(Арпа,кукуруз,солы)

-Алар кайда кулланыла?

-Кукурузны бөртеге өчен көньяк районнарда үстерәләр(ул-җылы яратучы үсемлек).

Төньяк районнарда кукуруз бөртекләре өлгереп җитми,шуңа күрә бу районнарда кукуруздан силос ясыйлар.Ә бездә ничек?(Балаларның җавапларын тыңлау).

Практик эш.

-Иген культураларының орлыкларын карыйк.(Орлыкларны карау,аларны аеру.)

Орлыкларны чагыштырыйк.Аларның төсе,формасы нинди?Бодай белән арыш орлыкларын ничек аерып була?Арпа орлыгының үзенчәлеген әйтегез.

-Кырда тагын нәрсәләр үсә?

Кырчылыкның башка культуралары-бәрәңге,көнбагыш,җитен.(Рәсемнәрен карау).

-Бәрәңге бүлбеләрен кеше азык итеп кулана.Бәрәңге тагын кайда кулланыла?(Терлек азыгы,крахмал ясыйлар)

-Көнбагыш нигә кирәк?(Көнбагыш орлыкларын ашыйлар,май ясыйлар)

-Җитен кайда кулланыла?(Җитен сүсе алалар,сүстән тукыма җитештерәләр)

2.Үсемлекчелекнең икенче тармагы-яшелчәчелек.

-Сез нинди яшелчә культураларын беләсез?(Кәбестә,кишер,томат,кыяр,суган һ.б.)

-Мин сезгә яшелчә рәсемнәрен күрсәтәм.Ә сез алар турында табышмаклар әйтегез-группаларда эшләү.

-Яшелчәләрне кайда үстерәләр?(Бакчада,кырда,теплицада).

_Кырны һәм яшелчә бакчасын ачык грунт,теплицаны ябык грунт дип атыйлар.

-Яшелчәләр ни өчен кирәк?(Яшелчәләрдә витаминнар,төрле тозлар һәм кеше сәламәтлеге өчен кирәкле башка файдалы матдәләр күп).

Суган,сарымсакта фитонцидлар булла.Бу матдәләр авыру кузгатучы бактерияләрне үтерә.

-Үз бакчагызда нинди яшелчәләр үстердегез һәм аларны үстерүдә нинди ярдәм күрсәттегез?

3.Үсемчелекнең өченче тармагы-бакчачылык.

Бакчачылык ул-җиләк-җимеш культуралары үстерү дигән сүз.

-Безнең якта нинди җиләк-җимеш культуралары үсә?(Кара карлыган,кызыл карлыган,кура җиләге,крыжовник,балан,миләш.чия,алма үсә).

-Груша,слива безнең бакчаларда үсми.Алма,чия су буеннан читтәрәк урыннарда үсә.Ниөчен?(Бездә кыш чагыштырмача салкынрак.алар кышын өшиләр).

-Җиләк-җимеш безгә нигә кирәк?(Җиләк-җимешләр кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы һәм алар бик тәмле).

4.Үсемлекчелекнең дүртенче тармагы-чәчәкчелек.

Чәчәкчелек ул -чәчәкле культуралар,яки гөлләр үстерү.

5.Дәреслек белән эшләү.

-Дәреслекнең 206нчы битен укып чыгыгыз.

-Чәчәкләр турында нинди яңа,кызыклы әйберләр белдең?(Балаларның җавапларын тыңлау).

Чәчәкләрнең рәсемнәрен карыйк.Син шуларның кайсыларын беләсең?

-Бакчагызда нинди чәчәкләр үстерәсез?

-Чәчәкләрне ни өчен үстерәләр?(Парк,бакчаларны,бүлмә эчләрен бизәү өчен,букет ясау өчен үстерәләр).

-Чәчәкләрнең бер төрләрен-ачык грунтта,икенчеләрен теплицаларда,оранжереяларда,бүлмәләрдә үстерәләр.Бу нәрсәгә бәйле?(Табигать шартларына яраклашуларына бәйле).



V.Үткәнне ныгыту.

-Үсемлекчелекнең туган ягыбызда ныграк үсеш алган тармагын әйт?(Кырчылык).

-Авылыбызда нинди фермерлык хуҗалыклары эшли?(«Ихсанов»,»Валиев»,»Идрисов»,»Вахитов»хуҗалыклары кырчылык белән шөгыльләнә)

-Алар нинди иген культуралары үстерәләр?

(Бодай,арыш,солы,көнбагыш,бәрәңге үстерәләр).

-Алдынгы урыннар алучы игенчеләрдән кемнәрне беләсез?

-Басуларда,бакчаларда нинди көзге эшләр эшләнде?

VI.Рефлексия.

-Үсемлекчелекнең нинди тармаклары бар?

Кырчылык,яшелчәчелек,бакчачылык,чәчәкчелек.

-Рәсемнәрне кара һәм бу үсемлекләрнең кайсы тармакка керүен әйт.(Кыяр,бодай,солы,слива,пион,кәбестә).

-Бөртекләрне кара.Бу нинди иген культурасы?



VII.Билгеләр кую.



VIII.Өй эше.

1.Авылыбыз басуларында тырышып хезмәт итүче игенчеләребезнең берәресе турында хикәя язарга.

2.Яраткан чәчәк(гөл)рәсемен яса.

3.Бер җиләк-җимешнең файдасы турында сөйләргә өйрән.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал