7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие для начальных классов на тему День пожилых людей (3 класс)

Внеклассное мероприятие для начальных классов на тему День пожилых людей (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Минзәлә районы

Кадрәк төп белем мәктәбе

























Сезнең гомер безгә

үрнәк!







(1-4нче сыйныфлар өчен)

















Укытучы: Евграпова З.З.







2015-2016уку елы













</<font face="Arial, serif">Сезнең гомер безгә үрнәк!

"Яшь буынның өлкәннәргә хөрмәте- киләчәкнең ныклы нигезе"

А.б. Күпме кеше карый безгә,

Күпме халык залларда.

Хәрәкәтләр кала, яши

Хәтер- пленкаларда

Әллә ниләр кылыр булып

Кертсәң дә яңа тәкъдим,

Тормышның бер минутын да

Кабатлап булмый ләкин!

Шатлыкларын, сагышларын

Кабатлап булмый аның

Киләчәк барлар һәр эзнең

Акларын, караларын .

№Украин халык биюе 4 класс укучылары башкара

А.б. Бүгенге көнебезнең хөрмәтле өлкәннәре! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез сау- сәламәтлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның ягымлы карашларын тоеп,озын гомер кичерегез.

№.................................









А.б. Һәр җирдә бер хикмәт көтә, Аларның белмәгәне юк

Бүген гади көн түгел. Барын да булдыралар

Бүген әбиләр бәйрәме- Балаларга , оныкларга

Шуңа шатлана күңел Иң матур үрнәк алар.

№.........................................................





А.б.Сөйкемле, йомшак күңелле әбиләребез-дәү әниләребез! Батыр йөрәкле бабайларыбыз-дәү әтиләребез! Бүгенге бәйрәмебездә Сезне күңелләрегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак без бик шат булыр идек.

№...................................................

А.б. Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Кылган эшләр белән,

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән

Әйе, без өлкәннәрдән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Гимназиядә белем алучы оныклардан бу җырыбыз сезгә бүләк булсын.

№..................................................





А.б. Һәр кич үзенең ягымлы,назлы тавышы белән әкият сөйләп йоклатучы кемнәр дисәгез- безнең әбиләр

Әбиләр безгә гел яхшылык тели,

Гаебебез булса кичерә.

Гомер буе калыгыз сез

Тугрылыклы булып, Әби дигән изге кешегә

№................................................





А.б.Рәхәт табып күңел җылынудан,

Оныкларыгыз Сезгә сыена.

Игелекле булып яшәдегез,

Шат булыгыз гомер буена

№........................................................................

А.б. Безнең арабызда гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, бүген дә яшьләрдәй зур энергия белән эшләп йөрүче өлкән укытучыларыбыз Вәсилә Нигматҗан кызы, Фәридә Сәгыйт кызы, Рәзинә Нуретдин кызы, Гөлсинә Фәррахетдин кызы, Анюта Иван кызы бар. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз , эшләрендә уңышлар телибез.

Балаларның төрлеләре булды

Якын алар сезгә барысы да,

Алар исеменнән рәхмәт әйтеп

Баш иябез сезнең каршыда

№.........................................................

А.б. Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзәргә

№...........................................................

А.б. Үз халкыңның улы,кызы булу өчен, аның гореф- гадәтләрен, җыр- моңнарын,әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен белү,хөрмәт итү кирәк . Әби-бабай,әти-әни, Ватан, икмәк бу сүзләрдә тормышның, яшәешнең чын мәгънәсе салынган

Өлкәннәр! Рәхмәт сезгә,

Сезнең гомер безгә үрнәк.

Йөз яшәгез!-

Шушы безнең иң зур теләк

Яшәешнең һәр мизгеле тансык

Тылсымлы һәм серле манзара

Көз җитте дип нигә моңаерга

Гомер узмаган ич заяга

№.......................................................



А.б.Бәхет түгелмени, һәр көн кояш чыкса,

Зәңгәр күкләр һәрчак аяз булса?

Бәхет түгелмени, бергә җыелганда

Табын өсте ризык белән тулса?!





А.б. Кадерле өлкәннәребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен рәхмәт сезгә. Тагын очрашырга язсын! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле, шат күңелле булып калыгыз! Оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып,тыныч, мул тормышта яшәгез! Бәйрәм табынына рәхим итегез!























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал