7


  • Учителю
  • План - конспект по татарскому языку на тему 'Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары, аларга җавап формасы' (1 класс)

План - конспект по татарскому языку на тему 'Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары, аларга җавап формасы' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.Максат. 1. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап бирә белүне камилләштерү. 2. “Яшелчәләр” темасына караган лексик материалны дөрес куллана белү, сорауларны аңлау һәм дөрес җавап бирү, әңгәмәдәшеңнең фике
предварительный просмотр материала



Тема. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

Максат. 1. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап бирә белүне камилләштерү.

2. "Яшелчәләр" темасына караган лексик материалны дөрес куллана белү, сорауларны аңлау һәм дөрес җавап бирү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

3. Игътибарлылык, коллективизм, ихтыяр көче, максатчанлык, активлылык кебек сәләтләр формалаштыру.

Җиһазлау: такта, таблицалар

Техник чаралар: ноутбук.

Таратма материаллар: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар, таблицалар, рәсемнәр.

Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Дәрес тибы: лексик - грамматик күнекмәләрне камилләштерү (ЛГКК).

Кулланылган структуралар:

- Хай файв

- Таймд раунд робин

- Финк - райт - раунд робин

- Фолоу зе лидер

- Конэрс

- Эй ар гайт

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.



  1. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

  2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү (Хай файв структурасы ярдәмендә):

- Сыйныф! ( кулларны өскә күтәрәбез ). Дәресне башлыйбыз. Һәр эш саен парта уртасында торучы рәсемнәрне бизибез.

  1. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.



  1. Актуальләштерү.

А ) Фонетик зарядка:

Кабатлыйбыз:

Э - бер, ике, кишер;

А - алма, агач, бакча;

Ө - өч, өй, йөз;

Җ - җиде, җиләк, җыя;

Г - сигез, тугыз, суган,

К - кызыл, Казан, шалкан.

Б ) Физзарядка:

Без бакчага барабыз, алма күреп алабыз.

Үреләбез, алабыз һәм кәрзингә салабыз:

Бер алма, ике алма, өч алма, дүрт алма, биш алма,

Алты алма, җиде алма, сигез алма, тугыз алма, ун алма - Кызыл алма.



В ) Сүзләрне, сүзләр кергән җөмләләрне кабатлау ( Т > Р, Р > Т тәрҗемә һәм рәсемнәр аша ):

Суган, кабак, яшелчә, кыяр, кишер, алма, чия, агач, бакча, җиләк-җимеш, үсә, яши, кайта, бара, җыя ( лук, тыква, овощ, огурец, морковь, яблоко, вишня, дерево, огород, фрукт, растёт, живет, возвращается, идёт, собирает ).

Бакча матур. Бакчада яшелчәләр үсә. Бабай шалкан җыя. Апа бакчага бара. Әби бакчадан кайта. Мин Чаллыда яшим.

Г ) - Танышабыз (Таймд раунд робин структурасы ярдәмендә).

Сейчас работаем в группах, познакомимся друг с другом. Цифра "2" разговаривают с цифрой "3", а "1" с цифрой "4". Спрашиваем:

-Как его зовут?

- Как у него дела?

- Где он живёт?

Каждый ученик говорит о себе, что может, что умеет. Работаем 20 секунд.

- Проверяем, что же можем рассказать друг о друге.



Г ) Ишетеп аңлау күнегүләре:

Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди?:

  • матур, чәчә, тәмле, яши, чиста, кайта, зур.

Прослушайте и в паузах скажите каждое слово во множественном числе:

  • авыл, шәһәр, урман, ат, сыер, суган.

Прослушайте и укажите слова вопросы:

  • авыл, кая? шәһәр, кайда? Яши, бара, кайдан?



  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. (Финк-райт-раунд робин) -Тактада өч сорау. Укыйбыз: Кая? Кайда? Кайдан? Русчага тәрҗемә итәбез. Для чего нам нужны эти вопросы сегодня, как вы думаете? (укучыларның фикерләрен тыңлау)

Оставляем один вопрос - Кая?

а). Каждый ученик на листочке пишет одно окончание Кая?. По очереди обсуждаем свои ответы в команде.

б). Сейчас все ответы - окончания пишем на большом листочке.

В конце сравниваем ответы с таблицей «Кая?», которая висит на доске. Исправляем ошибки.

в). У вас есть возможность выбрать одно слово из трёх:

бакча мәктәп бассейн

Выбираем свои углы, находим ближайшую пару, составляем с вопросом Кая? диалог.

2.Следующий вопрос - Кайда? Повторяем шаги а, б, в :

а). Каждый ученик на листочке пишет одно окончание вопроса Кайда?. По очереди обсуждаем свои ответы в команде.

б). Все ответы - окончания пишем на большом листочке. Сравниваем ответы с таблицей «Кайда?», которая на доске. Исправляем ошибки.

в). Выбираем одно слово, находим свои углы, со своей ближайшей парой составляем диалог. Слова следующие:

Чаллы Казан Алабуга

3. Третий вопрос - Кайдан? Повторяем шаги а, б, в :

а). Каждый ученик на листочке пишет одно окончание вопроса Кайдан?. По очереди обсуждаем свои ответы в команде.

б). Все ответы - окончания пишем на большом листочке. Сравниваем ответы с таблицей на доске "Кайдан?". Исправляем ошибки.

в) . Каждый ученик выбирает одно слово, находит свой угол, находит ближайшую пару. Составляют разговор с вопросом Кайдан? Слова следующие:

урман авыл цирк

Ял минуты (Фолоу зе лидер - следуем за лидером структурасы).

- Хәзер ял итеп алабыз. Урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннан бастык. Музыка уйный башлый, сез лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлыйсыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка туктый. Лидер алышына.

Йомгаклау.

  1. - (Эй ар гайт) Если утверждение верное, вставать. Если утверждение не верное, садиться:

  • Денис бишенче сыйныфта укый.

  • Денис беренче сыйныфта укый.

  • Сумкада китап бар.

  • Портфельдә кыяр бар.

  • Былтыр авылдан кайта.

  • Үрдәк урманга бара.

  • Помидор агачта үсә.

  • Алма агачта үсә.

  • Шалкан җирдә үсә.

  • Мин Африкада яшим.

  1. - Без нинди сорауларны кабатладык? (Кая? Кайда? Кайдан?) Давайте ответим еще раз:

  • - Син кая барасың?

  • - Син кайда яшисең?

  • - Син кайдан кайтасың?

3. - Без ничек эшләдек? Рәсемнәребезгә бәя бирәбез ( " Без яхшы эшләдек. Мин - молодец. Мин - яхшы укучы" дип үз-үзләрен мактыйлар).

- Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал