7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Имя существительное' (2 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Имя существительное' (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Исем.(2 сыйныф)



Максат: 1) дидактик: сүз төркеме - исемгә төп төшенчә бирү;

2) үстереш: укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;

3) тәрбияви: кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә, туган якның изгелеген аңларга, саклый белергә һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.

Җиһаз: кыш турында рәсем, ноутбук белән экран, карточкалар.

Дәрес тибы

Дәрес тибының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрескә анализ

Психологик уңай халәт тудыру.


Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү һәм аларны белем алырга әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез ничек?

-Укучылар, тәрәзәгә карагыз әле, кышкы табигать нинди матур! Яңа яуган кар күңелләребезгә матурлык, сафлык өсти. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә елмаеп күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Яңа теманы үтүдә безгә зур ярдәм итәр.

-Хәерле көн!

-Бик әйбәт.



(укучылар бер-берсенә елмаеп, урыннарына утыралар)

Укучы: "Мин дәрескә әзер!"- дигән максатны куя һәм яңа белем үзләштерергә әзерләнә.



Актуаль-ләштерү.

"Стё зе класс" структура-сы.




Яңа белемнәрне үзләштерергә

кызыксыну уяту,

фикерләү сәләтләрен үстерү,игътибарлы-лыкны булдыру.


-Укучылар, безнең урамда ап-ак кыш. (1 нче слайд). Кыш вакытында табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйдәгез шуны "Стё зе класс" структурасы аша белеп китик әле. Моның өчен бирелгән битләргә кыш темасына караган сүзләр языгыз һәм номерлап барыгыз. Сезгә 40с. вакыт.

-Вакыт чыкты. Соңгы җаваптан соң сызык сызыгыз.

-Урыннардан торып урындыкларыгызны төртеп куеп үзегезгә пар эзләгез. Иптәшеңнең җавабын укы, үзеңдә туры килгән җавапларга тамга куй, башка җавапларын сызык астына язып дәвам ит. Шулай тагын үзеңә пар эзлисең.

-Вакыт чыкты.

-Кемдә 15 сүз?

-Шул сүзләрдән кыш турында кечкенә генә хикәя төзегез.

-Әйдәгез әле, беренче җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Сорау куегыз.

-Икенче һәм өченче җөмләләрдә?

-Ә дүртенче җөмләдә кем турында сүз бара һәм нинди сорауга җавап бирә?

(экранда кыш рәсеме)

(укучылар 40с. Кыш турында сүзләр язалар)



(укучылар сызалар)



(укучылар урындыкларын урыннарына куялар, пар эзлиләр. Җавапларын укып тамга яисә яңа сүзләрне язып куя баралар. Башка пар эзлиләр)

(укучылар утыралар)

(15 сүз булган укучы укый)

(укучылар җөмләләр төзиләр) Менә кыш җитте. Урамда ап-кар ява. Көннәр салкын. Балалар чана, чаңгы шуалар.

-Кыш турында. Нәрсә җитте? - Кыш.

-Кар һәм көннәр турында. Шулай ук нәрсә? соравына җавап бирәләр.

-Балалар турында. Кемнәр шуалар? -Балалар.

Укучылар җөмләләрне төзеделәр, тыңладылар, укытучы ярдәме белән һәр җөмләдә нәрсә, кем турында баруын сорау куеп аңлаттылар. Үз фикерләрен әйтеп бирә алдылар. Бу коммуникатив һәм регулятив гамәлләр булды.

Уку мәсьәләсен кую.


Эзләнүләр аша мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек куеп белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, тактада бирелгән кроссвордны чишик әле. (2нче слайд).

-Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

-Нинди агач җилсез шаулый?

-Ак багана, яшел чатыр,

Эчең пошса, безне чакыр.

-Җәй көне киенә, кыш көне чишенеп ташлый.

-Кроссвордыбызда вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?

-Дөрес. Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәрескә нинди катнашы бар икән?



-Бик дөрес.

(экранда кроссворд)



-ЧИКЛӘВЕК

-УСАК



-КАЕН



-УРМАН



-Исем.



(җаваплар, Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез. ...)

Укытучы һәм укучы бер-берсе белән аралаша,киңәшләшә. Дәреснең темасын эзләү юлы белән укучылар үзләре таптылар. Монда танып-белү, коммуникатив гамәлләр булды.

Уку мәсьәләсен чишү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемалы бурычларны чишүдә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү өчен шартлар булдыру.


-Укучылар, нәрсә соң ул исем? Шуны белеп китик әле. Әйдәгез яңадан кыш турында төзелгән җөмләләргә карыйк . Менә кыш җитте.- җөмләсендә предметны белдергән сүзне табыгыз.

-Ә хәзер икенче, өченче, дүртенче җөмләләрдәге предметны белдергән сүзләрне табыгыз.

-Укучылар, исемгә нинди кагыйдә чыгара алабыз?



-Бик дөрес. Димәк, исем предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән сүз төркеме - исем була икән.

-Ә хәзер карточкалар өстендә эшлибез. (3 нче слайд)

Күп нокталар урынына төшеп калган исемнәрне куеп күчереп яз һәм асларына бер сызык сыз.



-Дәреслекнең 110 нчы битен ачыгыз. 98 нче күнегүне эшлибез.

-Алия, биремне укы әле.

-Биремдә нәрсә эшләргә диелгән?

-Биремне аңладыгызмы? Бер укучы тактада эшли, калганнар урыннарда.

-Кыш

(укучылар һәр җөмләдән сорау куеп предметны белдергән сүзләр - кар, көннәр, балалар, чана, чаңгы сүзләрен табалар)



-Предметны белдерә, кем? нәрсә? соравына җавап бирә.



(укучыларга карточкалар таратыла, шул ук җөмләләр экранда да бар)

Менә декабрь ... җитте. Бүген ... салкын. Җиргә ап-ак ... ява. Урамнарны, ... ак шәл каплый. Без ... килүгә шатланабыз.

(укучылар кирәкле битне ачып күнегүне табалар)

(Алия биремне укый)

-Җөмләләрне күчереп яз һәм үрнәктәгечә исемнәргә сорау куеп күчереп яз.

(тактада берәм-берәм чыгып исемнәргә сорау куеп язалар. Калганнары урыннарда эшләп такта белән ччагыштырып баралар))

Танып- белү гамәлләре аша укучылар дәрестәге теманың кагыйдәсен, биремнәрнең җавапларын үзләре таптылар, аңлап әйттеләр, куелган проблеманы чиштеләр.


чагыштырып баралар.


«Тик-тэк-тоу» структурасы.


-Укучылар, мин сезгә рәсемле карточкалар таратам, ә сез шуларны номерлап чыгыгыз.

-2нче партнёр карточкаларны болгатсын һәм 3әрләп тезеп чыксын.

-Ә хәзер шул рәсемнәр белән вертикаль, горизонталь , диагональ буенча җөмләләр төзегез.

-Вакыт чыкты. Үзегезнең командадагы партнёрлар белән фикерләрегезне уртаклашыгыз.




(укучылар номерлап чыгалар)

(2нче партнёр карточкаларны болгатып 3әрләп тезә)

(укучылар җөмләләр төзиләр)

(укучылар бер-берсенә "Раунд-Робин" структурасын кулланып җөмләләрен укыйлар)


Рефлексия

Үзләштерелгән белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау өчен шартлар тудыру.

-Укучылар, бүген без дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Исем нәрсәне белдерә?
-Аның сораулары?




-Исем турында нәрсәләр беләсез икән? Шуны тест аша тикшерик әле.(4 нче слайд)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Исем темасын.



(укучылар өйрәнелгән белемнәре буенча җавап бирәләр)

1.Исем нәрсәне белдерә?1) 1)предметның билгесен
2) предметның исемен
3) предметның эшен
2.Исем нинди сорауга җавап булып килә?
1) кем? нәрсә?
2) нинди? кайсы?
3) нишли? нишләде?

3.Җөмләләрдәге хатаны тап.
1) Менә алсу таң ата.
2) Безгә алсу килде.
3) Күктә йолдыз күренә.
4) Кичә йолдыз апа кайтты. (Тикшерү)


-Кеше исемнәре баш хәреф белән языла.


"Мин дәрестә нәрсә белдем? Нәрсә авыр булды?"- дигән җөмләләр белән аңлата.

Өй эше

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.

- Өй эше 2 дәрәҗәдә бирелә.

- мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, Уку китабыннан кыш турында исем кергән 3 җөмлә язып килергә.

- иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язып карарга.

Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша: "Мин бу эшне эшли алам, эшләмәсәм әнидән сорыйм."-дип үзенә максат куя.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал