7


  • Учителю
  • Разработка урока по математике на тему 'Сантиметр' (1 класс)

Разработка урока по математике на тему 'Сантиметр' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сантиметр.

Максат: Укучыларны озынлык үлчәү берәмлеге сантиметр белән

таныштыру. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Иптәшләренә

карата ярдәмчеллек тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

  • Озынлык үлчәү берәмлеге- "сантиметр" төшенчәсен бирү;

  • Линейка ярдәмендә үлчәргә өйрәтү;

  • Практик күнекмәләрен үстерү;

  • Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;

  • Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;

  • Парларда һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;

  • Үзбәя бирү.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау:күрсәтмә материал, линейка, төсле ленталар,

, .



Ирешелергә тиешле нәтиҗә: сантиметр белән озынлык үлчәү берәмлеге

буларак дөрес куллана алулары; линейка

ярдәмендә турыларны үлчи һәм сыза алулары.

Дәрес барышы.

I . Оештыру өлеше.

-Балалар, бүген безнең гади генә дәрес түгел. Бездә бүген кунаклар бар. Сез аларга игътибарыгызны юнәлтмичә, башка көннәрдәге кебек тырышып эшләрсез дип ышанып калам.

II. Уңай психологик халәт тудыру.

-Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик. Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын - кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. (Музыка уйный)Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.

III.Актуальләштерү. (презентация)

-- Ә хәзер бер уен уйнарбыз.



IV. Проблемалы ситуация. Яңа темага әзерлек.

-Барыгыз да күзләрегезне йомыгыз. Сезнең алда мин бүген гади укытучы гына түгел, ә бер һөнәр иясе булачакмын. (Күзләрен ачалар)

- Мин кем инде балалар?

-...

-Җир йөзендә һөнәрләр бик күп, тегүче - иң кирәк, мактауга лаек һөнәр ияләренең берсе. Тегүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-...

- Әйе, балалар тегүче дөрес итеп үлчи, кисә һәм матур итеп тегә белергә тиеш.

Бүген мин - тегүче, ә сез минем булышчыларым булырсыз. Сез ризамы?

-...

Яхшы, рәхмәт. Ә хәзер минем мастерскоема рәхим итегез. Монда төрле төстәге ленталар эленгән.( Ленталарның тигез озынлыкта булуына басым ясала.) Һәрберегез чыгып 1 лента аласыз һәм парта өстендәге кәгазь тасмалар белән үлчисез. Тасманың озынлыгын кәгазь тасмаларга карандаш белән язып куясыз.

-мультиктан өзек "38 попугай"("Еланны үлчәү")

-Менә сезгә 2 очрак. Тасмалар һәм елан. Ике очракта да үлчәмнәр төрле-төрле чыкты. Ни өчен дип уйлыйсыз?( Ленталарны чагыштырулары)

-......

-Тасма кыскарак булган сан күбрәк, ә озын булгада сан әзрәк чыкты. Ә мультфильмда иң зур хайванныкы иң аз, ә иң кечкенә попугайныкы иң күп чыкты. Я, нинди нәтиҗә чыга инде? Үлчәмнәр нинди булырга тиеш?

-...

-Әйе, балалар. Үлчәмнәр бер төрле булырга тиеш. Математика төгәллекне ярата. . Димәк, безнең саннар бер төрле чыксын өчен нәрсә кулланырга кирәк?

-.......(линейка)

- V.Яңа тема белән танышу.

-Шуның өчен без бүген озынлык үлчәү берәмлеге-сантиметр белән танышырбыз. Ул кыскача болай языла - СМ. Озынлыкны 0 дән башлап үлчибез. Без алдагы дәресләрдә дә линейка куллана идек. Аның белән ниләр эшләдек?

-.....

-Без бүгеннән линейка ярдәмендә геометрик фигураларның озынлыкларын үлчи һәм сызарга өйрәнәчәкбез.

  • (Парларда эш) Ә хәзер таякчыкларның озынлыгын үлчибез.

  • Бик борынгы заманнарда линейка һәм башка приборлар булмаганда, кешеләр нинди үлчәүләр кулландылар икән?

  • ...

  • Алар гәүдәләренең төрле өлешләрен озынлык үлчәүдә оста куллана белгәннәр. Ә без дә бит һәрчак үлчәү өчен җайланмалар алып йөри алмыйбыз. Моны белеп тору бер дә комачау итмәс.

  • Чирек -баш һәм имән бармак арасы

  • Терсәк- терсәктән урта бармак башына кадәр ара.

  • Аршин- кулны колачлагач, бер бармак очыннан икенче бармак очына кадәр ара.

  • Фут- үкчәдән бармак башына кадәрге аралык.



VI. Ныгыту.

-Дәреслек белән эш.

Дәреслекләрне ачабыз, 66 бит. Без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез, укы.

  • Рәсемдә 1 см. Кисемтә сызылган. 1 см. ничә дәфтәр шакмагы булыр икән?

  • ...

  • Хәзер кулларга линейка алып китаптагы кисемтәләрне үлчәгез.

  • Ал төстәге кисемтәнең озынлыгы күпме?(4), яшел (3), зәңгәр (2), сары(3)?

  • Кайсы кисемтә иң озын?, иң кыска?, кайсы кисемтәләрнең озынлыгы тигез?

  • Астагы кисемтәләргә карагыз, аларның озынлыгын ничек белеп була?

  • ....

  • Ал төстәге кисемтәнең озынлыгы күпме? (10), яшел кисемтәнең?(5)



Киләсе биремне карагыз.



-"Камилдә 4 җиңел һәм 1 янгын сүндерү машинасы бар"

Камилнең барысы ничә машинасы бар?

-....

- 5 машина булганын каян белдегез?(4+1=5)

-Дөрес, дәвам итәбез. 67 биттәге мәсьәләне укыгыз.Ильяс. Нәрсә билгеле? Әминәнең ничә сум акчасы бар иде? Ничә сум акча тотты? Ничә сум акчасы калды?

- ....

- Өстәге рәсемгә карагыз.

Тикшерү: язылышлар тактада язылган. ( 3+2=5, 5-1=4, 5-3=2)

Бирелгән язылышлар нәрсә аңлата?

  • ....

-----Физкультминутка

Дәфтәрләрдә эш.

25 бит.

VII. Белемнәрен тикшерү.

-Ә хәзер сезгә ничә яшь, шул кадәр озынлыкта кисемтә сызыгыз.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

-Озынлык үлчәү берәмлекләре ни өчен кирәк?

-Тормышта кайчан кирәк булырга мөмкин?

IX. Рефлексия.

Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? Сезнең өстәлләрдә өч төрле төймә бар-яшел, сары, кызыл. Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладык дип уйласагыз сары төймә күтәрәсез.

Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән яшел төймә күрсәтәсез.

Ә бер ни дә аңламасагыз кызыл төймә күтәрәсез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал