- Учителю
- План-конспект урока в 3кл. На тему 'Исем'
План-конспект урока в 3кл. На тему 'Исем'
Яшел Үзән шәһәре
3 нче гимназиянең
2 категорияле татар теле
һәм әдәбияты
укытучысы: Халитова Л.Х
3 нче сыйныф (рус төркеме)
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча.
Тема: Исем
Максат: 1 Исем турында кыскача мәгълүмат бирү.
2 Рус теле белән татар теле арасындагы аерманы күрсәтү.
3 Татар телен йөрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: язылган иҗекләр һәм сүзләр, грамматик карточкалар,
рәсемле карточкалар, дәреслек.
Дәрес барышы
I Оештыру
а) Исәнләшү.
б) Число. Көн. (Укытучы әйтә)
в) һава торышы.
* - Бүген көн матурмы?
- Бүген кояш бармы?
- Бүген ¸ил бармы?
- Бүген яңгыр явамы?
* - Ә хәзер, балалар, күрсәтегез миңа:
- Җил ничек исә?
- Кояш ничек чыга?
- Яңгыр ничек ява?
- Укучылар ничек матур итеп утыралар?
II Актуальләштерү
а) Фонетик күнегү.
-- Балалар, {у} - {ү} авазы кергән иҗекләрне укып чыгабыз.
* Хор белән.
* Аерым-аерым (берничә укучы).
-- Хәзер, балалар, {у}-{ү} авазлары кергән сүзләрне укып чыгыйк. (Укыйлар)
Күлмәк, матур, бүрек, сатучы, тун.
-- Бик яхшы. Ә хәзер бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик. (Укучылар тәрҗемә итәләр)
-- Укучылар, бу сузләр белән матур ¸Җөмләләр уйлап карагыз әле. (Укучылар җөмләләр төзиләр)
-- Бик әйбәт. Хәзер, балалар, дәресебезне дәвам итәбез.
б) Теманы искә төшерү
- Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән ничәнче соравын өйрәндек.
әйдәгез, искә төшерик.
-- Ничәнче соравын кайчан кулланабыз? (Предметның тәртип буенча санын белер өчен кулланабыз).
- Мисаллар китерегез. (Беренче, бишенче, өченче, алтынчы һ.б)
-- Беренче, икенче,алтынчы саннары нинди сорауга җавап бирәләр? (Ничәнче?)
- Әйе, ничәнче соравына җавап булалар. Бу саннарның тамырларын табыгыз. (Бер, биш, өч, алты)
- Әйе, дөрес. Сез тамырларын таптыгыз. Кайсыгыз кушымчаларны әйтергә тели? (-енче -ынчы, -нче-нчы)
-- Дөрес. Димәк бу кушымчалар ничәнче соравына хас.
III Яңа материалны бирү
-- Укучылар тактага мисаллар язылган. (Мисалларны укып чыгам)
Бишенче өстәл, икенче кеше, алтынчы йорт, өченче бүлмә һ.б.
-- Бишенче, икенче, алтынчы, өченче сүзләре сан, өстәл, кеше, йорт, бүлмә нинди сүз төркеме? Әйдәгез, моны ачыклар өчен, бу сүзләрне русчага тәрҗемә итик һәм сорау биреп карыйк. (Укучылар тәрҗемә итәләр). (Бирелгән сүзләргә сорау бирәләр).
- Әйдәгез, укучылар рус теленнән чыгып искә төшерик әле, нәрсә соравы нинди сүз төркеменә хас. (Рус телендә нәрсә соравына исем җавап бирә).
- Әйе, бик дөрес. Безнеҗ бүгенге яңа темабыз исем.
-- Ә хәзер укучылар тактага карыйк. (Тактага рәсемнәр беркетелгән). Шул ясалган предметларны әйтеп чыгыгыз. (Укучылар әйтеп чыгалар).
- Укучылар, бу предметларны рус теленә тәрҗемә итегез. (Тәрҗемә итәләр).
-әйдәгез, бу предметларга рус телендә сорау бирегез. (Рус телендә сорау бирәләр).
-Әйе, дөрес. Әйтегез әле рус телендә кем һәм нәрсә сорауларын нинди предметларга әйтәбез.(Җанлы һәм җансыз предметларга).
-Әйе, бик дөрес.
- Хәзер, һәрберегезгә схема рәвешендә рәсемнәр таратам. Беренче өлешендә кем, икенче өлешендә нәрсә сораулары язылган. Әйдәгез, иң беренче булып, нәрсәләр ясалганны әйтеп китик. (Рәсемдәге предметларны татар һәм рус телендә әйтәләр)
- Дөрес. Әйдәгез укучылар, бу схеманың беренче өлешен карыйк. Сез бу рәсемне карагач, үзегез өчен нинди кагыйдә чыгара аласыз. Кайсыгыз әйтергә тели? (Татар телендә кем соравы кешеләргә карата гына кулланыла).
-Әйе, димәк кешеләрнең исемнәре, фамилияләре, кешене белдергән башка сүзләр кем? соравына җавап бирә.
- Хәзер, рәсемнең икенче өлешен карыйк. Сез бу рәсемне карагач, үзегез өчен нинди кагыйдә чыгара аласыз. Кайсыгыз әйтергә тели? (Нәрсә? соравына җансыз предметлар җавап бирә)
- Әйе, димәк кешедән башка предметларны белдергән сүзләр нәрсә? соравына җавап була. Укучылар, кош, үрдәк, һәм ат рәсемнәренә тукталыйк. Рус телендә бу сүзләргә нинди сорау кулланыр идегез?
(Кем?)
- Әйе, дөрес кем соравын кулланыр идегез. Ә татар телендә кошларга, җәнлекләргә нәрсә соравы кулланыла. (Берничә укучыдан кагыйдәне кабатлату).
Физминутка-күзләргә
IV Күнекмәләр
*Физминуткадан соң китап белән эшләү.
- Хәзер укучылар китапларны ачтык 56 бит. Бу биттәге кагыйдәне игътибар белән укып чыгыгыз. (укыйлар)
-Хәзер, укучылар группаларга бүленеп эшлиячәкбез. (4 группага бүләм).
1гр. Кешеләрне язалар.
2гр. Хайваннарны язалар.
3гр. Үсемлекләрне язалар.
4гр. Төрле предметларны язалар. (әзерләнергә 2-3 минут).
* Бу күнегүне эшләгәннән соҗ рәсемнәр таратыла һәм телдән эшлиләр.
-- Хәзер, балалар рәсемнән кем? һәм нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне әйтеп чыгыйк. (Укучылар әйтәләр).
* Бу биремне эшләгәннән соң грамматик карточкалар таратыла. Биремне аңлатам.
- Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Текстан бары тик кем? һәм нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне генә күчереп язабыз. (Эшләгән эшне телдән тикшерәм).
* Бу биремне эшләгәннән соң йомгаклау өлешенә күчәм.
- Балалар, без бүген дәрестә бик күп исем темасына сөйләштек. Әйдәгез, искә төшерик:
-Исем нәрсәне белдерә?
- Татар теле белән рус теле арасында нинди аерма бар?
- Кем? соравына нинди предметлар җавап бирә?
- Нәрсә? соравына ниниди предметлар җавап бирә?
- Әйе, дөрес балалар. Татар телендә кем? соравын бары тик кешеләргә карата гына кулланабыз, ә нәрсә? соравын җансыз предметларга һәм җәнлекләргә карата гына кулланабыз.
V Өй эше.
- Дәрестә бик яхшы эшләдегез, әйбәт җавап бирдегез. (Билгеләр.)
- Көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз. 57нче бит 6нчы күнегү. (Өй эшен аңлатам.)
- Дәрес бетте. Сау булыгыз, балалар!