7


  • Учителю
  • Сценарий праздника Прощание с азбукой на татарском языке

Сценарий праздника Прощание с азбукой на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме


Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .


Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .


1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә

Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.

Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым

Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.


3 укучы: Әтием дә , әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.


1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:


1.Исемем минем Ранил 2. Мин Адилә-тырыш кыз мин

Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.


3.Мин гаиләдә кече малай 4. Русча дөрес,матур сөйлим

Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.


5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Апамнан калышмыйм диеп

Кечкенәсе мин булам Тырышам бар көчемә.

Карлар көрим,утын ярам Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Укуда да булдырам. Максат куйдым үземә.

7. Гаиләдә мин бер генә БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?

Яратам күп укырга Без класста җидәү .

Башваткычлар чишәргә Аерылмас дус булып

Чиста,пөхтә язарга. Тату булып үсәбез .

Укытучы:

Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Элбэттэ, хормэтле эти-энилэр, сездэн башка бу кадэр эшне башкарып чыга алмас идек. Рэхмэт барысы очен дэ. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба - баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый .


Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :

Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп - белем иленә. Белгән идем мин аны .


И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп - туры караганда .


Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А - ана , а - авыл

Барчасы күреп китсен . А - Ватан , А - Казаным .


БЕРГӘ: ӘЛИФБА .


ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.


Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.


Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз , бүләрбез

Төрле санны дәрестә.


Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.


1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.


5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.


7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.


ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Укытучы:

Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да - эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .

1укучы: Әлифба алгач әтием миңа 2. Бәхетле мин әлифбам

Бик-бик сөенгән идем. Анам телем өйрәндем.

Белдем -Әлифба- телнең ачкычы Үстем инде әлифбам

Белем иленең тәүге баскычы. Тәртипкә дә өйрәндем.


3. Кадерлем әлифбам 5 .Белем сараен ачып керергә

Инде китәсең миннән. Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Әлифбам - беренчесе Һәрбер укучы бик күп укысын

Әнием күк кадерлесе. Китап иң якын дустыгыз булсын.


4 . Нәни дусларым шуны белегез

Тик әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул , укытучымы

Яки төзелештә бер инженермы

Космонавтмы ул , әллә галимме

Агроном , яисә гади эшчеме

Үтәргә эшнең кечесен , зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.


ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ : Исәнмесез , балалар ! Мин гыйлем иясе .1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата ) Балалар табышмаклар чишәләр .


Табышмаклар


Акылсыз керэсен,

Хэзинэ алып чыгасын. Мэктэп.


Сояге юк, теле юк,

Сойлэмэгэн сузе юк. Тел.


Эрекмэндэй зур колак,

Аяклары бер колач,

Жиргэ тигэн

Килгэн ул ерак илдэн. Фил.


Язын доньяга килэ,

Козен саргаеп улэ. Яфрак.


Йомры йомшак, сары йомгак,

Йогереп йори чирэмдэ. Чеби.


Агач тугел - яфраклы,

Тун тугел - тегелгэн,

Кеше тугел сойли. Китап.

(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә

Бер - берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездэге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .


Т Сезнең өйнең түбәсенә

Карап тордым мин кичә . Т Т - охшаган тырмага

Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .

Т хәрефенә охшап .

У У уйлап укыгыз ди

Урындыкка утырыгыз ди . Е Е- хәрефе еланда

Г Г - күәтле күтәрү краны Е - хәрефе елгада .

Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә

Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .

Бик биеккә тиз генә .

А А - охшаган ул ракетага

Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда

Аны белә һәрбер бала Л - хәрефе , уйлап тап

Алфавитны башлый ич - А Л - бит урман шалашы

Н Н - волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .

Спорт залында да бар ул

Бик тә килә укыйсы

Башта өйрәнәсе бар әле .

БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.


ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ :Әйе , сез хәзер "Туган тел" дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә таныклыклар тапшырам һәм бүләкләр бирәм .Сау булыгыз.Тырышып укыгыз .


Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка "Туган тел" китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. карыйсым килә .

1. Нигә безгә куанмаска Туган тел - иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел - иң якын тел.


2. Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма


Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .


(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)


1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

"5" кә укырга.


Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал