7


  • Учителю
  • Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе эшкәртмәсе

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Җирдә әниләр кояштай озын гомерле булсын!

(Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе эшкәртмәсе).





1алып баручы: Ана назы - җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр- бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып,

Гомер буе балкып торыгыз.

2 алып баручы: Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр, укытучы апалар! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз.

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

1 нче бала.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый -

Беләбез һәммәбез дә.

2 нче бала.

Бүген - Әниләр бәйрәме,

Бүген - җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 нче бала.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

2 алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

4 нче бала.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.





5 нче бала.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганда, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6 нче бала.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Барысы бергә.

Бәйрәм белән котлыйбыз!

1 алып баручы. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

2 алып баручы. Әниләр бәйрәме көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса, әниләр булмаса

Җылытыр иде кем дөньяны?

Җыр ( Кояш гомере телим...)

1 нче бала. Көннәр якты булсын өчен

Бергә. Әни кирәк!

2 нче бала. Йокы татлы булсын өчен

Бергә. Әни кирәк!

3 нче бала. Җил - яңгырдан саклар өчен

Бергә. Әни кирәк!

4нче бала. Усаллардан яклар өчен

Бергә. Әни кирәк!

5 нче бала. Ашлар тәмле булсын өчен

Бергә. Әни кирәк!

6нче бала. Дөнья ямьле булсын өчен

Бергә. Әни кирәк!

7 нче бала. Гөлләр чәчәк атсын өчен

Бергә. Әни кирәк!

8нче бала. Бәхет, шатлык артсын өчен

Бергә. Әни кирәк! Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни димәк!

Бию.

1 алып баручы. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Ә әнкәйнең куллары иң - иң җылы, иң - иң кадерле куллардыр, мөгаен.

2 алып баручы. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә "балам" дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.

1 алып баручы. Без әниләргә бик рәхмәтле. Алар гел шундый матур, яшь, сәламәт булсын өчен без аларга булышырга тиеш. Ян, син әниеңә ничек булышасың?

2 алып баручы. Мин савыт - саба юам, бәрәңге чистартам. Ә син?

1 алып баручы. Мин идән юам, тузан сөртәм.

2 алып баручы. Кызлар, ә сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

Сценка ( 38 бит)

Әни: Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кызы: Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

-Мин керләр юам ,әни,

Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни: Рәхмәт, кызым! Үскәнсең.

Бигрәк матур иткәнсең.

Уртанчы кыз (идәнне юа-юа ,чүпрәген сыгып сөйли).

-Идәнне юдым , әни!

Сабынлап юдым , әни!

Әни (гаҗәпләнеп) Ай, кызым, үскәнсең.

Бигрәк матур иткәнсең!

Кече кызы. (әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли).

-Бәрәңге юдым, әни!

Сабынлап юдым, әни!

Әни: Ай, кызым, үскәнсең!

Нишләдең?!...

1 алып баручы. Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз. " Бәрәңгене сабынлап юмыйлар", дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

Җыр "Мин әнигә булышам"



2 алып баручы. Такмаклар җырлыйбыз бүген,

Утырыгыз тәртипләп,

Сез тыңлагыз, без җырлыйбыз

Мәнсезләрне тәнкыйтьләп.



Кыз:

Кибеттән кайта әнисе

Сумка күтәргән көчкә,

Яныннан атлый улы,

Көнбагыш чиртә-чиртә.

Малай:

Табаны бер көн чистарттым,

Әллә ни көч китмәде;

Аннан өч көн битне юдым,

Карасы һич бетмәде.

Кыз:

Идәнне себердем бүген,

Яңа себерке алдым,

Ә себеркем сынып бетте,

Тик сабы гына калды.

Малай:

Чокырларны юып куйдым,

Ә идәнгә су тулды,

Әни аннан соң су җыйды,

Бары бер чиләк булды.

1 алып баручы: Без юри генә җырладык,

Андый балалар сирәк.

Ләкин бит сирәк булса да,

Тәнкыйтләп үтү кирәк.

1нче бала. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагында татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

Бергә. Әнием!

2нче бала. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

Бергә. Әнием!

3нче бала. Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

Бергә. Әнием!

4нче бала. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып киткән?

Бергә. Әнием!

Рүзилә: Ә минем әнием көн саен мәктәптә, чөнки ул - УКЫТУЧЫ!

(шигырь сөйли)

Җыр "Укытучы елы"

Кадерле әниләр һәм укытучылар! Чын күңелдән әзерләнгән бүләкләребезне кабул итеп алыгыз (бүләк бирү)

1 алып баручы. Әйтегез әле, хәзер без - балалар. Ә ун, егерме елдан соң без зур егетләр, кызлар булачакбыз. Әниләр өчен ул вакытта без кемнәр булырбыз?

Укытучы: ..., әниләр өчен без һәрвакыт аларның яраткан сабыйлары булып калабыз.

</ Җыр.

2 алып баручы. Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

1 алып баручы. Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем!

1нче бала. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

2нче бала. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

3нче бала. Бәйрәм белән сезне яраткан әниләр, хөрмәтле укытучылар!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал