7


  • Учителю
  • Урок татарского языка в 5 классе на тему: 'Сузык аваз'

Урок татарского языка в 5 классе на тему: 'Сузык аваз'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Сузык аваз хәрефләре Максат: Укучыларны сузык авазхәрефләре белән таныштыру, аваз белән хәрефнең аермасын аңлату.Укучыларныңфонетика,графика, орфография, алфавит турындагы белемнәрен искә төшерү.3.Татар халкының матди мирасына карата кызыксыну уятуҖиһазлау:  п
предварительный просмотр материала


Төзеде:

татар теле укытучысы

Аглюкова Алсу Минемярих кызы.




2014 нче ел


Тема: Сузык аваз хәрефләре

Максат:

  1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру, аваз белән хәрефнең аермасын аңлату.

  2. Укучыларның фонетика,графика, орфография, алфавит турындагы белемнәрен искә төшерү.

3.Татар халкының матди мирасына карата кызыксыну уяту

Җиһазлау: проектор, интерактив такта, ноутбук;

дәреслек, читек рәсеме, карандашлар, битләр, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе

Метод һәм алымнар: биремнәр үтәү һ.б.

Дәрес планы

I.Оештыру моменты:

1)Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү (Хай Файв структурасы ярдәмендә).


2) Уңай психологик халәт тудыру.

II Актуальләштерү:

1)Куиз-Куиз-Трейд (сора-сора-алыштыр) структурасы ярдәмендә бер-берсенең белемнәрен тикшерү;

2) алфавит сөйләтү.

III Яңа тема аңлату

1) тема аңлатуга җирлек булдыру;

2) презентация ярдәмендә тема аңлату

3) кагыйдә чыгару һәм дәреслектәге белән танышу.

IV Белемнәрне ныгыту.

1)дәреслек белән эш. 117 нче күнегү

а)укып чыгу;

б)әңгәмә (читек рәсеме), (слайд)

в)күчереп язу(1 строфасын)

г)сузыкларның асларына сызу;

д)эшне тикшерү

2) Физминут. (Фолоу Зе Лидер)

3) "Бас-утыр" уены (Тэйк Оф -Тэч Даун)

V Өй эше бирү (карточкалар)

VI Йомгаклау

1)нәтиҗә ясау;

2)билгеләр кую.


Дәрес барышы.


I Оештыру.

У. Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Дәрескә барыгыз да әзерме? (кул күтәрү Хай-Файв)

Молодцы! Димәк, җайлап утырдык. Үзебезнең ничәнче уенчы булуыбызга игътибар итәбез, чөнки дәрес барышында мин сезгә исем белән түгел, нинди сан туры килә, шуның буенча мөрәҗәгать итәчәкмен.

II Актуальләштерү.

Узган дәрестә без сезнең белән алфавит турында сөйләштек, аны искә төшердек. Хәзер башта әлеге тема буенча сораулар әзерләп, бер-берегез белән алмашып җавап бирәбез (Куиз-Куиз Трейд).Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була (Күрсәтелә). Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавап языла.

Моны эшләү өчен сезгә 2 мин. вакыт бирелә. Вакыт башланды (таймер куела)

-Вакыт бетте.

-Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янын барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды".

-Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

-Барыбыз да бастык, урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырасыз.

-Эшли башладык.

-Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз.Молодцы!

Алфавитны ничек белүегезне дә тикшереп алыйк (алфавит сөйләү).

Булдырдыгыз.

III Яңа тема аңлату.

1.Яңа тема аңлатуга җирлек булдыру.

Әйдәгез әкият тыңлап китик.

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

  • Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! - дип кычкырганнар сузыклар.

  • Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. - Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

  • "М" дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

  • Шул бер "М" нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

  • Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

  • Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

  • А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

  • Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә "Кзн" дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

  • Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! - дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, "Ф! Ф!" дип азапланганнра да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.


  • Сезнеңчә ничек соң? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк? Кешеләр аваз уйлап тапканда, сүзләрне тартык аваз хәрефләре белән язганнармы, әллә сузык аваз хәрефләре белән генәме?

у. Икесе дә кирәк. Башта тартык аваз хәрефләре белән генә язганнар, аннары сузыклар да өстәлгән.

У. Дөрес, укучылар.

2. Яңа тема аңлату.

- Аваз белән хәрефнең нинди аермасы бар? (2, 3 слайд)

  • Барысы ничә сузык аваз бар?

- Татар алфавитында сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?( слайд №5)

- Кайсылары бер генә авазга билге булып йөри? (слайд№6)

  • Кайсылары берничә авазга билге булып йөриләр? ( слайд №7)

  • Хәзер , нәтиҗә ясыйк инде. (Кагыйдә чыгару һәм дәреслектәге белән танышу.)

  • Сузык аваз хәрефләренең транскрипцион билгеләре белән таныштыру.

( Слайд №6)


IV Белемнәрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш. 117 нче күнегү.

А. Укып чыгу.

Б. Әңгәмә (читек рәсеме) (слайд №7)

У. Укучылар, читек- татарларның милли киемнәренә керә, шулай бит? рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе - халыкның өс киеме. Татар милли киемнәре" дигән китапта читек турында болай языла: Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре - читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар".Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

В. Күчереп язу. 1 вариант - бөтенесен

2 вариант - 1 строфасын.

Г. Сузыкларның асларына сызу.

Д. Эшне тикшерү.

Булдырдыгыз.

Физминут.Хәзер аз гына ял итеп алабыз. Басасыз, бер-берегез артына басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә, эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була һәм шулай дәвам итәбез.

-Бастык, урындыкларны рәтләдек. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез)

-Рәхмәт, урыннарга утырабыз

Хәзер "Бас-утыр" уены уйнап алабыз. Мин сезгә әйткән фикер белән килешсәгез, басасыз, юк икән урында гына утырасыз. Эшне башладык.


А БЕР АВАЗГА БИЛГЕ БУЛЫП йөри (басалар).

У бер авазга билге булып йөри (басалар)

И берничә авазга билге булып йөри (утыралар)

Я БЕРНИЧӘ АВАЗ кушылмасын белдерә (басалар)

Ы бер авазга билге булып йөри (утыралар)

Э берничә авазга билге булып йөри (басалар)

Ю берничә аваз кушылмасын белдерә (басалар)

V. Өй эше бирү.

У. Молодцы! Көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куябыз. Мин тараткан карточкалар буенча эшләп киләсез.Беренче эш сузык хәрефләрне язып килергә, икенче - билгеләнгән урынга о, ө хәрефләрен куярга.


1 нче эш. Сузык хәрефләрне куярга.

Кичке ...кта ка...ндыр б...л...тлар ку...р...п ч...кт.... К...чле... ңил ист... . ...ре ...ңг...р тамч...лар... т...шә башлады. Б...л...тларны ярып, ...шен ...шьнәде. Чиләкләп ...ңг...р к...ярга т...т...нды.


2 нче эш.Билгеләнгән урынга о һәм ө хәрефләрен куярга

Умырзая - язның беренче чәчәге. Умырзаялар ...рлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк ...зелсә дә, берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк ...рлыгыннан үсенте икенче елда үк түгел, ә берничә елдан с...ң гына шытып чыга. Аларның б...лай да кыска г...мерен ...зү безнең тарафтан шәфкатьсезлек булыр иде.

VI Йомгаклау

У. Нәтиҗә ясыйк, димәк, бер генә авазга билге булып йөрүче нинди сузык аваз хәрефләре бар?

у. А, Ә, И, Ө, У, Ү.

У. Берничә авазга билге булып йөрүчеләр?

у. Е. Ё, О, Ы, Э, Ю, Я.

У. Молодцы! Бүгенгә дәрескә билгеләр куябыз, кем үзен ничек бәяли? (билгеләр кую). Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал