7


  • Учителю
  • 'Әдәбият' дәресен укыту планы (2 нче сыйныф)

'Әдәбият' дәресен укыту планы (2 нче сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәбият 2 нче сыйныф календарь- тематик план

Автор Хуҗиәхмәтова Раушания Җәүдәт кызы

52 нче гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Аңлатма язуы.

2 нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту программасы гомуми башлангыч белем бирү Федераль дәүләт стандартына (6.10.2009 №373), Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек"кә, 2012 нче ел (авторы: А.Г.Яхин), 2 кисәктә һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы"на, 2011 нче ел (авторлары: филология фәннәре докторы, профессор Д.Ф.Заһидуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Н.М.Йосыпова) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Календарь - тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнегүләр, татар әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү программасы укытуның эчтәлеген, күләмен, эзлеклелеген билгели. Теоретик материал фәннилек, системалылык, дәвамчанлык, функциональ-семантик, культурологик, үстерешле укыту принципларын салып бирә. Программа башлангыч сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникактив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңаенда тота.

2 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 70 сәгатькә бүлеп (35 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән). Китапта уку материалы бик күп булу сәбәпле, "Күренекле әдипләребез иҗаты" темасы сыйныфтан тыш уку дәресләренә алынды. Ул шунысы белән дә отышлы: җәйге чорга бу әдипләребезнең балалар өчен язылган кайбер әсәрләре сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән иде.


Программаның максаты.

  1. Аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру

  2. Укылган әсәргә эстетик кичерешләргә таянып, анализ ясау элементларын өйрәнү

  3. Сөйләм телен үстерү:

  4. Әдәби төшенчәләр белән танышу

  5. Уку техникасын үстерү

  6. Балалар китабы белән эшләргә өйрәтү.


1.Аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру

  • әсәрнең исемен аңлау, аның эчтәлек һәм төп фикер белән бәйлелеген күрсәтү;

  • әсәрнең исеме, иллюстрацияләр һәм ачкыч сүзләр нигезендә эчтәлекне якынча күзаллау;

  • тексттан ачкыч сүзләрне табу;

  • уку барышында мөстәкыйль рәвештә сораулар бирдерү;

  • тестны өлешләргә бүлү, исем кую;

  • төп фикерне ачыклау.

2.Укылган әсәргә эстетик кичерешләргә таянып, анализ ясау элементлары:

  • әсәрдәге геройларга характеристика бирү өчен материал туплау: геройларның портретын уку һәм анализлау, аның торак урынын тасвирлау, сөйләм телен бәяләү, эчке кичерешләре турында сөйләү;

  • әдәби текстта бирелгән автор сүзенә игътибарны формалаштыру;

  • әсәрнең теленә, анда сурәтләнгән вакыйгаларга, геройларга мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • үз фикереңне дәлилләргә өйрәтү.

3.Сөйләм телен үстерү:

  • зур булмаган әсәрләрне яки аерым эпизодларның эчтәлеген тулысынча сөйләү;

  • өлешчә сөйләү;

  • тексттагы сүзләрне кулланып телдән рәсем ясау;

  • бирелгән план буенча берәр герой исеменнән сөйләү;

  • бәләкәй күләмле әдәби иншалар язу;

  • шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр ятлау;

  • иҗади эшләр: әкиятләр, табышмаклар, санамышлар уйлау.

4.Әдәби төшенчәләр белән танышу:

  • халык авыз иҗаты, әкиятләргә хас билгеләр: башлам, тәмамлау, кабатлаулар, даими эпитетлар;

  • әдәби әкият: повесть-әкият;

  • әсәрнең темасы һәм төп фикере;

  • халык һәм әдәби әкиятләрнең геройлары;

  • халык әкиятләренең теле, әдәби әкиятләрнең теле.

5. Уку техникасы:

  • тулы сүзләп аңлап укуга күчү;

  • беренче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге - 50-60 сүз;

  • эчтән аңлап укуны формалаштыру;

  • икенче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге - 60-70 сүз, эчтән 10 һәм аннан да күбрәк сүзгә артык.


  1. Балалар китабы белән эшләү:

  • белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләрен булдыру;

  • китапның төп элементларын аера белү;

  • бер китапта ориентлашу;

  • китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән, тышлык картотекасы белән таныштыру;

  • беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу;

  • балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.



Коммуникатив компетенция - сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укчыларда ныклы күнекмәләр булдыруны үз эченә ала:

укучылыр укылган яки тыңлаган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә. Тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, сәнгатьле итеп укый белә, текстка мөнәсәбәтен белдерә һәм аны дәлилли;

тәкъдим ителгән темалар (үзе турында, гаилә, туган тел, туган ил, табигать, хезмәт, балалар тормышы, сәламәтлек, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр) диалогик һәм монологик сөйләм оештыру;

көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен файдаланып, рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә ясау.


Этнокультура өлкәсенә караган компетенция татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты чагылган материалларга нигезләнә. Татар халык авыз иҗаты ядкярләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.


Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:


  • коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйларга өйрәтү;

  • фәнни максат: татар теленең фонетик, грамматик, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре белән таныштыруны әдәбият дәресләрендә дә алып бару;

  • тәрбияви максат: укучыларда шәфкатьлелек, гуманлылык хисләрен тәрбияләү, өлкәннәргә ихтирамлы булу, матурлыкны күрә, саклый белү, туган илең белән горурлану.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:


  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;

  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

  • укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;

  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;

  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

  • әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

  • үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;

  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр.


Укучылар башкара алырга тиеш:


  • әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

  • әкият герое турында аерым сөйләү;

  • бирелгән план буенча әсәр герое исеменнән телдән хикәяләү;

  • укылган әсәрдән чыгып миниатюр иншалар язу;

  • иҗади эшләү: әкият, санавыч, табышмаклар иҗат итү.


Укучылар белергә тиеш:


  • әдәби терминнар, аларны куллана белү;

  • шигырьләрне яки 3-7 җөмләдән торган проза әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;

  • халык аваз иҗатын практик белү;

  • әсәр өлешләре: башлам, төп өлеш, азагы, даими эпитетларны белү.

Программа эчтәлеге

Әсәр төзелешен өйрәнәбез ( 8 сәг)

Г.Тукай "Эш" Ә.Фзйзи. "Тырышып укыйсым килә". Х.Халиков "Китап докторы" Р.Миңнуллин "Кесә" М.Фәйзуллина "Маяк","Яңгыр","Җил". М.Хөсни."Сабан туе"

Сүз һәм автор ( 7 сәг.)

Бай сүзләр. Ш.Галиев.Җәен. Тиеннәр. Р.Миңнуллин "Яра". Класстан тыш уку. "Тапкыр кыз" (әкият). ,Р.Миңнуллин "Песи". Иҗади эш.

Охшаш сүзләр (2сәг)

Рифмалы мәкальләр,табышмаклар.

Җырларда рифма

Әсәрне кыскартып сөйләү(4 сәг)

Алф Пресн.Унга кадәр саный белә торган кәҗә бәрәне турында әкият. Дональд Биссет. Фил, учак һәм ак үрдәк турында. Класстан тыш уку. Кыз бала белән елан. Намус. (әкият)

Әсәрне өлешләргә бүлү (10 сәг)

Р.Вәлиев. Ни өчен? Иҗади эш. Нур Әхмәдиев "Тәрбияле малай". "Төлке белән карга"(Мәсәл) К.Насырый."Хикәят". Р.Вәлиев"Барысын да яратам"

И.Юзиев "Сакаллы маэмай"., Х.Халиков "Нишләдем мин?" "Уенчыклар остасы мин". "Чукмар белән Тукмар." (Әкият) Класстан тыш уку "Яхшылыкка-яманлык" (Әкият)

Өлешләр арасындагы бәйләнеш. (6 сәг )

Каршылык. Мәкальләрдәге, табышмаклардагы каршылык. Мәзәкләрдәге каршылык.

"Иске китап-Яңа китап","Бар да, юк та". Мәсәлләрдәге каршылык. Л.Толстой. "Ике ат","Керпе белән куян".

Әкиятләрдәге каршылык. Өч кыз.(Татар халык әкияте) . "Карбыз төшләре" (Үзбәк халык әкияте). "Чүпкә алма" (Әкият)

Әсәрләрдәге каршылык. (6сәг)

Ш.Галиев " Ике төрле тәүфикъ" Е.Пермяктан "Миләүшә ничек зур булды?" Класстан тыш уку.Синтия Райлент "Озак уйлаучы малай"

Н.Әхмәдиев "Ишегалдында", Ш.Галиев "Комлы комсыз"

Охшашлык. (6 сәг)

Табышмакларда охшашлык алымы. Г.Сабитов "Айбаш" Җ.Дәрзаман "Бүләк" И.Туктар "Әрдәнә" Г.Хуҗи "Кошлар килә"Р.Миңнуллин "Табышмак-шигырь".Иҗади эш.

Кушылу. (4сәг)

Ш.Галиев "Фән кушканча",Н.Носов "Шалкан турында",З.Нури "Тамчылар бииләр", М.Газизов "Чиста су"

Герой сыйфатлары. (7 сәг )

"Чыпчык" И.Тургенев, "Алмалар" Г.Рәхим, Ф.Яруллин "Горур каенбикә", Бакча,тычкан,чабата. (Әкият), "Бии белмәгән аю" Х.Халиков, "Гайни" Ф.Яруллин "Коймакны кем пешерде? Иҗади эш.

Персонаж сүзе. Автор сүзе.(4 сәг)

А.Нигъмәтуллин "Чыдасын тик ул гына" М.Әмир "Әниләре өйдә юкта" И.Юзиев "Мактанчыклар"

Герой хисе. (6 сәг.) Әйтемнәр һәм мәкальләрдә хис., Ш.Ногманов "Шифалы дару"., М.Хөсни "Минем сөйгән китабым".

Курс №

Бүлек №

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Үткәре

лергә тиеш

Үткәрелү вакыты

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Белемнәрне

тикшерү

белем

күнекмә

УУД

1. Узган елда өйрәнгәннәрне кабатлау.

Әсәр төзелешен өйрәнәбез ( 8 сәг.)

1

1

Г.Тукай "Күбәләк" , "Эш"


1

02.09


Әдәби персонажларны аерып алып образ буларак өйрәнү


Автор һәм катнашучыларны таба белү;


әсәрнең төзелеше -

ике өлеш арасындагы бәйләнеш

Ике өлешнең арасындагы бәйләнеш әсәрнең төзелеше икәнен өйрәнү;


Бай сүзләрне табарга, сөйләмдә кулланырга өйрәнү


Рифмаларны таба белергә өйрәнү


Әсәрне кыскартып сөйләргә өйрәнү

Әсәрне өлешләргә бүлә белергә


Өлешләр арасындагы бәйләнешне күрә белергә,

Өлешләр арасындагы каршылыкны күрә белергә,


Мәсәлләрдәге каршылыкны табарга,

Әкиятләрдәге каршылыкны күрә белергә


Әсәрләрдәге каршылыкны табу

Бай сүзләрне табу, катнашучыларның сыйфатларына карап яхшы һәм начарга төркемнәү;


әсәр эчендәге охшашлыкларны

таба белү;


Герой сыйфатларын таба белү, сыйфатларына карап яхшы һәм начарга төркемнәү;


Персонаж сүзе һәм Автор сүзе арасында бәйләнешне күрә белергә

Геройларның уй-кичерешләрен,

хисләрен таба белү;


Персонаж сүзе һәм Автор сүзе арасында бәйләнешне күрә белергә


Геройларның уй-кичереш ләрен,

хисләрен таба белү;

Белем алуның кирәклеген аңлау.


Аңлап, тиз, матур, дөрес итеп уку.


Кирәкле әсәрне китаптан таба белү,


бирелгән сорау һәм биремнәргә эзли өйрәнү.


Китапханәдән кирәкле китапны сайлап ала белү, вакытында тапшыра өйрәнү;

Парта артында дөрес утыру.

Текст эчтәлегенә куелган сорауларга җавап бирү.

Сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып, укып күрсәтү;

Китапханәдән кирәкле китапны сайлап ала белү, вакытында тапшыра өйрәнү;


Укыган һәм тыңлаган текст, хикәя, әкият, мәсәлнең эчтәлеген аңлау, сөйли белү;


әдәби нормаларга туры китереп уку;

уку һәм китаплар белән эшли белү;


китапка гади ремонт ясарга өйрәнү;


әдәби нормаларга туры китереп уку;


текстны аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белү;

укыган һәм тыңлаган текст, хикәя, әкият, мәсәлнең эчтәлеген аңлау, сөйли белү;

китапка гади ремонт ясарга өйрәнү;


китапка гади ремонт ясарга өйрәнү;

Уку тизлеге (кычкырып) 50-60 сүз. Эчтән 70-80 сүз.












текстны аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белү;












укыган һәм тыңлаган текст,

хикәя,

әкият,

мәсәлнең

эчтәлеген аңлау,

сөйли белү;



Текст эчтәлегенә куелган сорауларга җавап бирү.


Туган телебезгә горурлык хисе,

хезмәткә-хөрмәт хисләрен тәрбияләү.


Иптәшеңнең фикерен тыңларгаөйрәнү


Үзеңнең фикереңне әйтергә өйрәнү


Группаларда эшли белү


әдәби персонажларны аерып алып образ буларак өйрәнү;


Ике өлешнең арасындагы бәйләнеш әсәрнең төзелеше икәнен өйрәнү;


Автор һәм катнашучыларны таба белү;

Аңлап һәм дөрес уку күнекмәләрен булдыру;


туган җир, туган ил, ата-анага карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү;


рифмаларны таба белү;

халык җырлары, табышмаклар аша татар халкына патриотик хисләр, горурлану хисләре булдыру;

әсәрне өлешләргә дөрес бүлә белү;


гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аерып карый белү;


яхшылыкны-яманлыктан аера белү;


Өлешләр арасындагы бәйләнешләрне, каршылыкларны таба белү;


каршылыклар аша әсәрне берләштерә белү;

үз гайләңне белү, туганнарыңа, якыннарыңа яхшы мөнәсәбәттә була белү;

әсәр эчендәге каршылыкларны таба белү;


әсәрләрдән "Бәхет-әдәп-әхлак та, байлык-сәламәтлектә һәм хезмәттә" булуын күрә белергә;


әсәрдәге геройларның бер-берләренә бәйләнешен, кушылуын белү;


геройларның сыйфатларын, характерларын билгели белү;


сыйфатларына карап яхшы һәм начарга төркемнәү;

узара ярдәмләшү, дуслык хисләре, үзебезнең кулдан к илгән кадәр кече дусларга ярдәмләшү, шәфкатьле булу;

әсәр эчендәге охшашлыкларны таба белү;

персонаж сүзе аша әти-әниләргә, өлкәннәргә карата ярату, саклау, горурлану хисләре булдыру;

Табигатьнең үзенчәлекләрен күрә белү;


уй-кичерешләрне, хисләрне белдерү;


Яттан сөйләү


2

2

Ә.Фәйзи. "Тырышып укыйсым килә".


1

06.09

3

3

"Курайчы"(әкият)

1

09.09

4

4

Х.Халиков "Китап докторы"

1

13.09

5

5

М.Фәйзуллина "Маяк", "Яңгыр", "Җил".

Иҗади эш.


1

17.09


Иҗади эш.


6

6

М.Хөсни."Сабан туе"

Иҗади эш.


1

18.09


Иҗади эш.

7

7

Класстан тыш уку. "Пирог эчендә күк бөртеге". Джоан Эйкен.


1

24.09


Класстан тыш уку.

8

8

Теманы йомгаклау.


1

25.09

2. Сүз һәм автор ( 7 сәг.)


9

1

Әйтемнәр.

1


1.10

10

2

М.Җәлил "Чишмә".


1

2.10


Яттан сөйләү

11

3

Р.Миңнуллин "Торам менә елмаеп"


1

8.10

12

4

Бай сүзләр.

Ш.Галиев.Җәен. Тиеннәр.


1

9.10

13

5

Р.Миңнуллин "Яра"

1

15.10

14

6

Класстан тыш уку. "Тапкыр кыз" (әкият).


1

16.10


Класстан тыш уку.

15

7

Р.Миңнуллин "Песи". Иҗади эш.


1

22.10


Иҗади эш.

16


1

Охшаш сүзләр (2сәг)

Рифмалы мәкальләр, табышмаклар


1


23.10

17

2

Җырларда рифма

1

29.10

18

1

Әсәрне кыскартып сөйләү(4 сәг)

Алф Пресн.Унга кадәр саный белә торган кәҗә бәрәне турындаәкият.


1


30.10


2 чирек

19

2

Дональд Биссет. Фил, учак һәм ак үрдәк турында.


1

12.11

20

3

Класстан тыш уку. Кыз бала белән елан.


1

13.11


Класстан тыш уку.

21

4

Намус. (әкият)

1

19.11

Әсәрне өлешләргә бүлү (10 сәг)


22

1


Р.Вәлиев. Ни өчен? Иҗади эш.

1

20.11


Иҗади эш.

Яттан сөйләү


23

2

Нур Әхмәдиев "Тәрбияле малай".


1

26.11

24

3

"Төлке белән карга"(Мәсәл)

1

27.11

25

4

К.Насырый."Хикәят".

1

3.12

26

5

Р.Вәлиев"Барысын да яратам"

1

4.12


Яттан сөйләү

27

6

И.Юзиев "Сакаллы маэмай"


1

10.12

28-29

7-8

Х.Халиков "Нишләдем мин?" "Уенчыклар остасы мин"

"Чукмар белән Тукмар." (Әкият)


2

11.12

17.12

30

9

Класстан тыш уку "Яхшылыкка-яманлык" (Әкият)


1

18.12


Класстан тыш уку

31

10

Йомгаклау. Уку тизлеген тикшерү.


1

24.12


Уку тизлеген тикшерү.


Өлешләр арасындагы бәйләнеш. (6 сәг )

32

1

Каршылык.

Мәкальләрдәге, табышмаклар дагы каршылык.


1

25.12

33

2

Мәзәкләрдәге каршылык.

"Иске китап-Яңа китап","Бар да, юк та".


1

3 чирек

14.01

34

3

Мәсәлләрдәге каршылык. Л.Толстой. "Ике ат","Керпе белән куян".


1

15.01

35

4

Әкиятләрдәге каршылык.

Өч кыз.(Татар халык әкияте)


1

21.01

36

5

"Карбыз төшләре" (Үзбәк халык әкияте)

1

22.01

37

6

"Чүпкә алма" (Әкият)


1

28.01

Әсәрләрдәге каршылык. (6сәг)


38

1


Ш.Галиев " Ике төрле тәүфикъ"

1

29.01

39

2

Е.Пермяктан "Миләүшә ничек зур булды?"


1

4.02

40

3

Класстан тыш уку.Синтия Райлент "Озак уйлаучы малай"


1

5.02


Класстан тыш уку.

41

4

Н.Әхмәдиев "Ишегалдында"

1

11.02

42

5

Ш.Галиев "Комлы комсыз"


1

12.02

43

6

Йомгаклау. Әсәрләрдәге каршылыкны табу


1

18.02

2 кисәк. Охшашлык. (6 сәг)


44

1

Табышмакларда охшашлык алымы.

1

19.02

45

2

Г.Сабитов "Айбаш"


1

25.02

46

3

Җ.Дәрзаман "Бүләк"


1

26.02

47

4

И.Туктар "Әрдәнә"


1

4.03

48

5

Г.Хуҗи "Кошлар килә"


1

5.03


Яттан сөйләү

49

6

Р.Миңнуллин "Табышмак-шигырь".Иҗади эш.


1

11.03


Иҗади эш.

Кушылу. (4сәг)


50

1

Ш.Галиев "Фән кушканча"


1

12.03

51

2

Н.Носов "Шалкан турында"


1

18.03


Класстан тыш уку

52

3

З.Нури "Тамчылар бииләр"


1

19.03


Уку тизлеген тикшерү.


53

4

М.Газизов "Чиста су"


1

4-чирек

1.04

Герой сыйфатлары. (7 сәг )


54

1

"Чыпчык" И.Тургенев


1

2.04

55

2

"Алмалар" Г.Рәхим

1

8.04

56

3

Ф.Яруллин "Горур каенбикә"

1

9.04

57

4

Бакча,тычкан,чабата. (Әкият)


1

15.04

58

5

"Бии белмәгән аю" Х.Халиков

"Гайни" Ф.Яруллин


1

16.04

59-60

6-7

"Коймакны кем пешерде?"

Г.Галиев. Иҗади эш.


2

22.04

23.04


Иҗади эш.


Персонаж сүзе. Автор сүзе.(4 сәг)


61

1


А.Нигъмәтуллин "Чыдасын тик ул гына"


1

29.04

62-63

2-3

М.Әмир "Әниләре өйдә юкта"

2

30.04

06.05

64

4

И.Юзиев "Мактанчыклар"

1

07.05

65

1

Герой хисе. (6 сәг.)

Әйтемнәр һәм мәкальләрдә хис.

1

13.05

66

2

Ш.Ногманов "Шифалы дару"

1

14.05


Класстан тыш уку

67

3

М.Хөсни "Минем сөйгән китабым" Уку тизлеген тикшерү.

1

20.05


Уку тизлеген тикшерү.

Яттан сөйләү

68

4

Иҗади эш. Белемнәрне тикшерү.

1

21.05


Иҗади эш.

69

5

Йомгаклау.

1

27.05

70

6

Җәйгә биремнәр.

1

28.05




Бәяләү критерийлары.

Уку, эчтәлекне сөйләү һәм яттан белүне бәяләү:

«5» ле («бик яхшы») билгесенә таләпләр:

  • дөрес уку, укыганның эчтәлеген аңлау;

  • 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку,уку тизлеге - минутына 40 -50сүз;

  • 2 нче яртыеллыкта салмак, сүзләп (укылышы авыр сүзләрнеиҗекләп) уку, уку тизлеге - минутына 50-60сүз,

  • авазларны, иҗекләрне бозмыйча, урыннарын алмаштырмыйча уку;

  • сүз басымын дөрес кую, җөмлә азагындагы тыныш билгесе куелганурында пауза һәм интонацияне саклау;

  • укытучының соравына тексттан җавап таба белү, укылган текстныңһәм андагы иллюстрацияләрнең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү.


  • яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле итеп сөйләү;

«4» ле («яхшы») билгесенә таләпләр:

  • әсәрнең төп эчтәлеген аңлау;


  • 1 нче яртыеллыкта салмак, сүзләп (укылышы авыр сүзләрне иҗекләп) уку, уку тизлеге - минутына 40тан түбән сүз;

  • 2 нче яртыеллыкта салмак, сүзләп (укылышы авыр сүзләрнеиҗекләп) уку, уку тизлеге - минутына 50дән түбән сүз, басым куюда, җөмлә ахырында пауза

ясаганда һәм интонация сайлаганда 1-2 хата булырга мөмкин;

  • укылган текстның эчтәлеген дөрес сөйләү, укытучы сорауларынадөрес җавап бирү, сөйләмдә үзе яки укытучы ярдәме белән төзәтерлек төгәлсез

лекләр булырга мөмкин;

  • шигырьне яттан белү, ләкин сөйләгәндә сүзләрнең урыннарыналмаштыру; хаталарны җиңел һәм мөстәкыйль тн.чотү.

«3»ле («канәгатьләнерлек») билгесенә таләпләр:

- укыган текстның эчтәлеген укытучы ярдәмендә генә аңлау;

  • 1 нче яртыеллыкта өзек-өзек, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтенкилеш) уку, уку тизлеге - минутына 35 сүздән ким ;

  • 2 нче яртыеллыкта салмак, иҗекләп (аерым сүзләрне бөтен килеш)уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыруга, төшереп калдыруга, урыннарын алмаштыруга , уку тизлеге - минутына 45 сүздән ким.

3-5 хата ясау, сүзләр, җөмләләр арасында пауза сакламау;

  • эчтәлекне сөйләгәндә, тексттагы эзлеклелекне югалту, сөйләм хаталары ясау һәм аларны укытучы ярдәме белән генә төзәтү;

- шигырьне яттан белү, ләкин сөйләгәндә текстның ныклап өйрәнелмәгәнлеге ачыклану.

«2» ле («начар») билгесенә таләпләр:

  • укылган текстның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә аңлый алмау;

  • 1 нче яртыеллыкта хәрефләп уку, уку тизлеге - минутына 30 сүздән ким;

  • 2 нче яртыеллыкта өзек-өзек, иҗекләп, хәрефләп уку элементларынкертеп уку; уку тизлеге - минутына 35 сүздән ким, укыганда, иҗекләрне алмаштыруга,

төшереп калдыруга 6 дан артык хата ясау, сүзләр һәм җөмләләр арасында пауза;

  • укытучы сораулары ярдәме белән дә эчтәлекне сөйли алмау;

  • яттан сөйләгәндә, эзлеклелекне бозу, текстны тулысынча сөйли алмау.

Әдәбият исемлеге:

  1. «Әдәбият» А.Г.Яхин,2 нче сыйныф өчен дәреслек (2 кисәктә) Казан, "Мәгариф" 2010 ел

  2. 2нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе А.Г.Яхин, Казан, "Мәгариф" 2010

  3. "Нәниләргә бүләк", Казан "Мәгариф" 2001ел

  4. "Балалар фольклоры" К.Насыйри, Казан "Мәгариф" 2001ел

  5. Журнал «Мәгариф» №4, 2006 ел, №10 2008ел.

  6. А.З. Рахимов «Психодидактика». Издательство «Творчество» Уфа - 1996

  7. В.В.Давыдов «О понятии развивающего обучения» Москва -1995

  8. В.В.Давыдов «Психологическая теория учебной деятельности» Томск- 1992

  9. А.З. Рахимов «Педагогическая акмеология» Уфа-1999

10.«Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия

процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000.

11.«Класстан тыш уку дәресләре» Муниципальное учреждение «Информа ционно-методический центр» Набережные Челны - 2009, 62-65





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал