7


  • Учителю
  • Математикадан '1не кушу, алу һәм 2 не кушу, алуны ныгыту' темасына дәрес эшкәртмәсе (1 класс)

Математикадан '1не кушу, алу һәм 2 не кушу, алуны ныгыту' темасына дәрес эшкәртмәсе (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Математика 1 класс

Тема: 1не кушу, алу һәм 2 не кушу, алуны ныгыту

Максат: 10 эчендә кушу, алу күнекмәсен камилләштерү;

Мәсьәлә чишү, исәпләү күнекмәсен үстерү;

Игътибарлылык сыйфаты тәрбияләү.

Материал: дәреслек 88-89 бит

Җиһазлау: тест, сигнал карточкалары, кисмә цифрлар,

дифференциаль карточкалар, перфокарта, ноутбук.

Дәрес тибы: кабатлау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

1.Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2.Психологик уңай халәт тудыру.

-үзеңә елмаю;

-иптәшеңә елмаю;

-килгән кунакларга елмаю.


  1. Актуальләштерү

1.1дән 10га, 10нан 1гә кадәр югалган саннарны табу

2.Элементлардан 7 цифрын төзү

3.Дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү

Язганда туры утырам, тигез тора иңсәләр,

Баш иелми, баш бармаклар күз читенә тисәләр,

Ручканы мин дөрес тотам, дәфтәрне авыш итеп,

Яза башлыйм цифрларны чиста һәм матур итеп.

4.Матур язу күнегүе: 7 цифрын язу

5.7 нең күршеләрен әйтергә

6.Чагыштыруга күнегү

7.Телдән исәпләү. Җавапларны карточкалар белән күрсәтергә:

5+1 7+0 8+2

4-2 9-2 6-2


  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1.Дәреслек белән эш. Мәсьәлә чишү №2

-Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?

-Кимегән, димәк нинди гамәл башкарабыз?

-Ничә карандаш калган? Сорауга җавап бирә алабызмы?

5-2=3 (к)


2.Мисаллар чишү № 4

2+2= 10-2=

8+2= 8-2=

-мисалларны күчереп язу һәм чишү;

-җавапларны яшел төс белән тикшерү

3.Физминутка

Хәзер бераз ял итик ,

Тәнебезгә көч кертик .

Бер урында таптаныйк ,

Сикергәләп тә алыйк ,

Уңга , сулга күз салыйк ,

Муеннарны боргалыйк ,

Ишкәкләрне нык тотыйк ,

Беләкләрне ныгытыйк .

Кулларны алга сузыйк ,

Үткен кайчылар булыйк ,

Бер чүгәлик , бер басыйк ,

Кул тегермәне ясыйк ,

Тиз армаска тырышыйк ,

Арганнарга булышыйк


  1. Теманы ныгыту

1.Геометрик фигуралар белән эш.

-төрле фигуралардан төзелгән йортны күзәтү;

-хәтердә калганча йорт төзү

2.Тест эшләү. Җавапларны сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтү

7 + 1 = 7 8 9

9 - 1 = 8 6 7

6 + 0 = 0 7 6

4 + 2 = 5 6 4

5 - 0 = 5 0 4

8 - 2 = 7 9 6

3.Күзләр өчен физминутка (ноутбукта)

4.Дифференциаль перфокарта буенча эш.

-1нче төркемгә:

Җавабы 7 булган мисалга "+" тамгасы куярга

9 - 2 =

6 + 1 =

7 + 1 =

3 + 2 =


-2нче төркемгә:

Җавабы дөрес булган мисалга "+" тамгасы куярга

4 + 2 = 6

9 - 0 = 9

5 + 2 = 8

6 - 0 = 0

-Җавапларны карточка буенча тикшерү

+

+

-

-

  1. Йомгаклау

-Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал