7


  • Учителю
  • Урок по математике для 2 класса по теме «Сложение и вычитание в пределах 100»

Урок по математике для 2 класса по теме «Сложение и вычитание в пределах 100»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. 100 эчендә кушу ,алуны . Максат. Телдән исәпләү, баганалап кушу, алу күнегүләрен, логик фикерләү сәләтен,мәсьәлә чишү күнекмәләрен ,активлыкны арттыру, белем алуга кызыксынучанлык тәрбияләү. Җиһазлар: индивидуаль һәм дифференциаль карточкалар, компьютер, тест, колейд
предварительный просмотр материала

Математика 2 класс.

Тема. 100 эчендә кушу ,алуны .

Максат. Телдән исәпләү, баганалап кушу, алу күнегүләрен, логик

фикерләү сәләтен,мәсьәлә чишү күнекмәләрен ,активлыкны

арттыру, белем алуга кызыксынучанлык тәрбияләү.


Җиһазлар: индивидуаль һәм дифференциаль карточкалар, компьютер,

тест, колейдоскоп рәсеме,таблицалар,перфокарта.

Материал: дәреслек, өстәмә биремнәр җыентыгы.

Дәрес тибы : белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Формасы : уен дәрес.


Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга

Тапкырларга,бүләргә, кушарга да алырга

Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң

Дәресләрнең иң авыры - математика.

Күнегүләр эшлисе бар, мәсьәләләр ,мисаллар

Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр усаллар .

Эшләсәң өй эшеңне ,кызганмасаң көчеңне

Дәресләрнең иң җиңеле,иң кызыгы математика.


- Укучылар бүгенге математика дәресендә без сезнең белән "Колейдоскоп"

уенын уйныйбыз.


II.Актуальләштерү.

1.Слайдтагы мәкальне аңлатырга.

Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.


2.1 тукталыш. Телдән исәпләү.

Слайдларда мисаллар чыга.

56 - 20 78 - 26

45 + 25 65 + 13

27 + 32 46 + 23

89 - 56 74 - 34

25 -15 34 - 11

66 + 22 54 + 23


III.Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. 2 тукталыш. Арифметик диктант.

1 .60 һәм 24 саннарының суммасы.

2.30 һәм 6 саннарының аермасы.

3. 75 не 30 га киметегез.

4.20 не 50 гә арттырыгыз.

5.Беренче кушылучы 12, икенче кушылучы 14 , сумма ничә?

6. Кимүче 25 ,киметүче 10 ,аерма ничә?


Җавапларны компьютерда тикшерү.

84, 24, 45, 70 ,26, 15.

- Бу саннарда ничә дистә ,ничә берәмлек?


2.Физминутка.


3 тукталыш. Мәсьәләләр чишү.

Дәреслек белән эш.

№9 мәсьәләне чишү . Китергәннәр - 20л һәм 20 л сөт

Эчкәннәр - 12 л

Калган - ? л

(20 +20) - 12 = 28(л)

Җавап: 28 л сөт калган.

№10 мәсьәләне чишү.

  1. 20

2 - ... 3 кә кимрәк

20 - 3 = 17 (б)

20 + 17 = 37 (б)

Җавап :37 бала.


№11 мәсьәләне чишү.

К - 20

П - ... 10 сумга кыйммәтрәк

А - ... 5 сумга арзанрак


(20 + 10) -5 = 25 (сум)

Җавап :25 сум


4 тукталыш. Тигезләмәләр чишү,


Компьютерда чыккан тигезләмәне укучылар тактада чишәләр, җаваплары тикшерелә.

Слайдларда түбәндәге тигезләмәләр чыга.


15 - х = 8 у + 40 = 47 х + 2 = 22 х - 18 = 20


Физминутка.

5 тукталыш . Тест чишү.


1 укучы компьютерда 100 эчендә кушу ,алуга тест чишә ,калганнар

перфокарта белән эшли.Шулай чиратлап эш дәвам итә.

Тест.


  1. 54 + 35 2. 20 + 32


А) 89 А) 52

Б) 97 Б) 42

В) 87 В) 50


3. 45 + 20 4 . 67 - 34

А) 55 А) 33

Б) 65 Б) 45

В) 75 В) 23


5. 78 - 25 6. 90 - 25


А) 44 А) 75

Б) 55 Б) 65

В) 57 В) 70


Перфокарта белән эш.

а

28

36

17

54

в

64

43

52

76


а+ 9

в - 8


6 тукталыш. Көчеңне сынап кара!


Дифференциаль карточкалар буенча мәсьәлә чишү.

1 төркем.

Телевизордан беренче мультфильм 15 минут, икенчесе

8 минутка кимрәк барган, ә өченчесе беренчесе белән

икенчесе бергә булган кадәр вакыт дәвам иткән.Өченче

мультфильм ничә минут дәвам иткән?


2 төркем.

Ләйсән ике китап сатып алган.Аларның берсе 20 сум,

икенчесе 6 сумга кыйммәтрәк.Ике китап бергә күпме

тора?

3 төркем.

Бер киштәдә 25 китап, икенчесендә 30 китап .Бу киштә-

ләрдә барлыгы ничә китап?


7 тукталыш. Ребуслар чишү.


34 **

2* 15

*0 64


20 * 30 * 5 = 45

50 * 40 * 8 = 82


8 тукталыш. "Серле сан!" уены.


10 нан 50 гә кадәр булган бер сан уйларга, шул санны 7гә кимет,

6 ны куш . ( укучы нинди сан уйлаганын белү өчен җавабына 1не

кушабыз)


IV. Йомгаклау.

1. - Менә укучылар без колейдоскопның барлык биремнәрен дә үтәп

чыктык . Молодцы!

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?


2. Өй эше бирү. №16 ,35 бит Аңлатма язып ,кыйммәтен исәпләргә.

3. Билгеләр кую.

Математика -төгәл фән

Килчәкнең тоткасы.

Шуңа күрә һәр укучы

Бик нык өйрәнсен аны.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал